СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок нравственности "Тугры дус - җанлы хәзинә"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок нравственности "Тугры дус - җанлы хәзинә"

Просмотр содержимого документа
«Урок нравственности "Тугры дус - җанлы хәзинә"»



Әхлак дәресе

(1-4 нче сыйныфлар өчен)

Тема: Тугры дус - җанлы хәзинә.

Максат: матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Вил Казыйхановның “Әхлак дәресләре” китабы, Каюм Насыйриның “Әт-тәрбия” китабы, интеллект-карта ясау өчен ак кәгазьләр, төсле фломастерлар, глоссарий.

Кулланылган әдәбият:

  1. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәрес эшкәртмәләре. – Яр Чаллы, 1998, 125 – 128 б.;

  2. Каюм Насыйри Китаб−әт-тәрбия. −Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1992 −144 бит.



Дәрес барышы:

I. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Алдагы дәрестә сөйләшкән тема буенча өйдә фикерләшү нәтиҗәсен берничә укучыдан тыңлау.

Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.

1-4 нче сыйныфлар өчен:

Хикәяне балаларга укытучы/укучының тарафыннан сәнгатьле уку .

Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәптә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр. Урамда да бергә булалар. Арып туктагач, йә берсенә, йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар, аннары денди уйныйлар, телевизор карыйлар. “Менә ичмасам дуслар!”-диләр алар турында. Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте, әйтерсең лә аннан кара песи үтте. Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар. Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озакламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган-көтмәгәннән генә килеп чыкты. Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. “Кимендә бер ай ятарга туры килер, - диделәр табиблар, - малайның үпкәсенә салкын тигән”. Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга, дәресләр тәмамлангач, таралышмаска кушты. “Киңәшләшеп алырга кирәк”, - диде ул. Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын сизенмәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.

Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

-Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул, - Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулын суза?

-Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыгып бармады. Бүлмәдә чебен очкан да ишетерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.

-Камил, ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? – дип сорады, малайның партасы янына якын ук килеп.

-Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борып һәм:

-Минем спорт түгәрәгенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.

Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар, Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар. Ләкин апалары, үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да, сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да, иң арткы партага утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

- Ни әйтергә телисең, Муллаянов? – дип сорады.

Рөхсәт итсәгез-мин барам, -диде малай.

Синең мәктәпкә килгәнеңә 2-3 көн генә, Кәрим белән юнле-башлы танышып та

өлгермәгәнсеңде әле,- дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием медсестра булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз...

-Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортыдай гөҗли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.

Рәзсимә апалары дулкыннанудан:

-Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! – дия генә алды...


Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:


-Бу хикәядә сүз нәрсә хакында бара?

(Чын дуслык, ялган дуслык турында.)

- Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

(Камилнең хыянәте, Гаязның чын дус булуы турында.)

Үз-үзеңә бәя кую.


III. Уку мәсьәләсен чишү.


1 нче бирем:

- Нәрсә ул дуслык?

(Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мәхәббәт. Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе).

- Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз?

(Нәкъ үзе булган: тиешле теләкләргә җавап бирә торган; эчкерсез, ихлас бирелгән; Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый; Чын дус йөз елдан соң да дус булыр. Яхшы киңәш әйтсә генә дусны чын диеп була. Чын дус алдыңда мактамас, артта мактар).


2 нче бирем

- Дус, дуслык сүзләре белән бәйләнешле тагын нинди мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар, хикәяләр беләсез?

( Йөз сум акчаң булганчы – йөз дустың булсын.

Турылыгы аз кешенең дусты да аз була.

Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.

Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.

Тугры дус- җанлы хәзинә.

Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек сыный.

Иске дус-иярләнгән ат.)


(Үз-үзеңә бәя кую).


3 нче бирем

- Үзегез укыган китаплардан, караган китаплардан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез.

(Җаваплар, үз-үзеңә бәя кую).

-Үзегез белгән кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?

(Җаваплар, үз-үзеңә бәя кую).