СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Тукай - народный поэт" (ко дню рождения поэта)

Категория: Искусство

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект мероприятия, посвященного дню рождения великого татарского поэта Г.Тукая. 

Просмотр содержимого документа
«"Тукай - народный поэт" (ко дню рождения поэта)»

Вступление.

Габдулла Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар культурасының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Бөтен рухы, аһәңе белән халыкчан Тукай поэзиясе, үз заманында ук милли чикләрне үтеп чыгып, гомумкешелекнең азатлыкка омтылган иң изге идеалларын, хисләренең иң тирән серләрен югары сәнгатьлелек белән гәүдәләндергән кабатланмас, уникаль бер шигъри дөньяга әверелде. Тукай шәхесенең, ул иҗат иткән рухи байлыкның еллар узган саен әһәмияте арта гына бара.

Валеева Алина 7б класс “Юаныч”

Гомер агымы судай ага,

Кага безне алга таба;

Китәр баштан кайгылар да,

Әкрен-әкрен ага-ага.

Алда көннәр дә бар әле;

Укып, милләт, агар әле;

Бер көн килер, ия чыгар,

Бу хәлең мөстәгар әле.

Мәгърифәт эзлә, бар әле,

Истигъдад бездә бар әле;

Адаштым дип, егълый күрмә:

Гыйлем чын эз табар әле.

“Ля тәйәсү!” әмрене тот!

Оныт нәүмизлекне, оныт;

Күрәмсең: күктә бар болыт, -

Явар рәхмәт, явар әле.

Безне артка тарткан картлар

Мәзарстан таба атлар.

Сезнең каршыгызда - Зәлия Фаттахова.

(“Урманнарга кердем” җыры)

Кошларга

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын,

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын,

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим,

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?

Курыкмагыз, яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам,

Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам. 

Татарский танец

Гизатуллина Аделя 4в класс

Таджиева Мәдинә “Бала белән күбәләк”







Завершение.

Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оеш­тыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тенденция 1913 елдан соң ук шул юнәлештә үсеп китте, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрьләр аңа багышлап шигырь яздылар.

Тукайның вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды, зур басмаларыннан берсе хәтта авыр сугыш елларында да дөнья күрде. Татар солдатларының аркасын­дагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү яны, Курск Дугасы, Берлин сугышларын күрде. Беларус, Украина фронты сугышчыларының татар халкына хатларында яки татар халкының боларга җавапларын­да Тукайның кайнар патриотик шигырьләре үзәк урынны алды.

Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат – дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше. Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты иле­без сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты, һәрвакыт югары уңыш казанды. Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый. Шунысы кызык, Тукай иҗаты сәнгатьнең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. Фәрид Яруллинның «Шүрәле»се, Гобәйдуллинның «Кисекбаш», Әнвәр Бакировның «Алтын тарак» балетлары, Нәҗип Җиһановның «Кырлай» исемле зур күләмле симфониясе, рәссамнар Казаков, Әлменов, Ф.Әминов әсәрләре, скульптор һәм рәссам Бакый Урманчы иҗаты – Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икән­легенә дәлил.

Сулейманова Арина - Тукай йөрәгенең ин зур хисләрен чагылдырган шигыре – “Туган авыл”.

Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән. 

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, 
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган; 
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, 
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган. 

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. 

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер—кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.