Дилә Алишева
Тема. Синонимнар.
Максат: Синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыкка
килү сәбәпләрен ачыклау;
синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрә-
тү.
Балаларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү
юнәлешендәге эшне дәвам итү;
укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар,
фразеологизмнар сүзлеге;интерактив такта.
Фәнара бәйләнеш: әдәбият, рус теле,
Педагогик технология: мәгълүмати технология
Дәрес планы
I.Оештыру өлеше.
1.Уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн, укучылар! Сез дәрескә әзерме?
Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк.
II. Актуальләштерү.
-Дәресемне К.Насыйри сүзләре белән дәвам итәргә телим. “Туган телеңнең серләрен өйрәнү бөек эш ул!-дигән ул. (Тактада язылган сүзләрне укыйм,
-Телнең сүзлек составына кергән, телебезне баеткан нинди сүзләрне беләсез икән, тикшереп карыйк (антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар, күп мәгънәле сүзләр,синонимнар турында искә төшерәләр).
-Бу синоним сүзләр сөйләмебездә ничек барлыкка киләләр? Алар безгә ни өчен кирәк? Нәкъ менә бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап эзләрбез; синонимнар турында булган белемнәрне ныгытып, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларбыз. (2 нче слайд)
III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1)сүзлек диктанты язу.
Дәрес, укучы, укытучы, билге, мөгаллим, шәкерт, лидер, белем, гыйлем, фән, көндәлек, дәреслек, дәфтәр, компьютер, инглиз теле, каләм, мәгариф.
-Әйдәгез, эшкә керешик.Дәфтәрләребезне ачып , бүгенге числоны язабыз.Сүзлек диктанты язу өчен кем такта янына чыга? (тактага бер укучы яза, язган эш тикшерелә)
-Бу сүзләр кайсы өлкәгә карый? Алар барысы да аңлашыламы?
( укучылар фикере).
2)төркемнәрдә эш (сингапур, битләр таратыла, һәркайсы мөгаллим сүзенә якын мәгънә эзли)
-Ягез ,балалар, төркемнәргә бүленеп, мөгаллим сүзенә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк. ( 2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр,бер укучы тактага яза, нәтиҗә ясала).
мөгаллим- укытучы,педагог, остаз, хәлфә
-Нинди сүзләр яздык?Алар ничек атала?
-Димәк, без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен күрсәттек. Бу төркем синонимик оя дип атала.
-Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (укытучы)
-Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала.
-Укучылар, әйтегезче, телдә синонимнарны белү кирәкме? (укучылар җавабы).
3) синонимнар турында өстәмә мәгълүмат бирү (сәләтле бала чыгышы).
-Хәзер сүзне Илнарга бирик. Ул безгә синонимнар турында сөйләр. Рәхим ит, Илнар. (Слайдлар ярдәмендә синонимик оя, синоним сүзләргә мисаллар китерә)
Укучы сүзе
Рус, инглиз, немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы тупланып, сүзлекләр чыгарылган.Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме: синонимик рәтләр- синонимик оялар бирелгән.
Моны белү кызыклы (1 нче слайд)
инглиз телендә-4500
швед телендә-1380
немец телендә- 25000
казах телендә- 1448
рус телендә - 8000
татар телендә- 6000 нән артык оя теркәлгән.
-Уйлап карагыз әле,матур сүзенә никадәр синоним табарга мөмкин.
(Сингапур – сүзләрне купме яза алалар шулкадәр бер-бер артлы (проговоривая) өстәлгә куялар)
Матур- гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис,бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк,коеп куйган,күзнең явын алырлык. (3 нче слайд)
-Рәхмәт,балалар.
Эшебезне дәвам итәбез. (4 нче слайд)
-Мисалларга игътибар итегез әле, сез бу сүзләрнең барысын да кулланасызмы? ( Матаур, гүзәл, күзнең явын алырлык – өч җиргэ тактага эленэ, кайсы ошый шул язу беркетелгән стена яныны балалар бара. Ни өчен шул шул стена яныны барганнарын аңлатып бирәләр)
Укытучы сүзе
Мин гүзәл дип язылган стенага килдем. “Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә, тагын әллә ниләр дә- санап бетергесез...
Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак “табигатьле”, нәзберегрәк “холыклы” булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү мөмкин түгел...”
1. Күнегүләр эшләү (6 нчы слайд)
-Слайдны дәвам итеп, мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар итәбез.
1)Дан һәм хөрмәт җирдә ята- билең бөк тә казып ал.
2)Кулым көче-зур байлык, тиз йөрешем – хәзинә.
3)Дуслыкта –көч, татулыкта –бәрәкәт.
4)Ак булмаса да, пакъ булсын.
2.Китап белән эш .
3. Экспресс тест.
-Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек ?Тикшереп карыйк.
(ноутбукта бирелгән экспресс- тест ( синонимнар темасына караган сорау- лар) эшлиләр. (Салмак кына Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел” җыры яңгырый).(Эш беткәч дәфтәрләр җыеп алына )
V. Йомгаклау.
1. Нәтиҗә ясау.
-Укучылар, бүген безгә дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарга кирәк.Синонимнар телдә ничек ясала?
-Синонимнарның роле нәрсәдә?
-Синонимнар кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)
-Дөрес әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам- тел өйрәтү.Сезне туган телебезнең серләренә төшендерү. Сезнең арагызда минем эшемнең дәвамчылары да булыр, чөнки укытучы хезмәте бик кирәкле, файдалы эш.Укытучыдан башка галим дә, космонавт та, хәтта президент та була алмый
2. Өй эше бирү. (8 нче слайд)
1)“Минем яраткан укытучым” темасына инша ( хикәя, эссе яки шигырь язарга .
2)”Минем тормышымда укытучының роле” темасына инша язарга.
3. Билгеләр кую.
-Дәресебез ахырына якынлашты. .....бүген бик актив катнашты, ә ........яхшы җавап бирделәр. Мин әйткән билгеләрне һәм тест нәтиҗәләрен көндәлекләргә төшерәбез.
-Дәрес буенча сораулар бармы?
-Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Дәрес тәмам.
Тәнәфес.