СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок биологии 8 класс "Кровь"

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок биологии для 8 класса "Кровь" на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Урок биологии 8 класс "Кровь"»


Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

Морт төп белем бирү мәктәбе







Биологиядән ачык дәрес

8 сыйныф


Укытучы : Галиева Ләйсән Хатиповна














Тема: Кан әйләнеше органнары.

Максатлар: Белем бирү максатлары:

  1. Укучыларга йөрәк һәм кан әйләнеше органнарының төзелеше, шундый төзелешнең әлеге органнар үтәгән фунциягә туры килуен ачыклауда ярдәм итү.

  2. Кеше йөрәге төзелешенең гомуми планы белән танышу.

  3. Канның кече һәм зур түгәрәкләрдә хәрәкәтен өйрәнү.

Үстерүчән максатлар:

1. Зоология курсында алынган кан өйләнеше системасы буенча төшенчәләрне үстерү.

Тәрбия максатлары:

1.Сәламәтлекне саклауның мөһимлегенә төшендерү.

2. Кан хәрәкәтен юлда йөрү кагыйдәләренә таянып аңлату

3.Кан әйләнешен өйрәнгәндә сәяхәт алымын куллану.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату

Дәрес төре: сәяхәт

Эш формалары: фронталь, индивидуаль

Методлар: әңгәмә,

Җиһазлау: компьютер, йөрәк, кан әйләнеше буенча слайдлар, проектор, “Йөрәк төзелеше”, “Кан әйләнеше органнары” таблицалары, тестлар

Дәреснең эпиграфы: “ Гомер буе янып яшәр өчен сәламәтлек телим мин сезгә” Ф. Тарханова

Дәрес барышы:

1. Кереш. Оештыру моменты: (1 минут)

Укытучы: Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар, килгән кунаклар, әти- әниләр!.

Ә хәзер укучылар барыгыз да минем кузләремә карагыз, класста бөтенегез дәме, хәлләрегез өйбәтме, дәрескә дә әзерме?Шулай булгач, дәресне башлыйбыз. Без кеше организмының эчке тирәлеге – кан белән танышуны дәвам итәбез.


2. Белемнәрне актуальләштерү. ( 10 минут)

Фронталь сораулар:

  1. Организмның эчке тирәлеген нинди сыеклыклар тәшкил итә?

  2. Канның организм өчен әһәмияте нинди?


Укытучы: - Үткән дәрестә иммунитет, кан группалары турында сөйләшкән идек. Әйдәгез, белемнәрегезне тест ярдәмендә тикшереп алыйк. Тактада тест язылган (проекторда) . Шуңа карап эшләгез. Кем ерактан начар күрә аларга тестларны өләшеп чыга алам. Тестта 10 сорау, һәр сорауда бер дөрес җавап. Тестны контроль эш дәфтәрләрендә башкарабыз.Бүгенге числоны, тест темасын язып куябыз. Җавап бирү вакыты 5 минут.

( Укытучы магнитофон кабыза, классик музыка куя)

Тестлар (тактада проекторда)

  1. Кан тукымаларның кайсы төренә керә:

а) тоташтыргыч б)эпителиаль

в)мускул г)нерв

2. Кан күзәнәкләре кайда ясала?

а)талак б)бавыр

в)сөякнең кызыл җелегендә г)үпкәдә

3. Канда лейкоцитлар нинди роль үти:

а) транспорт б)саклагыч в)гумораль регуляция

4. Кайсы кан группалы кешегә барлык группа канны да алырга мөмкин:

а) 4 б)2 в)1 г)3

5.Нинди шартлар булганда иммунитет барлыкка килә:

а)фагоцитоз б)антитәнчекләр в)кислород булу г) углекислый газ булу

6. Канның оючанлыгында кайсы ион мөһим роль уйный:

а) натрий б) калий в)кальций

7. Вакцина – ул:

а) микроблар культурасы б)көчсезләндерелгән микроблар группасы

в) йөгышлы авыруны кичергән кеше яки хайван канының плазмасы

8. Дәвалау сывороткасы – ул:

а) антитәнчекләр препараты б)көчсезләндерелгән бактерияләр

в) лейкоцитлар җыелмасы г)антибиотиклар эремәсе

9. Канның кайсы күзәнәкләре өчен фагоцитоз хас:

а)эритроцитлар б) лейкоцитлар в)тромбоцитлар

10.Нинди иммунитет ата- анасыннан балага нәселдән күчә:

а)табигый б)ясалма

(Тестка анализ бирү)

  1. Яңа материалны аңлату: (25 минут)

Укытучы: Без организмда кан барлыгын, аның даими хәрәкәттә булып, кислород һәм туклыклы матдәләрне күчереп йөртүен белдек. Ничек уйлыйсыз, кан әйләнеше органнары нәрсәдән гыйбарәт? (Йөрәк, кан тамырлары)

Безнең бүгенге максатыбыз (тактада проекторда язылган): кан өйләнеше органнары төзелешенең башкарган функцияләренә туры килүен исбат итү.

Иң элек борынгы грек табибының бер язмасы белән танышыйк.

“ Бик борын заманда Көч, Аң һәм Йөрәк узара бәхәсләшкәннәр, әмма уртак фикергә килә алмаганнар һәм Фәнгә мөрәҗәгать иткәннәр.Көч әйткән: “Тыңла, әле, Фән, син бит минем барысыннан да көчлерәк икәнемне, тырыш хезмәттән башка белемнең дә, һөнәрнең дә булмавын беләсең. Мин кешеләрне авырлыкларга бирешмәскә өйрәтәм. Димәк, кешеләргә мин кирәгрәк”, - дигән.

Шулчакта Аң сүзгә кушылган: “Кешеләргә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен мин билгелим. Миннән башка кешеләр фәнне төшенә алмыйлар, бәладан котылу юлын белмиләр. Димәк, кешеләргә мин кирәгрәк”, - дигән.

Инде Йөрәк телгә килгән: “Ә мин кешеләрне кыерсытылганнар өчен борчылырга, өлкәннәрне олылырга, кечеләрне хөрмәтләргә мәҗбүр итәм. Мин – изгелек һәм мәрхәмәтлелек, мин – киң күңеллелек һәм ныклык. Йөрәк – ул тормыш. Миннән башка сез нәрсә соң, Көч һәм Аң?” – дигән.

Барысын да тыңлаганнан соң, Фән үзенең фикерен өйткән::”Хөрмәтле Көч, син сөйләгәннәр барысы да дөрес. Әмма кайвакыт син кырыс.Син ялганны якласаң, бәла килә. Синнән файда күп, шулай ук явызлык та аз түгел.

Син дә дөресен сөйләдең, Аң. Син кешеләргә табигатҗ һәм тормыш серләрен ачарга ярдәм итәсең. Әмма син бер үк вакытта әйбәт кешеләрнең дә, явыз кешеләрнең дә теләкләрен үтисең. Син күпкырлы һәм күпйөзле. Шуңа да Йөрәк синең һәрбер эшеңне хупламас, яхшылыкны кабул итәр, ә начарлыкны кире кагар. Ә син, Көч, җитез, булдыклы, әмма Йөрәк сиңа һәрчак ирек бирмәс, изге эшләр өчен ул үзен кызганмас, ә начар эшләрдән тоткарлар. Шулай булгач, әйдәгез, бергә берләшегез! Ә йөрәк сезне җитәкләсен!”, -дигән.

Укытучыөрестән дә, тәнебезнең кай җиренә генә кулны куйсак та, без йөрәк тибешен тоябыз. Һәм ул тибеп кенә калмый, ә һәрбер органыбызга юл күрсәтә.

Сорау. Ә йөрәк нинди эш башкара ? (Канны хәрәхәткә китерү функциясен ути)

Әйдәгез хәзер йөрәкнең төзелеше белән танышып китик.

(Проекторда йөрәк төзелеше).

Кан әйләнешенең үзәк органы –йөрәк. Ул канны тамырлар буйлап куучы насос.

Йөрәк күкрәк читлегендә үпкәләр арасында, гәүдәнең урта сызыгыннан аз гына сулдарак урнашкан. Ул зур түгел –якынча кешенең йодрыгы кадәр генә, ә уртача массасы 250 граммнан алып (хатын- кызларда) 300 граммга кадәр (ирләрдә). Формасы белән конусны хәтерләтә.

Йөрәк мусскуллы куыш орган. Ул эчтән 4 куышлыкка – камераларга бүленгән: уң һәм сул йөрәгалдына, уң һәм сул карынчыкка. Уң ягы белән сул ягы арасында бәйләнеш юк. Йөрәк махсус капчык – йөрәк пәрдәсә эчендә ята. Пәрдә белән йөрәк арасында майлагыч сыекча тулган: ул, йөрәк кыскарганда, аның пәрдәгә ышкылуын киметә.

Йөрәкнең карынчыклары, йөрәгалларына караганда, зуррак. Аларның мускул стенкалары калын, йөрәгалды стенкалары юкарак. Бу аңлашыла да: чөнки йөрәгалды канны янәшәдә генә яткан бүлеккә - карынчыкка куганда әллә ни зур эш башкармый. Карынчыклар исә канны кан әйләнеше түгәрәкләренә зур көч белән этеп чыгара, чөнки бу кан капиллярлар буйлап кеше тәненең барлык органнарына һәм тукымаларына барып җитәргә тиеш була.

Кан бер генә юнәлештә хәрәкәт итә, бу йөрәктә клапаннар булуы белән тәэмин ителә. Канның йөрәгалдыннан карынчыкка агып керүен карынчык ягына гына ачылучы капкачлы клапаннар көйли.

Канның артерияләрдән карынчыкларга керүенә ярымайсыман клапаннар тоткарлык ясый. Алар артерияләргә чыгу урынында урнашкан һәм ярымтүгәрәк тирән кесә рәвешендә була. Кан басымы астында бу клапаннар җәелеп ачылып китә һәм кан тулгач тыгызланып йомыла, нәтиҗәдә аорта белән үпкә тамырыннан йөрәк камераларына канның кире агып керү юлын томалый. Карынчыклар кыскарганда ярымайсыман клапаннар, стенкаларга сырышып, канны аортага һәм үпкә тамырына уздыра.

Филадельфиядә (АКШ), экскурсияләр үткәрү өчен, йөрәкнең зур моделе ясалган. Аның биеклеге 6,4 метр, аркылысы – 8,4 м. Коридорлар, баскычлар буйлап экскурсанталар йөрәкалды, карынчыкларга кереп, бүлге клапаннарны карый алалар.

Сорау: Йөрәк берөзлексез ничә ел эшли алыр иде? (Галимнәр исәпләвенчә, 150 елга чыдар иде)

Сорау: Йөрәкне ничек сакларга? (Моның өчен йөрәкнең сәламәтлегенә нәрсәләр уңай, нәрсәләр тискәре йогынты ясый – шуларны белергә кирәк)

Тактага “Йөрәккә ачкыч” дип аталган плакат эленә. Ул ике өлешкә бүленгән: “Йөрәгегез нәрсә ярата?” һәм “Йөрәгегез нәрсәне яратмый?”

Йөрәгегез нәрсә ярата?

1. Хәрәкәт.( Йөгерү, чаңгыда йөрү, спорт белән шөгельләнү йөрәк мускулларны ныгыта. йөрәк тынгысыз, бусы хак. Сезнең ялкаулылыгыз йөрәк мускулларын йомшарта. )

2. Табигать кочагында яшәү. ( йөрәккә рәхәтлек бирә. Шәһәрдән читтә яшәүчеләрдә миокард инфаркты сирәгрәг була) (инфаркт – кан тамырларына юшкын утыру, кысылу нәтиҗәсендә шартлап, йөрәк мускулына кан саву)

3. Стабильлелек, даимилек, мәхәббәттә тугрылык.

4. Хезмәт.

5. Ял режимы (Көндез 15-30 минут йоклап алу йөрәгегез бу шөгыльне хуп күрә)

5. Дөрес туклану (Сөтле ашлар, ботка, яшелчә ашлары, витаминнар .ни белән туклануыгызга да ул битараф түгел. Аңа вит. пектин(алма)

Йөрәгегез нәрсәне яратмый?”

  1. Әйләнә - тирәдәгеләр һәм үзегез белән каршылыкны, эмоцияләр белән идарә итә белмәвегезне

  2. Начар йокы (Ял турында онытып җибәруегезне.)

  3. Артык килограммнар, майлы ризык (йөрәккә турыдан туры куркыныч тудыра)

  4. Тәмәке (тәмәке тарттыгызмы? Күз алдына китерегез: сезнең артерияләрегез тарайды, йөрәк тибеше тизләште, 10 мг С витаминын югалттыгыз ( ә ул кан тамырларын ныгытучы витамин), никотин каныгызның оючанлыгын арттырды, ә бу тромблар ясалуга китерә.)

  5. Алкоголь (тәмәке белән бергә ул тагы да җимергечрәк тәэсир ясый. Кан басымы да миокард дистрофиясе симптомнары.

  6. Стресслар – йөрәк авырулары барлыкка килү сәбәпләренең берсе. (Стресс – теләсә нинди организмның тәэсир итүче тирәлек факторларына специфик булмаган җавап реакциясе.) Киеренкелекне бетерү, аны булдырмаска өйрәнү, организмны тыныч халәттә тотарга ярдәм итә.

  7. Дәвамлы поза көчәнеше – утыру – укучыларда вак кан тамырларының кысылуына китерә, кан басымы сизелерлек күтәрелә. Шуңа күрә дәресләрдә физкульминуткалар үткәрү бик файдалы. Әйдәгез, барыбыз да кунегүләр ясыйк.

Күнегүләр ясау.

Стресстан чыгуның берничә алымы:

  1. Борынгы һиндлылар бармакларның билгеле бер торышы организмага уңай йогынты ясый дип уйлаганнар (хатха –йога алымы). Ике кулның да баш бармак битен исемсез бармакның битенә җиңелчә генә кысып, ышкып тотарга, башка бармаклар турайтып өскә кайтарыла. Бармакларның бу торышы стресстан чыгарга ярдәм итә, үз –үзеңә ышанычны арттыра.

  2. Иммунитет арттыру күнегүләре (баш бармакны калган барлык бармаклар белән каты итеп тотарга)

  3. Елмаю. Елмаегыз, әлбәттә, ул барлык проблемаларны да хәл итми, ләкин елмайган арада организм ял итеп өлгерә, киеренкелек бетә, һәм сез проблемаларыгызны чишәрлек көч табачаксыз.

Проекторда йөрәк-кан системасы авырулары белән танышып китү:

Укытучы: Республикада исәпкә алынган барлык төр авыруларның 54,4% йөрәк-кан системасы белән бәйләнгән. 1классларда әлеге чирдән 14,1% бала интегә, 11 класста мондый авыруларның саны барлык балаларның 60% тәшкил итә. Яшүсмерләр арасында йөрәк авырулары арта. Бу авыру миллионнарча кешеләрнең гомерен вакытсыз өзә. Әлбәттә, бүгенге алгарыш заманында ясалма йөрәк яки донор йөрәге куйдырырга була, ләкин бу бик кыйммәт. Бүгенге көндә йөрәк күчереп утырту буенча нибары 10 операция ясалган. Бу урында милләттәшебез, бөек кардиохирург Р. Акчурин турында берничә сүз өйтеп китәсе килә. Россиянең беренче президенты Б.Н.Ельцин үзенең йөрәген аңа ышанып тапшырды һәм ялгышмады: ул бүгенге көндә дә исән-сау.

Гипертония- кан басымының күтәрелүе

Гипотония – кан басымының түбәнәюе

Инсульт – кан басымы кмнәт күтәрелү нәтиҗәсендә баш миенә кан саву.

Инфаркт – кан тамырларына юшкын утыру, кысылу нәтиҗәсендә шартлап, йөрәк мускулына кан саву.

Атеросклероз – йөрәк мускулының тоташтыручы тукымага өйләнүе.

Стенокардия – йөрәк-кан тамырларының тараюы

Тахикардия – йөрәк тибүенең ешаюы

Брадикардия – йөрәк тибешенең сирәкләнүе.

Сорау: Ничек уйлыйсыз, клапаннар ни өчен кирәк? (кан организмда бер юнәлештә генә хәрәкәт итсен өчен)

Клапаннарны юлдагы светофор белән чагыштырырга була. Светофор да машиналарның бер юнәлештә һәм билгеле бер тәртиптә хәрәкәтен тәэмин итә. Минем уйлавымча, барыгыз да юл кагыйдәләрен яхшы беләсез. Шуңа да мин хәзер сезне кеше организмы буенча сәяхәткә алып барам. Сәяхәт вакытында кызыксындырган сораулар булса, аларга бергәләп җавап табарбыз.Уңышлар!

Кан әйләнеше түгәрәкләре” плакаты буенча аңлата, әңгәмә кора.

Сәяхәт.

Атмосфера һавасы” исемле тиз йөрешле поездга утырабыз. Экскурсиябезне башлыйбыз.

Иң төп станция – “Йөрәк станциясе”. Бу станциядә йөрәкалды дип аталучы 2 зал бар. Кече транспорт магистрале буенча хәрәкәтне башлыйбыз. Уң йөрәкалдыннан үтеп, светофор ярдәмендә (өч капкачлы клапан) уң карынчыкка керәбез. Монда тагын светофор (ярымайсыман клапан) тора: үпкә аортасы на утырып юл тотабыз – уң һәм сул артерияләр(веноз кан) Иң беренче станция – “ Үпкә станциясе”. Хөрмәтле пассажирлар, поезддан төшкәннән соң, тимердән ясалган кызыл төстәге микроавтобусларда (эритроцитларда) урын алыгыз. ( нинди процеслар бара – газлар алмашу (веноз кан артериаль канга әйләнә). Һәм үпкә веналары магистрале буенча төп станциянең “Өөрәкнең” сул йөрәкалды залына кайтып керәбез.

Бу кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге дип атала.

Сул йөрәкалдыннан үтеп,светофор ярдәмендә( капкачлы клапан) сул карынчыкка килеп җиттек. Монда төп магистральләрнең берсе булган аорта башлана. Юлыбызда тагын светофор –юл күрсәтүче (ярымаймысан клапан) канның кире карынчыкка керүен тоткарлый). Игътибарыгызны уңга һәм сулга юнәлтегез. Анда сез үзәк промышленность районнарына алып баручы артерияләрне күрәсез. Без артерияләргә килеп җиттек һәм капиллярларга күчәбез. Тукталыш ясыйбыз, кислород һәм туклыклы матдәләрне кече складларга – күзәнәкләргә бушатабыз. Сез монда сувенир (матдә алмашы калдыклары, углекислый газ сатып ала аласыз. Автобусыбыз хәрәкәтен дәвам итә. Капилляр һәм веналарны үтеп, без тагын бер транспорт магистраленә килеп керәбез - өске һәм аскы күп канлы веналар. Монда светофорлар (кесәсыман клапаннар) бик күп. Веналар буйлап йөк ташучы эритроцитлар юл кагыйдәләрен бозмыйча бер юнәлештә хәрәкәт итәләр. Магистраль буенча барганда, үң йөрәкалдына кайтып керәбез.

Бу кан әйләнешенең зур түгәрәге.

Сәяхәт күңелле булды дип ышанасы килә.

Укытучы: Мин сезгә йөрәктән башка тагын веналарда да клапаннар бар дидем. Хәзер артерия, вена, капилляр төзелеше белән танышып китик әле.

(Дәреслектән вена, артерия, капилляр төзелеше белән танышып китү.)

Лаборатор эш. Вена клапаннарының функциясе.

-Бер кулыгызны өскә күтәрегез, ә икенчесен аска төшерегз. 1 минуттан соң ике кулны да өстәлгә куеп чагыштырыгыз.

-Ни өчен күтәргән кул агара, ә төшергәне кызара?

-Кайсы кулда клапаннар ябык иде? (әгәр кул төшерелгән булса, клапаннар канга аска агарга комачаулый. Кулның аскы өлешләрендә күп микъдарда кан җыелса гына, клапаннар ачыла. Шуңа күрә веналар шешенә, кул кызара.)

4. Ныгыту ( 5 минут)

Сораулар:

1. Кан әйләнешенең зур түгәрәге кайдан башланып кайда бетә?

2. Кан әйләнешенең кече түгәрәге кайдан башланып кайда бетә?

3. Нинди кан артериаль кан дип атала?

4. Нинди кан веноз кан дип атала?

5.Йөрәк клапаннарының төп функциясе нинди?

6. Йөрәктә карынчык һәм йөрәгаллары стеналары калынлыгы бертөслеме?

7.

5. Йомгаклау. ( 1 минут)

Укытучы:Укучылар, без бүген бик кирәкле дәрес уткәрдек: кан әйләнеше органнары белән таныштык. Кеше организмында сәяхәттә булдык. Сәяхәт кызыклы үтте.

6. Өй эше.(2 минут)

(Тактада проекторда язылган)

126-127 нче битләр,

Тикшеренү эше: йөрәк эшчәнлеге күрсәткечен тикшерү:

Й.э.к.=4.(р+р+р+)-200/10

р- 15 сек. эчендә пульс тибеше

р-парта янында 10-15 тапкыр чүгәләп алгач пульc тибеше

р- пульс 1 минут үткәч языла.

Мәсәлән: Й.э.к = 4.(20+27+20) – 200/10= 268-200/10=6,8

Й.э.к =0,1 – 5 бик яхшы

Й.э.к= 5,1 – 10 яхшы

Й.э.к= 10,1 – 15 канәгатъләнерлек

Й.э.к= 15,1 – 20 начар

Укытучы: Бүгенге дәресне шигырь юллары белән бетерәсе килә:

Көн саен яктырыр сүзең дә, йөзең дә,

Һәрвакыт кешеләр сокланыр үзеңә.

Бу кадәр җылылык, бу кадәр яктылык

Кайлардан алган ул”, - дип сөйләр бар халык.

Таза булыйк, матур булыйк.Күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң ЙӨРӘК,

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!