Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим диеп,
Өскә яңа, матур күлмәк киеп
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.
Ләкин миннән бик күп алдан килеп
“Хуш киләсең, әйдә, әйдә” диеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен.
Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде
Рәхмәт аңа изге эше өчен.
Хөрмәтле Фирдания Әдһәмовна! Без Сезне туган көнегез, юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә адресланган котлауларыбызны, изге теләкләребезне шигъри юллар белән җиткерәсе килә. Бу кичә – Сезгә багышлана.
Табигатьтән сезгә илһам иңгән,
Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.
Белем дигән илне якын итеп,
Яулагансыз текә үрләрне.
Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,
Исемегез һәркем телендә.
Беркайчан да болыт капламасын,
Кояш булсын тормыш күгендә.
Ипле генә, тыныч кына итеп,
Күңелләргә үтеп керәсез.
Балаларга терәк, таяныч сез,
Аналардай сөя беләсез.
Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,
Исемегез һәркем телендә.
Беркайчан да болыт капламасын,
Кояш булсын тормыш күгендә.
Әниемдәй якын иттем, апам сезне,
Һәрчак яхшы киңәш бирдегез,
Безне якын итеп эндәштегез,
Үз балагыз кебек күрдегез.
Җыр: “Укытучыма”
Балачагым дөньясына
Ап-ак пар атлар җигеп.
Килеп керче, укытучым,
Алга юл салыйк, диеп.
Атлар да туры атласын
Дилгеләр нык булсын.
Без керәсе фән дөньясы
Үзенә тартып торсын.
Укытучым, күңелегез
Җылы гына булсын һәрчак.
Игътибарга, назлылыкка
Мохтаҗ бит ул балачак.
Пар атларда очкан чакта
Серле фән дөньясына.
“Укытучым” дип яратып
Карасын бала сиңа.
Әле яңа атлап кердем
Мәктәп бусагасыннан,
Бүгенгедәй барган кебек
Мин беренче сыйныфка.
Хәтердә: тугыз бөртек без
Авызларыбыз ачык,
Әлифба, парта, ашханә-
Бөтенесе дә кызык.
Укытучы апабызга
Карыйбыз без йотлыгып,
Җаваплар да әллә ничек
Чыга безнең тотлыгып.
Курку, шикләнү, шөбһәләр
Шатлык һәм сөенүләр
Төшемә генә кергән күк
Һич юкка көенүләр.
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
Укытучы апа! Синең өчен
Шигъри юллар килә күңелгә,
Керсез уйлар бөреләнә җанда,
Йөрәкләрдән моңнар түгелә.
Синең күзләр җылы караш сирпи
Якты нурлар бизи кыйбланы.
Укытучы апа! Син - кояшы
Мәктәп дигән нәни дөньяның.
Олы җанлы укытучы исемен
Син йөртәсең горур, хөрмәтләп.
Синең исем белән мактаулы һәм
Синең исем белән хөр мәктәп!
Киң карашлы укытучы да син,
Таянычы һәрбер баланың,
Киләчәктә гөлчәчәккә күмелер
Син эз салган мәктәп аланы.
Синең сүзең иң саф чишмә кебек
Шифа бирә һәркем аңына,
Мәрхәмәт һәм шәфкать йөге белән
Тумыштан ук сеңгән каныңа.
Киң күңелле һәм ярдәмчел дә син -
Җитәкчегә тәңгәл сыйфатлар.
Җылы сүзең, акыллы киңәшең
Һәр кешенең күңелен сихәтләр.
Ак фәрештә булып тугансың син,
Ак болытка гына уралып,
Ак сүзләрең белән җайлап кына
Тараткансың кайгы буранын.
Мәктәп аша үткән һәрбер бала
Отып алган синең җырыңны.
Бер дә тарсынмыйча, һәрберсенә
Өләшкәнсең йөрәк җылыңны.
Яшьләр белән уртак тел тапкансың,
Киңәшләрне мулдан яудырып,
Кайсы йөрәкләргә ут яккансың
Карашларың белән яндырып.
Ак күңелле, саф күңелле апа,
Син бит яшәү яме бирәсең,
Сүнми торган якты йолдыз кебек,
Бәхет, шатлык нуры сибәсең.
Ак фәрештә булып тугансың син,
Шуңа гел аклыкны сөясең...
Ак бәхетләр теләп, синең алда
Килә минем башны иясем.
Кайгырганда юатучы, безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,рәхмәт сиңа,Укытучым!
Чәчләреңә бәсләр кунган,
гүя ап – ак кышкы урман.
Гомер буе без бурычлы, рәхмәт сиңа,Укытучым!
Дөнья безне алга дәшә,ә син безгә гел янәшә,
Тәүге хәреф танытучы,рәхмәт сиңа,
Укытучым, рәхмәт сиңа!
Җыр: “Укытучылар көне”
Нигә бүген алтын нурлар
Урманнарга йөгерә?
Нигә безне көзге кояш
Җәйдәгечә көлдерә?
Ай, нинди көн, нинди көн бу?
Кыздыра кояш күзне.
Шул кояштай якты сыман
Укытучым, туган көнең.
Ялгыш түгел, ялгыш түгел
Күңелдәге бу шатлык.
Фирдания апабызны
Гел кояшка ошаттык.
Ай, нинди көн, нинди көн бу?
Шатлык кызарттты йөзне.
Гел шатлыктан тора мәллә
Укытучым, туган көнең.
Дөнья балкый, йолдызлар да
Сүнмәгәннәр бу көнне.
Ай да үзен бу бәйрәмнән
Калдырмаска үтенде.
Ай, нинди көн, нинди көн бу?
Күктә йолдызлар көлде.
Мең йолдыздан торган бу көн
Укытучым, туган көнең
Ак кәгаздәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләрга сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр.
Сәламәтлек, якты тыныч тормыш –
Безнең Сезгә әйтер теләкләр.
Телибез без сезгә саулык,озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертларнең – тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен !
Иртән сызылып аткан алсу таңнар
Олы бәхет алып килсеннәр.
Туар көннәрегез шатлык белән
Алдагы көннәрегез тигезлектә,
Бер кайгысыз имин үтсеннар.
Туган көнгез белән котлыйбыз ,
Ак бәхетләр сезгә телибез,
Гомер юлыгыз озын булсын,
Кайгы-хәсрәтләр урап үтсен.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.
Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез!”
Килгән чакта башка авырлык
Җитми калса көч, я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Балаларның теле кыңгырау
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барсына да җавап биргәнсез
Сез иң галим кеше икәнсез.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңлебезгә ак нур сипкәнсез
Сез иң гадел кеше икәнсез.
Укып чыгып дөнья тануны
Бәхетебезне эзләп табуны.
Зур ышаныч белән көткәнсез
Сез иң сабыр кеше икәнсез.