СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Тылсымлы дөнья"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Викторина для начальных классов по творчеству Габдуллы Тукая.

Просмотр содержимого документа
«"Тылсымлы дөнья"»

“Тылсымлы дөнья”

Габдулла Тукай иҗатына багышланган викторина

1. Исәнләшү

2. Видео карау, сорауларга җавап бирү.

- Видеода нәрсәләр күрдегез?

- Бу видео кем турында дип уйлыйсыз?

- Аны карагач, сездә нинди сораулар туды?

- Димәк, без бүген Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын искә төшерербез. 2 командага бүленеп төрле биремнәр үтәрбез.



1. “Кызыклы сораулар”.

1. Галинең дусты кем? (Кәҗә).

2. Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? (Былтыр).

3. Тукай утырып йөргән транспорт төрен атагыз. (Ат).

4. Карак малайны куркыткан хатын кем? (Су анасы).

5. Кәҗә белән Сарык нәрсә тапканнар? (Бүре башы).

6. Тычкан нәрсәгә төшкән? (Сөткә).

2. Кара тартма. Предметларның исемнәрен, кайсы әсәрдән булуын әйтәләр.

3. Физминутка.

4. Бу өзек кайсы әсәрдән?

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; 
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!



Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, 
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә, 
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.



Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.



Әйт әле, Күбәләк, 
Сөйләшик бергәләп: 
Бу кадәр куп очып 
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?



Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? — дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.



Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

5. Мәкальләрнең дәвамын тап.

1 нче командага.

Кем эшләми – шул ашамый.

Калган эшкә кар ява.

Эш башында мактанма, эш беткәч мактан.

Эш беткәч уйнарга ярый.

2 нче командага.

Аз сөйлә – күп эшлә.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

6. Пазл җыю.

7. Синквейн

Тукай

Акыллы, талантлы

Укыган, язган, яраткан

Халкымның бөек улы

Шагыйрь

Кем эшләми – шул ашамый.

Калган эшкә кар ява.

Эш башында мактанма, эш беткәч мактан.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Аз сөйлә – күп эшлә.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!