СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тукай сызган юлдан

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Тукай сызган юлдан»

 Эзләнү эше: “ Тукай сызган юлдан”  Максат : 1.Гобәйди иҗатында Тукай иҗатының тәэсирен ачыклау; 2.Традицияләр чагылышын табу; 3.Якташ шагыйрь зурлыгын күрсәтү.  Бурычлар: 1. Темага багышланган материал туплау һәм аны үзләшерү;анализлау; 2.Тема буенча нәтиҗә чыгару.  Бу эшемнең өйрәнү объекты: 1.Вакытлы матбугат материаллары һәм истәлек язмалар; 2.Шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре. Автор: Ногманова М.С.

Эзләнү эше: “ Тукай сызган юлдан”

Максат :

1.Гобәйди иҗатында Тукай иҗатының тәэсирен ачыклау;

2.Традицияләр чагылышын табу;

3.Якташ шагыйрь зурлыгын күрсәтү.

Бурычлар:

1. Темага багышланган материал туплау һәм аны үзләшерү;анализлау;

2.Тема буенча нәтиҗә чыгару.

Бу эшемнең өйрәнү объекты:

1.Вакытлы матбугат материаллары һәм истәлек язмалар;

2.Шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре.

Автор: Ногманова М.С.

Тукай сызган юлдан   Тукай үз заманында ирекле мәмләкәт(дәүләт) булдыру өчен көрәшкән булса,Давыт Гобәйди самодержавиенең җимерелүен шатланып каршы ала. Бу уңайдан “Хөррият”(Азатлык) шигырен яза. Гобәйди дә остазы кебек прогрессив карашлы була.

Тукай сызган юлдан

Тукай үз заманында ирекле мәмләкәт(дәүләт) булдыру өчен көрәшкән булса,Давыт Гобәйди самодержавиенең җимерелүен шатланып каршы ала. Бу уңайдан “Хөррият”(Азатлык) шигырен яза.

Гобәйди дә остазы кебек прогрессив карашлы була.

 Халыкка хезмәттә Тукайдан үрнәк  Якташыбыз Тукайны үзенең рухи атасы, илһамчы итеп саный.  Гобәйди Тукай әсәрләре аша үзенең әдәби талантын, иҗади осталыгын үстерә.

Халыкка хезмәттә Тукайдан үрнәк

Якташыбыз Тукайны үзенең рухи атасы, илһамчы итеп саный.

Гобәйди Тукай әсәрләре аша үзенең әдәби талантын, иҗади осталыгын үстерә.

Рухи атасы,илһамчысы Габдулла Тукай һәм Давыт Гобәйди – алар бер гасыр шагыйрьләре. Давыт Гобәйдинең әсәрләрендә Тукай иҗатының традицияләре чагылыш тапкан.Гобәйди- шагыйрь, тәрҗемәче, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, мулла .

Рухи атасы,илһамчысы

Габдулла Тукай һәм Давыт Гобәйди – алар бер гасыр шагыйрьләре.

Давыт Гобәйдинең әсәрләрендә Тукай иҗатының традицияләре чагылыш

тапкан.Гобәйди- шагыйрь, тәрҗемәче, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, мулла .

” Хифзы сиххәт”(Сәламәтлекне саклау)  Ата- аналар өчен тәрбия китабы .  Әгерҗедә яшәүче оныгы –Габдулла улы Сәгырь Гобәйди саклап калган.   Бүгенге көндә Татарстанның милли музеенда саклана.

Хифзы сиххәт”(Сәламәтлекне саклау)

Ата- аналар өчен тәрбия китабы .

Әгерҗедә яшәүче оныгы –Габдулла улы Сәгырь Гобәйди саклап калган.

Бүгенге көндә Татарстанның милли музеенда саклана.

Тирсә мәктәбе укытучысы Кәримова Әнисә Касыйм кызы “Хифзы сиххәт”не хәзерге имляга тәрҗемә иткән  Бу гамәлне ник кылуының сәбәпләрен болай күрсәткән:  1.   “ Якташ шагыйрьләребезнең таланты, иҗат эшчәнлеге күпкырлы булуын белсеннәр, яшь буын танышсын һәм горурлансын, дип.  2.    Шул чордагы татар сөйләм(язу) теле белән танышу да кызыклы булыр, дип.  3.Авырулар һәм алардан төрле саклану чараларының белү зарар итмәс»,- дип.

Тирсә мәктәбе укытучысы Кәримова Әнисә Касыйм кызы “Хифзы сиххәт”не хәзерге имляга тәрҗемә иткән

Бу гамәлне ник кылуының сәбәпләрен болай күрсәткән: 1.   “ Якташ шагыйрьләребезнең таланты, иҗат эшчәнлеге күпкырлы булуын белсеннәр, яшь буын танышсын һәм горурлансын, дип. 2.    Шул чордагы татар сөйләм(язу) теле белән танышу да кызыклы булыр, дип. 3.Авырулар һәм алардан төрле саклану чараларының белү зарар итмәс»,- дип.

Шәхеснең һәм иҗатының зурлыгы Давыт  Гобәйди  хакында рус телендә язылган «Горькая встреча» исемле роман бар.Авторы — Шәүкәт Харисов. Китап Дүшәмбе шәһәрендә «Ирфон» нәшриятына 1986 елда дөнья күргән.  Әгерҗе районы Мордыбый авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Чыңгыз Мусинда татар телендә язылган Даут  Гобәйди  турында 600 битле кулъязма роман саклана икән .

Шәхеснең һәм иҗатының зурлыгы

Давыт  Гобәйди  хакында рус телендә язылган «Горькая встреча» исемле роман бар.Авторы — Шәүкәт Харисов. Китап Дүшәмбе шәһәрендә «Ирфон» нәшриятына 1986 елда дөнья күргән. Әгерҗе районы Мордыбый авылында яшәп иҗат итүче шагыйрь Чыңгыз Мусинда татар телендә язылган Даут  Гобәйди  турында 600 битле кулъязма роман саклана икән .

   1950 ел. Давыт Гобәйдинең унҗиде генә шигырен эченә алган шигырьләр җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Китапның мөхәррире — шагыйрь Мәхмүт Хөсәен. « Шушы яфрак-китаптагы шигырьләр мисалында гына да Даут Гобәйдинең Габдулла Тукай иҗат чишмәсеннән моң вә рух, дәрт вә сагыш, форма вә тематик параллельләр алганы ап-ачык күренеп тора. Шигырьләрендәге образ параллельлекләре генә түгел, хәтта тормыш сәхифәләрендә дә искиткеч охшашлыклар бар аларның, ләкин Даут Гобәйдинең үз стиле, үз тавышы, үз табышлары. Бигрәк тә, җирле материалны оста кулланып, туган җирен, аның халкын шигърият аша тарихка яза белүе Тукайча да, үзенчә дә, халыкчан да алым, дияр идем.» -дип яза язучы Нәҗибә Сафина

1950 ел. Давыт Гобәйдинең унҗиде генә шигырен эченә алган шигырьләр җыентыгы Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Китапның мөхәррире — шагыйрь Мәхмүт Хөсәен.

« Шушы яфрак-китаптагы шигырьләр мисалында гына да Даут Гобәйдинең Габдулла Тукай иҗат чишмәсеннән моң вә рух, дәрт вә сагыш, форма вә тематик параллельләр алганы ап-ачык күренеп тора. Шигырьләрендәге образ параллельлекләре генә түгел, хәтта тормыш сәхифәләрендә дә искиткеч охшашлыклар бар аларның, ләкин Даут Гобәйдинең үз стиле, үз тавышы, үз табышлары. Бигрәк тә, җирле материалны оста кулланып, туган җирен, аның халкын шигърият аша тарихка яза белүе Тукайча да, үзенчә дә, халыкчан да алым, дияр идем.» -дип яза язучы Нәҗибә Сафина

 Тәрҗемә эше 1. Марк Твенның “Принц вә теләнче” әсәре; 2.А. Кольцовның ”Пахарь”,”Молитьба,” ”Сукачы җыруы” шигырьләре ; 3.Н.Гогольнең “Өйләнү” һәм “Ревизор” пьесалары; 1919 нчы елда Казанның “Новый клуб”ында Гогольнең Давыт Гобәйди тәрҗемәсендәге “ Өйләнү” пьесасы сәхнәгә куела .

Тәрҗемә эше

1. Марк Твенның “Принц вә теләнче” әсәре;

2.А. Кольцовның ”Пахарь”,”Молитьба,” ”Сукачы җыруы” шигырьләре ;

3.Н.Гогольнең “Өйләнү” һәм “Ревизор” пьесалары;

1919 нчы елда Казанның “Новый клуб”ында Гогольнең Давыт Гобәйди тәрҗемәсендәге “ Өйләнү” пьесасы сәхнәгә куела .

Нәтиҗә  Давыт Гобәйди иҗатына Габдулла Тукай йогынтысы: 1.Тукай Давытка “Шагыйрь үзенең халкына хезмәт итәгә тиеш “,-дигән фикерне бирә; 2. Икесе дә рус әдәбияты белән кызыксыналар; 3.Тәрҗемә эше белән мавыгалар; 4.Гобәйди дә остазы кебек дәреслекләр яза һәм бастыра; 5.Давыт та үз чорының күренекле мәгърифәтчесе була 6.Икесе дә милли, сыйнфый изүгә каршы шигырьләр язалар.

Нәтиҗә

Давыт Гобәйди иҗатына Габдулла Тукай йогынтысы:

1.Тукай Давытка “Шагыйрь үзенең халкына хезмәт итәгә тиеш “,-дигән фикерне бирә;

2. Икесе дә рус әдәбияты белән кызыксыналар;

3.Тәрҗемә эше белән мавыгалар;

4.Гобәйди дә остазы кебек дәреслекләр яза һәм бастыра;

5.Давыт та үз чорының күренекле мәгърифәтчесе була

6.Икесе дә милли, сыйнфый изүгә каршы шигырьләр язалар.