“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Тема: “Төрле милләт балаларын узара тату, дус тәрбияләү юллары”.
(Педагогик киңәшмәдә чыгыш)
Тәрбияче:Хадиева Гөлназ Искәндәр кызы.
28.04.2017
Тема: Төрле милләт балаларын үз-ара тату, дус тәрбияләү юллары.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да уен, белем бирү эшчәнлеге, хезмәт эшчәнлеге вакытында тыгыз мөнәсәбәтләр формалаша.
Бик күп балаларда бер-берсе белән дуслашу, бер-берсенә тартылу бик иртә барлыкка килә – 2-3 яшьләрдә үк. Балаларның бер-берсе белән аралашуы, узара мөнәсәбәтләре, характер, гаиләгә, балалар бакчасына бәйле. Ата-аналар күп очракта үз балаларының дуслык мөнәсәбәтләренә тәртипсез рәвештә карыйлар.Тәрбиячегә бу очракта әти-әниләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Тәрбиячеләр һәм әти – әниләр үзара хәбәрләшеп эшләргә тиеш. Аларның үзара яхшы мөнәсәбәтләре булганда гына, нинди дә булса нәтиҗәгә килергә мөмкин. Әти-әниләрнең балалар бакчасындагы үткәрелгән чараларда катнашуы бик мөһим. Нәк менә шушыннан балалар бакчасының төп бурычы- әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм балалар арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыру булып тора.
Балалар бакчасында балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Көн саен үзләренең яшьтәшләре белән аралашканда балалар коллективта яшәргә, үз-үзләрен тирә-юньдә дөрес тоту кагыйдәләренә өйрәнәләр.
Баланың үсеше иң беренче көннән гаиләдә үтә, кайда психологик климат билгеләнә. Үз үзен ничек тотасын бала үзенең якын кешеләреннән өйрәнә. Балалар бакчасына килгәч баланың аралашу даирәсе киңәя, яшьтәшләре белән, тәрбиячеләр һәм башка бакчада эшләүчеләр белән аралашу өстәлә. Кайбер балалар арасында аеруча дустанә мөнәсәбәтләр урнаша: алар уйнарга, сөйләшергә, шатлыклы яки кайгылы вакыйгалары белән уртаклашырга билгеле бер балага гына өстенлек бирәләр. Шулай да кайбер балалар бакчага килгәч башка балалар белән аралашмыйлар, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырмыйлар, уенчыкларын бирмиләр, үзләрен бик агрессив тоталар.
Өлкәннәр балада кечкенә вакытта ук игътибарлылык, ярдәмчеллек, бер-береңә ярдәмгә килү хисләре тәрбияләргә тиеш. “Әгәр дә дустыңа авыр икән – аңа булыш”. “Әгәр сиңа авыр икән – ярдәм сора”. Бу кагыйдәләрне балалар көндәлек тормышта кулланырга тиешләр.Балалар бу кагыйдәләрнең кыйммәтен аңлагач, актив рәвештә бу кагыйдәләрне үти башлыйлар. Бу алар өчен уз узенләренең табигый тотышына әйләнә.
Безнең төркемдә еш кына “очраклы хәлләр” нәкъ менә игътибарсызлык аркасында килеп чыга. Мәсәлән: “бер бала ялгыш кына икенче бер баланы этеп җибәрә, аягына баса” һәм кагыйдә буларак, талаш, ызгыш, җалобалар башлана.Минем киңәшем: ачуланышмаска, иптәшеңнән гафу үтенү, күп очракта бала моны кабул итми. Ә менә уен аша бу күренешне күрсәтсәк, булган хәл турында уйланырга була, аңлы рәвештә “гафу итегез”, “зинхар өчен” сүзләрен кулланырга кирәк. Әдәплелек дәресләре балаларның үзләренә һәм иптәшләренең адымнарына, эшләренә анализ ясарга ярдәм итә. Тәрбиячеләр, һәм шулай ук әти-әниләр дә сүзләр белән генә түгел, ә үзләренең эш-гамәлләре аша уйнарга, хезмәт итәргә, бер-береңә ярдәм итәргә, бергәләшеп, киңәшләшергә өйрәтергә тиеш.
Балар арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр булдыру өчен мин түбәндәге алымнарны кулланам:
Матур әдәбият уку (Мәсәлән: “3 кыз”, “Буратино”, “Чипполино”, “Волшебник изумрудного города” һәм башка яхшылыкка, бер-береңә ярдәм итү турындагы әсәрләр);
Татар, рус халык әкиятләрен уку;
Хәрәкәтле уеннар, дидактик, сюҗетлы-рольле уеннар;
Тема буенча әңгәмәләр;
Рәсемнәр, китаплар карау;
Мультфильмнар карау;
Дуслык турында шигырьләр, җырлар өйрәнү.
Музыка дәресләрендә балалар дуслык турында җырлар җырлыйлар, бииләр, күмәк җырлы-биюле уеннарда катнашалар.
Дустанә мөнәсәбәтләрне тәрбияләүне без бик эшчәнлекләрдә күрәбез: күмәк төзелгән уен ярдәмендә, мәсәлән бергәләшеп эшләргә кирәклеге формалаша. Физик тәрбия – төрле эстафеталарда катнашу (кайда бер кеше һәм калганнар да аның артыннан), ярышлар дисеңме (балалар үзләренең дуслары өчен җан атып торалар), күмәк эшләр кисеп ябыштыру, әвәләү, рәсем өлкәләрендә. Балалар, кагыйдә буларак, үзләренең нәрсә эшләгәнен генә түгел, ә иптәшләренекен дә күрәләр. Төрле бәйрәмнәр, чаралар вакытында да балар бергәләп шатланырга өйрәнәләр.
Ләкин дустанә мөнәсәбәтләрне тәрбияләүдә иң мөһиме уенга кайтып кала. Уен иң әһәмиятлесе булып тора. Уен аша баланың үсеше , башка балаларның хәлен, алар өчен кайгыра белү халәте үсә. Уен бала тормышы өчен табигый юлдаш, шатлык чыганагы, көчле тәрбия бирү көче булып тора.
Баланың аралашуга булган игтыяҗы тәрбиячеләргә төрле бурычларны үтәргә, иҗтимагый сыйфатлар үстерергә ярдәм итә. Шушы бурычларга таянып, тәрбияче балалр дуслыгын кызыксындыра, шуның белән мөнәсәбәтләр, 2-3 кызыксынган балалар белән генә түгел, ә бөтен төркем эчендә барган мөнәсәбәтләрне эченә ала. Бу очракта балалар да дустанә мөнәсәбәтләр чын көчне ала.
Мондый мөнәсәбәтләрнең тотрыклы характеры баланың 7 яшьләрендә формалаша, бу аның мәктәпкә әзер икәнендә күренә. Шулай да, мәсәлән 6 яшьлек малай үзенең дустына бирер өчен бер иптәшеннән уенчыкны тартып ала. Шушы яшьтәге кыз “Мәче һәм тычканнар” уенында “мәчене” –үзенең дус кызын кругка кертә. Үзләренең дуслары турында кайгыртып, алар төркемдәге башка иптәшләре турында уйларга оныталар, димәк аларның дуслыклары җәмгыяттәге мөнәсәбәтләргә туры килми. Мәктәпкәчә яшьтә тәрбияче нәк менә шундый дуслыкны формалаштырырга тиеш: бер генә дустың турында түгел, ә төркем турында уйлау.
Без балаларыбызны демократик җәмгыятьнең аңлы төзүчеләре итеп үстерергә омтылабыз. Шуңа күрә яшь буынга дөрес хезмәт тәрбиясен бирү вазыйфасына һәр ата-ана җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, гаиләдә максатчан режим булдыру, йорт эшләрен гаиләдәге барлык кешеләрнең мөмкинлекләренә карап бүлү, балаларга йөкләнгән эшләрнең үтәлешен, аларның тәртибен һәрчак тикшереп тору, аларның эшен хуплап мактау, бәяләү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Бер-береңә дошманлык, башкаларга түзеп тора алмауның беренче билгеләрен без балалар уенчыклар белән уйнаганда ук күзәтә алабыз. Мәсәлән, бала аю белән уйнаганда аны бик еш ачуланса, почмакка бастырса, иптәшләре белән уйнаганда гел беренче булырга, үзе җиңәргә тырышса, тәрбия эшендә укытучыга да, әти-әниләргә дә уйланырлык сәбәпләр бар дигән суз. Үз-үзен кулда тота белүче, түземле шәхес тәрбияләүдә уеннар, конфликтлы ситуацияләрне инценировкалау зур роль уйный. Мәсәлән, әти-әниләр ярдәме белән “Бездә бөтенесе дә мөмкин” дигән уен оештырырга була, бала һәм башкалар өчен куркынычсыз гамәлләр турында сүз бара билгеле. Көн азагында бала үзе кайсы очракта ул узенең тәртибе белән башкаларга комачау иткән, конфликтлы ситуацияләр китереп чыгарганын искә төшерә. Безнең һәрберебезнең дә балаларыбыз бар. Алар мөстәкыйль рәвештә иптәшләре белән уйный, аралаша. Кичләрен бик арган булсак та, аларның кемнәр белән нәрсәләр уйнаганын, нәрсәләр эшләгәнен белү, алардан сөйләтү, аларның дөрес эшләгәннәрме-юкмы икәнен аңлату, балалар белән бергәләп конфликтлы ситуацияләрне ачыклау бик мөһим. Балалар белән мондый аңлашу әти-әниләрдән зур түземлелек сорый,ләкин бу иң файдалы тәрбия алымы санала.
Бакчада дә балалар арасында конфликтлы ситуацияләр еш барлыкка килә.Күп кенә бакчаларда төрле милләт балалары белем ала.Кайбер балалар иптәшләре арасында лидер булырга омтыла,йодрыклар эшкә җигелә.Йөгереп барганда ялгыш иптәшләренә килеп бәреләләр,я иптәшләрен аяк чалып егалар, я кызып китеп төрткәләшеп, әүмәкләшә башлыйлар,я уенчыкларын бүлешә алмыйлар. Бу очракларның һәркайсының асылына төшенергә, кемнең хаклы булмавын аңлатырга туры килә.Бу чаралар милләтара дуслыкны ныгытуга, укучыларда бер - берсенә һәм олыларга карата хөрмәт хисе тәрбияләргә булыша. Бакчада балаларның уенчыкларын, карандашларын, ручкаларын бер-берсенә биреп торуларын хуплыйбыз.Аларның кешеләргә карата шәфкатьле,ярдәмчел,игътибарлы,яхшы иптәш булып үсүләрен телибез. Толерант шәхес тәрбияләүдә нигез итеп алырлык классик язучыларыбызның әсәрләре бар.Мәсәлән,Г.Х.Андерсенның “Шыксыз үрдәк бәбкәсе” әкияте.Шушы шыксыз үрдәк бәбкәсе белән булган ситуацияне гаиләдәге,җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләргә күчереп ,балалар барлык кешеләрнең дә бер-берсе белән килешеп,үзара дус,тату яшәргә тиешлекләрен аңларга тиешләр .Өзлексез кимсетүләр,рәнҗетүләр һәр кешегә дә начар тәэсир итә.Үз-үзен хөрмәт итмәгән кеше башкаларга карата да яхшы мөнәсәбәттә була алмый.
Төркемдә тыныч климат,конфликтларсыз тәртип урнаштыру өчен системалы рәвештә толерантлыкка багышланган әңгәмәләр үткәрү әһәмиятле.Мәсәлән, “Минеке һәм безнеке”,”Үземнеке һәм кешенеке”,”Тату булыйк “, “Конфликтлар. Аларны чишү юллары” кебек темаларга әңгәмәләр үткәрдек. Соңгысына киңрәк тукталып китәсе килә. Монда балалар конфликтлашучы барлык якларны канәгатьләндерерлек юллар табарга тиеш иде. Конфликтлы ситуация итеп балаларның бер уенчыкны бүлешә алмауларын алдык. Әдәби уку дәреслекләрендәге хикәяләрне яки мультфильмнардагы өзекләрне дә алырга була. Бу конфликтны чишү юлларын дүрт төркемгә бүлдек:
Балалар бергә уйныйлар.
Балалар чиратлап уйныйлар.
Берсе генә уйный.
Берсе дә бу уенчык белән уйнамый.
Балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: бу конфликтны һәр балага файдалы итеп чишәргә кирәк, балалар бергә дус-тату уйнарга тиешләр.
Конфликтлардан башка кешелек яши алмый, шулай ук балалар да. Бу- тормышның бер элементы.
Бала яхшы күңеллелеккә, түземлелеккә, мөстәкыйльлеккә, үз- үзен тота белергә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа ата-аналар һәм укытучыларның үгетләрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны гаиләдәге һәм бакчадагы көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш. Әгәр дә балада яхшы күңеллелек, гаделлек сыйфатлары үстерелмәсә, мөстәкыйльлеккә омтылу мәгънәсез агрессивлыкка әверелергә мөмкин.
Чыгышымның ахырында мин сезгә балалар тәрбияләүдә сабырлык, түземлелек, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим.