Просмотр содержимого документа
«Туган авылым - Кукшелем!»
Туган авылым минем
Авылыбызның ямен,
Суы тәмен беләм
Шуңа күрә сөям
Җаным,тәнем белән.
Җитәмени безнең туган якка:
Җәен – яңгыр, кышын кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан
Ил киңлеген сөеп карыйсың.
Нинди гүзәл минем туган авылым!
Туган авылым – Күкшелем
Күкшел бит ул, Күкшел бит ул,
Күкшел бит ул –зур авыл.
Күкшел дигән зур авылдан,
Аерылулары авыр....
Авылым серләре
Тальян моңы сеңгән Бөр буйлары
Күкшелем. Тальян моңы сеңгән Бөр буйларың Нишләп тынган микән Күкшелем. Безнең яшьлеккә тиң һаман яшь син Туган авылым энҗе бөртеге. Куш:Су буендагы ташлыкта Чишмәләр җырлый әле. Айның якты нурларыдай Дулкыннар уйный әле
Челтер-челтер чишмә ага
«Күк шәл» чишмәсе
“ Күк шәл” чишмәсе Тау астында чишмәбез Су алырга төшәбез. Татлы суын без аның Бик яратып эчәбез. Безнең авылның “Күк шәл”чишмәсенең дә үз тарихы бар. Заманында авыл бик кечкенә булган.Көннәрдән бер көнне авылга бер яшь килен төшкән. Ул беренче мәртәбә шушы чишмәгә күк шәлен бөркәнеп килгән. һәм гел дә чишмәгә килгәндә күк шәлен җилкәсенә салып килә торган булган. Авыл халкы киленне бик ошат-кан һәм чишмәгә дә “Күк шәл “дип исем биргәннәр.
“ Зәлифә” чишмәсе
Хатирәләрне яңартып Чишмә ага да ага...
Авылны керүгә гаҗәеп матур тау итәгенә, исеме кебек үк матур тагын бер чишмә “Зәлифә”чишмәсе урнашкан. Бик күп хәтирәләрне искә төшереп торучы бу чишмәне авылыбызның эшмәкәре Сафиуллин Раниф төзетте. Корып баручы чишмә урынын торгызып бик матур чишмә ясатып куйды ул һәм үзенең яратып гомер иткән тормыш иптәше Зәлифә исемен бирде. Ул гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган бик тә игелекле җан иде. Ләкин рәхимсез авыру аны яшьли гүр иясе итте. Аны балалар да ,авыл халкы да сагынып яши. Чишмәгә килеп хатирәләрен яңарталар.
“ Зөлфәрит”чишмәсе
Авылымның сихри таулары
“ Нәҗми” тавы
Тауның иң башында кечкенә урманны хәтерләтеп агачлар үсеп утыра. Җәй көнендә яшел чирәмнәр,аллы-гөлле чәчәкләр белән капланса, кышын исә балалар рәхәтләнеп чаңгы-чана шуалар бу таудан.Тауның аскы итәгендә “Зәлифә”чишмәсе балкып утыра.Ә тауның тарихы болайрак:”Авылда элек Нәҗми исемле бер бай яшәгән.Ул бик бай булган. Көннәрдән бер көнне ул атын җигеп, барлык алтыннарын төяп шушы тау буйлап авылдан чыгып китмәкче булган.Ләкин таудан барганда арба ауган һәм алтыннары чәчелгән.Ул алтыннарын бик озак чүпләгән.Ләкин чүпләп бетерә алганмы , билгесез. Шушы хәлләрдән соң бу тауга “Нәҗми тавы”дигән исем ябышып калган.
“ Җиңү” паркы
Җиңү безгә җиңел бирелмәде
“ Җиңү”паркының да үз тарихы бар. Авылның бер башыннан уза торган юл буеннан авылның батыр уллары сугышка чыгып киткән. Ул юл тау кырыеннан уза. Бу тау итәгендә контора урнашкан. Шушы тау буена Җиңү бәйрәме алдыннан агачлар утыртканнар. Шул вакытта аңа “Җиңү”паркы дип исем биргәннәр.
Җәйрәп ята иген кырлары
Алмагачлар чәчәк ата Майның унбишләрендә
Авылымның алмагачлык бакчасы
Халкыбыз йолалары – тәрбия чыганагы
Авылымда милли бәйрәм- Сөрән
Сабантуй –ул күңел ачу,
уен, шатлык бәйрәме
ЙОЛАЛАРЫБЫЗНЫ САКЛЫЙК!
саклыйк!
Й Йолалар - дуслык нигезе
Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз
бер өлеше булып тора.
Авылым күренекле шәхесләре белән данлы
Психотерапевт Фарис Галләм
Совет Армиясе ветераны, полковник Чутаев Камил Шәфигулла улы
Иман нуры иңгән авылым
Эшне башкарды:
ТР Кукмара муниципаль районы Самигуллин Н.А. исемендәге
Мәчкәрә урта мәктәбе 7 сыйныф укучысы Тимирова Гүзәл Илшат кызы Җитәкче: Мөхәммәтҗанова А.М .
2017 ел
игИИиИ