Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы
Бакай гомум белем бирү мәктәбе
Секция: Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы
“Туган авылым Бакай тарихы”.
Башкарды:
Бакай гомум белем бирү мәктәбенең
7 класс укучысы Султанов Аяз
Җитәкче:
1 квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты,
Башкортстан мәдәнияте
һәм тарихы укытучысы,
Садыкова Вәлимә Вил кызы.
Эчтәлек
Кереш.
II. Төп өлеш.
1. Авылым- изге туган җирем.
2. Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар.
3.Мәктәп, колхоз төзелү тарихы.
4. Авылымның данлыклы кешеләре.
III. Йомгаклау.
IV. Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Татар халкы тарихында авыл элек-электән әйдәүче роль уйнаган.Татарның яшәгән нигезе авыл инде аның. Хәзерге көндә милләт буларак исән калуыбызның да, туган телебезне саклап кала алуыбызның да, әхлакый яктан чистарак-сафрак булуыбызның да һәм әле әйтеп-санап бетерелмәгән башка бик күп яхшы сыйфатларыбызның да нигезендә авыл һәм аның тәрбиясе ята.
Теманың актуальлеге:
Бүгенге көндә hәр әхлаклы кеше үз авылының тарихын өйрәнергә тиеш дип уйлыйм мин, авылның үткәнен белмәсәң, бүгенгесен аңламыйсың,без - яшь буын эзләнергә, авылыбыз белән горурланырга тиеш, бу – hәркем өчен актуаль.
Хезмәтнең максаты:
Истәлекләрдән, авыл картлары белән очрашып,архив материалларыннан файдаланып, Бакай авылының тарихын җыю,системага салып, авыл тарихын булдыру.
Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
-авыл картлары белән очрашып сөйләшергә, материал тупларга;
-аларны өйрәнеп, системага салу-аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау;
Өйрәнү объекты һәм предметы Бакай авылы тарихы.
Тикшерү методы итеп эзләнү, олылар белән әңгәмә, истәлекләр, гәҗит материаллары, архивта тикшерү алымнарын файдаландым.
Эшемнең фәнни-практик әһәмияте дә зур дип уйлыйм.Бу материалны сыйныф сәгатьләрендә, тарих,әдәбият, туган якны өйрәнү дәресләрендә региональ компонент буларак файдаланырга мөмкин.
Туган җир, туган туфрак, туган нигез... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Бакай авылы да минем өчен әнә шундый төбәкләрнең берсе. Минем әтиемнең, әбиемнең, ерак әбиемнең, аларның әби-бабаларының туган авылы ул.
Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан Бакай авылы - искиткеч бай. Ерак түгел яшел урман,киң кырлары.Анда, нигездә, имән, каен, юкә, усак, һәм башка төрле яфраклы агач үскән. Шушы урманнарда, әрәмәлекләрдә, үләнгә бай болыннарда төлке, буре, бурсык, кондыз, сусар кебек җәнлекләр, кош-кортлар яшәгән. Бабаларыбыз аучылык белән шөгыльләнеп тамагын туйдырган, өс-башын караган. Баштарак төп ризыклары ит, сөт, бал, балык, җиләк-җимеш булса, соңрак алар урманнарны кисеп, сазлыкларны киптереп басулар ясаган һәм иген игүгә күчкән.
Кай тирәдә дөнья көткәннәр соң безнең бабаларыбыз? Сүзебез башында ук шушы сорауга ачыклык кертеп үтик. ХVII гасырда теркәлгән документлардан күренүенчә,безнең ерак бабаларыбыз Чәрмәсән бассейнындагы җирләрне биләгән Дуванай волостендә яшәгән. Ә дуванлыларның нәсел җебе Алтайда һәм Иртыш буйларында көн күргән төрки телле кабиләләргә барып тоташа. Бик борынгы кыпчак кабиләләре белән аралашып яшәүләре дә билгеле.
Мәгълүм булуына Х гасырда кыпчаклар ике зур төркемгә бүленә. Аларның бер өлеше Сырдарья далаларына китә, икенчесе Уралга, Җаек белән Идел арасына үтеп керә. Дуванлылар кыпчаклар белән бергә Кара диңгезгә кадәр җирләрне яулап алу походларында катнаша.
Борынгы авылларның кайчан барлыкка килү вакытын ачыклау бик авыр. Архивта сакланган хикәятләрдә дә төгәл генә билгеләүче дәлилләр күренми. Безнең Бакай авылы да шундыйлар рәтенә керә. Тик XVII гасырда гына Бакай исеме калкып чыга. Аннан алдагы дәверләрдә кемнәр белән, кайсы тарафларда яшәгәннәр соң безнең бабаларыбыз? Кем ул – Бакай? Атсыз – затсыз нәселдән булса авылыбызга аның исеме бирелер идеме? Сораулар күп һәм катлаулы. Тарихи чыганакларның чамалы булуы нәсел-нәсәбебезне барлауда зур авырлыклар тудыра.
Бакай исеме тирәсендә һәм аның кем булуы, нәсел-нәсәбе турында төрле сүзләр йөри. Чыннан да, кем булган соң Бакай? Кайсы чорларда яшәгән? Аның исемен йөрткән авылга кайчан нигез салынган? Зиһенебезне чуалткан шушы сорауларга җавап бирү өчен сүзебезне әби-бабайлардан ишетеп, архивларда эзләнеп, тарихи хезмәтләр өйрәнеп җыелган мәгълүматлардан башлыйк.
Авыл өчен урын эзләп тә әллә кайда китмәгәннәр. Кыр Дуванай авылы янында гына,Чәрмәсәннең уң ягындагы зур булмаган тау итәген сайлаганнар. Бу тау турындагы истәлекне 2000 елда, 94 яшьлек Сәвия апа Әхмәтова сөйләгән. Аңа картәтисе Әхмәтгәрәй һәм әтисе Дәүләтгәрәй сөйләп калдырган: йөреп укыганнар. Картлар әйтүенчә иң беренче “Күп еллар элек безнең төбәкләрдә Чәрмәсән, Агыйдел буендагы җирләргә Төмәт исемле бай хуҗа булган. Буыннан-буынга күчеп килгән биләмәләрен карап йөргәндә безнең авыл утырган тау итәгендә ул еш кына ял итәргә тукталган. Тора-бара бу тауны Төмәт тавы дип йөртә башлаганнар. Төмәт байның улы Бакайга да бу урын ошагандыр,күрәсең,шунда нәселен туплап авылның нигезен корган. Соңрак Төмәтне Тәмәйгә әйләндергәннәр. Аның турында җыр да бар иде, хәтта!
Биек Тәмәй таулары-
Өзелә камыт баулары
Камыт бавын ялгый-ялгый
Сызыла йөрәк майлары!
Ерак бабаларыбыз бу җырны юктан гына чыгармагандыр.Көзге пычракларда, кышкы бураннарда юл газаплары кичергәндә туган ул.Дөнья көткәндә безнең буынга да бу җырны еш ишетергә туры килде...”Авыл булып утыру өчен урынны тау итәгендә сайлауның уңай яклары да булган.Беренчедән,Чәрмәсәннең текә яры язгы ташкыннарда су басудан сакласа,икенчедән, йорт-куралар тергезү өчен материал эзләп тә әлләт кая барасы түгел, урманы да, суы да кул астында булган. Йортларның нигезен кору, ихаталарны киртәләү, юллар, күперләр салу өчен таудагы ташны файдалануны да күз уңында тотканнардыр. Менә шулай, Бакай нәселе бер урынга укмашып, мал үрчетеп, иген игеп үзаллы дөнья көтә башлаган.
Ул вакытта инде авылыбызның чикләре тагын да киңәйгән, урманнан тазартылган урыннарга йортлар салынган, яңа урамнар барлыкка килгән.Бакай үзе дә зират янындарак йорт-куралар тергезеп, әвеннәр корып яңа урынга күченгән булырга тиеш. Чөнки арытаба Бакайның оныклары,туганнары шушы урында тупланып дөнья көткәннәр.
Бакай нәселенең җир белән алыш-биреш итүенең нәтиҗәсе булып 17-18 гасырларда төрле төбәкләрдән күченеп килүчеләр тарафыннан Бакай общинасы биләмәләреннән арендага алынган җирләрдә 16 авыл барлыкка килә. Менә алар:Аблай, Бәшир, Яңа Йомран, Иске Ихсан, Яңа Ихсан, Күчәрбай, Үгез, Байталлы, Купай, Көдешлебаш, Кормаш, Мәүлет, Рәсмәкәй, Сәет, Югары Сәет, Түбән Сәет.
Тирә-якта иң зур авыл булып Бакай кала,аны да икегә бүләләр.1927-ел көз көне устав кабул ителә,шул устав буенча күмәк хуҗалыкның беренче башлангычлары күренә.1929 елда колхоз төзелеп бетә һәм аңа “Фрунзе” дигән исем бирелә.2005-2006 елларга кадәр колхоз уңышлы гына эшли,ләкин шуннан соң колхоз тарала.Һәм әлеге вакытта ике фермер хуҗалыгы эшләп килә.2004 елда “Сары” мәктәбебезнең 100-еллыгын үткәрдек. Мәктәп ихатасы да яңартылды: 1969 елда илленче еллар башында салынган агач бина урынына кирпечтән, спорт залы белән, 320 урынлы яңа бина төзелгән. Укучылар һәм укытучылар коллективы өчен яхшы шартлар тудырылган.Уку кабинет системасына күчерелгән. Хәзерге вакытта да без шушы мәктәп бинасында укыйбыз.Безне белемле һәм тәрбияле итеп үстерүдә укытучыларыбыз бик күп көч салалар.
Без әле авылыбызның данлыклы шәхесләре белән дә горурланабыз. Минем туган авылымнан зур галимнәр, бөек язучылар,хәтта музыка белгечләре дә чыккан.
Безнең авылыбызның горурлыгы,Советлар Союзы герое-Абдулла Вәлиев исемен мәктәпнең пионер оешмасы йөретә.
Башкортстанның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Рәгыйдә апа Янбулатова.
РСФСРның һәм Башкортстанның сәнгать эшлеклесе, Уфа сәнгать академиясе профессоры, республикада җыр сәнгатен үстерүдә күп көч салган авылдашыбыз Миләүшә апа Муртазина.
Якташыбыз “Бакай тарихи хикәят” китабы авторы, “Кызыл таң” газетасы мөхәррире Әхләм абый Вәлиев.
Наил абый Зарипов – Уфа дәүләт авиация техник университеты профессоры. Ул әле физик кына түгел, ә лирик та, “Каеннар тирбәлә җилләргә “ исемле шигырьләр җыентыгы авторы да.
Йомгаклау
Ерак бабаларыбызнең буыннан-буынга күчеп килгән “Дѳньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сѳрергә теләгән кеше үзенең үткән кѳннәрен белсен һәм тарих белән дус булсын!” дигән васыятьләрен онытмасак иде.
Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Киләчәктә авылымны тагын да алга җибәрү ѳчен хезмәт итәчәкмен. Мин туган ягымны, туган җиремне, анда яшәүчеләрне хѳрмәт итәм,барысын да яратам! Барлык кешеләрне дә шуңа чакырам. Әйдәгез туган илебезне саклыйк, аның матурлыгы һәм сафлыгы турында хәстәрлек күрик!
Авылым иртәсе
(Рәгыйдә Янбулатова)
Туган авылым минем,
чук шомыртлы
Чәрмәсәнкәй суы буенда...
Чәрмәсәнкәй буен күргән саен
Салават купере балкый моңымда!
Әнә,түбән очтан сыртка табан
Чөкердәшеп дөнья хәлләрен,
Алчак әбиләр китеп бара,
Иңнәренә салып шәлләрен.
Тулы чиләкләрен
чайкалдырмый гына
Судан кайта сылу киленнәр,
Ә аларга үрелеп карап кала
Сәрби агачлары, сиреннәр!...
Зәңгәр таң җиленә дулкынлана
Авылым янындагы арышлар,
Гүя,алар минем якташларга
Яудыралар кебек алкышлар!
Һай ямьле дә авылым иртәләре,
Һай,гүзәл дә туган Бакаем!...
Бакаемның һәр бизәген бит мин
Йөрәк түрләремдә саклыймын!
Кулланылган әдәбият:
1. Әхләм Вәлиев “Бакай тарихи хикәят” китабы
2. Архив материаллары.
3. ”Авангард” гәҗите 1998, №234