«Туган ягым- горурлыгым»
Кичәнең максаты: Укучыларны туган ягыбыз тарихы, табигате, аның күренекле шәхесләре, гореф- гадәтләре белән таныштыру; - туган як тарихын өйрәнүгә нигезләнеп укучыларда патриотлык хисләре тәрбияләү.
Бурычлары: -Укучыларны туган ягыбыз тарихы,табигате, гореф- гадәтләре, аның күренекле шәхесләре белән тирәнтен таныштыру; - татар халкының мәдәниятен, тарихын, гореф – гадәтләрен саклап калу; - укучыларда буыннар бәйләнеше, тарихи ядькарләргә кызыксыну уяту, үстерү : - борынгы бабаларыбызның үткәне белән горурлану хисләре тәрбияләү;
Кичә “Сагыну” җыры белән башланып китә.
1 нче алып баручы.
“Исәнмесез!” – дип башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.
2 нче алып баручы
Сәлам сезгә искән таң җиленнән,
Сәлам сезгә бәхет гөленнән,
Сәлам сезгә барлык дусларымнан,
Сәлам сезгә моңнар иленнән.
1 нче алып баручы
Без бүген “Туган ягым- горурлыгым” дигән кичәгә җыелдык. Хәзер районыбызның кыскача тарихы, күренекле шәхесләре, гореф- гадәтләре белән танышырбыз.
2 нче алып баручы
Әй, туган ягым! Бу сүзләр нинди матур яңгырый. Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган! Бу җирдә элек- электән ата- бабаларыбыз гомер кичергән. Туган ягым- минем туып үскән авылым, газиз туфрагым.
1 нче алып баручы
Күз алдымда минем үскән чагым,
Авылымның җылы хисләре.
Күңелемнән китми кош сайравы,
Язда аткан шомырт исләре.
2 нче алып баручы
Оныта алмыйм хаман хәтфә кебек,
Яшел чирәм япкан урамын.
Йөгереп менеп тауның башларына
Зәңгәр тәкыялар үргәнем.
Җыр Г.Тукай “Туган авылым”
1 нче алып баручы
Әйе, туган туфрак һәр кеше өчен кадерле, якын.
Хәтер... уйлар еракларга барып тоташа. Авылымның үткәне нинди булган?
1 нче укучы
Хәзерге Биектау төбәге X – XIII гасырларда Болгар дәүләтенә караган җирләр булган. Алтын Урда дәүләте төзелгәч тә, биредә болгар телендә сөйләшүче халык вәкилләре яшәгән. Моның шулай икәненә Урыс Урматы янында табылган 1281- 1282 нче елларда куелган кабер ташындагы язма дәлил булып тора. Бу чорда Биектау төбәге нык, халык булып яшәгән. Өбрә авылы янында табылган көмеш һәм ювилер әйберләр шул турыда сөйли.
2 нче укучы
Нинди матур минем туган җирем,
Нинди иркен аның кырлары.
Кырларында, тургай җырларында,
Ишетәм күк татар җырларын...
Басып торам изге җир өстендә,
Үткәннәргә илтә уйларым.
Ишетәм күк болгар көйләренә
Бии төсле болгар кызлары.
Болгар кызлары биюе.
1 нче алып баручы
Шөкер, халкым түзем, сабыр булган,
Саклаган ул гореф- гадәтен.
2 нче алып баручы
Әгәр без борынгы бабаларыбызны, үзебез яшәгән туган авылларыбызны, телебезне, динебезне, гореф- гадәтләребезне онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.
3 нче укучы
Безнең Биектауда уңган , тырыш, эш сөючән халык яши. Көндех төзелештә, басу- кырларда, фермаларда эшләүдән тыш, төрле һөнәрчелек белән шөгыльләнәләр. Төрле нәкышләр белән бизәп, челтәрле тәрәзә йөзлекләр дә ясый, кич утырып шәлен дә бәйли, калфак, түбәтәй дә чигә.
4 нче укучы
Калфак татар хатын- кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү- чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы булып тора.
“Ак калфак” көе уйнала.
Ай, ак калфагым! Көмеш, ай, ука- чук,
Чын осталар чиккән беркайда юк
Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,
Энҗе калфак милли хәзинә дә.
5 нче укучы
Татар хаты- кызларыбыз эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап,
Оста чигү чиккәннәр.
Бу сөлгеләр, эскәтерләр,
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр сибелгән.
Җыр “Кәләпүшем- калфагым.”
2 нче алып баручы
Бу сөлгеләр белән якынрак күргәзмәдә танышырга мөмкин.
1 нче алып баручы
Менә шундый хезмәт сөючән халык турында төбәгебездә яшәүче шагыйрьләр- матур шигырьләр, композиторларыбыз матур көйләр иҗат иткән. Биектау төбәге үзенең сәнгатҗ осталары, күренекле шәхесләре белән чын мәгънәсендә горурлана.
6 нчы укучы Р.Корбанның ”Биектау”шигырен укый.
7 нче укучы
XIX йөз ахыры XX йөз башында татар халкы тарихында зур урын тоткан якташыбыз, дин әһеле, мәгърифәтче җәмәгать эшлеклесе һәм атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсен үз вакытында югары уку дәрәҗәсенә күтәргән мөгалим Галимҗан Барудиүзенең бар гомерен мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган. Ул киләчәк буыннарга үзеннән зур бүләк ясый: шәхси китапханәсен- 4288 том китапларын Казан Дәүләт университетының фәнни китапханәсенә бүләк итеп калдыра.
8 нче укучы
Шулай ук районыбызның Ташсу авылында туып үскән галим һәм журналист Әхмәт Һади Максуди һәм икенче, өченче Дәүләт думалары депутаты, сәяхәтче Садри Максудилартатар дөньясының күренекле вәкилләре. Бу олы шәхесләр бар белемнәрен, гомерләрен татар халкының
Рухи кыйбласын билгеләүгә, аның милли аңын уятуга , телен, динен, мәдәниятен саклау, үстерүгә багышланган.
Җыр “Ә сине, ә сине, туган як”.
1 алып баручы.
Ташсу авылының килеп чыгышы турында кызык кына мәгълүмат бар. Шушы якка килеп чыккан кешеләр таш өстеннән бик матур чишмә чыгып ятканны күрәләр. Соңрак шушы урынга күчеп, авыл булып яши башлыйлар. Чишмәгә ишарә итеп, авылга Ташсу дигән исем бирелә. Дифгат Сирайның шушы авылга багышлап язылган “Таш һәм Су” дип аталган шигырь юлларын тыңлап үтик.
Таш.
Дәртле җырың җир итә мине,
Чыга икән чыңлап кай төштән!
Шул җырыңны тыңлар өчен әнә
Кояш төшкән күктән, ай төшкән,
Тыңлап ятам ничә гасыр буе,
Торганың юк тынып бер көн дә
Сиңа кушылып мин дә җырлар идем.
Өйрәт әле, өйрәт мине дә.
Су.
Мин дә, тыныч агар идем;
Очрамасаң әгәр юлымда.
Сиңа бәрелеп кенә чылтыравым
Таудан төшеп килгән чагымда.
Шушы тавыш оча еракларга,
Әверелеп дәртле бер җырга.
Көн дә яңа җырлар иҗат итәм,
Бәрелә-бәрелә үткән кырына.
2 алып баручы.
Биектавыбыз сәнгәть осталарына бай. Композиторларыбыз Солтан Габәши, Салих Сәйдәш, Әнвәр Бакиров, җырчыларыбыз Клара Хәйретдинова, Илнар Гәрәев- биектауларның горурлыгы.
Солтан Габәши музыкасы уйнала “Кәккүк”.
11нче укучы.
Бу көйнең авторы Солтан Хәсән улы Габәши районыбызның Солабаш авылында дөньяга килгән. Бөтен тормышын музыка эшчәнлегенә багышлаган. Аның “Татар маршы”, “Кәккүк” романсы- игътибарга лаеклы әсәрләр.
Салих Сәйдәшевнең “Совет Армиясе маршы” уйнала.
12 нче укучы.
Салих Сәйдәшевка бу музыканы язганда 28 яшь була. Бөтен халык мәхәббәте казанган “Совет Армиясе маршы” өчен композитор исемле алтын сәгать белән бүләкләнә. Шушы елның 3 нче декабрендә аның тууына 105 ел тула. Зур концерт залының аның исемен йөртүе, каршындагы мәйданда куелган һәйкәл бу шәхеснең бөеклеген тагын бер кат раслый. Аның музыкасы-халыкның җаны. Аның җырлары-халыкның холкы. Шуңа күрә сагына халкым моңлы Сәйдәшен.
Җыр “Кар кызы”.
13 нче укучы.
Танылган драматург Хәй Вахит татар драматургиясе һәм милли театр сәнгатенәә зур өлеш кертә. “Соңгы хат”, “Туй алдыннан”, “Хуш килдегез”, “Беренче мәхәббәт” пьесалары тамашачы тарафыннын яратып кабул ителә.
14 нче укучы.
Р.Корбанның “Туган як” шигырен укый.
15 нче укучы.
Шушы шигырь авторы Рафис Корбан районыбызның Кече Битаман авылыннан. Аның балалар өчен язылган “Буран кайда йоклый?”исемле китабы 1987 нче елда “Ел китабы” конкурсында җиңеп беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була.
“Җиде төстә кунакта”, “Сөзгәк болыт”, “Алмалы төп” китаплары авторы да ул.
Укытучының үзе чыгарган шигыре укыла. (Яхина Ф.Ф.)
Рәхмәт, сезгә.
Мин сөямен туган җиремне,
Ләззәт алам телемнән.
Әткәй, әнкәй сезгә зур рәхмәт
Китмәгәнгә Туган илемнән.
Рәхмәт сиңа, тәүге галимәм,
Белем дөньясына син керттең,
Хәреф уку, язу серләрен
Йөрәгемә ныклап беркеттең.
Рәхмәт сиңа, туган Биектавым,
Моң чишмәсе синнән башлана.
Туган ягым биргән рухи көч
Беркайчан да мине ташлама.
Мин горурмын татар булудан
Ирекле уй алам Болгардан
Ерак гасырларда тамырым
Яшәү көче алам шулардан.
Татар халык биюе.
16 нчы укучы
Яшь буынга ата- бабаларыбыз рухын, традицияләрен, тарихын, Болгар Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларының серләрен ачкан тәрҗемәче, язучы, тарихчы Солтан Шәмси Суыксу авылында дөньяга килгән. Аның “Идел,” “Казан утлары”, “Татарстан” журналларында җаваплы вазыйфаларны үтәве бу шәхеснең күпкырлы эшчәнлеге турында сөйли.
17 нче укучы
Талантлы яшь җырчы Илнар Гәрәев тә Биектаудан. Күңел кылларын тибрәтеп, үзенең моңлы тавышы белән республика халкын гына түгел, ә чит илләрне дәәсир иткән опера җырчысы Клара Хәйретдинова безнең яклардан.
Җыр “Сусау”
18 нче укучы
Безнең төбәкнең- Казан артының борынгы һәм бай тарихы, мәдәнияте, шәхесләре, чыннан да сокланырлык. Биектау районында Казан арты өчен изге булган мәдәни үзәк- Иске Казан тыюлыгы урнашуы, тарихи, археологик истәлекләрнең сакланып калуы, күп кенә танылган уллары, кызлары булуы бу төбәкнең горурланырлыгы барлыгын сөйли. Бүгенге көндә дә Республикабызның күренекле районнарының берсе.
1 нче алып баручы
Еллар бер-бер артлы үтә тора,
Яңа буын килә дөньяга
Иң әвәле, чын тарихыңны ач,
Үткәнеңне сөйлә син аңа.
2 нче алып баручы
Горурлансын якташлары белән
Үткән юлын белсен һәр бала.
Бай тарихы булган милләтемнең
Елъязмасын яздыр син аңа.
1 нче алып баручы
Әнә, тыңла, син дә тоясыңмы,
Үз моңым бу минем, үз җырым
Бар халкымны моңландыра ал,
Туган җирем бит бу, үз җирем!
2 нче алып баручы
Туар көнгә изгелекләр теләп,
Бәхет алып килә һәр таңың,
Бай тарихлы, бөек халкым белән
Чәчәк ат син, Биектавым.
Гимн яңгырый