СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Уйнагыз, гармуннар" фестивален оештыру сценарие

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Уйнагыз, гармуннар!" фестивале 2013 нче елдан старт ала. Укытучылар өчен ярдәмлек.

Просмотр содержимого документа
«"Уйнагыз, гармуннар" фестивален оештыру сценарие»

Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Халык музыка коралы-гармунның тарихы әллә ни зур түгел икән. Аны беренче булып 1782 елда Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлаганнар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәрендә була. Безнең ил осталары гармунны камилләштерәләр, аның берничә төре барлыкка килә. Тула, Саратов татар гармуны әнә шундыйлардан.


Ә теләгем бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде. Мин татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки җырга, моңга бай булган халкыбыз үзенең барлык хасиятләрен гармун, курай, кубыз кебек милли уен кораллары аша гына төгәл чагылдыра белә.

Безнең мәктәптә дә бу уен коралын үз итүчеләр җитәрлек. Бүгенге чарада бүген без гармуннарның төрләре, мәктәбебездә күренекле шәхес, гармуннар остасы һәм укучыларыбыз иҗатын карап китәрбез. Ә аңганчы әйдәгез Татарстан Республикасының танылган гармунчыларын карап үтик.

(презентация)

Әйдә, дустым, уйна гармуныңны

Сөйләсен ул безнең хисләрне.

Әйтсен тальян йөрәк газапларын

Каршы алсын язгы кичләрне.

Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны

Моңнар ашсын язгы күкләргә.

Безнең яшьлек дөрләп ут кабызсын

Утсызларга, тагын күпләргә.

Сәхнәдә 5 нче сыйныфы.







Йөрәкләргә рәхәт тула

Гармунда бер уйнасаң,

Телгәли ул йөрәкләрне

Уйный белеп уйнасаң.

Нигә гармун чиртә икән

Күңелнең кылларына.

Кемнәр генә гашыйк түгел,

Туган як моңнарына.

Сәхнәдә 6 нчы а сыйныфы.

Уйнагыз гармуннар,

Ярату турында.

Күңелдән шикләрне,

Тарату турында.

Тынмагыз гармуннар,

Иртән дә, кичен дә.

Уйнагыз сагыштан,

Көйгәннәр өчен дә.

Сәхнәдә 7 а сыйныфы

Җырлагыз әле гармуннар,

Кошларның җырларын.

Сандугач җырларын,

Карлыгач җырларын.

Ишетсен кешеләр дөньяда,

Никадәр сөйкемле җыр барын. Сәхнәдә 7 б сыйныфы.

Әйдә, дустым, сыздыр гармуныңны

Кушылыйк әле дәртле көйләргә.

Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез,

Истәлеккә калсын сөйләргә.

Әйдә, дустым, уйна, уйна әйдә

Җиз кыңгырау чыңы колакта.

Яшьлегебез истәлеге булып

Тальян моңы калсын йөрәктә.

Сәхнәдә 8 а сыйныфы.

Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,

Сөйләсәң, син сөйли аласың

Көмеш телләреңә милләттемнең

Тарихын син язып барасың.

Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,

Салып сөйлә озын көйләргә

Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,

Элеккеге аулак өйләрдә.

Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа

Сөйләсәң син сөйли аласың,

Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,

Киләчәккә алып барасың.

Сәхнәдә 9 а сыйныфы.

Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,

Бер сызласын әле күңелләр

Бәлки шуңа күңелләр уяныр –

Без бит әле үле түгелләр.

Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,

Бер шатлансын әле күңелләр,

Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә, Җырлап үтсен әле, гомерләр! 11 сыйныф.


Урамнарда гармун бәйрәмнәре,

Бәйрәмнәрдән ничек каласың?

Өзгәләнә гармуннары илнең

Уятырга адәм баласын.

Өзгәләнә гармуннары илнең...

Халык җаны, димәк, буш түгел,

Әйтер сүзен ул бит гомер буе

Гармуннарга, җырга кушты гел.

Буш булалмый бүген халык җаны,

Шуңа карап гамәл кылына;

Кемдер җирдә кылыч күтәргәндә,

Гармун ала татар кулына.

Гармун ала татар ...

Җилкендерә

Эчләрендә җаны булганны,

Көйләр булып күтәрелә еллар...

Җиңеп кара шушы татарны!

Мәйданнарга гармуннары чыга

Ялганына каршы ятларның-

Кылычларың бер яктарак торсын,

Гармуннары барда татарның...

Өзгәләнә гармуннары чорның,

Күңелдәген әйтеп, илдәген

Бәйрәм генә булыр иде җирдә,

Тыңласалар халык йөрәген.