СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз»

КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫ “20 НЧЕ ГИМНАЗИЯ” МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ














Тормыш яме - әнкәй,

хатын-кыз”


Әниләр көненә багышланган кичә











Мәрьям Хасситуллаевна Хамидуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы
















Алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар, әниләр, укучылар, укытучылар. Көзнең ахыргы көннәрендә әниләр көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан әниләр сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Бүгенге бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне гимназиябез директорына бирәбез.

(Директор чыгышы)

Әниләр бәйрәме” җыры.

(Радио) 1 Алып баручы:

Исәнмесез, хөрмәтле радио тыңлаучылар. Бүген турыдан – туры эфирда “Сандугач” радиосы. Сезнең белән иртәдән алып кичкә кадәр, әтәч кычкырганнан башлап, кыскасы үзегез арып йоклаганга кадәр мин, _______ булам. Мин сездән килгән котлау хатларын укып Сандугач радиосы аша тапшырырмын. Бүгенге программа иң кадерле, газиз кешеләребез - әниләргә багышланган. Сорауларыгыз, котлауларыгыз булса, фю-фю-тю-тю-рю телефоны аша шалтырата аласыз, смс хәбәрләр җибәрә аласыз. Шулай итеп тагын бер кат хәерле иртәләр, шатлыклы көннәр теләп, турыдан туры эфирда “Сандугач” радиосы.


(ТВ) 2 Алып баручы:

Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар. “Яңа гасыр” каналында турыдан-туры эфирдагы “Йөрәктән-йөрәккә” дигән тапшыруыбызны башлыйбыз. Без бүген аны җир йөзендәге иң гүзәл, иң илаһи затлар булган әниләргә багышлыйбыз һәм “Җәннәт аналарның аяк астында” дип атыйбыз.

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда.

Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр кем соң алар?

Ул безнең кадерле әниләребез. Үзләре сөйкемле булу белән бергә күңелле дә, матур гүзәл ханым – ул безнең әниләребез.

Хөрмәтле телевизор караучылар. Безнең тапшыруыбызга 20нче гимназиянең 1 сыйныф укучысы Камилә кунакка килде.

Камилә:

-Апа миңа әниемне котларга мөмкинме? Мине хәзер әнием телевизордан күрәме?

Алып баручы:

- Әйе, күрә, әлбәттә. Рәхим ит.

Камилә:

- Әнием, алтыным! Сине чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телим. Шигырь дә сөйлим әле апа?!

Алып баручы:

- Сөйлә, без сине рәхәтләнеп тыңларбыз.

Камилә:

Көннәр буе йөгерсәм дә

Мин армыймын.

Уку авыр булса булсын-

Зарланмыймын.

Орышсаң да кайвакытта

Еламыйм ич.

Син шат булсаң, тора алмыйм

Елмаймый һич.

Исәнлек-саулык сорап,

Дога кылам:

Әниемнән аермасын

Берүк, ходам .


(Радио) 1 Алып баручы:

Әни, әнкәй... Нинди зур көчкә, нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Әни, әнкәй... Бишектә яткан чакта ук без аның йөзен күреп елмайганбыз, бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз.Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

Дуслар, безгә СМС хәбәре дә килеп иреште, укып китик әле. Кадерле әниебезне бәйрәм белән котлыйбыз. Аңа ак бәхетләр, сәламәтлек, озын гомер телибез. Кызың Лилия. Без дә бу теләкләргә кушылабыз һәм сезнең хөрмәткә “Әнием” җырын тәкъдим итәбез.


(ТВ) 2Алып баручы:

Тапшыруыбызга килгән котлау хатын укып китәбез. Аны безгә 6б сыйныфы укучысы язып җибәргән. Мин, иң кадерле кешем әниемне бәйрәм белән тәбрик итәм. Аңа исәнлек-саулык, безне шулай сөендереп озын-озак еллар яшәвен телим.

Син, әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез.

Син булганда, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

6Б сыйныфы укучылары безнең студиябездә бүген кунакта. Хөрмәтле әниләребез сезгә багышлап алар рус биюе башкаралар.


(Радио) 1 Алып баручы:

Турыдан-туры эфирда Сандугач радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны фью-фью-тю-тю-рю телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең сайтка www сандугач нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз. Хөрмәтле әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котларга 3А сыйныфы укучылары килгәннәр. Рәхим итеп тыңлагыз.

(ТВ) 2 Алып баручы:

Әни! Әнием! Әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаңа уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Хөрмәтле телевизор караучылар, әниләребез, безнең тапшыруыбызга бик күп котлау хатлары килде. Без дә андагы теләкләргә кушылабыз һәм сезнең хөрмәткә кызлар ансамбле башкаруында “Әниемә” җырын тәкъдим итәбез, рәхим итеп тыңлагыз.


(Радио) 1 Алып баручы:

Турыдан-туры эфирда Сандугач радиосы үзенең эшен дәвам итә.

Минем дөньядагы барлык әниләрне котлап “Сөекле аналарга” исемле шигырь юлларын укып үтәсем килә.

Аналарга дан җырлыйк без,

Аналарны гел зурлыйк без,

Аналарны ялгыз өйдә

Ятим итеп калдырмыйк без.

Аналарга рәхмәт укыйк

Түр башында гына тотыйк.

Кадерлик аналарны.

Хөрмәтле әниләр! Эльвина башкаруында “Кояш гомере” җыры сезнең өчен яңгырый. Рәхим итеп тыңлагыз.


(ТВ) 2Алып баручы:

Без тапшыруыбызны дәвам итәбез. Безгә кунакка Салих бабай килгән.

Бабай исәнмесез, ни эш бетереп йөрисез?

Салих бабай:

- Менә Гөлҗамал әбиегезгә багышлап биеп алыйм дигән идем, рөхсәт итсәгез.


- Әлбәттә, рәхим итегез. Нинди бию башкарасыз, Салих бабай?

Бабай:

- Яшьләрчә инде кызым, яшьләрчә.

Алып баручы:

- Рәхим итегез.

(5а сыйныфы укучысы башкаруында Заманча бию.)


(Радио) 2 Алып баручы:

Аналарның иң бөек, иң илаһи зат булулары күп шагыйрьләрне, язучыларны илһамландырган. Ана исемен йөртүчеләргә багышлап шигырьләр иҗат итәргә мәҗбүр иткән. Ләкин алар турында күпме генә җырлар, шигырьләр, романнар язсаң да аз булыр. Һәр чорның бөтен авырлыгын иңнәренә күтәрүчеләр, иң авыр йөкне алып баручылар - алар бит.

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Бөтен мәрхәмәте балада.

Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

Хөрмәтле әниләр сезнең игътибарыгызга Алтынчәч театр коллективы “Авыл эте Акбай” әкиятеннән өзек тәкъдим итә.


(ТВ) 2Алып баручы:

Хөрмәтле телевизор караучылар. Безнең тапшыруыбызга 20 нче гимназиянең 5А сыйныфы укучылары хат язып җибәргән. Шул хатны укып үтик әле.


Хат:

Без 5А сыйныфы укучылары, башлангыч мәктәп белән саубуллашып өлкән сыйныфта укый башладык, 5 нче сыйныфка килгәндә бездә бераз курку хисләре бар иде. Шикләнүләребез юкка гына булган икән, анда да укытучы апалар түзем, ярдәмчел, усал түгелләр, барысы да яхшы, ачык күңелле, әниләребез кебек безне яраталар. Без үзебезнең укытучы апаларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Сезнең тормыш безгә үрнәк

Йөрәктә сез кичен-иртәсен

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык

Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

5А сыйныфы кызлары үзләренең икенче әниләре – укытучы апалары өчен бию башкаралар.


(Радио) 1 Алып баручы:

Кадерле әбиләр, әниләр, укытучылар, укучылар. Хәзергә Сандугач радиосы сезнең белән хушлаша. Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын.

4А сыйныфы “Теләк телә” – ансамбль.


(ТВ) 2 Алып баручы:

Хөрмәтле телевизор караучылар. Безнең бүгенге тапшыруыбыз ахырына якынлашты. Яраткан әниләребез, сезне тагын бер тапкыр бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек – саулык, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык теләп саубуллашабыз. Мең-мең рәхмәт сезгә барысы өчен дә.


(6А сыйныфы кызлары башкаруында бию).