Просмотр содержимого документа
«"Туган ягым" шигырь»
Туган ягым
Башкарды: Югары Яркәй 4-нче санлы
урта мәктәбенең татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Сафина Фирүзә Әфка кызы
Нинди матур минем туган ягым,
Нинди матур, гүзәл кырларым,
Кырларымда уйнаклашып йөргән
Яп-яшь кенә йөгрек тайларым.
Нинди матур куе урманнарым,
Урманымда – сайрар кошларым.
Сезгә тиңе булмас бер җирдә дә,
Күкрәп үскән иген басуларым.
Нинди матур елга-күлләрем,
Күлләремдә – пар аккошларым.
Сагынуыма мин түзә алмый,
Җилләргә сибәм сагышларым.
Нинди матур биек тауларым,
Тауларымда - бөек бөркетләрем.
Туган илнең данын яклап,
Батырлыклар кыла ир-егетләрем.
Нинди матур, күркәм гадәт-
Дус булып яшәү илемдә.
Бәхетләрнең иң зурысы ул-
Гомер итү туган җиремдә!