СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тел милләтне саклый

Нажмите, чтобы узнать подробности

Исследовательская работа на конференцию на татарском языке. 

Просмотр содержимого документа
«Тел милләтне саклый»

Республиканская научно-практическая конференция исследовательских,

проектных и творческих работ имени К. А. Валиева



Направление: татарский язык и литература



Название работы

Тел милләтне саклый



Выполнил:

Аскарова Ландыш

ученица 9 класса

МБОУ “Лицей №2 г. Мамадыш”



Руководитель :

Г. Х. Камалова

учитель татарского языка и литературы





Мамадыш 2016

Эчтәлек

  1. Кереш өлеш.

  • милләт өчен телнең роле .............................................................3 бит

  1. Төп өлеш.

  • тел милләт белән тыгыз бәйләнгән ............................................6 бит

  • туган тел һәм милли сыйфатлар .................................................7 бит

  • дин һәм милләт бәйләнеше .........................................................8 бит

  • телне саклап калу өчен ниләр эшләнә .....................................11 бит

  1. мәгариф һәм мәгърифәтнең милләтне саклауда тоткан урыны..

  2. Йомгаклау.

  • телнең үсешен яктырту .............................................................12 бит

Файдаланылган әдәбият ..................................................................16 бит



















Кереш

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз, чөнки берни белән дә алыштыргысыз, иң кадерле ,,әткәй”, ,,әнкәй” сүзләрен иң башлап туган телебездә әйтәбез. Минем иң беренче сүзләрем татар телендә булган. Шагыйрь Н. Нәҗми бу тел турында ,,җырдай моңлы”, Г. Фәйзуллин ,,тыйнак, басынкы, түзем”, И. Гыйләҗев ,,тәмле, күркәм, өстен”, Х. Туфан ,,күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас” дип әйткән. Минем иң беренче укыган китабым ,,Әлифба” булды. Хәзерге вакытта, мәктәптә татар теле дәресләрендә без туган телебезнең бөтен ямен, сүз байлыгын тирәнтен өйрәнәбез.

Тел – безнең уй-фикерләрне җиткерү өчен кулланыла торган корал. Тел – зиһен байлыгы, мирас. Туган телебез үткән гасырлардан тулыланып, тагын да ямьләнеп безгә килгән. Ә инде аның алга таба яшәве бездән, XXI гасыр вәкилләреннән тора. Соңгы арада ана телебезгә кагылышлы күп кенә фикерләр ишетергә туры килгәләде миңа. Ул фикерләр татар телен гамәлгә куюга, аны укыту-өйрәнүгә юнәлдерелгән иде.

Әле ул да түгел, гади сөйләм телендә дә,әдәби телдә дә, бигрәк тә газета-журналларда, радио һәм телевизион тапшыруларда, сүзләрне тиешле мәгънәсендә кулланмау, кирәксезгә рус алынмаларын кушып сөйләү һәм язу, сөйләмдә сүзләрнең үзара бәйләнеш кагыйдәләрен бозу, туган тел өчен табигый булмаган әйтелмәләр куллану зур урын ала.

Замана белән алда баручы буларак, мин интернет челтәрендә түбәндәге әйтелгән сүзләргә тап булдым: ,,Татарстанда, туган телне факультатив рәвешендә генә уку – аны өйрәнүдән баш тартуга китерер”. (Тулырак мәгълүмат: http://www.kommersant.ru/doc-y/2082388)

Әгәр дә бу язмага күз салсак, безгә сүзнең нәрсә турында барганы шундук аңлашылачак. Бу язмада сүз турыдан-туры туган телебезнең юкка чыгып баруына бәйле.

Бу язманы укып узганнан соң, Республикабызның милли ,,Татарстан Яңа гасыр” телеканалы эфирында, ,,Татарстан. Атналык күзәтү” аналитик программасының 18нче гыйнвар чыгарылышында, безнең Мамадыш районының Дүсмәт авылына Кытайдан кайтып урнашып, шунда инде ярты елга якын гомер итүче милләттәшләребез турында ишетеп алдым. Бу репортаж миңа бик нык тәэсир итте. XX нче гасыр башында Татарстаннан Кытайга сәүдә итәргә киткән ул якташларыбызның бабалары. Ә безнең геройларыбыз чит җирләрдә яшәүләренә карамастан, бик яхшы туган телебездә сөйләшәләр. Алай чиста татарча сөйләшүне Татарстанда яшәгән татарларда да очрату бик кыен хәзер. Әлеге милләттәшләребез безнең җирлеккә кайтып тупланганчы, бераз башкалабыз Казанда да гомер итеп алганнар. Һәм әлеге зур шәһәребез аларда бик үк яхшы хатирә калдырмаган: алар шәһәр урамнарында еш рус телендә язылган мәгълүмат булу белән канәгать калмаганнар һәм дә безнең туган телебезгә салкын, битараф каравыбызга шаккатканнар.

Аннан ,,Нократ” җирле газетаның 23нче гыйнвар санында да ,,Флера-Пулина һәм Ришат-Ресяти” дигән мәкалә басылып чыкты. Югарыда әйтеп үтелгән мәгълүмати чаралар миңа бу фәнни эшемне язарга этәргеч булдылар.

Халыкның татар телен, милләтен һәм аның бердәмлеген саклау – татар кешесендә беренче чиратта торырга тиеш һәм хәзергесе вакытта иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Шунлыктан телебезне, тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм баетуның күп төрле алымнарын һәм чараларын булдыру зарури дип уйлыйм мин. Югарыда ассызыклап үтелгәнчә, Дәүләт Йомгаклау Аттестациясен (ДЙА) яки Бердәм Дәүләт Имтиханнарын (БДИ) туган телебездә бирү мөмкинлеген тудыру, туган телебезне саклап калуга бик зур этәргеч булыр иде. Әмма аңа хәтле без, кешеләр, үзебезнең татар икәнлегебезне онытмасак иде. Чөнки тел белән милләт бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Әгәр дә без туган телебезне саклауга ирешсәк , милләтебез яшәячәк. Тик шул чакта гына без горурланып курыкмыйча ,,Без татарлар!” – дип әйтә алачакбыз. Милләтнең алдагы язмышы халыктан тора. Халык бердәм булганда гына милләт булып яшәвен дәвам итәчәк. Халык, шунлыктан, бердәм булырга тиеш. Һәрбер кеше туган телнең, милләтнең юкка чыгу проблемасын үзе аркылы уздырган очракта гына бердәмлеккә ирешеп буладыр. Шул бердәмлек нәтиҗәсендә генә без телебезнә, ә нәтиҗәдә, милләтебезне дә саклап калуга ирешәчәкбез. Телебезнең һәм милләтебезнең киләчәге безнең кулларда.

Югарыда әйтелгән проблемадан чыгып, мин татар тел һәм әдәбияты укытучысы Камалова Гөлназ Хәсән кызы җитәкчелегендә ,,Тел милләтне саклый” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эше алып барырга булдым. Бу эшне башкарганда, мин түбәндәге максатка нигезләндем:

  • туган телебезне саклау, үстерү, аның матурлыгы өчен көрәшү;

Үзалдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  • татар тел – бай тарихлы телләрнең берсе икәнен исбат итү;

  • телне саклап калу юлларын уйлап табу;

  • читтә яшәүче милләттәшләребезнең туган телгә карата мөнәсәбәте.

Бу фәнни-тикшеренү эшен эшләгәндә, мин түбәндәге чыганаклардан файдаландым:

  • Интернет ресурслар:

  • http://www.kommersant.ru/doc-y/2082388

  • http://news.yandex.ru

  • Вакытлы мәтбугать:

  • ,,Нократ” газетасы, 6 нчы бит; 23 нче гыйнвар 2013 №5 (10846);

  • ,,Татар мөселман календаре 2013”, (20нче чыгарылыш), Казан, 2013 349 нчы бит

  • Телерадиокомпания – Татарстан – Яңа гасыр – Татарстан. Атналык күзәтү 19.01.13(видеоязма)










Тел милләт белән тыгыз бәйләнгән

Катлаулы заманда яшибез. Әле үзебез дә аңлап бетерә алмаган ниндидер яңа җәмгыять формалаша. Шуңа бәйле рәвештә кайбер милли рамкалар, тар милли мәнфәгатьләр “эреп” бетәргә, халыклары юкка чыгарга, ә үзенчәлекләре төсен җуярга мөмкин. Ни гаҗәп: без - әлегәчә бербөтен милләт, үзебезне бер агачның төрле якка таралып үскән тармаклары, яфраклары кебек хис итеп яшәп киләбез. Әйе, әйе, без, каты җир астыннан тишеп чыккан үләннәр шикелле, бетмичә, корымыйча, үч итеп яшәүне дәвам итәбез. Шундый халык, шундый милләт яшәргә, ихтирамга лаек түгелме? Менә проблема нәрсәдә. Ә бу проблеманы чишү өчен, иң беренче, “милләт” дигән төшенчәне аңларга кирәк. Аның табигате нидән гыйбарәт? Татарстан Фәннәр Академиясе президенты, академик М. Хәсәнов этнология өлкәсендәге иң зур теоретикларыбызның берсе булган академик Юлиан Бромлей билгеләмәсен иң уңышлысы дип саный: “Милләт – билгеле бер территориядә яшәүче халыкларның тотрыклы буынара бердәмлегенә, чагыштырмача дәвамлы милли үзенчәлегенә, телгә ия булган, үзаңында чагылган гомумилеккә һәм башкалардан аермалы булуына инанган оешканлык ул”.

Башкача әйткәндә, милләтнең иң мөһим билгеләренең берсе -мәдәният. Әлбәттә, бу иң элек дин һәм гореф - гадәтләр, милли әдәбият, мәдәниятнең дә театр, эстрада, кинематография, мәгариф системасы, радиотелевидение һәм интернетны да кертеп, массакүләм мәгълүмат чаралары дигән сүз.

Соңгы елларда байтак яшьләр, туган тел, ана теле дигән төшенчәләрне истән чыгарганнар. Ләкин алар урынына ата-бабалары ишетмәгән ямьсез сүзләр үзләштерделәр. Туган телне югалту – милли үзаңны, горурлыкны, халыкның әхлак чишмәсен югалту һәм аның урынына җимерелеп таркалган рухи ихтыяҗга тап булу дигән сүз ул.

Борынгы бабаларыбыз тел гыйлемнәрен белмәүләренә карамастан, алар сөйләмдә чит, башка тел сүзләре куллануга кырын караганнар. Ата-бабаларыбыз безнең дин-кардәшләребезнең үзара тик туган телдә генә сөйләшүләрен таләп иткәннәр. Бу кагыйдә укымышлылыкның яхшы күрсәткече булып торса да, халык өчен ят нәрсә булган. Халык мәдрәсәләрдә чит телләр өйрәнгән. Бу табигый күренеш. Чөнки кешенең белемгә, зиһенен арттырырга теләге бар икән, аны беркем дә моның өчен кире какмаган. Халык әйтмешли: ,,Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”. Ләкин ул очракта өеңдә дә, күрше-күлән белән дә тик туган телеңдә генә сөйләшү кагыйдә буларак кабул ителгән.

Бүгенге көндә мондый кагыйдәләр юк сыман. Бүген кем ничек тели шулай сөйләшкән кебек тоела миңа. Кемдер сөйләмгә мәгънәсез сүзләр, искергән яки яңа сүзләр кыстыра. Әлбәттә, бу фактны бары тик яман кырыслык һәм туган телебезгә пычрак ату дип кенә атарга була.

Тел турыдан туры милләт белән бәйләнештә тора. Чөнки гыйлем алу, зиһенеңне үстерү, дөньяны танып белү һәм дә аралашу туган тел ярдәмендә тормышка аша. Димәк, әгәр дә без, татарлар, телебездән мәхрүм калсак , милләт тә, халык та җир йөзеннән юкка чыга дигән сүз бит бу.

Татар теленең көчле рухлы булуы турында мондый шигырь юллары искә төшә: ,,Нинди генә кыенлыкларга очрамасын, татар теле бетмәде һәм бетмәячәк!”. Бу юллар телебезнең, көчле корал булуын ассызыклап үтә. Бу сүзләрнең дөреслеккә туры килүенә ышанып каласы килә...


Туган тел һәм милли сыйфатлар

Татар халкының йөзләрчә елларга сузылган тормыш тәҗрибәсе, уйлары, гадәтләре аның туган телендә һәм тормышында зур чагылыш, югары урын алган. Шунлыктан ата-анасы татар булган балага – татарча укый-яза белү мәҗбүри булып каралырга тиеш. Татар теле – зур үсешкә ирешкән, фән, философия, абстракт фикерләрне тәфсилләүче бик бай тел.

Туган тел – ул халыкның гомерлек юлдашы, терәк-таянычы, шатлык-юанычы. Халык яшәсен өчен, аның туган теле яшәргә тиеш; ә туган тел яшәсен өчен, аны кадерләп саклау зарури. Соңгы шарт үтәлсен өчен, илнең бәйсез, мөстәкыйль дәүләт булуы гына этәргеч ясый. ,,Җире барның иле булыр, иле барның теле булыр” – ди халык мәкале бу хакта.

Юкка гына халык туган тел һәм ана теле төшенчәләрен бергә куймый. Бу ике төшенчәне якын кую органик бөтенлек тудыра: ,,Туган телен сөймәс – туган анасын сөймәс”, – диелә бер менә шундый мәкальдә.

Мондый мәкаль-әйтемнәрдә башка чит телләрне инкарь итү максаты һич тә куелмый. Безнең милләт чит телләрне өйрәнүгә элек-электән уңай карашта булган. Милләтебез башка милләтләр белән якыннан танышу, аларның гореф-гадәтләрен, тормыш рәвешләрен өйрәнү һәм дә аралашу чарасын эзләгән. Бу чара рәвешендә, әлбәттә, аларның телен өйрәнү торган. Моңа кагылышлы мәкальләр дә халкыбызда аз түгел: ,,Телләр белгән – илләр белгән”, ,,Җиде төрле гыйлем бел, җиде йортның телен бел” һ. б.

Һәр милләт төрле-төрле сыйфатларга ия. Алар арасында күп милләтләр өчен уртак булганнары белән бергә, билгеле бер төбәктә яшәүчеләрнең үзләренә генә хас булган халык һәм яшәү рәвеше үзенчәлекләре дә бар.

Халык үзенә күрә бөек. Ләкин ул сыйфат теге яки бу халыктан күчми. Әлеге сыйфат тарихи яшәеш юлында табыла һәм гасырлар буе саклана.

Һәр халыкның үз тарихына туры килә торган милли сыйфатлары була. Шулар сакланып кала икән, димәк, милләт яшәячәк. Әгәр дә инде алар бетү юлына борылган икән, бу милләтнең алга таба яшәячәге куркыныч астында. Милли сыйфатларның җуелуы милләтнең юкка чыгуын белдерә. Шуннан чыгып милли сыйфатлар, гореф-гадәтләр, халыкның мирасы рәвешендә булып, аның язмышын кайгыртучылар өчен төп мәсьәлә булып тора. Безнең төбәктә дә халкыбызның бу милли йолаларына бик зур игътибар бирелә һәм аларны үткәрү күркәм гадәткә әверелде.

Көннең беренче яртысында әби-апалар каз ...инде кичен ,,Каз өмәсе” йоласының

эшкәртү белән мәшъгул булсалар... җыр-биюле өлешенә күчәләр


Тагын да милли сыйфатларга дәүләтебезнең символларын өстәргә була. Дәүләт байрагын гына алыйк, ул бит – илебезнең йөзе, бәйсезлек һәм горурлык билгесе. Ул борынгылырның безнең һәм киләчәк буын өчен сәлам булып җилферди. Байрагыбызның һәрбер төсе мәгънәгә ия. Яшел төс – милләтебез төсе, яшәү билгесе. Ак төс – сафлык, өмет, ышаныч һәм киләчәк төсе. Кызыл төс – азатлыкка омтылган бабаларыбызның коелган каннары һәм җаннары төсе.

Халкыбыз күңеленә ышаныч өстәп 1991 елның декабреннән бирле җилферди әләмебез.

Гербыбызда кызыл җирлектә канатлы ак барс сурәтләнгән. Ак барс – борынгы оруглар, төркиләр тамгасы. Барс табигатьтә дошманына каршы тора алырдай бик кыю һәм көчле җәнлек буларак билгеле. Шуңа да аның сурәте гербта урын алган. Ә инде аның канатлы булуы янә гасырлардан, тарихтан килә. Күп кенә табылган борынгы каберлекләрдәге сурәтләр канатлы аҗдаһалар, еланнар һәм башка җанварлар сурәте шул хакта сөйли.

Тарихтан билгеле булганча, безнең милләт күп гасырлар элек бәйсез дәүләт булып саналган. Шунлыктан, мең еллар буе дистәләгән бәйсез дәүләтләр тоткан татар халкының үз дәүләте булырга тиеш, һич тә бәхәссез – ул дәүләт бәйсез булырга тиеш. Шунсыз милләтне саклап калу кыен булачак.

Татар һәрдаим дәүләтле һәм дә бәйсез булырга омтылырга тиеш. Шушы ике бурычны үти алсак, безнең милләтебезгә халыкны, ә халыкка телне саклап калу бурычы тагын да җиңеләя, камилләшә. Дөньяда нинди генә проблемалар булуга карамастан, дөнья өстеннән нинди генә давыллар узуга игътибар бирмичә - татар булып, мөселман кардәшләр була белеп калу кирәк безнең милләтебезгә.























Дин һәм милләт бәйләнеше

Милләт булып сакланып калыр өчен, татар халкы бүген өч юнәлеш буенча үсәргә тиеш, алар – дәүләтеңне, телеңне һәм дә динеңне үстерү. Динне аерым алып тагын шуны әйтәсе килә: ислам дине безнең милләт белән инде менә ничә меңеллык рәттән янәшә бара һәм дә халкыбызны, телебезне үстерү, югалтмау бурычын яхшы башкара. Безнең бүгенге көндәге тәртипле тормыш рәвешебез, әхлагыбыз безгә дин ярдәмендә гасырлар аша килеп җиткән. Милләтебез дәүләтсез авыр чорда да бары дингә таянып кына сакланып калган. Әмма 70 еллык атеистик чорда халыкның дин белән кызыксынуы нык кимегән, хәтта юкка чыккан дип атау да урынлы булыр монда. Һәр авылда мәчет булса да, ислам дине әле авыл башында гына тора, ул милләтнең, авыл халкының, һәр татарның яшәү рәвешенә әйләнмәгән, шуңа күрә тормышыбызда бәрәкәт тә юк.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче статьясы нигезендә Россия Федерациясенең һәм БДБ илләренең татар халкы күпләп яши торган төбәкләрендә татар телен саклау һәм үстерү.

Татар авылы – милләтебезнең нигезе, рухи бишеге, үткәне дә, киләчәге дә. Авыл милләтне саклый, әмма татар авылы бүген үзе дә яклауга һәм саклауга мохтаҗ.

Авылларыбыз сакланып калсын өчен бүген өч нәрсә кирәк – эш, әхлак һәм иминлек. Шуларның һәрберсенә аерым-аерым тукталып үтәсем килә. Бүгенге көндә эшне дәүләттән генә көтеп утыру ялгыш булыр иде, чөнки инде колхоз-совхозлар бетте, капитализм чоры җитте, монда исә шәхси инициативаны күрсәтергә дә кирәк булачак.

Бүгенге көндә авыл халкын якларлык законнар кирәк, аны кимендә ун елга барлык салымнардан азат итеп, базар шартларында яшәргә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк.

Халык гаделсезлектән һәм чарасызлыктан эчүгә сабышты, хәтта татар авылларына да наркомания һәм СПИД үтеп керде, җинаятьчелек һәм зина артканнан арта бара. Халык, харамга баткан тормышыннан аерылып, яңадан Ислам диненә кайтсын өчен дәүләт дәрәҗәсендә эш алып барырга кирәк.

Әмма безнең тирәлектә хәл башкача. Гаиләләрдә, бакчаларда, мәктәпләрдә балаларны Ислам әхлагы нигезендә мөселман-татар итеп тәрбияләмибез. Шунлыктан алар башка төрле дини тәрбия ала. Әмма дә ләкин ул тәрбия Ислам дине кануннарыннан нык аерыла, билгеле. Шуннан чыгып болай дип уйлау хаклы: татар халкы бөтен яктан чит чолганышта яши, даими рәвештә чит телләрнең вә диннәрнең басымын һәм тәэсирен тоя, аңа ятларның үтеп керү куркынычы яный. Көнчыгыштан инде Урал тауларына хәтле чин кавеме килеп җиткән, соңгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча кытайлылыр бишенче урынга чыктылар... Көнбатыштан исә өстебезгә тәре шәүләсе төшеп тора...

Әлбәттә, соңгы елларда дингә басым ясалды. Үз шәһәребезне генә алсак та, үзәк мәчеткә тышкы яңарту эшләре алып барылды, шәһәр мәдрәсәсе калкып чыкты(хәзерге вакытта анда безнең уку учреждениесеннән шәкертләр дин нигезләренә төшенәләр), аннан кала – диннең бик нык пропагандасы да урын алды...

Түбәндәге рәсемнәрдән күренгәнчә, үзәк мәчетебезнең нык үзгәрешләр кичергәне, тагын да ямьләнүе, бер караш ташлауга үзенә җәлеп итә.

Үзәк мәчет (,,косметик” ремонтка кадәр) Үзәк мәчет (ремонттан соң)

Югарыда әйтелгән үзгәрешләр дин ярдәмендә туган телебезне саклап калуны раслый гына, минемчә. Бу шартларда һәр татар үз күңелендә, гаиләсендә бәйсез дәүләт булдырырга тиеш, аны Ислам калканы аша тормышка ашырырга була.

Шәһәребез мәдрәсәсе


Россиягә татарның үзе дә, сүзе дә, теле дә, дине дә кирәкми, ә бары тик җәннәттәй җирләре һәм байлыгы гына кирәк. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Шушыларга риза булсак, киләчәктә бу илдә татарның теле дә, дине дә калмаска мөмкин, үзен исә әкеренләп урыс милләтенә әйләнү көтә. Бу процесс инде Казан алынганнан бирле, 455 ел дәвам итә, ул вакытта Россиядә урыс та, татар да җидешәр миллион булса, бүген урыслар – 115 миллион, татарлар исә 5 миллион тирәсе генә, ягъни, галим Лев Гумилев әйткәнчә, “каждый второй русский – это потомок крещенных татар”. Киләчәктә исә һәр татар әкеренләп урыска әйләнергә мөмкин, чөнки милләт шундый шартларга куелган, ул 50 процент катнаш никахлардан һәм 80 процент урыс телле татарлардан тора. Бүген ашыгыч чаралар күрмибез икән, борынгы бабаларыбыз скифлар һәм һуннар кебек, киләчәктә татар халкы да үле милләтләр исемлегендә булырга мөмкин.


Телне саклап калу өчен ниләр эшләнә

Соңгы елларда милли азчылыкның телләрен саклау һәм үстерү эшендә Татарстан чаралар күрә башлады күрүен...

1990 нчы елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенлыгы кабул итү нигезендә, дәүләтебездә татар теле рус теле белән бертигез дәрәҗәдәге дәүләт теле буларак игълан ителде. Шуңа нигезләнеп 1992 нче елның 8 нче июлендә ,,Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Республика Законы кабул ителде. Әлеге законда татар теленең дәүләт теле булуы 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә беркетелгән.

1994 нче елның 20 нче июлендә Татарстан Республикасы халыкларының телләрен, бигрәк тә татар телен саклауга, өйрәнүгә һәм үстерүгә басым ясый торган Дәүләт программасы кабул ителде.

Телләр турындагы законда язылган ике дәүләт телен дә тигез гамәлгә кертү Дәүләт советы карары буенча 10 ел эчендә, ягъни 2002 нче елда тәмамаланырга тиеш иде. Бу карар нигезендә - Татарстанда һәр кеше рус теле белән беррәттән, туган теле, татар телен көндәлек тормышта ирекле дәрәҗәдә кулланырга тиеш дигән сүз. Ләкин чынлыкта бу карар вакытны акламады.

Шуңа күрә 2004 нче елның 1 нче июлендә ,,Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы законга бераз өстәмәләр кертеп яңадан гамәлгә кертелде. Беренчедән, әлеге законның исеме үзгәртелде - ,,Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы дип атала. Әлеге Законга 2004 нче елның 18 нче июлендә Татарстан Республикасы президенты тарафыннан кул куелды.

Әлеге Законга нигезләнеп 1994-2002 нче елларга каралган Дәүләт программасы да үзгәрешләр кичереп, янә гамәлгә кертелде. Ул ,,2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” үзгәртеп корылды. Аны Президент 2004 нче елның 11 нче октябрендә имзалады.

Җәмгыятьнең милли байлыгы буларак, Татарстан Республикасы дәүләт телләре дәүләт тарафыннан саклана һәм дәүләттән ярдәм ала. Тел сәясәте, дәүләт сәясәтенең состав өлешләреннән берсе буларак, җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә телләрнең оптималь эшләвен, аларның үзара йогынтысын һәм алга таба үсешен тәэмин итүгә юнәлдерелә.

Программа түбәндәгедән гыйбарәт:

Программаның төп максатлары:

Татарстан Республикасы Дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләренең реаль нигез хокуклылыгына ирешү өчен шартлар тудыру;

татар телен, милли мәдәният, тулы кыйммәтле аралашу чарасы һәм татар халкын берләштерү нигезе буларак саклау һәм үстерү;

рус телен, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, саклау һәм үстерү;

Татарстан Республикасында яшәүче башка халык вәкилләренең телләрен саклауда һәм үстерүдә ярдәм итү;

Сөйләм культурасының гомуми дәрәҗәсен һәм телләр арасында толерантлыкны үстерү;

Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче статьясы нигезендә Россия Федерациясенең һәм БДБ илләренең татар халкы күпләп яши торган төбәкләрендә татар телен саклау һәм үстерү.

Бүген барыбызны да борчыган уртак нәрсә ул – милләт язмышы. Борынгыдан дистәләрчә шанлы дәүләтләр тоткан татар халкы киләчәктә булырмы – безне бүген шул борчый. Мондый уй-фикер йөртүләрнең, әлбәттә, сәбәбе бар – татар теле бетеп бара. Әйтеп үткәнемчә, милләтебез һәр яктан чит-ят тирәлек белән чиктәш. Шунлыктан безнең дәүләтебезгә, милләтебезгә, телебезгә һөҗүм барганда – ничек итеп телебезне саклап калырга.


Мәгариф һәм мәгърифәтнең милләтне саклауда тоткан урыны

Милләтне саклау өчен милли мәгариф һәм мәгърифәт кирәк. Соңгы 50 елда мәгариф системасында бернинди үзгәреш тә булмады. Хәзер әкренләп мәгарифкә яңа стандартлар кертелә. Элек ятлау, укыту принцибы алга сөрелә иде. Ә хәзер укучылардан белемне киләчәк тормышта файдалану таләп ителә. Укытучының хезмәте бик авыр. Яңа стандартлар югары уку йортларының эшчәнлеген үзгәртергә тиеш. Ә мәктәпләр алдына вузлар өчен белемле, фикерле студентлар әзерләү бурычы куела.

2010 елның 1 сентябреннән 1нче сыйныф укучылары өчен, 2011 елда калган сыйныфлар өчен яңа стандартлар кертелә. Анда сәгатьләр саны үзгәрәчәк, укытучы тәрбия эшен дә үзе алып барырга тиеш була. Моннан 2 ел элек бу эшкә керешелгән инде. Төп фәннәрне укытудан тыш, студентларны беренче курста музыка, икенче курста хореография серләренә төшендерәчәкләр.

Безнең әти-әниләребез, балам русча белсен, русча укысын, диләр. Билгеле, аларны да аңлап була, совет чорында, рус телен начар белү аркасында авырлыклар күргән булганнардыр. Алар начарлык теләп әйтмиләр. Укыйк без, русча да, инглизчә дә, немецча да, французча да укыйк. Татар берәүдән дә ким түгел. Ләкин телләргә өйрәнүнең нигезендә туган тел ятуын онытмыйк.

Безнең җирлектә күпчелекне татар, керәшен татарлары, руслар алып тора. Аларның үзенчәлекләре шунда: төрле төбәкләрдән килеп төпләнгәннәре күп. Шуңа күрә кайбер татар әти-әниләре балаларының үз телләрен белмәүдә мәктәпне гаепләмәкче. Ә менә 10 меңгә якын татар яшәүче Финляндиядә, Америка, Кытай, Японияләрдә татар мәктәпләре юк. Ләкин балалар татар телен камил беләләр, чөнки татар теле – гаилә теле. Бу илләрдә тел балага ана сөте белән сеңдерелә. Чит илдәге милләттәшләребезнең Казанга күченеп кайтканнары болай да:”...монда үз телендә сөйләшкән, үз тарихы белән кызыксынган, халкының киләчәген төптән уйлап кайгырган татар яшьләрен эзләп табарга кирәк икән. Әллә татар булып калу өчен чит илләрдә яшәргә кирәк микән ул?”- диләр. Билгеле, читтән яхшырак күренә. Болай булса, чыннан да, “...җирдә соңгы татар булып калуың” бар. Дөньяда беркем дә сөйләшми торган телләр дә бар. Алар “үле телләр” дип атала. Шушы уңайдан Р. Юныс-ның бер шигыре искә төште. Кайбер юлларын китереп үтим әле:

Үлми телләр. Яши алар

Сүзлекләргә сарылып.

Яши кабер ташларында,

Үткәннәрне сагынып.

Берәр галим, исе китеп,

Ул сүзләрне кабатлар.

Телләр үлми! Үлә бары

Телен җуйган халыклар!

Монда сүзләр артык, нәтиҗә бер генә: тел бетсә, милләт тә бетә!




















Йомгак

“Тел – күңелең көзгесе” диләр бит. Чыннан да, кеше ничек итеп аралашса, туган телендәме ул, башка телдәме , аның үз халкына , үз милләтенә мөнәсәбәте шунда чагыла инде. Әгәр дә кеше үз туган теленнән кыенсына икән, димәк, ул үзенең милләтеннән дә кыенсына. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатлары туган тел аша гына бирелә. Рус кешесе, башка милләт кешесе татарга аның милләте турында аңлатып тормаячак. Татар бары үз телен яратканда гына үз гореф – гадәтләре, үз йолалары, үз милләтенең бүгенге көндә торышы белән кызыксыначак. Татар телен бар дип санаганда гына без татар булып йөри алабыз. Милләтебезнең таркалмавы бүген “татар теле – татар милләте” чылбырының өзелмәвендә.Милләтебезнең торышы белән кызыксыну - татар теленең торышы белән кызыксыну. Татар телен матурайту, үз туган телебездә матур, чиста, яңгырашлы итеп сөйләшү өчен төрле – төрле кулланмалар, дәреслекләр, үзөйрәткечләр бар. Татар кешесе бу китапларны карап , укып туган телен тагын да югарырак баскычка күтәрер дип ышанып каласы килә.






Бүгенге көндә татар милләтенә куркыныч яный кебек. Патша заманында да, Совет чорында да янаган ул. Әмма патша изүе астында да Г.Тукайлар, Ф.Әмирханнар, Г.Исхакыйлар иҗат иткән. Аларны укыганнар, белгәннәр.Совет чорында татар мәктәпләрен урыслаштырып бетерә язганнар иде.Заманалар алышынган саен татар милләтен кысу, изү чаралары астыртынрак эшләнә.Ләкин милләт барыбер бетмәс, дип уйлыйм мин. Минемчә, үз динебезне тотсак, үз гореф – гадәтләребезне онытмасак, юкка чыкмабыз. Безгә төп йортыбызның хуҗалары булып яшәргә кирәк!

Мин язмамны шагыйрь Фәрит Гәбдрәхимның ,,Ялгышалар” шигыре белән тәмамлыйсым килә:

,,Татар” диләр безне әүвәлгечә,

Ялгышалар. Татар түгел без.

...Җиде бабабызны беләбезме?

Берсен генә белә күбебез.

,,Белсәң – ярый, белмәсәң дә - ярый”,

Хаҗәте юк андый белемнең.

Бөек телле буласылар килә,

Кирәге юк татар теленең.

Рәхәтләнеп хәмер чөмерәбез,

Баш ватмыйбыз уйлап ахырын.

Су койганда чит-ят тегермәнгә,

Тирләп чыгабыз махмырны.

Мокытлар дип уйламагыз тагын,

Аерабыз актан караны.

Хуҗа әйтмәсә дә, бик беләбез

Нәрсә ярый, нәрсә ярамый.

Хуҗа алдында тезләнергә ярый,

Мескенлеккә ярый түзәргә.

Һич ярамый аяк-куллардагы

Зынҗыр-богауларны өзәргә.

Ә бабайлар ярлык өләшкәннәр

Без аларга бүген тиң мени?!

,,Татар” диләр безне. Ялгышалар.

Татар шундый була димени?!










Файдаланылган әдәбият

,,Акчарлак” газетасы, 10 нчы бит; 17 нче гыйнвар 2013 №3;

2008ел, 24 май. “ Бөтенроссия зур татар авыллары ассоциациясе” н оештыру җыелышында ясаган чыгыштан.

2007 ел, 20-22 сентябрь.Казан шәһәрендә үткәрелгән татар галимнәре җыеныннан чыгыш.

“Мәгариф” җурналы , сентябрь 1998 “ Телне саклап калу – халыкны саклау ул” Марат Лотфуллин мәкаләсеннән.

“Мәгариф” җурналы, сентябрь 2004 “ Туган телне саклау һәм яклау – уртак бурычыбыз”. Зөһрә Рәхмәтуллина мәкаләсеннән.

,,Нократ” газетасы, 6 нчы бит; 23 нче гыйнвар 2013 №5 (10846);

,,Татар мөселман календаре 2013”, (20нче чыгарылыш), Казан, 2013 349 нчы бит

,,Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында“ Татарстан Республикасы Законы.

Таһиров И. Сөт калса, ватан кайтыр. “Казан утлары”, Казан, 2009, №6, 98 бит.

Телерадиокомпания – Татарстан – Яңа гасыр – Татарстан. Атналык күзәтү 19.01.13(видеоязма)

Фәйзуллин Р. Еллар узган саен гамь арта. “Казан утлары”, Казан, 2009, №1, 5 бит.

Шәймиев М. Без – игезәк, тугандаш халык! “Мирас”, Казан, 2002. №9, 4 бит. Ш. Ш. Җәләлиев. “ Татар халык педагогикасы”

Юныс Р. Карабыбыз батып барганда... “Казан утлары”, Казан,2008, №12, 133 бит.

Интернет ресурслар:

http://mamadysh.info/photo

http://news.yandex.ru

http://www.google.ru/imghp?hl=ru&tab=wi

http://www.kommersant.ru/doc-y/2082388