Тема: “Туган як жәүһәрләре”.
Максатлар: сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру;
дөрес уку һәм тәржемә итү күнекмәләре бирү;
элек таныш булган сүз төркемнәрен кабатлау.
Туган якка, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм
күзәтүчән булырга өйрәтү, туган жиребез та-
бигатенә сак караш тәрбияләү.
Жиһазлар: “Татар теле” 3 нче сыйныф; рәсемнәр: “Кыш”,
“Баулы таулары һәм чишмәләре”, “Табибта”,
“ Хайваннар”, сигнал блокнотлары, жыр фонограммалары,
видеосюжет.
Дәрес барышы.
Оештыру моменты.
I.Сәламләу.
Безгә бүген кунаклар килгән, аларга елмаеп карыйк та, исәнләшик. (исәнләшү).
Дәфтәрләргә число язу. Дежур укучы кыш турында сөйли.
Дөрес, кайчак жепшек кар да ява, янгыр да ява.
Янгырдан безне нәрсә коткара? (“Кулчатыр” –жыры)
II.Фонетик гимнастика.
Телебезне шомартырга безгә такмаклар да ярдәм итәрләр. Кем дөресрәк әйтә: Кызлармы? Малайлармы? (такмаклар), (такмакларны язырга).
Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
Бу тизәйткечне дәфтәрләрегезгә күчереп, матур итеп языгыз.
Укый – Кара карга – күчмә кошмы?
(Аларның тәпиләре өшидер)
III. Үткәннәрне актуальләштеру.
Өй эшен тикшерү.
а) 88б., 5 нче күнегү.
- Антоним сыйфатның парын табыгыз.
- Нишләп соң бу бияләйнең пары шундый булды?
- Алар охшаганнар.
б) 5 формалы диалог төзү.
- Бияләй нинди төстә?
-Өйдә әзерләгән диалогны тикшерик.
в) Тест.
Әйе, бияләйсез, бүрексез грипп белән чирләргә дә мөмкин. Чирләмәс өчен нишләргә кирәк? Тәрҗемә итегез.
Чирләсәң инде... Җөмләне дәвам ит. ( тест)
Ә чирләсәк инде, без кая барабыз? ( табибка).
Менә аю да чирләгән. Кем рәсем буенча жөмләләр төзи?
Ә хәзер уйнап алыйк. “Кем мин?”
IV. Физкультминут.
Кулга кул тотынабыз
Бергә биеп алабыз
Шаярып та, кисәтеп тә
Җыр җырларга уйладым,
Кызлар, кызлар, сезнең өчен
Хәзер җырлыйсы җырым.
(“Һаман бию кызык шул”).
V. Яна тема белән танышу. Максат кую.
-Балалар, без туган ягыбыз белән танышуны бүгенге дәрестә дәвам итәбез. Без туган ягыбызны яратабыз, Татарстаныбыз белән, шәһәребез белән горурланып яшибез. Безнең шәһәргә быел 5 яшь тулды. Аның турында без күбрәк белергә тырышабыз. Яле бүген нәрсәләр белеп килдегез?
Укучыларнын . Туган илдән кадерле, изге нәрсә юк ул.. Безнең Баулы ул ис -киткеч матур. Аның тауларыннан бөтен тирә-як күренеп тора. Нинди гүзәллек, матурлык!
Ә безнең урманнарга керсәң, чыгасың килми: күкрәкләрне тутырып саф һава сулыйсың, кошларның сайраулары, чәчәкләрнең хуш исе йөрәккә ял бирә.
Миләш, балан, гөмбә, җиләккә дә бай безнең як урманнары.
Тырыш, эш сөючән халкы белән дә танылды Баулы яклары. Танылган геройларыбыз, язучыларыбыз Әнвар Шәрипов, Рәшит Әхмәтҗан, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Рафаэль Мустафин, шагыйрьләребез Сирин Батыршин, Фәнис Яруллин, артистларыбыз Илдус Әхмәтҗан, композиторларыбыз Вил Усманов. Без алар белән горурланабыз.
Безнең шәһәр таулар белән уратып алынган. Һәрбер тауның электән биргән исеме бар.
Челтер – челтер чишмә
Һәрбер тау асты саен.
Әйе, Баулы чишмәләргә дә бай. Нефтьчеләр аларны матур итеп, милли бизәкләр белән бизәп куйганнар.
Кил, су ал, тәмләп эч, ял ит! Безнең чишмәләр турында матур сүзләр әйтәләр
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар,
Туган телдә дәшсәң генә,
Туган җирем мине аңлар.
Такыя чишмә суын эчеп үстем,
Күңелемә алдым агышын
Яктылыкка, гел аклыкка таба
Чакырып тора мине хак юлым.
Ә кайда ул Такыя чишмәсе? Карагыз әле бу рәсемгә.
- Башта таныш булмаган сүзләрне тактадан укып, мәгънәсенә төшеник.
Үтелгән материалны ныгыту. Дәреслек белән эш.
-Чишмәләр кешеләргә нигә кирәк?
- Без дә чишмәгә суга барыйк. Нәрсәләр алыйк?
Минем сорауларга җавап тапсагыз, кроссвордны чишәрсез һәм яна сүзнең мәгьнәсен белерсез.
Татарларның төп баш киеме.
Бәйрәмнәр вакытында татар хатын – кызлары кия торган баш киеме.
Су сала торган савыт.
Чәч толымнарына бәйли торган бизәнү әйбере.
Чиләкләр элеп куя торган әйбер.
Өй эше. 6нчы күнегү . Йомгаклау. Билгеләр кую.
Менләгән чишмәләр ваемсызлык һәм битарафлык аркасында мәңгегә юкка чыктылар. Чишмә яшәүдән туктаса, елга –күлләрдә су бетәчәк, ямь калмаячак.
Чишмәләрне саклагыз!