СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Вакыт рәвешләрен өйрәнү һәм сөйләмдә куллану.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока татарского языка. Урок изучения новых слов - наречий времени и использования их в разговоре.

Просмотр содержимого документа
«Вакыт рәвешләрен өйрәнү һәм сөйләмдә куллану.»

Слайд1

Дәреснең темасы:

Вакыт рәвешләрен өйрәнү һәм сөйләмдә куллану.

Максатлары:

- яңа сүзләр өйрәнү һәм өйрәнгән сүзләрне кулланып диалогик һәм монологик сөйләм оештыру;

- ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту, балалаларны елның һәр вакытыннан ямь табарга өйрәтү;

- парларда, кечкенә төркемнәрдә үзара ярдәмләшеп эшләүгә күнектерү, дустанә мөнәсәбәт булдыру.

Дәреснең

шәхси нәтиҗәсе:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

предметара нәтиҗәләре:

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- парларда һәм күмәк эшли белү;

предмет нәтиҗәсе:

- коммуникатив максатларны аӊлап, диалогик аралашуда катнашу, тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сѳйләм тѳзи алу;

Яңа сүзләр:

Кышын –зимой, җәен –летом, көзен –осенью, язын –весной, көндез- днём, кичен- вечером, иртән- утром, кырау –заморозки, бәс – иней, күз алдыңа китер- представь себе.

Җиһазлау: 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова), сүзлекләр, төрле төсләрдәге карточкалар, компьютер, проектр, презентация, төрле ел фасылларын чагылдырган рәсемнәр.

Дәреснең барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру. а) ( исәнләшү, хәл сорашу) (1 мин)

-Исәнме, Марина!

- Сәлам, Саша.

-Хәлләрең ничек?

-Әйбәт, дустым!

-Сиңа уңышлар телим!

-Мин дә сиңа уңышлар телим!

Укытучы:

Бүген дәрестә үзалдыгызга нинди максат куясыз?

Укучылар:..............

Укытучы:

Бүгнге дәрестә нәрсәләргә өйрәнергә телисез?

Укучылар:......................

2.Актуальләштерү. (3мин) Слайд2

Укытучы:

А) Ел фасыллары нәрсә ул?

Укучылар: ............

Ә) Адагы дәресләрдә нинди ел фасылларын өйрәндек?

Укучылар: ............

Б)Бу рәсемнәрдә нинди ел фасыллары сурәтләнгән? Кайсы ел фасылын нинди төс белән күрсәтер идегез?

Укучылар: ..............

В) Яз, җәй, көз, кыш айларын санап күрсәтегез.

Укучылар: .............

Г) Хәзер мин сезгә җөмләләр укыйм, сез кайсы елфасылына караганын билгелисез һәм шул ел фасылын белдергән түгәрәкне күтәрәсез.

1. Ямь-яшел болыннар,

Ямь-яшел урманнар,

Зәп-зәңгәр күк өстә

Сап-сары урманнар,

Сап-сары болыннар,

Һавалар күк төстә.

2. Урманда ап-ак кар,

Болында ап-ак кар.

Күк һаман зәңгәрсу.

3.Урманда – зәңгәр су,

Болында – зәңгәр су,

Һавалар зәңгәрсу ,

Нигәдер бик рәхәт,

Нигәдер ямансу.

Слайд 3

Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучылар: .............

Слайд 4

3. Яңа материалны үзләштерү. Слайд 5

А) Яңа сүзләр өйрәнәбез. (3мин)

Эшнең тәртибе: (парларда эш)

- сүзләрне укырга, кабатларга, сүзлекләргә язып куярга;

Слайд6

Б) “Кар тәгәрәтү” уены. (парлап һәм төркемнәрдә эш) (5 мин)

- өйрәнелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез;

- җөмләләр төзеп әйтегез;

- җөмләләрне кулланып 5-6 җөмләдән торган хикәя төзеп сөйләгез;

- эшегезгә нәтиҗә ясагыз.

Слайд7

В) Яз март аеннан башлана. ... (6 мин) (индивидуаль эш)

Текстны язып бетерегез. (4 җөмлә) (карточка) Текстның эчтәлеге буенча диалог төзеп языгыз. (6 реплика) Эшегезгә нәтиҗә ясагыз.

4.Физкультминут . «Алма җыям» уены. ( 1мин)

Г) Дәреслекләрдәге биремнәрне эшләгез. (4 мин)

  1. Сорауга дөрес җавап бир.

Елның ничә фасылы бар? Иң салкын ел фасылы нинди? Иң эссе ел фасылы нинди? Көннәр кайчан болытлы була? Яшенле яңгырлар кайчан ява? Кырларда уңыш кайчан өлгерә?

Укучылар: ...................

2.Җөмләләрне төзеп бетер.

Яздан соң .... . Кышка кадәр ... . Беренче язгы чәчәкләр ... . Көзен агачлардан ... . Кар эрегәч, .... .

Укучылар: ........................

Д) Диалоглар төзеп сөйләгез. Парлап эш. (4 мин)

Слайд8

Пригласи друга отдыхать на природе. (В лесу, у реки...)

Спроси у друга, куда он собирается поехать летом.

Посоветуй другу собирать лекарственные травы.

Укучылар: .....................

Слайд9

Е)Диалогны монолог итеп сөйлә. Төркемнәрдә эш. (4 мин)

- Кышын көннәр салкын, буранлы була.

- Көннәр салкын булса да, кыш бик матур ул. Бөтен җир ап-ак кар белән капланган, агач ботакларына бәс кунган.

- Ә язгы табигать нинди була?

- Язгы табигать ямьле була. Иртән көннәр салкын булса да көндез өй кыекларыннан тамчылар тама.Кичен тагын көн салкыная башлый.

- Игътибар иттеңме, быел яз бик соң килә.

- Әйе, быел яз бик соң килде шул.

Ё) Укучылар, хәзер кечкенә генә бер хикәят тыңлап үтегез әле. (4 мин)

Дүрт теләк.

Кыш җитте. Митя боз тавында чана шуды. Аннан соң өсте боз белән капланган елгада тимераякта шуды һәм, алсуланып, шат йөз белән кайтып керде.

-Кыш көне нинди күңелле! Мин һәрвакыт кыш кына булуын теләр идем, диде ул әтисенә.

-Үзеңнең бу теләгеңне минем куен дәфтәренә язып куй, - диде әтисе. Митя язды.

Менә яз җитте. Митя, чуар күбәләкләр артыннан куа-куа, болын буйлап туйганчы йөгерде, чәчәкләр җыйды да әтисе янына йөгереп килеп:

-Нинди ямьле бу яз! Мин һәрвакыт яз гына булып торуын теләр идем, - диде.

Әтисе тагын куен дәфтәрен чыгарды һәм Митяга үзенең теләген язарга кушты.

Җәй җитте. Митя әтисе белән печән чабарга китте. Ул көн буе күңел ачты: балык тотты, җиләк җыйды, ә кич белән әтисенә:

-Менә, ичмасам, бүген туйганчы күңел ачтым. Мин җәйнең бер дә бетмәвен теләр идем, - диде. Митяның бу теләге дә әлеге куен дәфтәренә язып куелды.

Көз җитте. Бакчада җимешләр – кып-кызыл алмалар, сары грушалар өлгерде.

Митя, бик шатланып, әтисенә болай диде:

-Көз елның бөтен вакытларыннан да матуррак.

Шулчакны әтисе кесәсеннән үзенең куен дәфтәрен чыгарды да аны малаена күрсәтте. Малаеның яз турында да, кыш турында да, җәй турында да шул ук сүзләрне әйткәнен белдерде.

-Табигатьнең начар вакыты булмый, улым, - диде әтисе.

Укытучы:

Ә сез ничек уйлыйсыз? Митяның әтисе белән килешәсезме? Фикерегезне дәлилләгез.

Укучылар:

Ж)“Хатаны тап” уены. (5 мин) Хаталарны төзәтеп языгыз.

Көзге көннәр эссе була. Көзен агачлардан яфраклар үсеп чыга. Язын бакчаларда җиләк-җимеш өлгерә. Яз беткәч, көз башлана. Язга кадәр җәй була. Көзен малайлар чана, чаңгы шуалар. Көз җитү белән кошлар җылы яклардан кайталар. Җәен ачы җилләр исә.

5. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясау. (3 мин)

Укытучы:

Бүгенге дәрестә нинди яңа сүзләр өйрәндегез? Ничек өйрәндегез?

Бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштегез? Ничек сөйләштегез?

Бүгенге эшегезне ничек бәялисез?

6. Өй эше бирү. (2 мин)

1) Ел фасылларына караган 5 сынамыш язып килегез, тәрҗемә итегез.

2) Төрле ел фасылларына караган мәкальләр язып килегез, тәрҗемә итегез.

! 3) Дәрестә өйрәнгән сүзләрне кулланып, “Ел фасыллары” дигән темага әкият язып килергә.