Туган авылым тарихын иңләп

Категория: Внеурочка

Интеллектуальная игра для изучения родного края. материал расчитан для широкого круга читаталей

Просмотр содержимого документа
«Туган авылым тарихын иңләп»



ТАТАРСТАН ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ

САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МБББУ “ЮЛТИМЕР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ”





Тема: “Туган авылым тарихын иңләп ...”

(интеллектуаль уен методик эшкәртмәсе)

Автор: Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Юлтимер төп гомуми белем биү мәктәбе укытучысы Гайнетдинов Мехәмәмт Сабур улы





Сарман 2017



Бурыч һәм максатлар:

  • укучыларның туган як турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

  • кече Ватан турында күбрәк белергә омтылыш тәрбияләү;

  • милли үзаң һәм актив гражданлык позициясе тәрбияләү;

  • танып-белү активлыгын үстерү;

  • үзара дуслык, иптәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм команда булып эшләү күнекмәләре формалаштыру.

Җиһазлау: секторларга бүленгән түгәрәк өстәл, сектор номерлары сугылган конвертлар, юла, уен өчен кирәкле күргәзмә әсбаплар, экран, компьютер, Сарман турында документаль фильм.



Уен барышы

Интеллектуаль уенның кереш өлеше өчен көй яңгырый.

Алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, белеклеләр һәм тамашачылар! Безнең бүгенге уеныбыз даны җырларда җырланган Сарман һәм аның тарихына багышланган.

Сарманым, туган ягым!

Бу исемдә язгы таңнар,

Бу исемдәҗанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә киләчәгем, бәхетем минем.

Мәңге яшә, мәңге балкы, туган ягым!



Сарман турында документаль фильм карау



Клубның президенты – ...

Президент.

Хәерле иртә, хөрмәтле белеклеләр һәм тамашачылар! Минем кулларымда бәллүр ябалак – дөнья халыкларының бөек акыл һәм зирәклегенең мәңгелек символы. Уку елы азагында без аны интеллектуаль клубның иң яхшы уенчысына тапшырачакбыз.


Клубның ассистенты – ...



Алып баручы уенны тәкъдим итүче команда белән таныштыра. Уен кагыйдәләре буенча һәрберсенең исем, фамилияләре атала. Уенчылар уртага уен өстәле янына чыгып басалар, һәрберсе үз урынын ала. Команда капитанының урыны уртада.



. Беренче раунд игълан ителә

1 нче сектор

Игътибар, кара тартма! (ачыла)

Сорау.

Кара тартма эчендә Сарман муниципаль районы гербы. Анда башак көлтәсе һәм нефть ташкыны өстендә сайрар кош – сандугач сурәтләнгән. Гербтагы һәр элементка дөрес итеп аңлатма бирегез.


Җавап.

Сандугач Сарман ягының җырлы-моңлы төбәк икәнлеген, сәнгатьнең югары үсешен аңлата.Сарман ягы – кыр ягы, район экономикасы авыл хуҗалыгына нигезләнгән. Сарман халкы – танылган игенчеләр, гомер-гомергә икмәк үстергәннәр. Алтын башак – шуның символы. Сарман районы искиткеч бай Ромашкино нефть ятмасы өстендә урнашкан, нефтькә бай төбәк. Нефть ташкыны – шуның билгесе.



Икенче раунд игълан ителә

2 нче сектор


Игътибар, кара тартма! (ачылмый)

Сорау.

Сарман районының экономик нигезен төп ике тармак билгели. Алар нинди тармаклар, кара тартма эчендә нәрсәләр ята?


Җавап.

Икмәк һәм нефть.













Өченче раунд игълан ителә

3 нче сектор

Хөрмәтле белеклеләр, сезгә каршы Сарман районының тарих музее директоры Кәшипова Дания Мәмдүх кызы уйный.

Сорау.

2010 елда, Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенең 65 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Сарман авылында тарих музее ачылды. Музейның тулы исеме, һәм ул нинди заллардан тора?


Җавап.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее. Түбәндәге заллардан тора: 1 нче зал – Бөек Ватан сугышы тарихы (сарманлылар Бөек Ватан сугышы елларында), 2 нче зал – сугыштан соңгы Сарман районы тарихы, 3 нче зал – Сарман районы табигате, 4 нче зал – күргәзмә залы.



Дүртенче раунд игълан ителә

4 нче сектор

Супер-блиц.

Хөрмәтле белеклеләр, бу очракта уен өстәле артында бары тик бер генә уенчы кала, һәм ул сорауларга, уйламыйча, тиз генә җавап бирә алырга тиеш. Уен өстәле артында кем кала? Карар кабул итегез.

Сорау.

1. 1930 нчы елның 30 нчы августы. Бу нинди дата?

2. 1975 нче ел. Бу нинди дата?

3.2001 нче ел? Бу нинди дата?


Җавап.

1. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты карары нигезендә Сарман районы төзелү турында карар кабул ителү.

2. Сарман район үзәгендә профессиональ-техник училище ачылган ел (“СПТУ-25”).

3. 500 тонна Җәлил нефте табылуны билгеләп үткән ел.



Бишенче раунд игълан ителә

5 нче сектор

Игътибар, кара тартма! (ачылмый)

Хөрмәтле белеклеләр, сезгә каршы Сарман район газетасының баш редакторы Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы уйный.

Сорау.

“Сарман” газетасында искиткеч талантлы журналистлар, каләм осталары эшли. Республика күләмендәге бәйгеләрдә “Сарман” газетасы гел алдынгы урыннарда. Коллективыбыз 2012 елда каләм осталары арасында үткәрелә торган республика бәйгесендә җиңеп чыкты һәм махсус бүләккә лаек булды. Бу нинди бүләк, кара тартма эчендә нәрсә ята?


Җавап.

“Бәллүр каләм” бәйгесендә җиңүчегә бирелә торган махсус бүләк – “Бәллүр каләм”.



Алтынчы раунд игълан ителә

6 нчы сектор

Сорау.

Бүгенге көндә Татарстан нефтьчеләре тарафыннан табылган табигый байлыкның күләме 3 миллиард тоннадан артып китә. Шуның күпмесе Җәлил нефтьчеләре өлешенә туры килә?


Җавап.

530 миллион тоннадан артык өлеше.



Җиденче раунд игълан ителә

7 нче сектор

Чираттагы раундның соравын игълан иткәнче, районыбызның танылган җырчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Уразаев Рафис Яскәр улы башкаруында җыр тыңлыйбыз.

Сорау.

Бу җырның исеме һәм авторлары.


Җавап.

“Чыгарсыңмы каршы алырга?”, шигырь авторы – Дамир Гарифуллин, көй авторы – Вәсил Әхмәтшин.



Сигезенче раунд игълан ителә

8 нче сектор

Сорау.

Сез исемен дөрес итеп атарга тиешле булган географик урын 18, 19 нчы гасырларга карый, Сарман районының уникаль тарихи истәлеге булып санала.Килеп чыгышына карата бик күп төрле версияләр яши. Үз вакытында анда бик кыйммәтле руда чыгарганнар, атлар белән Алабуга шәһәре янындагы Саралы заводына ташыганнар. Саралы заводы 1707-1710 нчы елларда Төньяк сугышы вакытында әсирлеккә алынган шведлар тарафыннан төзелгән була. Биредә сүз нинди истәлекле тарихи урын турында бара?


Җавап.

18,19 нчы гасырларда бакыр рудасы чыгарылган рудник – “Бакыр базы”.



Тугызынчы раунд игълан ителә

9 нчы сектор

Сорау.

Беренче тапкыр тарих битләрендә Сарман исеме кайчан һәм кем, яисә нәрсә исеме белән бәйле рәвештә телгә алына?


Җавап.

Сарман исеме беренче тапкыр 18 нче гасырга караган (1737 нче ел) тарихи документларда телгә алына. Башка бик күп торак пунктлардагы шикелле, авылның исеме бирегә беренче булып килеп утырган Сарман һәм аның ыруы исеме белән бәйләнгән. Сарман картның Сөләйман һәм Калмык исемле уллары булган. Сарман буыны әнә шул нәселдән килә дип санала. 1737 нче елда төзелгән Уфа провинциясе картасында Сарман авылы инде торак пункт буларак күрсәтелгән.



Унынчы раунд игълан ителә

10 нчы сектор



Игътибар, кара тартма! (ачылмый)

Хөрмәтле белеклеләр, сезгә каршы Сарман район Үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гарифуллина Рәзинә Мәснәви кызы уйный.

Сорау.

Сез исемен дөрес итеп әйтергә тиешле булган хезмәттә Сарман районының йөзен күрсәтүче күренекле шәхесләр һәм тормышның төрле өлкәләрендә якты эз калдырган якташларыбыз турында мәгълумат урын алган. Кара тартма эчендә нинди хезмәт (китап) ята?


Җавап.

Сарман районы энциклопедиясе.


Унберенче раунд игълан ителә

11 нче сектор

Игътибар, кара тартма! (ачыла, китап укучыларга күрсәтелә)

Сорау.

Кара тартма эчендә районыбызның күренекле шәхесе, шагыйрь һәм язучы Дамир Гарифуллинның “Язганнарны укып, уйлар тукып ...” дип исемләнгән китабы. Анда шундый юллар бар:

“1953 нче ел иде бугай. Мин, землемер булам дип, имтихан бирергә Казаннан да ары булган Ключище авыл хуҗалыгы техникумына пароходка утырып бару өчен, Чаллы пристанена киттем.

Пароход кузгалды. Бервакыт, эңгер-меңгер бер мәлдә, бөтен пароходны җыр яңгыратты.

Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк лә үтәргә;

Карурманны чыккан чакта,

Кисеп алдым пар усак,

Ай, аерылмаек, дус булсак...

Йокы аралаш ишетелгәнгәме, бу җыр миңа бер сихри тылсымга төренгән кебек булды. Әллә кайда калган бабайлар заманын искә төшерә иде ул.

  • Энекәш, йоклатмыйсың бит...

  • Җырласын, әйдә.

Агач аяклы сугыш инвалиды, так-ток басып, палуба ягына юнәлде. Аның артыннан тагын берәү, ятактан төшеп, чыгып китте. Аскы ятактагы хатын-кызлар торып утырдылар. Ә җыр дәвам итте:

Заманалар авыр, еллар ябык,

Дус-ишләр кирәк гомер итәргә.

Бераздан җыр туктады.

  • Хорошо поёт, - дип куйды берәү, урысчалап.

  • Җырлап бетермәде, - диде кемдер кинәттән.

Җырчы аның сүзен ишеттемени, йөрәкләргә үтәрлек моң яңадан агылды:

Ялгыз башым, юк юлдашым,

Йөримен лә язмыш буенча...

  • Бигрәк моңлы бала, бәхете генә була күрсен инде, әтисез үсте, - дип, бер апа кырындагыларга сөйләп алды.

Мин беренче тапкыр аның исемен шул ападан ишеттем.

Җырчыны күрим әле дип, палубага чыксам, йолдызлы күк астында кап-кара булып җәелеп акккан Камага карап, пристаньда миңа сүз каткан теге такта чемоданлы егет җырлый иде.”

Бу өзектә сүз кем турында бара?


Җавап.

Татар халкының бөек җырчысы, искиткеч моң иясе - Илһам Шакиров.



Тамашачылар өчен сораулар


Сарман” газетасы редакторы Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы.

Сорау.

Бүгенге көндә “Сарман” исеме астында нәшир ителә торган Сарман районы газетасы төрле елларда башка исемнәр белән дә чыга. Ә нинди исемнәр астында?



Җавап: “Комбайн”, “Стахановчы”, “Ленинчы”.





Сарман Бөек Втан сугышы тарихы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Кәшипова Дания Мәмдүх кызы.



Сорау.

Бу шәхеснең исеме Бөек Ватан сугышы һәм Сарман районы тарихында данлы тирән эз калдырган.Фашизмның үз өнендә, һәр минут гомерен куркыныч астына куеп, бөек шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең антифашистик оешмасында яшерен көрәш алып барган якташыбыз. Ул кем?



Җавап.

Сарман районы Иске Кәшер авылы егете

Зиннәт Хәсәнов. Ул Берлинда, фашизмга каршы яшерен көрәш алып барганы өчен, Германиянең Империя суды тарафыннан 1944 нче елның 25 нче августында җәзалап үтерелә.



Алып баручы.

Шушының белән кече ватаныбыз Сарман тарихына багышланган интеллектуаль уен тәмам.

Хөрмәтле белеклеләр, сезгә уеныгыз өчен, ә сезгә, хөрмәтле кунаклар, безне зурлап килгәнегез, уенга катнашканыгыз өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт.

Ә хәзер сүз, бүгенге уенга йомгак ясау өчен, хөрмәтле жюрига бирелә.

(Жюри уенга йомгак ясый, иң яхшы белеклене билгели).







Кулланылган әдәбият

1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Авторлар коллегиясе. ААҖ “Типография “Яңалыклар”. 2012.

2. Сарман муниципальрайоны тарихы. Сарман типографиясе. 2010.

3. Сарман. Фотоальбом. Сарман типографиясе. 2008.

4. Сарман районы энциклопедиясе. Төзүчесе – Д. Х. Гарифуллин. “Идел-йорт” нәшрияты. 2004.

5. Д. Х. Гарифуллин. Шәҗәрәләр. 1 нче китап. Яр Чаллы шәһәре типографиясе. 2002.

6. Д. Х. Гарифуллин. Язганнарны укып, уйлар тукып ... . Яр Чаллы шәһәре типографиясе. 2006.

7. Д. Х. Гарифуллин. Чыгарсыңмы каршы алырга? Яр Чаллы шәһәре типографиясе. 2013.

8. Р. М. Гыймадиев. Без – авыл балалары. Татарстан китап нәшрияты. 2013.

9. Р. Ә. Мостафин. Җәлилчеләр. Татарстан китап нәшрияты. 1988.



-60%
Курсы повышения квалификации
Продолжительность 72 часа
4000 руб.
1600 руб.
Подробнее


Скачать