Газиз. Исәнмесез, кадерле дусларыбыз! Әле кайчан гына күңелле җәйге каникулларны үткәреп, 1 сентябрьдә Белем бәйрәмендә очрашкан идек. Инде уку елының бер ае үтеп тә киткән икән бит. Сезнең белән кабат бәйрәм кичәсенә җыелуыбызга бик шатбыз. Тапшыруыбызны башлап җибәрергә рөхсәт итегез. Без – Сәйфетдинов Газиз һәм минем коллегам - Зиганшина Әдилә – бер сәгать дәвамында “Манзара” тапшыруын алып барырбыз . Безнең белән калыгыз.
ПАУЗА. “Манзара” тапшыруының видеовставкасы.
Әдилә. 5 октябрь - Укытучылар бәйрәме. Бер генә кеше дә яраткан укытучыларын, тәрбиячеләрен искә алмыйча калмыйдыр. Безнең өчен иң кадерле булган укытучыларыбыз !
Газиз. Нинди матур сүзләр табыйк
Сезне котлап бүген кичәдә?
Иң зурысы - сәламәтлек кирәк
Тормыш күперләрен кичәргә.
Жәлләмисез һич тә хезмәтегезне -
Эшләгәннән кеше үлми бит,
Бу дөньяда рәхмәт алып яшәмәсә,
Кеше үзе рәхәт күрми бит.
Бәйрәм белән сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе,
Дөнья серен миңа өйрәтүче,
Яшь җаннарга ходай илчесе.
Әдилә. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, ләкин мактаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. Барлык Мулла Иле гомуми төп белем бирү мәктәбе укучылары исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Газиз. Кадерле укытучыларыбыз! Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында җыр безнең сезгә тирән ихтирамыбыз булып яңгырасын.
“УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ” ҖЫРЫ
Әдилә. Безнең мәктәптә 14 укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен сайлаган. Араларында башлангыч сыйныфларны, табигать – математика фәннәрен, физкультура һәм гуманитар фәннәрне укыта торганнары бар. Әйдәгез, тагын бер кат алар белән танышып үтик әле.
ПРЕЗЕНТАЦИЯ + МУЗЫКА
Газиз. Мифтиева Хәлимә Әнәсовна
Гизатуллина Гөлназ Рухулловна
Нуриева Фәния Дамировна
Әдилә. Кәбиров Фәнис Дамирович
Сәләхиева Сөмбел Юнысовна
Газиз. Нуруллина Фәридә Әнвәровна
Мингалиева Гөлнара Гаптелмаликовна
Әдилә. Фәтхуллина Резеда Хәбриевна
Гыйбадуллина Ләйсән Фәһимовна
Газиз. Саттарова Фәрзия Гомәровна
Мингалиев Гомәр Әнәсович
Әдилә. Гыйбадуллина Элиза Фаварисовна
Садыйков Рамил Гадилович
Сафина Алисә Рамилевна
Газиз. Халык сынамышларына ышансаң, укытучылар көнендә мәктәптә давыл булмый, ди. Бу чынлап та шулаймы икәнлеген һава торышын караганнан соң белербез.
Нурзилә. Исәнмесез, кадерле дуслар! Һәм кабат сезнең белән мин – Тимергалиева Нурзилә. Ә хәзер һава торышын карап үтик. Бүген, 5 нче октябрь көнне, мәктәптә елмаюлардан кояш балкыр, чәчәкләрнең хуш исләре борыннарыгызны кетекләп торыр, дип көтелә. Көн уртасында көчле алкышлар давылы булачак, сак булырга киңәш ителми. Көн дәвамында җылы күз яшьләре булуы ихтимал. Гомумән, мәктәп атмосферасы күтәренке кәеф вәгъдә итә. Барлык гидрометцентр хезмәткәрләре сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлый! Бәйрәм белән, хөрмәтле укытучылар!
Әдилә. Һәр илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә ил киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Газиз. Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…
Уйларыгыз изге…Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.
Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Аларга да кирәк шул чаклы.
Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк
Җил-давыллар җирдә азмы соң?
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез
Күпме балаларның язмышын!
Без беләбез сезгә җиңел түгел
Күпме язмыш сезнең кулларда.
Ләкин ышан һәрчак без булырбыз
Сез күрсәткән тугры юлларда!
“УКЫТУЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛЫЙМ” ҖЫРЫ (9 сыйныф)
Әдилә. Беләсеңме, Газиз, безнең гадәттән тыш хәлләр буенча корреспондентыбыз Зәлия кызыклы очракка тап булган бит әле. Шуны яшерен камерага да төшереп алган. Тамашачыларга да кызык булыр дип уйлыйм. Карап үтик әле.
1 А.Б. Яле, яле. Миндә дә кызыксыну уяттың әле син, Әдилә.
“ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ” КӨЕ. ТӘНӘФЕС ВИДЕОЯЗМАСЫ.
ЗӘЛИЯ. Укытучым!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы , авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
(Чәчләре тузгыган, өс-башы таушалган, сумкасының бер читеннән бөгәрләнгән дәфтәрләр күренеп торган бер малай – Тимур керә.)
ТИМУР. Нәрсә, әллә сез укытучыларны мактыйсызмы? Син нәрсә өчен мактыйсың аларны, әйт әле? Бүген сиңа тагын бишлеләр куйдылармы? Тагын мактадылармы?
ЗӘЛИЯ. Нишлисең син, бүген зур бәйрәм – Укытучылар көне бит. Мин монда репортаж әзерлим, ә син кадрга кереп аны боздың. Хәзер яңадан төшерергә туры килә инде.
ТИМУР. Ха, аларга көн дә бәйрәм. Сумкаларына икеле тутырып киләләр дә, көн саен дәрес башлануга син ничек килеп җиттең, йокың туйдымы, кичә уеннан бик арып кайтмадыңмы, дип сорап та тормыйча, өй эше тикшерәбез дип тотыналар. Менә геометрия укытучысын гына алыйк. Теорема исбатла, дип үзәкләремә үтә. Пифагор исбатлаганы гына җитмәгәнме инде аңа? Тарих укытучысы:”Ни өчен алай, ник болай”, дип алҗытып бетерә. Туйдым...
ЗӘЛИЯ. Юк, син дөрес әйтмисең. Менә тыңла... 6 нчы сыйныф укучылары бик теләп репортаж бирергә ризалаштылар.
Айназ. Укытучым! Гүзәл бәйрәмеңә
Телим шигырь бүләк итәргә.
Күңелемдәге олы рәхмәтемне
Изге теләгемне әйтергә.
Иркен. Укытучы, сердәш, киңәшчем Сез,
Һәрвакытта гадел, түзем дә.
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Каласыз Сез күңел түремдә.
Шахризада. Укытучы, өмет Һәм мәхәббәт
Саласыз Сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез
Зур ышаныч безгә, терәк тә.
Нияз. Туган телнең моңын, бар тылсымын,
Җир йөзендә ниләр барлыгын.
Ни өчен кич кояш батуын
Якты йолдызларның балкуын,
Розалия. Диңгез, океаннарны, күлләрне,
Иксез-чиксез галәм серләрен,
Агач, үсемлекләр, гөлләрне,
Африканың кайнар чүлләрен.
Айназ. Җырчы чишмәләрне, җилләрне,
Сандугачлы, җылы җәйләрне,
Тагын бик күп әллә ниләрне
Укытучым, Сездән өйрәндек.
Иркен. Укытучы – тынгы белмәс кеше,
Җәй көне дә көзне сагына.
Балаларын уйлый иртә-кичен,
Һәркөн күзе мәктәп ягында.
Шахризада. “Дәрес бирә” җиләк җыйганда да,
Су сипкәндә кичен бакчада.
Табигатькә чыгып, сирәк-мирәк
Бераз яллар итеп кайтса да.
Нияз. Кая инде аңа Сочи, Кырым,
Каян килсен шундый рәхәтлек?!
Ходай сәламәтлек бирсен диеп,
Эштән ала инде ләззәтне.
Айназ. Хәерле юл сиңа,укытучы,
Изге булсын кылган гамәлең,
Булдыргансың, рәхмәт, молодец! дип,
Гел “бишлеләр” тезсен каләмең!
Газиз. (Колагындагы наушникларны тоткалап тора.) Безгә хәбәр итәләр, мәктәп белән турыдан-туры эфирга Россия Федерациясе президенты Владмимир Владимирович Путин чыга. Игътибар!
ЭКРАНДА РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ В.В.ПУТИННЫҢ УКЫТУЧЫЛАРНЫ КОТЛАП ТӨШЕРЕЛГӘН ЧЫГЫШЫ.
Әдилә. Бик күптәннән, ерак үткәндә кечкенә генә бер авылда ярлы укытучы яшәгән. Балалар аны бик яратканнар. Укытучы аларга бик яхшы белем биргән. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар шәһәргә китә барганнар һәм бөек кешеләр булганнар.
Газиз. Бервакыт Алла Җиргә караган һәм шаккаткан. Каян чыккан моның кадәр белемлеләр? Ул бу кешеләрдән ничек итеп шундый белемгә ирешүләрен сораган. Бөек кешеләр үзләренең карт укытучыларын искә төшергәннәр. Белеме, сабырлыгы һәм хезмәте өчен Алла укытучының иң зур хыялын – дөнья буйлап сәяхәт итүне тормышка ашырган: аңа тылсымлы глобус бүләк иткән. Бу глобуска тотынсаң, дөньяның төрле почмагына эләгергә мөмкин булган.
Әдилә. Мәктәп туристлык агентлыгы бу эксклюзив глобусны сатып алды һәм бүген аның ярдәме белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә.
Залга глобус чыгаралар. Газиз аны берничә тапкыр әйләндерә һәм бармагы белән төртә. Бу хәрәкәтне берничә тапкыр кабатлый.
Газиз. Ватылды, ахрысы. Без Африкада пәйда булырга тиеш идек. Башкача килеп чыкты әле монда. Менә маршрут та пәйда булды (укый): “Керү ишеге, беренче этаж коридоры, директор бүлмәсе, баскыч, икенче этаж, укытучылар бүлмәсе”. Барысы да аңлашылды. Глобус булганы белән канәгатьләнергә һәм дөнья тирәли түгел, мәктәп тирәли сәяхәт тәкъдим итә икән.
Әдилә. Дөрес, бу маршрут һәр укытучыга да таныш, әмма без аны төрлеләндерергә тырышырбыз. ...Киң яссы таулык. Беренче этаж коридоры.
Газиз. Арырак барсак, Үзәк материк – директор кабинеты.
Әдилә. Ә директор өчен төп әйбер нәрсә?
Газиз. Кыюлык, осталык, сәләт, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәү һәм катлаулы ситуацияләрдән чыга белү, әлбәттә.
Әдилә. Мулла Иле мәктәбе директоры Кәбиров Фәнис Дамир улы бүген безнең студиябезгә кунакка килде һәм үз кулы астында эшләүче укытучыларны котларга теләк белдерде. Сүз сезгә, Фәнис Дамирович!
ДИРЕКТОР КОТЛАВЫ.
Әдилә. Ә хәзер, дуслар, хөрмәтле укытучылар, сәяхәтебезне мәктәбебезнең икенче этажы буйлап дәвам итәбез.
Укытучылар кебек киенгән 9 укучы чыга. Аларда төрле предмет исемнәре язылган кәгазьләр. Укучылар тәртип буенча үз фразаларын әйтәләр.
Газиз. Тынлык. Дәресләр бара. Без икенче этаж коридоры буйлап атлыйбыз. Һәр ишек яныннан үткәндә безгә төрле класстан төрле фразалар гына ишетелә.
МАТЕМАТИКА УКЫТУЧЫСЫ (Нурзилә). Мәсьәләнең биремен языгыз. Ике дус гөмбәгә киттеләр. Урман...
ОБЖ УКЫТУЧЫСЫ (Әмир). 20 километрга җәелгән химик зарарлану зонасында урнашкан. Махсус костюмнар һәм противогазлар киеп...
ТАРИХ УКЫТУЧЫСЫ (Рәмилә). Мамонтлар елганың текә яр буйларына чаптылар. Аларны анда таш балталар белән коралланучылар көтә иде. Болар...
ИНГЛИЗ ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ (Г.Илназ). Мother, father, brother and...
ХИМИЯ УКЫТУЧЫСЫ (Х.Илназ). Үзенең атаклы таблицасы белән Дмитрий Иванович Менделеев, һәм шулай ук...
МУЗЫКА УКЫТУЧЫСЫ (Зәлия). Петр Иванович Чайковский. Аның иң яраткан фразасы – чын музыкант булыр өчен, кулга...
ТЕХНОЛОГИЯ УКЫТУЧЫСЫ (Рәзил). Тагын бер кабат әйтәм, сул кулга кайрак, уң кулга кул пычкысы тотабыз. Мин әйткәнчә эшләсәгез, сез беркайчан да...
РУС ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ (Х.Алинә). Не забудете этих проникновенных, так хорошо знакомых с детства каждому из нас слов...
ФИЗКУЛЬТУРА УКЫТУЧЫСЫ (Ришат). Сесть, встать, сесть, встать...и... раз два, раз два, раз два шагом марш.
МУЗЫКА. (Укучылар сәхнә буйлап әйләнеп киләләр, язуларны төшерәләр һәм шигырь сөйлиләр.)
Нурзилә. Килә-китә кеше бу дөньяга.
Кала белем, кала яктылык.
Тоягыннан очкын чәчә-чәчә
Вакыт аты чаба атылып.
Әмир. Үрелә кеше Айга, йолдызларга,
Бөтенесен килә беләсе,
Җиде катлы күкләр ишегенең
Биектә тора ләкин келәсе.
Рәмилә. Ә ачасы килә.
Тик ачарга
Ярамый шул гади ачкычлар.
Тартыла җан һаман яктылыкка.
Ымсындыра серле балкышлар.
Г.Илназ. Офыкларның зәңгәрлеген эчеп,
Якты төсләр җыеп күңелгә,
Вакыт аргамагын иярли дә,
Үрләренә кеше үрелә.
Х.Илназ. Әй аңлыйсы килә бу дөньяны,
Әй ачасы килә серләрен.
Җир күкләрен таң һәм киңлекләрен
Кемнәр белә икән телләрен?
Зәлия. Кемнәр ачар күңел күзебезне?
Гүзәллеккә булыр кем юлчы?
Сорау бирдем - шул чак күз алдыма
Килеп басты минем укытучы.
Рәзил. Ул ниндидер горур һәм иллаһи
Йөзләрендә серле яктылык.
Иярәсең аның артыннан син
Кулларында аның ачкычлыр күп.
Алинә. Серле яктылыкка тартылып,
Серле мәгарәләр ачкычы.
Шул ачкычлар белән ачыладыр
Бик күп кешеләрнең язмышы.
Ришат. Биеклеккә басма сала-сала,
Вакыт көчен тормый исәпләп,
Алып бара бит ул кешелекне
Йолдыз юлларыннан җитәкләп.
Нурзилә. Югарыда анда дөнья башка:
Иңнәреңә нурлар ишелә,
Яктылыкка күңел сусаганда
Күкләр, юллар кирәк кешегә.
”СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ” ҖЫРЫ.
Газиз. Укытучы хезмәте элек - электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы - шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Димәк, безнең каршыда утыручы абый- апаларыбыз менә шул яхшы сыйфатларны үзләренә туплаган.
Әдилә. Кадерле укытучылар, бик кызганыч, без ерак илләр һәм континентларны күрә алмадык. Шулай булса да, мәктәп туристлык агентлыгы предмет укытучыларына эксклюзив турлар тәкъдим итә.
ҺӘР ТУРНЫ ИГЪЛАН ИТКӘН САЕН, УКЫТУЧЫЛАРГА МАТУР ИТЕП ЯСАЛГАН БУКЛЕТЛАР ТАРАТЫЛА.
Газиз. Филолог укытучыларны кая җибәрергә?
Әдилә. Әлбәттә, Россиянең әдәби урыннарына: Казан, Петербург, Мәскәү, Тамбов...
Рәхәтләнеп сәяхәт итегез!
Газиз. Җәйге ялны мәктәп администрациясе кайда үткәрер?
Әдилә. Аларга күптән инде беркем дә борчымас өчен һәм ялдан бүлмәс өчен, кеше яшәми торган утрауга путевкалар әзерләнгән.
Газиз. Математика укытучыларына нәрсә тәкъдим итәбез?
Әдилә. Ә математикларга – Пифагорның туган иленә сәяхәт.
Газиз. Биология укытучысы өчен профессор Паганель эзләреннән оештырылган экспедиция тәкъдим итәбез. Сездән яңа экзотик гербарий көтәбез.
Әдилә. Инглиз теле укытучысын Көнбатыш Европа буенча тур көтә.
Газиз. Химия укытучысы өчен махсус тур – Менделеев усадьбасына сәяхәт.
Әдилә. Башлангыч сыйныф укытучыларын кая җибәрәбез инде?
Газиз. Алар төркемен бәхетле утрау – Чунга - Чангага җибәрергә тәкъдим итәм.
Әдилә. Физкультура укытучысы, махсус сезнең өчен 2020 нче елда Токиода узучы җәйге Олимпиадага тур әзерләнгән.
Газиз. Компьютер артында утыручы Зилә апага нәрсә тәкъдим итик икән?
Әдилә. Аның өчен иң яхшы тур – виртуаль дөньяга сәяхәт.
Газиз. Хөрмәтле укытучылар, “Дөнья тирәли сәяхәт” тапшыруы нәкъ менә шушы урында - мәктәпнең татар теле бухтасында - ахырына якынлашты. Сезгә тагын бер тапкыр сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез! Укытучылар көне ел буе дәвам итсен, мәктәбебез укытучылар һәм укучыларның дуслык гаване булсын.
“ЯРАТЫГЫЗ” ҖЫРЫ.