СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урман дәресе "Урманнарны саклыйк"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урман дәресе "Урманнарны саклыйк!".Класстан тыш чара буларак та кулланырга мөмкин

Просмотр содержимого документа
«Урман дәресе "Урманнарны саклыйк"»

Тема: Урманнарны саклыйк!

Максат: кешенең һәм табигатьнең аерылгысыз булуларын исбатлау; күзәтүчәнлек, уйлый белү, соклана белү сәләтләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; туган як табигатен яратырга һәм сакларга өндәү;

Дәрес барышы.

Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы, шомлы,

Исемен аның кем әйтә.

- Шигырь нәрсә турында ?(Урман турында.)21 март Урман көне дип игълан ителгән иде.

Җирдәге табигый байлыклар арасында иң кыйммәтлесе саналган яшел хәзинәбезгә дөнья күләмендә әһәмият бирү очраклы түгел. Урманнарга игътибарны көчәйтү әйләнә-тирә сафлыгы белән генә чикләнми. Кызганычка каршы, соңгы унъеллыкларда кешеләрнең “яшел калкан”ыбызга вәхшиләрчә мөнәсәбәте елдан-ел көчәюе сизелә. Ә табигый казалар алдында, гомумән, күп очракта әзерлексез икәнлегебезне күрсәтәбез. Белгечләр фикеренчә, янгын очракларының 80 проценты кеше факторы белән бәйле. Ә кешеләрнең аңлы рәвештә урманнарга рөхсәтсез кул сузуын нәрсә белән акларга? Урлашучыларның җиңел кәсеп белән баерга теләвенә нинди аклану булырга мөмкин? Республикада урманнарны тергезү, аларның мәйданнарын арттыру буенча зур эш алып барыла.

Дәреснең максатын һәм бурычын билгеләү.

-Урманнарның кешеләргә китергән файдасы турында сез нәрсәләр сөйли аласыз?(Балаларның жаваплары тыңлана.)

-Бүгенге сыйныф сәгатендә без сезнең белән әйләнә-тирә табигать, үсемлекләр турында һәм аларның кешеләргә китергән файдалары, аларны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту турында сөйләшербез.

- Россия урманнары...   Илебез картасында урманнарның яшел океаны җәелеп ята.Анда ак кәүсәле каеннар, ярым караңгы чыршылар, якты

наратлар, тын тайганың куе урманнары чайкала. Туган илебезнең иң зур байлыгы булып урман тора. ( слайд күрсәтелә)

- Сез нинди урман төрләрен беләсез? (Ылыслы, катнаш,киң яфраклы урманнар).

-Ылыслы урман агачларын атап китегез.(Нарат, чыршы, карагай, кедр).

1нче укучының нарат турында чыгышы


“Нарат. Нарат-Татарстан Республикасының ылыслы урманнарында төп агач токымы булып исәпләнә. Нарат- яктылык яратучы үсемлек, ул туфракта дым җитмәүгә яки артык булуга яхшы җайлаша, хәтта ул комлы туфракта да иркен үсә. Тамырлары белән берегә алса таулы урыннарда да югарыга күтәрелә. Наратны чын мәгънәсендә ылыслылар башлыгы дип атап булыр иде. Чөнки ылыслы агачлар төркемен –нарат исеме белән, наратчалар семьялыгы дип йөртәләр. Наратның ябалдашлары гел өскә күтәрелә.Нарат урманында якты, һава үзенә бер төрле ис белән тулган була. Бу –фитонцидлар. Алар авыру тудыручы бактерияләрне үтерә. Шуңа күрә ял, дәвалау йортларын нарат урманнары эчендә төзиләр. Нарат бик борынгы агач.Әле җир өстендә яфраклы агачлар булганчы ук үскән..Нарат ылысы белән иң борынгы кошлар- суерлар (урман тавыгы) туена.Наратның үзагачы- кыйммәтле төзү материалы. Кижи шәһәрендә нараттан,чыршыдан төзелгән чиркәүләр инде менә ничә йөз еллар тора. Наратның үзагачын эшкәртеп эфир майлары, скипидар, канифоль, дегет алалар. Бөреләре,сумаласы һәм ылыслары медицинада кулланыла.”

Тулы мәгълүмат өчен укучыга рәхмәт әйтелә.

  • Сез бу чыгышны игътибар белән тыңладыгыз микән, тикшереп үтик әле?

  • Ни өчен нарат агачының аскы ботаклары корый?

Бу нәрсәгә бәйле? (Чөнки нарат агачы яктылык яратучы агач. Ул янында үскән агачлар аңа яктылыкны каплаган саен өскә күтәрелә, ә аскы ботаклар корып коела бара.)

  • Нарат агачының чагыштырмача яшен аның яшел шапкасына карап та белеп була. 20 яшьләр тирәсенә энәле шапка аскы ботаклардан ук, ярты гасырга кәүсәнең яртысыннан башлана.

100 яшь тирәсенә шапка шар сыманга әйләнә. Ә тагын 100 елдан бу шапка яссы түбәне хәтерләтә.

  • Ә хәзер менә мондый хикәя тыңлап үтик әле.

  • Бер вакыт кара көздә себер урманнарына урман турында аз белүче кала ревизоры, тикшерүче, килеп чыга. Ылысларын койган урманны күргәч, ул урманчыга сорау бирә:

  • Бу ылыслы урманмы?

  • Әйе.

  • Ә агачларның ылыслары кайда?

  • Коелганнар.

  • Кем гаебе белән?

  • Табигать гаебе белән.

  • Сез миңа табигать артына качмагыз! Урманның “үлеме” өчен үзегез җавап бирерсез.

  • Урманның “үлемендә” урманчының гаебе бармы?

(Юк, бу урман ешлыгы карагайдан торган. Карагаай, ылыслы агачлар семьялыгына керсә дә, нарат һәм чыршыдан аермалы буларак, ел саен кышка, яфраклы агачлар сыман, энәләрен коя.)

2 укучының Чыршы турында чыгышы.

- Нарат белән чыршы – ылыслы агачлар. Аларның яфраклары – ылыслар. Ылыслы агачлар, яфраклы агачлардан аермалы буларак, ылысларын берьюлы коймыйча, акрынлап,ел дәвамында коеп торалар, шуңа күрә ылыслы агачлар ел буе яшел утыра. Чыршы дым яратучан, ул дымга бай балчыклы туфракта үсә. Кояш нурлары начар үткәнлектән, чыршы урманнары караңгы була. Чыршы астында күләгә ярата торган үсемлекләр үсә. Нарат туфракка талымсызрак, комлы урында да үсәргә мөмкин. Ул яктылык яратучан үсемлек. Наратның ябалдашлары һәрвакыт өскә омтыла. Нарат урманында якты була, һавасыннан кеше сәламәтлеге өчен файдалы искиткеч хуш ис килеп тора.

- Балалар, сезнең урманда булганыгыз бармы? Безнең урманда карагай агачы үсәме?Карагай безгә көнбатыштан кергән. Ул безнең зонада соңгы 50 еллар тирәсендә тарала башлады.

Укучылар чыгышы

1 укучы. Безнең дөнья бик бай. Чөнки анда сулар, урманнар, хайваннар, кешеләр бар. Мин урманнар турында сөйләргә телим. Урманны бөтен кеше ярата. Аның файдасы бик күп. Урманның байлыгы – агачлар, җәнлекләр, тәмле җиләкләр, гөмбәләр, кошлар. Шундый яхшы һаваны беркайдан да таба алмыйсың, анда суларга бик яхшы. Минем кешеләргә әйтәсем килә.

Урманнарны яратыгыз, анда барыгыз, аны саклагыз. Ул да сезгә шулай җавап бирер.

2 укучы. Урман яшел стена кебек басып тора. Урманга кергәч без төрле кошларның тавышларын ишетәбез. Безгә суларга җиңеләя. Гөмбә җыяр өчен кәрзин алабыз. Юлдан барганда төрле чәчәкләр күрәбез. Безгә урманда бик ошый, без тагын килергә хыялланабыз.

3 укучы. Табигать – ул безнең тормышыбыз. Без анардан башка яши алмыйбыз, шуңа күрә аны сакларга кирәк. Һава һәм сулар пычрана, табигать төрле радиактив мәтдәләр белән агулана һәм урманда җәнлекләр кими, ә елгада балыклар аз кала. Без кошларның тавышларын, урманны, чәчәкләрне яратабыз. Әйдәгез, кешеләр, табигатьне саклыйк!

4 укучы. Урман ул матур да, файдалы да. Ләкин алар җирдә бик аз калды. Ләкин без аңа ярдәм итә алабыз. Яшь агачлар утыртырга, чүп-чарларны җыярга мөмкин. Без планетабызга чиста тормыш бүләк итәргә тиеш.

5 укучы. Туган ягыбызда урманнар бик аз кала. Аңа бик булышырга кирәк. Без ел саен урманга экскурсиягә барабыз. Анда бик матур, саф һава, тыныч. Шуңа күрә анда чүп-чар калдырырга, агачларны сындырырга ярамый.

УкытучыБалалар, урманда нәрсәләр эшләргә ярамый? (рәсем буенча)

Укытучы. Әйе, балалар, без сезнен белән И.И.Шишкиннын картиналарын карап киттек. Ә бит Кайбыч районының да табигате бик матур. Безнең туган ягыбыз урманнарга бик бай. Иң беренче Санк- Петербургтагы корабларны да безнең як урманнарының имәннәреннән ясаганнар.

-чүп калдырырга;

-ут, учак яндырырга;

-кошлар оясын туздырырга;

-җиләк-гөмбәләрне таптарга;

-белмәгән гөмбәләрне җыярга;

-агачларны сындырырга ярамый

Адашкан яфраклар”

(Урманны саклагыз! Ул кешенең дусты.)

Сорау:- Кеше урмансыз яши аламы? Ни өчен?

 Нәтиҗә (укучылар) : Кеше урманнан башка яши алмый.Гөмбәләр,җиләкләр, чикләвекләр, хайваннарның итен кеше азык итеп куллана; агачтан җиһазлар, кәгазь ясыйлар, йортлар, корабльләр төзиләр; дару үләннәрен медицинада файдаланалар; җәнлекләрнең тиресеннән өс киеме тегәләр. Урман һавасын сулау үзе бер шифа. Урманда бик матур.

Укытучы. – Белгәнегезчә, урман безгә күп нәрсәләр бирә икән.Шуңа да табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Кешеләр табигатькә беркайчан да тиешенчә сак була белмәделәр. Аны сакларга, аның турында кайгыртырга кирәклеген бик соң аңладылар.Шуңа күрә җирдәге тереклекнең барлык төрләрен саклау максатында Кызыл китап булдырылган.

Укытучы. – Кеше гомере буе табигатьтән файдалана.  Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә.   Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы һәм байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш. Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!     


Көек төп гомуми белем бирү мәктәбе

















2-9 сыйныф укучылары белән

үткәрелгән Урман дәресе

Сыйныф җитәкчесе:Хуснутдинова Н.К.
















2015 ел


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!