СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Чирмешәнем - туган ягым

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

    Безнең Чирмешән төбәгендә - асыл мишәр ягында туып үскән һәм хәзер исемнәре бик еракларга таралган күренекле, талантлы якташларыбыз шактый. Алар милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куйганнар һәм куялар.

    Мәктәбебез укучылары шундый якташларыбыз белән кызысыналар.  “Безнекеләр!” дигән баш астында мәктәптә эзләнү-тикшеренү эшләре даими алып барыла. Безнең районнан чыккан бөек шәхесләребезгә кагылышлы хатирәләр, истәлекләр язып алына, алар туып үскән авыл тарихлары өйрәнелә, тупланган язмалар, системага салынып, аерым папкаларга тутырыла. Җыелган материалны тиешенчә файдалана белергә, системалы эш алып барырга гына кирәк.

   Шуларны истә тотып, 9 нчы сыйныфларда  электив курслар үткәрү өчен 17 сәгатьлек программа төзелде.

 

Просмотр содержимого документа
«Чирмешәнем - туган ягым»

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы

“Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе








ЧИРМЕШӘНЕМ – ТУГАН ЯГЫМ”

дигән темага электив курс

программасы







Программаны төзеде:

Нуртдинова Гакилә Габдрахим кызы,

Чирмешән муниципаль районы Чирмешән

лицееның югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы














Чирмешән – 2016





АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Аң-белем бирүнең зыялылыгы, бөтенлеге милләтнең йөзен, аның тарихын һәм киләчәген көзгедәй чагылдыра. Татар халкын бүген милли мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз, милли җыр-моңнарыбыз берләштерә. Шуңа да укыту-тәрбия процессында халык тарихын, гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятне, сәнгатьне өйрәнү зарурлыгы килеп басты.1

Кешенең җаны, рухы һәрчак тәрбиягә мохтаҗ. Рухи тәрбия бирүдә безгә әдәбият, сәнгатьнең төрләре, бөек шәхесләребезнең тормыш һәм иҗат юлларын өйрәнү, милли төбәк компонентлары ярдәмгә килә.

Һәр төбәкнең, һәр районның, шәһәрнең, авылның башкаларда кабатланмый торган үзенә генә хас үзенчәлеге була.

Безнең Чирмешән төбәгендә - асыл мишәр ягында туып үскән һәм хәзер исемнәре бик еракларга таралган күренекле, талантлы якташларыбыз шактый. Алар милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куйганнар һәм куялар.

Мәктәбебез укучылары шундый якташларыбыз белән кызысыналар. “Безнекеләр!” дигән баш астында мәктәптә эзләнү-тикшеренү эшләре даими алып барыла. Безнең районнан чыккан бөек шәхесләребезгә кагылышлы хатирәләр, истәлекләр язып алына, алар туып үскән авыл тарихлары өйрәнелә, тупланган язмалар, системага салынып, аерым папкаларга тутырыла. Җыелган материалны тиешенчә файдалана белергә, системалы эш алып барырга гына кирәк.

Шуларны истә тотып, 9 нчы сыйныфларда электив курслар үткәрү өчен 17 сәгатьлек программа төзелде.

Программа түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  1. Якташларыбызның башкарган хезмәтләрен барлау, югалтмау, алар турында укучыларга тагын да тулырак мәгълүмат җиткерү.

  2. Якташларыбыз иҗаты белән кызыксындыру, аларның иҗатларын өйрәнүгә омтылыш булдыру.

  3. Талантлы якташларыбыз белән горурлану, алар үрнәгендә бай рухи мәдәниятле, мәгълүматлы яшьләр тәрбияләү.








Тематик-укыту бүленеше.


Тема

Сәгатьләр бүленеше

Эш төрләре

I.

Туган як тарихы.



1.






2.



3.

Чирмешәнгә 285 ел.

Үткәне, бүгенгесе, киләчәге.





Исемнәре дә ягымлы.

Район авыллары тарихы.


Челтери чишмәләре.

1






1



1

“Чирмешән районы: еллар һәм кешеләр. (Вакыйгалар, фактлар, шәхесләр)” китабы белән танышу.


Әңгәмә. Иҗади эшләрне тыңлау.


Әңгәмә. Иҗади эшләрне тыңлау.

II.

Туган якның бөек шәхесләре.



1.




2.






3.



4.



5.

Габдерәхим Утыз Имәни – зур рухи һәм мәдәни мирас калдырган бөек шәхес.


Тамырлары Лашманда. Гаяз Исхакыйның шәҗәрәсе.





Рәссам, скульптор монументалист Әхсән Фәтхетдинов. “Һәр әйбернең җаны бар”

Рәссам Канәфи Нәфыйков – тарих җырчысы.


Кәрим Тинчурин театры артисты Наил Шәйхетдинов “Гайфи – Наил фәлсәфәсе”

1




1






1



1



1

Лекция. Шигырьләрен уку ( Яки Утыз Имән авылына, мәктәп музеена экскурсия).

Укытучы Гаяр Газыймҗанов төзегән шәҗәрәне өйрәнү, буыннар чылбырын барлау.

Рәсемнәре белән танышу, фикер алышу.


Видеотасма карау, фикер алышу.


Лекция, әңгәмә. Н.Шәйхетдинов уйнаган рольләр турында сөйләшү.


Тема

Сәгатьләр бүленеше

Эш төрләре

III.

Әдәбиятка, сәнгатькә өлеш керткән шәхесләр.



1.



Әхтәм Фәтхетдинов – уйландыра да, көлдерә дә белә тоган шагыйрь.

1



Әңгәмә, шигырьләрен уку.


2.



Җырчы Искәндәр Биктаһиров “Күңелләргә нурлар сибәр идем”


1



Район газетасында чыккан интервью белән танышу, җырларын тыңлау.



3.





Баянчы, “Саз” ансамблен оештыручы, композитор Рифкать Гомәров “Мәгърурлык”



1




И.Кыямовның “Моңлы “Саз”, моңлы гомер” китабы белән танышу.


4.



Журналист, алып баручы-диктор Фаил Мөхәммәтов “Эшебез җиңел түгел”

1




Әңгәмә.



5.





Эстрада артисты, алып баручы-диктор Илдар Кыямов.




1




И.Кыямов катнашында “Хәерле иртә, Татарстан” видеоязмасын карау, фикер алышу.



6.




Шагыйрә Рәмзия Габделхакова “Иң зур мәңгелек сер-җирдә кеше үзе”.


1


Шигырьләрен уку, әңгәмә.


7.



Шагыйрә Дания Әгъзамова. “Елап түгел, җырлап кына яшәргә өйрән йөрәк”.

1




Әңгәмә.


8.





“Безнең Чирмешән” район газетасының “Чирмешән дулкыннары” әдәби сәхифәсендә басылган шигырь-җырларга күзәтү.

1







Шигырьләр уку, җырлар тыңлау, өйрәнү.


9.

Якташларыбыз иҗатында туган якның гәүдәленеше. “Син безгә илһам бирәсең, Чирмешән!”

1

Дәрес – кичә.

Программаның эчтәлеге

1нче дәрес

Чирмешәнгә 285 ел.

Үткәне, бүгенгесе, киләчәге.

  • Чирмешән атамасының килеп чыгышы.

  • Чирмешән ныгытмасы (Пугачев валы).

  • Чирмешән флотилиясе булган, диләр.

  • Авылның оешу тарихы, кешеләре, тарихи һәм мәдәни истәлекләре.

  • Бүгенге Чирмешән.


2- 3 нче дәресләр

Исемнәре дә ягымлы.

Район авыллары тарихы.

  • Әмир авылы(Тансык коесы).

  • Лашман авылы. Данлы мәктәп тарихы.

  • Бәркәтә, Туймәт, Кармыш, Ибрай Каргалы, Яңа Кади – татар авыллары.

  • Шешминка, Казанка – урыс авыллары.

  • Әккәрәй – чуаш авылы.

  • Мордва Афонькәсе – мордва авылы.

Авыллардагы чишмәләр һәм аларның тарихы.

4 нче дәрес

Габдерәхим Утыз Имәни – зур рухи һәм мәдәни мирас калдырган бөек шәхес.

  • Тормыш юлына һәм иҗатына гомуми күзәтү.

  • Фәнни хезмәтләре.

  • Шигырьләре. Аларда гыйлемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу, кешене олылау.

  • Утыз Имәни – заманының алдынгы фикер иясе.


5 нче дәрес

Гаяз Исхакый. Тамырлары Лашманда.

  • Тормыш һәм иҗат юлы.

  • Гаяз Исхакыйның көрәш юлы.

  • Әдипнең милләт язмышы өчен борчылуы

  • Язучының әсәрләре.

  • Гаяз Исхакыйның шәҗәрәсе.

  • Буыннар чылбырын барлау(Гаяз Исхакыйның туган-тумачалары турында сөйләшү).


6 нчы дәрес

Рәссам, скульптор Әхсән Фәтхетдинов. “Һәр әйбернең җаны бар”

  • Тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү.

  • “Шүрәле” – 50 дән артык агач скульптура.

  • “Кабер ташлары” рельефлы скульптуролар төркеме.

  • “Кимсетелгәннәр” сериясе.

  • “Ияләр” циклы.


7 нче дәрес

Рәссам Канәфи Нәфыйков – тарих җырчысы.

  • Рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

  • Тарих башы – ерак гасырларда. “Сөембикәнең ил белән бәхилләшүе”, “Өмет” картиналары.

  • Милләт тарихының дәвамлылыгы. “”Борынгы төркиләр. Хан анты”, “Борынгы казанлылар” картиналары..

  • Нәфыйков – тарихи портретлар остасы.


8 нче дәрес

Наил Шәйхетдинов – Кәрим Тинчурин театры артисты.

  • Тормыш юлы.

  • Театр сәнгатендә тоткан урыны.

  • Артист тудырган образлар.

  • “Гайфи бабай, өйлән давай” спектакленнән өзекләр карау.


9 нчы дәрес

Әхтәм Фәтхетдинов – уйландыра да, көлдерә дә белә торган шагыйрь.

  • Шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кыскача күзәтү.

  • Шигырьләренең тематикасы:

  1. Яшәеш турында уйланулар.

  2. Сөю көче.

  3. Әбиләр һәм бәбиләр.

  4. Чыпчык белән Сандугач(сатирик һәм юмористик шигырьләр).

  5. Көлдергеч һәм уйландыргыч дүртьюллыклар.

10 нчы дәрес

Җырчы Искәндәр Биктаһиров

“Күңелләргә нурлар сибәр идем”.

  • Туган урыны, тормышы, гаиләсе.

  • Җырчы, композитор.

  • Искәндәр башкаруында халык җырлары.


11 нче дәрес

Баянчы, “Саз” ансамблен оештыручы, композитор Рифкать Гомәров.

  • Биографиясенә күзәтү.

  • Иҗатка алып килгән юл.

  • Профессиональ музыкант.

  • Данлыклы “Саз” ансамбле.


12 нче дәрес

Журналист, алып баручы-диктор Фаил Мөхәммәтов.

  • Бала чагы, әти-әниләре, гаиләсе.

  • Сайлаган һөнәре.

  • Фаил – телевидениедә.

- “Чулпан” тапшыруының баш мөһәррире.


13 нче дәрес

Эстрада артисты, алып баручы-диктор Илдар Кыямов.

  • Биографиясенә кыскача күзәтү.

  • Белем алуы.

  • Журналист теләсә нинди шартларда да яза белергә тиеш.

  • Җыр сәнгатенә керүе.

  • “Манзара” тапшыруының алып баручысы.


14 нче дәрес

Шагыйрә, язучы Рәмзия Габделхакова.

“Иң зур мәңгелек сер – җирдә кеше үзе”.

  • Тормыш һәм иҗат юлына күзәтү.

  • Шигырьләренең тематикасы:

  1. Рухи яктан камил, киң күңелле, яхшы ниятле кеше.

  2. Кеше кадерен белү.

  3. Хатын-кыз, Ана образлары.

  4. Тормыш фәлсәфәсе.

  5. Әсәрләрендә кешеләр язмышы.

15 нче дәрес

Шагыйрә Дания Әгъзәмова

“Елап түгел, җырлап кына яшәргә өйрән йөрәк”.

  • Шагыйрәнең аянычлы тормышы.

  • Ул – көчле рухлылар нәселеннән.

  • Шигырь язу, рәсем ясау – Дания Әгъзәмованың яшәү мәгънәсе.


16 нчы дәрес

“Чирмешән дулкыннары” әдәби сәхифәсендә басылган шигырь-җырларга күзәтү.

  • Туган якка багышланган шигырьләр.

  • Мәхәббәт темасы.

  • Әниләр – газиз кешеләр.

  • Балалар шигырьләре.


17 нче дәрес

“Син безгә илһам бирәсең, Чирмешән!” темасына төзелгән сценарий буенча кичә.


ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ


  1. Национально-региональный компонент содержания образования. /Под редакцией Исламшина Р.А., Гильмеевой Р.Х. – Казань, 1998 г.

  2. Фролов Н.С. Мы из Черемшана.-Казань, 1991г.

  3. Годы и люди. Черемшанский район.

/Под редакцией Феоктистова Б.Д..-Казань, 2005г.

  1. Әнвәр Шәрипов. Егет булсаң, егетлек күрсәт илгә. //Мәдәни җомга. 12.11.2004 ел.

  2. Гаяр Газыймҗанов. Туган җиребез – Лашман. –Казан, 2001 ел.

  3. Әхтәм Фәтхетдинов. Урман ташулары. - Әлмәт,1997 ел. Йөрәгемне тыңла. -Казан, 2002 ел.

  4. Илдар Кыямов. Моңлы “Саз”, моңлы гомер. – Казан, 2003 ел.

  5. Рәмзия Габделхакова. Кар өстендә миләшләр. – Лениногорск, 1996 ел.,

  6. Рәмзия Габделхакова. Көзге яшен. – Казан, 2005 ел.

  7. Рәмзия Габделхакова. Көмеш тун. – Казан, 2006 ел.

  8. “Мәйдан” журналы, № 9, 2013 ел. Рәмзия Габделхакова.

  9. “Безнең Чирмешән” газетасында чыккан мәкаләләр.

  10. “Чирмешән дулкыннары” сәхифәсе материаллары.




1


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!