Просмотр содержимого документа
«Тест. Гади җөмлә синтаксисы.»
Гади җөмлә синтаксисы. ТЕСТ
1.Сүзләр арасында тезүле бәйләнешне табыгыз: 1)язгы көн 2)уку башланды 3)килдек һәм күрдек
2.Хәбәрлекле мөнәсәбәтне табыгыз: 1)безнең авыл 2)дустымны, Айратны 3)китап өстәлдә
3.Сүзләр нинди мөнәсәбәттә тора: Мактап сөйләү 1)хәбәрлекле 2)ачыклаулы 3)аныклаулы
4. Сүзләр нинди бәйләнештә тора. Шәһәрләр, авыллар 1) тезүле 2) ияртүле
5.Сүзтезмәнең төрен билгеләгез: Безгә әйтү 1) алмашлык сүзтезмә 2) исем сүзтезмә 3) фигыль сүзтезмә
6.Тәмамлыкның төрен билгелегез: Сине көтеп, күп вакытыбыз үтте. 1) туры тәмамлык 2) кыек тәмамлык
7.Урын хәлен табыгыз: Абыйдан хат килде. Синең бу эшең мактауга лаек. Йорт алдына матур итеп койма тотканнар. Кесәңдәге хатны төшереп калдырма. 1) абыйдан 2) мактауга 3) йорт алдына 4) кесәңдәге
8. Вакыт хәлен табыгыз: Авыл ун ел эчендә үзгәргән иде. Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен. Җиде кат үлчә, бер кат кис. Козгынны бит өч йөз ел яши диләр. 1) ун ел эчендә 2) җәй көнен; кыш, көзләрен 3) җиде кат; бер кат 4) өч йөз ел
9. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел. 1) раслау 2) инкяр
10. Иянең төрен билгелгез: Ат кузгалагы биек булып үсә. 1)гади ия 2) тезмә ия
11.Хәлнең төрен билгеләгез: Ул шкафтан хәтфә янчык алды. 1)вакыт хәле 2)урын хәле 3) рәвеш хәле 4)максат хәле
12.Җөмләдә нинди хәл аерымланган: Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады. 1)вакыт хәле 2)сәбәп хәле 3) рәвеш хәле 4)максат хәле
13.Аныклагычларны табыгыз: Хуш, иске ел, көмеш сакаллы! Зөһрә – бик матур кыз. Аерата төпчек кызлар – игезәкләр сылу булып үсте. Халык зур ул, көчле ул, әдип ул, моңлы ул! 1) көмеш сакаллы 2) матур кыз 3) игезәкләр 4) зур ул, көчле ул, әдип ул, моңлы ул.
14. Тиңдәш кисәкләр арасында ... 1) тезүле бәйләнеш 2)ияртүле бәйләнеш 3) хәбәрлекле мөнәсәбәт 4)бәйләнеш булмый
15.Тыныч кына укып булмый аны... җөмләсендә аерып бирелгән хәбәрнең төрен билгеләгез: 1) гади фигыль хәбәр 2) кушма фигыль хәбәр 3) тезмә фигыль хәбәр 4) кушма исем хәбәр
16. Максат хәлен табыгыз: Ялтырап кояш чыкты. Аның әрнүдән йокылары кача иде. Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. Шатлыгыннан аның күзләре ут кебек яна иде. 1) ялтырап 2) әрнүдән 3) утынга 4) шатлыгыннан
17. Ким җөмләне табыгыз: 1) Көн матур иде. 2) Көз җитте. 3) Күрмәдем. 4)Бүген дәрес соң бетте.
18.Әйтү максаты буенча җөмләләр нинди төрләргә бүленәләр: 1) хикәя –сорау– боеру -тойгылы 2) җыйнак – җәенке 3) раслау -инкяр 4) тулы - ким
Боз китүгә су ташуы да башланды. Киң болыннарга диңгез булып җәелде. Без – (1)малайлар да йоклап ятмадык.Бер-бер артлы суга көймәләр төшердек. Судан калкып торган һәр коры җирне карадык.Тилмереп, (2) безне көткән җәнлекләрне эзләдек. Кыр кәҗәсен, (3) куян һәм керпеләрне очраттык. Очраган берен
көймәләргә алырга, (4) тизрәк коткарырга тотындык.
Биремнәрне үтәгез:
тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.
тиңдәш кисәкләрне язып ал, асларына сыз
аныклаулы мөнәсәбәткә мисал яз.
җыючы теркәгечне күрсәт.