2. Иван Иванович Шишкинның “Имәннәр” картинасы өстендә эш. - Халык нинди агачны куәтле, көчле дип атыйлар? - Имәннәр хатын-кызга әллә ир-атка охшаганмы? - Ни өчен сез шулай уйлыйсыз? Имәннең кәүсәләре төз һәм ботаклары нык. - Картинада ничә имән сурәтләнгән? - Имәннәр кайсы әкият геройларына охшаганнар? - Иван Шишкинның картинасына нинди исем бирербез? 3.Иван Иванович Шишкинның “Каенлык” картинасы өстендә эш. - Каеннарга карагач, сезнең алдыгызга кемнәр килеп баса? - Ни өчен каеннарны кызлар дип уйлыйсыз? (Чөнки алар төз һәм зифа) - Каеннарның характерлары нинди моңсумы әллә шатмы? - Сихерче каеннарга әйләндергән кызлар нинди кием кигәннәр дип уйлыйсыз?(Сарафан, юбка, ак кофта) - Аларның чәчләре нинди булыр? (Озын һәм туры, яки бөдрә чәчле) - Ак каеннар кайсы әкият героена охшаганнар? - Рәссамның картинасын ничек атар идегез? 4.Исаак Ильич Левитанның “Имән” картинасы өстендә эш. - Сихерче кемне карт имәнгә әверелдергән? - Характер буенча имән нинди? (Сабыр, зирәк) - Аның янында нинди агачлар күрәсез? - Кечкенә чыршылар кемнәргә охшаган? - Үзегезнең характерыгыз турында нәрсә әйтә аласыз? - Картинага нинди исем бирер идегез? Физкультминутка Без урманга килдек. Җил исә башлады. Яфраклар серләшә. Яңгыр ява башлады. Яңгыр ява тып та тып. Яңгыр акрынайды. Яңгыр сибәли. Яфраклардан тамчылар тама. Балкып кояш чыкты. - Бүгенге дәрестә сынлы сәнгатьнең нинди жанры белән таныштык? - Без агачларның кемгә охшаган икәнен кайдан белдек? (Агачларның кәүсәләреннән, ботакларыннан). - Характерларын нинди сүзләр ярдәмендә тасвирладыгыз? Димәк, әкияти урманда сихерче сихерләгән агачлар үсә. Без нәрсәгә карап, аларны әкият геройларына охшаттык? (кәүсәләренә һәм ботакларына, биеклегенә). |