Просмотр содержимого документа
«"Тукран малае Шуктуган" әсәренә дәрес эшкәртмәсе»
Тема. Җәвад Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” хикәясе аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Максат.
1. “Тукран малае Шуктуган” хикәясендә табигать төшенчәсенә аңлатма бирү
2. Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен билгеләү, анда күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да актуаль икәнлеген күрсәтү
3. Төп геройларга характеристика бирә белү.
4. Укучыларда әйләнә-тирә дөньяга карата мәрхәмәтлелек, җаваплылык тәрбияләү.
Өйрәнелә торган әсәр. Җәвад Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”
Җиһазлау. 5 нче сыйныф дәреслеге, әсәрнең иллюстрациясе
Дәрес планы.
1. Кереш:
а) уңай психологик халәт тудыру;
б) табигать турында әңгәмә үткәрү;
2. Төп өлеш:
Әсәрнең төп мәсьәләләре күтәрелгән урыннарны табып, анализлау;
3. Нәтиҗә ясау. Укучыларның чыгышларын бәяләү;
4. Өйгә эш бирү.
Дәрес барышы.
I Исәнмесез, хәерле көн укучылар. Без сезнең белән китаплардан я булмаса телевизордан күреп белгән җир шарында яшибез. Ә ул очсыз-кырыйсыз океан-күлләр, урманнар белән әйләндереп алынган. Элек-электән кешенең тормышы шул тирәлек белән бәйле. Зоология фәне бу төшенчәләрне аңлату өчен реаль рәсемнәр бирә, кыяфәтләрен күрсәтә. Әдәбият исә кешеләштерә: безнең телдә сөйләштерә, холыклары , үзләрен тотышлары да безнеңчә. Бу алым безгә нинди мөмкинлек бирә, сез нәрсә дип әйтер идегез? (Ни өчен кирәк?)
(Әлеге алым үзебезгә читтән торып карарга мөмкилек бирә. Кайсыбыз кайсы герой дип чагыштырабыз)
Яхшы. Әйдәгез, безне әйләндереп алган дөнья турында сөйләшеп алыйк әле. Иң беренче кеше тормышы өчен мөһим булган тирәлек нинди була инде?
Табигать.
Әйе, табигать турында нәрсә әйтә алыр идегез?
(Яшәү өчен мөһим, су, һава, кояш, яңгыр, рухи яктан ләззәт бирә).
Яхшы. Ә без укыган әсәрләр арасында кайсы халык авыз иҗаты жанрлары аеруча да табигатьне чагылдыра иде әле?
Әкиятләр, җырлар, бәетләр.
Килешәм. Ә ни өчен язучылар күп очракта әсәрләрен иҗат иткәндә табигать белән бәйли? Язсыннар, мәсәлән, кеше турында гына, табигать темасына бөтенләй кагылмасыннар. Санап кителгән бу әйберләр нәрсәне аңлата соң?
Чөнки табигатьтән башка яшәү юк, тереклек юк.
II Дөрес, афәрин укучылар. Хәзер без дә сезнең белән әлеге теманы дәвам итеп, сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик. Безнең максат: кайбер мөһим төшенчәләргә мисаллар ярдәмендә аңлатма биреп үтү. (1 слайд) Башта хикәянең исеменә. Тукран нәрсә әле ул?
Кош.
Онык кем була инде?
Мин әтиемнең яисә әниемнең әти-әнисенә онык булам.
Һәм төп геройларның берсе - Шуктуган. Сезгә өй эше итеп әсәрне укып бетерергә һәм “шук” сүзен үзегезчә аңлатып карарга бирелгән иде. (Кыскача эчтәлек экранда чыга). 2 слайд
(Сөйлиләр).
Димәк, исеме җисеменә туры килә түгелме соң? Шуктуган үзе үк шундый түгелме? (3 слайд)
Җаваплар тыңлана
Исбатлагыз, әсәрдән шул урыннарны табып күрсәтегез. (4 слайд)
(Табалар, 79 нчы бит 6 абзац)
Ә сезгә Шуктуган берәүне дә күз алдына китермиме? Берәр кешегә ошатмыйсызмы сез аны?
Безгә ошаган........җаваплар тыңлана
Ничек итеп ошаган соң ул? Сездә аның нинди сыйфатлары бар?
(Эш яратмый, көне буе йөгерә, су коена һ.б.)
Иии, алай булгач безнең сыйныфта бүген 23 тукран утыра икән бит ләбаса.
(Ачуларын китерәм). Укырга яратмыйлар, сүз тыңламыйлар, кайвакытта өй эшләрен дә эшләп килмиләр. (5 слайд)
(Үзләрен яклыйлар.)
Укучылар, әсәрне уку шактый кызыклы, ул чәчмә формада булса да аның “тәмле” бер җире бар. Автор бәлеш пешергән, тозын, борычын салган һәм нәтиҗәдә ул телне йотарлык булган. Сүз нәрсә хакында бара?
Рифмага салган. (Экранда рифма турында аңлатам – 6 слайд)
Әйе, аннары тагын нинди жанр чалымнары сизелә анда?
Әкият.
III Ярар. Менә Шуктуганның бабасы бар. Ул нинди? Китаптан табып укып күрсәтегез әле.
(Ашата, карый, өйрәтә – 80 бит 1 абзац, 82 бит – 1 абзац) 7 слайд
IV Ә бу әкиятне нинди рус халык әкияте белән чагыштырып булыр иде?
“Доктор Айболит”. 8 слайд
Кем ул Айболит?
Җавплар тыңлана
Укучылар мин сезгә безнең врач-хирург Тук-тук бабай белән Айболтны чагыштыру өчен эш бирәм. Әлеге кәгазьләрдә аларны бәя бирергә кирәк булачак.
(Африкага бара, дәвалый, тук-тук бабай күрше урманнан ярдәм сорый, көн-төн эшли. Сүзнең үтемле булуы да биредә булырга тиеш. Ничек аңлату эшләре алып барыр идегез, дәлилләргә. Ил чиген дә монда кертергә. һ.б.)
V Ярар. Әле бит Шуктуган урмандагы җәнлекләрне, ярканатны өйрәтә, аларга охшарга тырыша. Шулай итеп нәрсәгә дә булса ирешәме? 9,10 слайд
Җаваплар тыңлана
Әсәрдән шул урыннарны табыгыз.
(Канатын каера, башын тишә, керпене өйрәтә – 82 бит соңгы абзац, 83 бит – 3 абзац, 84 бит – 5 абзац)
Нәкъ сез инде менә! Шулай бит?!
(Үзләрен яклыйлар.)
Афәрин укучылар. Җәнлекләр Шуктуганга ярдәм итә, аны терелтә. Ә менә сез урманда яшәсәгез ярдәм итәр идегезме соң аңа?
Әлбәттә.
Чынлапмы? Соң ул бит ялкау, сүз тыңламый дидегез.
Юк, ярдәм итмибез.
Ничек? Шул кечкенә генә, бәләкәй бер тукранны бер үзен генә авыр хәлдә калдырыр идегез мени инде сез?
....
Аңа төзәлер өчен нишләргә кирәк?
Мөмкинлек бирергә кирәк. 11, 12, 13, 14,15 слайд
Мөмкинлек бирергә кирәк, бик дөрес. Укучылар, мин сезгә модель тәкъдим итәм. (Аңлатам, 2 төркемдә эшлиләр, төркемнәр бер-берсенең эшен тулыландыра )
VI Ә хәзер әйдәгез бүгенге дәрескә кыскача нәтиҗә ясыйк. 16 слайд
Бүгенге дәрестә без нәрсәгә һәм нинди булырга өйрәндек?
......
Карточкалар өләшәм, анда
бүгенге дәрестә сез нәрсә турында белә идегез
белдем
беләсем килә кебек урыннарда үз фикерләрен язып куялар. Җыеп алам.
VII Өй эше. (16 слайд) 1. Укучылар, сез Җәвад Тәрҗемановның “Ачкыч һәм баскыч” исемле балалар китабы белән танышырга тиеш. Әлеге җыентыктан үзегезгә ошаган бер хикәяне сайлап алырга һәм аны түбәндәге палн буенча башкаларга тәкъдим итәргә кирәк булачак. Бу эш презентация булсын. План Синквейн системасын күрсәтә һәм ул кыска гына булса да әсәр турында күпмедер дәрәҗәдә күзаллау тудыруга ярдәм итә. Иң мөһиме эшегезнең башкаларда зур кызыксыну уятуы зарур. Ул “Мин бу әсәрне ни өчен укырга тиеш? соравына җавап була. Схема:
Әсәрнең төп темасын бер сүз белән ничек атар идегез?
Аңа ике сүзтезмә белән билгеләмә бирегез.
Өч сүз белән эшне дә, хәрәкәтне дә, булган хәлне дә сурәтләгән җөмлә әйтегез.
Темага караган 4 сүзле бер җөмлә әйтегез. Ул кешеләрне “менә шундый булыгыз” дип өндәп торырга тиеш.
Теманы кабатлый, аның синонимы булган бер сүз әйтегез.
Врач-хирург Тук-тук бабай | Айболит |
| |
Врач-хирург Тук-тук бабай | Айболит |
| |
Гамәлләре Шуктуган | Сыйфатлары |
Уңай ягы | Киңәшләр |