Тукай һәм экология.
Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән заманнарда “экология”дигән термин гамәлдә дә булмагандыр.
Бөек шагыйребез яшәгән чор безнең көннәрдән купкә аерыла.Ул заманнарда кешеләр бүгенгедәй экологик катастрофа алдында тормаган.Фән- техника, производство да ул кадәр үсмәгән. Шулай да экологик проблема булган. Җир йөзендәге һәр җан иясенең сәламәтлеге, табигатьнең матурлыгы турыдан- туры экологиягә бәйле.
Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре Г.Тукайны да борчыган.Ул бу турыда уйланган,шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән.Шагыйрь фикеренчә, дөнья матур, шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә. Шагыйрь иҗатында кеше яшәгән бердәнбер урын буларак, Җир күпмегә түзәр икән, дигән хафалану да чагыла. Шулай да Г.Тукайның табигатькә, туган ягына багышланган шигырьләре саф табигатькә дан җырлаудан гыйбарәт.
Шагыйрь табигатьнең һәртөрле матурлыгын күреп шатлана, аның белән горурлана. Үзенең рухи халәте дә табигатькә бәйле.
Әй кояш – нурлы ачылган бакчаларның гөлләре;
Яктылык!Рәхәт!Бәхет!Сайрый ходай былбыллары!
(“Кичә һәм бүген”)
Шагыйрьне илһамландыручы да табигать үзе. Туган ягына мәхәббәтне сурәтләүдән башлый.Ул эчкән суга зур әһәмият бирә. Кешенең бөтен гомере су белән бәйле. Бер “ кечкенә генә инеш” бөтен авылны саф су белән тәэмин итеп тора.
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
(“Туган авыл”)
Г.Тукай үз ягының урманнарына чын күңеленнән гашыйк.Ул яхшы белә: урман саф һава чыганагы да, бетмәс –төкәнмәс байлык та. Кырлай урманнарының матурлыгы, сихри тылсымының күңелендә уелып калган. Шагыйрь үзенең “Исемдә калганнар” әсәрендә “Бу Кырлай авылы минем дөняга иң элек күзем ачылган урыным...”дип юкка гына язмагандыр. Чынлап та, табигатьнең бөтен гүзәллеген ул шушында тойган: урманнарында җиләк җыйган, болынында аунаган, суында коенган, печән җыешкан, туйганчы уйнаган- чапкан. Шулар турында бик күп әкият- хикәят ишетеп, язарына илһам алган.Аның фикеренчә,урман-саулык, байлык сандыгы.Аны урмандагы һәр кош, чәчәк, агач илһамландыра.
Габдулла Тукай табигатьнең һәр фасылын , һәр мизгелен үзенчә күрә. Аны табигатьтәге үзгәрешләрнең кеше ихтыярыннан тыш булуы шатландыра. “Җир йокысы”, “Яз галәмәтләре”, “Буран”, “Яңгыр”, “Елның дүрт фасылы” шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләрен күз алдында җанландыра.
Табигать күренешләрен сурәтләгәндә, автор матур сүзләрен, чагыштыру, эпитетларын, төрле тел бизәкләрен кызганмый, мулдан тезә. Аның һавасы да “ак күмәч белән ашарлык, Яңгыр яумый, ә “алтын төшә”.
Г.Тукай үз үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга да зур урын бирә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә.
Шагыйрь хайваннар дөньясына да битараф түгел. Аларны ул дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән кәҗә” шигыре үзе генә дә чын дуслыкның, мәхәббәтнең мисалы булып тора.
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин : Бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә, яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. Әйтелгән фикерләр шагыйрьнең бик күп әсәрендә чагылыш таба.
Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә башлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Шагыйрь күңеле табигатьтән илһам ала ,
Бар хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы.
Габдулла Тукай фикеренчә , кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. Шулай булганда гына тәнгә дә, җанга да сихәт табылыр. Шул чакта гына шагырьгә илһам килер.
Игьтибарыгыз өчен рәхмәт!