СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Викторина по творчеству М.Джалиля

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Викторина по творчеству М.Джалиля»

Муса Җәлилгә багышланган КВН кичәсе

КВНда 2 команда катнаша.

Һәр команда үзенә исем, сәламләү һәм девиз сайларга тиеш.

М.Җәлил портреты,шигырь юллары язылган плакатлар,презентация әзерләнгән .

Саумысез,кадерле кунаклар,хөрмәтле укучыларым! Бүгенге КВНны башлап җибәрик.

Вадим Захаров башкаруында җыр яңгырый ,”Герман җире”.Слайдта сугыш башланган көннәр сурәтләнә.

1941 нче елның 22 нче июне...Бу көн тарихыбыз битләренә кара төс белән уелып язылган. Бу сугышка киткәндә күпләр әле без тыңлап үткән җырны җырлап ,туган яклары,туганнары белән саубуллашкандыр. Язмышларына ни язылганны берсе дә белмәгәндер.Кайберләре кире кайту бәхетен татыса,күпләре сугыш яланнарында,Герман җирендә ятып кала.

Күренекле,киң билгеле шагыйрь,Советлар Союзы Герое Муса Җәлил дә соңгылар рәтеннән.Туган якларына кайту өмете бик зур булса да,аяусыз язмыш туган илгә кара хәбәр һәм “Моабит дәфтәрләрен “генә кайтара...

Бүгенге кичәбезне дә Муса Җәлилгә багышлап башлап җибәрик...


1.Конкурс .Командалар исәнләшүе.Команданың исеме,капитаннар,девиз белән таныштырып,исәнләшеп алабыз


2.Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрне тикшерү бәйгесе.

  • Муса Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә)

  • Муса Җәлилнең әтисе кем исемле? (Мостафа)

  • Тормыш иптәшенең исеме? (Әминә)

  • Муса Җәлилнең кызының исеме ничек? (Чулпан)

  • Беренче шигыре ничә яшендә һәм нинди псевдоним астында чыга? (13 яшьтә, Кечкенә Җәлил)

  • Әсирлеккә ничәнче елны эләгә? (1942 нче ел)

3.Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесе

Слайдта бирелгән рәсемгә карап Муса Җәлилнең шигырь исемен әйтегез.

  • “Имән”

  • “Әтәч”

  • “Сәгать”

  • “Сандугач һәм чишмә”

4.Капитаннар бәйгесе.

Ромашканың таҗ яфракларына 8 сорау язылган. Бер сорауга җавап бирергә команда ярдәм итә ала.

  • М.Җәлил ничәнче елда туган? (1906 нчы елның 15 нче февралендә. )

  • М.Җәлил кайда туган?( Оренбург өлкәсе Мостафа авылында.)

  • “Хөкем алдыннан” картинасы кем тарафыннан ясалган? (Харис Якупов)

  • М.Җәлил ничәнче елда һәлак була (1944нче елның 25 нче августында)

  • М.Җәлил ничек үлә? (гильотинада башын кисәләр.)


  • Беренче шигыренең исеме ничек? (Бәхет)

  • М.Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( М.Җәлил музее бар, һәйкәл куелды, М.Җәлил исемен урамнар йөртә, опера-балет театры һ.б.)

  • “Моабит дәфтәре” фильмы кайсы киностудиядә төшерелә?


5. Өй эшен тикшерү.Муса Җәлилне туган көне белән котлап сез открыткалар ясап килдегез.Иҗат җимешегезне тапшырыгыз.


6.Муса Җәлил иҗатын беләсезме? Бу юллар кайсы шигырьдән бәйгесе.

1. Утта булган балчык кире купмас

Эштә булган тимер тутыкмас

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас... “Бер үгет”)

2. Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә ,эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.(“Имән”)

3.Кирәк икән ,үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.(“Катыйльгә”)

4. Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла. (“Җырларым”)

5 .Я сузып кына,

Я бик еш кына

Кикрикүк,

Кикрикүк. (“Әтәч”)

6.Сикереп торды Марат

Күрә - эшләр харап.

Тагын соңга калган

Шул йокыга карап (“Сәгать”)

7.Хәзер инде ачудан

Кәбестәне ташладым.

Һәм күршегә үч итеп

Бүре асрый башладым. (“Күршеләр”)

8. Яшь егет аз гына

Торды да инештә,

Таң калып бу серле

Һәм гали күренешкә. (“Сандугач һәм чишмә”)


7.М.Җәлил сүзләренә язылган җыр башкару бәйгесе.

Укучылар карамагында, үзләре сайлап алалар һәм өйдә әзерләп киләләр.


Өстәмә баллар алу өчен көярмәннәр белән викторина.Теләгән командага балларны тапшыра алалар.

М.Җәлилгә багышланган әдәби викторина сораулары:


  • Беренче шигыре ничә яшьтә языла? (9 яшьтә)

  • М.Җәлил кайсы шагыйрьләрнең әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән? (Пушкин, Некрасов, Шевченко, Тихонов, Маяковский, Барто, Маршак)

  • Сугышчан батырлыгы өчен М.Җәлилгә кайчан Советлар Союзы Герое исеме бирелә? (1956, 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә)

  • “Моабит дәфтәрләре” дигән шигырьләр циклы өчен М.Җәлилгә кайчан Ленин премиясе бирелә? (1957, 22 апрелендә)

  • Казанда М.Җәлилгә кайчан һәйкәл ачылды һәм аның авторлары кемнәр? (1966, 3 ноябрендә. Авторлары – скульптор В.Е.Цигаль, архитектор Л.Голубовский)

  • Язучылар арасыннан кайсылары М.Җәлилгә багышлап әсәрләр иҗат итте? ( Р.Ишморат.”Үлмәс җыр”, Ш.Маннур.”Муса”, Г.Кашшаф.”Муса Җәлил” һәм “Муса Җәлил турында истәлекләр”, М.Максуд.”Сагынган минутларда”, Н.Исәнбәт.”Муса Җәлил”, Ә.Давыдов.”Муса абый”, Р.Мостафин.”Герой шагыйрь эзләре буйлап”, Т.Миңнуллиню”Моңлы бер җыр”, И.Юзеев.”Сынау”, С.Агиш.”Якташлар”, Җ.Молдагаев.”Җыр турында җыр”, Ю.Корольков.”Кырык үлем аша”, Б.Ваһапзадә. “Канатлы җырлар”һ.б.)

  • Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе кайчан бирелә башлый һәм бу бүләккә кемнәр лаек була?(1968. Лауреат-шагыйрьләр: И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин; язучылар: Г.Кашшаф, Р.Мостафин; драматурглар: Т.Миңнуллин, Р.Хәмид; композиторлар: М.Яруллин, Р.Абдуллин; Рәссам-скульпторлар: В.Скобеев, В.Маликов; артист Н.Дунаев һ.б.)

  • М.Җәлил исемендәге теплоход кайсы илдә эшләнгән?(1966, Югославиядәге Пула шәһәренең “Ульяник” судоверфендә төзелә.)

Жюри балларны санаган вакытта Илнар Сафиуллин башкаруында “Шагыйрь” җыры клибы күрсәтелә.


Йомгаклау өчен сүз кунакларга бирелә. Җиңүчеләрне котлау.

Килгән кунакларга,укучыларыма ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Исемең калсын,үзең үлсәңдә,

Тарихларда укып ятларлык...дип язып калдырган Җәлил.


Батырларның исемен мәңге саклап,данлап яшәсәк икән!
















Муса Җәлил иҗатын беләсеңме?


/ 7-8 нче сыйныфларда үткәрелгән КВН /










Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сагутдинова Рүзилә Өлфәт кызы











16 нчы февраль, 2017 ел