ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ КАРТА АЛЫМЫН КУЛЛАНУ
Хәерле көннәр! Без Түбән Кама шәһәре 37 нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучылары. Сезгә “ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ КАРТА АЛЫМЫН КУЛЛАНУ” исемләнгән чыгышыбызны тәкъдим итәбез.
Берәүгә дә сер түгел, хәзерге вакытта шәһәрдә үскән балаларның татарча сөйләм теле ярлы. Ул проблеманы чишү максатыннан без дәресләрдә төрле алымнар кулланабыз. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәбез. Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясенең бер алымы -
“Интеллектуаль карта” алымы белән танышырбыз. Ике рәсемне чагыштырыгыз әле. Алар охшаганмы?
Игьтибар итсәк, 1 рәсемдә баш миенең нейроннары, 2 рәсемдә интеллектуль карта үрнәге сурәтләнгән. Әгәр рәсемнәргә күз салсак, аларның бер-берсенә охшаган булуын күрәбез. Беренчесе баш мие белән бәйле фикерләү функциясен башкара, икенче рәсемдә сурәтләнгән Интеллектуаль карта уйлауга, иҗади фикерләүгә этәрә. Шуңа күрә дә мондый карталар истә кала, күңелдә саклана. Алымның авторы — галим һәм эшмәкәр Тони Бьюзен. Ул психолог, күп китаплар авторы. Аның фикеренчә, гади схемалар, таблицалар төзегәндә баш миенең бары сул як ярымшары гына эшләсә, интеллект карта ясаганда ике ярымшар да эшли.
“Интеллектуаль карта” алымын аңлатып китик.
1. Ак кәгазь алабыз, горизонталь рәвештә ясасак әйбәт.
-
Һәр тармагын төрле төстәге ручкалар, фломастер, карандашлар белән ясыйбыз.
3. Дәрестә укучыларга тема бирелә. Дәреснең кайсы этабында эшләтүгә карап, укучы дәрестә дәреслек материалын файдаланып төзи, ә өйгә бирелгән булса, төрле өстәмә материаллар белән тулыландыра.
4. Уртага безнең темабызны чагылдырган рәсем ясыйбыз, темабызны язабыз. Рәсем ясау осталыгы кирәк түгел, иң мөһиме рәсем сезгә аңлашылсын.
5. Уртадагы рәсемнән сыгылмалы линияләр ясыйбыз, рәсемгә якын җире калынрак, алга таба нечкәрә бара. Менә шул линияләргә темага караган мөһим мәгълүматларны язабыз.
Бу алымны куллана башлаганда яки сыйныфта авыр үзләштерүче балалар булганда темага караган фикерләрне, карта тармакларын укытучы белән бергәләп билгелиләр.
Бу алымны рус төркемнәрендә татар телен өйрәнүче укучылар белән дә кулланырга мөмкин. Балалар билгеле бер темага интеллектуаль карта ясыйлар. Мисал өчен “Хайваннар дөньясында” дигән темага интеллектуаль карта ясарга кирәк. 1 пар урманда яшәүче җәнлекләр тармагын, 2 пар йорт хайваннары тармагын төзи. Кайда яши?, Нинди?, Нишли? сорауларына җавап биреп, рәсемнәр ясап, картаны ясыйлар, иптәшләрен таныштыралар.
Экранда укучыларыбыз төрле темаларга ясаган интеллектуалҗ карта үрнәкләрен күрә аласыз.
Интеллект картаның уңай яклары:
Язабыз:
Күрәбез:
Үстерәбез:
-
фикерләүне
-
хәтерне
-
күзаллауны
Истә калдырабыз:
Бу алымны дәрестә ныгыту, рефлексия этабында кулланырга мөмкин, шулай ук өй эше итеп бирү дә отышлы. Шулай итеп, интеллектуаль карта алымы дәрестә зур нәтиҗәләр бирә.