СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Туган ягым чишләләре" класстан тыш чара

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Туган ягым чишләләре" класстан тыш чара»



Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Кече Сон төп гомуми белем мәктәбе”











«Туган ягым чишмәләре»

(класстан тыш чара)















Эшнең авторы: Мухаметзянова Лилия

Саматовна, Мамадыш муниципаль

районы МБГБУ “Кече Сон төп гомуми

белем бирү мәктәбе”нең I категорияле

тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы,

E-mail: samatovna75@yandex.ru

Телефон: 89027281427







Кече Сон

2026

Анлатма язуы.

Әлеге ачык чарада 5-11 сыйныф укучылары катнаша. Бу чара ярдәмендә укучылар авылда чишмәләрнең күп булуы, җир астыннан чыккан чишмәләрнең һәркемгә сафлык, матурлык бирүе турында сөйләп, һәр чишмәнең тарихы белән танышырлар. Ачык чара концерт номерлары,рәсем конкурсы һәм уеннар белән оештырыла.

Әдәби – музыкаль кичә “Туган ягым чишмәләре”.

Максат:

- Кеше белән табигать арасындагы багланышлар турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

- Кече Сон табигате һәм чишмәләре белән таныштыру .

- Табигатькә сакчыл караш, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Жиһазлар:

- Плакат: «Табигатьне саклау —Ватанны, йорт-җирне саклау ул».

- «Туган ягым чишмәләре» темасына укучылар рәсемнәре күргәзмәсе.

- «Чишмә чистарту» уены өчен әйберләр.

- Милли киемнәр.

Алып баручы: Халкыбыз чишмәләрне «Жир-ананың күз яшьләре» дип атаган. Чишмәләрнең күбесенә сулары шифалы булганга изге чишмә дип исем биргәннәр. Безгә әби-бабайлар: «Суга төкермә, телең корыр!»- диләр иде. Алар суны пычратырга ярамаганлыгы безнең зиһенебезгә сеңеп калсын өчен шулай дигән. Менә бүген без дә сезнең белән Кече Сон авылы тарихы һәм чишмәләре турында сөйләшербез.

1 нче укучы: Кече Сон элек тау башында урнашкан булган, ди. Ул Кирәмәт дип аталган. Явыз җилләр борчый башлагач, борынгылар тау итәгенә, уйсулыкка төшеп утырганнар. Заманында авылның зур мәдрәсәсе булган, анда шәкертләр укытканнар.

2 нче укучы: Мамадыш районында иң матур авыл Кече Сон. Кайда бар тагын бездәгедәй авыл уртасында тибеп ятучы бихисап чишмәләр? Жиде чишмәсе бар Кече Сонның: Солтан, Игезәк, Мәчет асты, Саз, Зират асты, Габдулла , Салиха чишмәләре.

  1. нче укучы: Кече Сонда яши торган аксакаллар сөйләвенә караганда, авыл бу урынга 350 еллар элек күчкән. Аңа кадәр авыл Сон елгасы буйлап бер чакрым тирәсе өстәрәк урнашкан була. Яңа урынга беренче булып Солтан исемле кеше бик матур чишмә буена килеп урнашкан. Шуңа күрә авыл уртасындагы искиткеч тәмле сулы көчле чишмә Солтан чишмәсе дип атала.

4 нче укучы: Элек хан үзенең гаскәре белән тау буенча утеп барганда, аның Чүчия исемле кызы үлеп кала. Тау шушы кыз хөрмәтенә Чүче тавы дип атала башлый. Чүче тавының икенче ягында бер чишмә бар. Чишмәдән ерак түгел бер каен үсеп утыра . Бу Чүчия исемле кызны шушы каен төбенә күмеп куялар. Бу чишмәне дә «Чүчия чишмәсе » дип атаганнар. Ә бераздан соң чишмә «Изгеләр чишмәсе» дип үзгәртелә.

5 нче укучы: Зират асты чишмәсе дә «Изге чишмә» санала. Ул зират астыннан узып, калкулык кырыеннан саркып чыга. Эссе көннәрдә юлчылар чишмәнең тәмле суын эчеп сусауларын басканнар, тәннәренә сихәт алганнар.

6 нчы укучы: Элек безнең авылда мәдрәсә булган. Бу мәдрәсәгә бик күп авылдан шәкертләр килеп укыган. Бу шәкертләр мәдрәсәдән ерак түгел бер чишмәгә төшеп су эчә торган булганнар. Мәдрәсәдән заманнар үтү белән мәчет ясыйлар. Шушы мәчет хөрмәтенә чишмәне «Мәчет асты чишмәсе» дип атыйлар. Мәчеттән клуб ясыйлар һәм ул 1997 елның февраль аенда яна. Хәзер аның урынында спорт мәйданчыгы урнашкан.

7 нче укучы: Авылыбыз башта Кирәмәт тавы буена урнашкан була. Анда дүрт хуҗалык яшәгән. Шунда челтерәп ага торган, сап-салкын сулы ике чишмә бар. Бу чишмәләрне «Игезәк чишмә» дип атаганнар.

8 нче укучы: Авылның төньяк-кәнбатышындагы урманда Иван исемле ир лесник булып эшләгән. Ул бер чишмә табып, карап торган. Чишмә елга буена урнашкан. Шуңа күрә бу елганы Иван елгасы дип йортәләр. Ел саен шул Иван елгасына авыл халкы печән чабарга һәм җиләк җыярга йөри.

Чишмә турында бер укучы җыр башкара.

Алып баручы: Чишмә буйлары болыннарга бай. Болынга кагылышлы бер гыйбрәтле хәл тыңлап китик әле.

Татар милли киеме кигән бабай (укучы малай) керә. “Болын” шигырен укып курсәтә.

Авылның ике башында

Ямь-яшел болын иде.

Мин анда һич гамь белмәүче,

Бер иркә колын идем.

Яз җиттеме шул болында,

Тургайлар җырлый иде.

Җанны иркәләүче моңнар

Көн буе тынмый иде.

Төнбоеклы тугаенда

Аккоштай йөзә идек,

Уха ашыйсы килгәндә

Балык та сөзә идек.

Ул болынны тракторлар

Ертып үткәннәр иде,

Балачагым эзен алар

Күмеп киткәннәр иде.

Тигәнәк, шайтан таягы

Болынны баскан иде,

Күзеңнең явын алырлык

Ямьнәре качкан инде.

Тугайлар да килми хәзер,

Жыр сузарга бирегә,

Яргаланган туфракларны

Кояш кына көйдерә.

Нигә шулай табигатьнең

Ямен тетәбез икән ?

Кызыл Китапка үзебез

Килеп кермәбез микән?

Укытучы: Шундый хәлгә калмас өчен без нишли алабыз? (җаваплар тыңлана):.

- болыннарны сөрергә, урманнарны кисәргә, басуларны пычратырга ярамый;

- елгаларга пычрак сулар агып төшүгә юл куелмаска тиеш;

- агачлар утыртуда катнашырга;

- елга, чишмәләрне карап, чистартып торырга кирәк .

Алып баручы: Чишмәләр кипсә, җан ияләре юкка чыгачак, табигать бөтенлеге җимереләчәк. Моңа юл куелырга тиеш түгел.

Уен: «Чишмә чистартабыз».

Тазда су, чүп-чар, икенче якта чиләк. Чүп-чар берәм-берәм шул чиләккә тутырыла.

Алып баручы: Чишмәләребез чистарды. Әйдәгез, ике чишмәгә дә исем кушыйк. Хәзер инде суын эчеп сафланып, юынып алсак та була (балаларга һәм кунакларга чишмә суы тәкъдим итү).

Бормалы су биюе башкарыла.

Алып баручы: Әйе, чишмәләр әле чиста сугына түгел, рухи азык, җан азыгы да бирә. Алар безне биюләр, шигырьләр, җырлар иҗат итәргә рухландыра.

Экологик тестлар (җөмлә дөрес булган очракта - кул чабыла)

  1. Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар элик .

  2. Агачлар утыртуда катнашыйк, чәчәкләр, гөлләр үстерик.

  3. Чүп-чарны максус савытларга түгел, теләсә кая ташлыйк.

  4. Кырмыска ояларын туздырыйк.

  5. Агач һәм куакларның ботакларын сындырыйк.

  6. Бөҗәкләрне үтермик . Умарта кортлары, төклетура , шөпшә ояларын туздырмыйк.

  7. Теләсә кая учак якмыйк, тирә-юньне чүпләмик.

  8. Кош ояларын туздырыйк. Йомыркаларын ватыйк, кош балаларын кулыбызга алып уйныйк.

  9. Кошлар бала чыгарганда, кошчыкларын ашаткан җирдә шаулашып уйныйк, кычкырыйк, музыка акыртыйк.

  10. Хайваннарны һәм аларның балаларын тотып өйгә алып кайтыйк.

Чишмә турында бер укучы җыр башкара.

Саф сулы чишмәләр чылтырар,

Саф һава аллатыр битләрне.

Болында чәчәкләр үсәрләр,

Бергәләп сакларбыз җиркәйне!!!

«Туган ягым чишмәләре» дип исемләнгән рәсем конкурсына

нәтиҗә ясала.

«Бормалы су» биюе башкарыла.

Алып баручы: Бүгенге кичәдә туган фикерләрегез сезнең күңелләрдә табигатькә, туган якка мәрхәмәт, шул җирдә яшәүчеләр белән горурлану хисләре уятсын иде. Бер-берегезгә ярдәмчел һәм кешелекле булып үсегез.

Хор җыр башкара «Яратыгыз».

Чишмәләрне барлап һәм чистартып торучы барлык мәктәп балаларына, авыл кешеләренә рәхмәт белдерелә.









Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар:

  • Ф. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.

  • Авылда һәм авылдан читтә яшәүче өлкән буын кешеләренең сөйләмнәре.

  • Сон авыл жирлеге архивында сакланып калган материалларны өйрәнү.

  • Авыл музеенда материаллар белән танышу һәм интернет чыганаклары