Просмотр содержимого документа
«Укучымның шигырьләре»
Анкета
Фамилия, исеме Ханмурзин Салават Сәйдәшевич
Туган елы 2004
Район Буа
Шәһәр
Мәктәп Буа районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбе
Сыйныфы 6
Өстәмә мәгълүмат: Шигырьләр язам, спектакльләрдә төп рольләрне башкарам.
Әсәр исеме ”Сеңлем”, “Мин – өлгер малай”, “Матурлыкны күрә белик”, “Туган ягым”
Номинациясе: “Яшь шагыйрь”
Әсәр күләме (3 бит)
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда басылганы юк
Хәбәрләшү өчен телефоннар: 89274304615
Электрон адрес: IGT1974@mail.ru
Өй адресы: Буа районы Каенлык авылы
Минем этем
Дүрт аяклы дустым бар бит,
Ул минем этем.
Шуңа күрә исемне дә,
Уйладым үзем.
Бияләй чаклы гына иде
Әтием алганда.
Ә хәзер сыймый да инде,
Минем алдыма.
Актырнак диеп дәшүгә,
Йөгереп килә.
Миңа койрык болгый-болгый,
Ул сәлам бирә.
Мәктәпкә киткән чагымда,
Озата безне.
Койрыгы белән хушлаша,
Ялый ул тезне.
Бәйрәм
Май ае җитсә,
Бәйрәмнәр китә.
Шуңа бар кеше
Бу айны көтә.
Көннәр җылына,
Бакча яшәрә.
Хатирәләрдән
Күзләр яшьләнә.
Җиңү бәйрәме,
Тарихта калсын.
Сугышлар башка
Кабатланмасын.
Сеңлем
Уңган, булган, үзе чибәр
Минем сеңлем Нәфисә.
Матур әдәбият укып
Рәсем ясап ул үсә.
Барыбызны шатландырып,
Бишлегә генә укый.
Бар нәрсәгә өлгерә ул,
Кулында гөлләр уйный.
Мин – өлгер малай.
Иртән иртүк торам да мин
Бит – кулларымны юам.
Әниемә булышыйм дип
Урын-җиремне җыям.
Эшне бүлешеп тормыймын,
Терлекләр дә карашам.
Мәктәптә дә, өемдә дә
Өлгерергә тырышам.
Әтине дә, әнине дә,
Сеңлемне дә яратам.
Шуңа күрә барсына да
Мин бик теләп булышам.
Матурлыкны күрә белик.
Табигатькә һәрчак ярдәм кирәк,
Кем әзер соң кулын сузарга?
Тау битләрен чүптән арындырып,
Көн дә аны карап торырга.
Су буйлары чиста торсын иде,
Агачлар да гөрләп үссеннәр.
Һәрбер кеше табигатьне саклап,
Матурлыкны күрә белсеннәр.
Туган ягым.
Җир йөзендә иң матур җир,
Ул минем туган ягым.
Урман-күлләр, таулар-кырлар
Бизи аның як-ягын.