СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тесты для подготовки учащихся 9 классов (татарская группа) к ЕРТ

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар т?ркеменд? укучы 9 нчы сыйныф укучыларын БРТга ?зерл?? ?чен 1 вариант.

Просмотр содержимого документа
«Тесты для подготовки учащихся 9 классов (татарская группа) к ЕРТ»

Эшне башкару өчен күрсәтмә


Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар 2 бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек 20 биремне (1-20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1-20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз (сүзтезмә), сан формасында җаваплар шакмагына языгыз. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.

Хаталы язсагыз, аны сызыгыз да янына дөресен язып куегыз.

Икенче бүлек биремнәре шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу бирем аерым биттә эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне үтәгәндә, караламадан файдаланырга ярый. Шуны истә тотыгыз: караламадагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Балларны бергә кушканнан соң, гомуми балл чыгарыла. Шуңа күрә мөмкин кадәр күбрәк биремнәргә дөрес җавап бирергә һәм күбрәк балл җыярга тырышыгыз.

Уңышлар телибез!























9 нчы сыйныф

1нче вариант


Текстны укыгыз һәм 1-20 биремнәрне башкарыгыз.


(1)Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. (2)Хатирәләр, хатирәләр... (3)Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. (4)Озаклап чишмәгә карап торабыз. (5)Менә шунда карашларыбыз янә очраша да инде. (6)Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. (7)Шуннан соң мин бик күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. (8)Ул еракларда, ил чигендә сакта торганда да, аңа язган сәлам хатларында да мин: «Чишмә агышлары юсын сагышларны...» - дип яза идем. (9)Чөнки мин сагынган вакытларымда күзләребезнең бер-беребезгә озак итеп карап торуларын исемә төшерә идем.

(10)Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин  чишмәм! (11)Бары синең агышың гына мине юата.(12)Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа.

(13)Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. (14)Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә. (15)Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер. (16)Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары, кояш нурларына үрелеп, иң оста рәссам да төшерә алмаслык төсләрдән салават күперләре ясый.

(17)Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.

(18)Ул, үзенең үтәр юлын дәвам иттереп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага... (Д.Гайнетдиновадан)


1-20нче биремнәрне укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз. Җавапларны язганда, буш шакмаклар калдырырга ярамый.


  1. Кайсы мәгълүмат түбәндәге сорауга җавап була ала? Җавапны сан белән күрсәтегез?

Ни өчен чишмәләр яшьләрне үзенә тарта?

1) Ул, үзенең үтәр юлын дәвам иттереп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага...

2) Чишмәнең суы саф була.

3) Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли.

4) Чишмәләр янында сандугачлар сайрый.

Җавап:____________________.


  1. Кайсы җөмләдә сынландыру бар?

1) Озаклап чишмәгә карап торабыз.

2) Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, чишмәм!

3) Шуннан соң мин күп мәртәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем.

4) Бары синең агышың гына мине юата.

Җавап:__________________.


  1. 5нче җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне языгыз.

Җавап:____________________.


4. 9нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзләрне языгыз.

Җавап:____________________.


  1. 12 нче җөмләдән “гаепсез” сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:___________________.


  1. 10 нчы җөмләдән баш кисәкләрне табып языгыз.

Җавап:______________________.


  1. 13-15нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:___________________.


  1. 7-9 нчы җөмләләр арасыннан туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:___________________.


  1. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтерләрнең номерын языгыз.

Хатирәләр,(1) хатирәләр... Күзләребез ялгыш кына очраша да, (2) оялудан кызарып, (3) башларыбызны аска иябез.

 Җавап:___________________.


  1. Кереш сүзгә бәйле кулган өтерләрнең номерын языгыз.

Син игътибар белән күзәт аларны, (1) бәлки, (2) сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер. Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары, (3) кояш нурларына үрелеп, (4) иң оста рәссам да төшерә алмаслык төсләрдән салават күперләре ясый.

Җавап:_______________________.


  1. 15 нче җөмләдә ничә хәбәрлек бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________.


  1. 10 нчы җөмләдә тамгасы урынына нинди тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________.


  1. 5-7 нче җөмләләр арасыннан инкарь җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________.



14. Эндәш сүзгә бәйле куелган тыныш билгеләренең номерын языгыз.

Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин, (1) чишмәм! (2)Бары синең агышың гына мине юата. (3) Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, (4) чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа. (5)

Җавап:____________.


15. 3 нче җөмләдән өскә сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________.


16. 17 нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:____________.


17. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен языгыз.

Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар тавышы кушыла.

Җавап:____________.


18. 4 нче җөмләдән ясалма сүзне табып языгыз.

Җавап:____________.


19. 15 нче җөмләдән [э] авазы [ө]ләшеп әйтелә торган сүзне табып языгыз.

Җавап:____________.


20. 7 нче җөмләдән төшем килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җавап:____________.



2 нче бүлек


Укылган текстны файдаланып, 21.1 яки 21.2 БИРЕМНӘРЕНЕҢ БЕРСЕН ГЕНӘ үтәгез. Әлеге биремнең җавабын 2 нче номерлы җаваплар бланкына языгыз.



21.1 “Чишмәләр әйтерсең лә кичен йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә,” җөмләләренең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.


21.2 Чишмәләр моңы сүзләрен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез. Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, “Чишмәләр моңы” темасына сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган 2 дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.



Җаваплар:

Биремнең номеры

Дөрес җавап

1

3

2

4

3

янә

4

вакытларымдатөшерә

5

гөнаһсыз

6

минтелиидем

7

13

8

8

9

23

10

12

11

2

12

өтер

13

6

14

12

15

аска

16

моңлы

17

сыйфат яки сыйфатфигыль

18

озаклап

19

бөртекләре

20

күзләренэзләдем