СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеурочное мероприятие "Каз өмәсе"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Внеурочное мероприятие "Каз өмәсе"»

Внеклассное мероприятие: «Татарские народные праздники» (татар милли бәйрәмнәре)

Цель: Формирование у учащихся чувства патриотизма и любви к своей Родине, стремления сохранять и приумножать культурное наследие.

Задачи:

     - обучающая: познакомить учащихся с историей и содержанием татарских народных праздников:

«Каз өмәсе» (праздника гуся),

«Аулак өй» (деревенские посиделки),

«Карга боткасы» (Грачиная каша);

     - развивающая: через театрализованное мероприятие способствовать формированию у обучающихся умений и навыков свободного общения на татарском языке;

     - воспитательная: способствовать проявлению учащимися их творческой активности, воспитанию эстетической культуры.


Ход мероприятия

Ведущий: У каждого народа есть свои национальные праздники. Многие из этих праздников родились ещё в древности — несколько столетий или даже тысячу лет назад. Татарские народные праздники восхищают чувством благодарности и почтения людей к природе, к обычаям предков, друг к другу.

Сегодня мы представим вашему вниманию один из национальных праздников «Каз өмәсе».  

Среди праздников осенне-зимнего сезона у татар особо выделяется праздник гуся («Каз омэсе»). Все большие дела у татар выполнялись всем миром. “Өмә” по-татарски означает помочь. “Каз өмәсе” проводился позней осенью, когда снегом покрывались поля и леса, реки сковывались льдом.

Молодёжь с нетерпением ждала и готовилась к этому празднику. Девушки вышивали фартуки и полотенца, шили платья, вязали шали, ведь на этом празднике она могла встретить своего суженого.

Заколотых гусей девушки ощипывали, в одну сторону откладывая перья, а в другую – пух. Вычищенные тушки подвешивали к коромыслам и шли на родник. На роднике они промывали гусей сточной водой. Но самое радостное было в том, что у родника их уже поджидали деревенские парни с гармошками и песнями.


Входят девочки с тазами в руках, в тазах гуси (под музыку «Каз канаты»)


Талгын музыка тавышы ишетелә.

Алып баручы. Бүген бездә каз өмәсе,

Каз өмәсе бүген бездә.

Каз йолкырга килгән кызлар,

Уңыш юлдаш булсын сезгә!

Ак кар төшеп,кышка керүгә авылда шулай каз өмәләре башлана.Яшь кызлар, киленнәр хуҗабикәгә каз түшкәләрен йолкырга,чистартырга булышалар.

Хуҗабикә.Кызым,бүген казларыбызны урнаштырырга иде.Бар әле,апаң белән кызларны чакырыгыз.

Кыз.Ярый,әнием.

Апасы.Әйдә.апаларны,кунак кызларны чакырырга киттек!

Кыз.Менә кызык!Бездә бүген каз өмәсе...

(Чыгып китәләр)

Алып баручы. Г.Моратның“Каз өмәсе “ шигырен укый.

Атлар чаба урамнан,

Чалулый чаналары.

Җилдерәләрме белеп,

Белмичә чабалармы.

Каз өмәсе ич бездә.

Карда-каз түшкәләре.

Саклаган бәбкәләрем

Исемә төшкәләрме?

Каурый-каурый кар ява.

Җырлары апаларның

Тылсымлыдыр...

Бикләре коела капкаларның.

Җиргә иңәме җырлар,

Һаваларга ашамы?

Тальян тавышларында

Казлар каңгылдашканы...

Бер-бер артлы кызлар керә.Хуҗабикә белән күрешәләр һәм каз йолкый башлыйлар.”Каз канаты “җырын башкаралар.

Каз канаты кат-кат була,

Ир канаты ат була.

Җаның сөйгән яр янында

Яшь күңелләр шат була.

Каз канаты каурый-каурый

Хатлар язарга ярый.

Уйнамагач та көлмәгәч,

Бу яшьлек нигә кирәк.

Хуҗабикә.Кызлар,әйдәгез,чишмәгә барганчы азрак уен уйнап алыйк.”Йөзек салышлы” ничек булыр?

Зифа.Ә мин “Без,без,без,без идек”уенын тәкъдим итәм.(Уен башлана).

Без, без, без идек,

Без унике кыз идек,

Бер тактага тезелдек.

Базга төштек,бал ашадык,

Келәткә кердек,май ашадык,

Таң атканчы юк булдык.

Кап та коп,авызыңны ач та йом.

Кызлар бер-берсен көлдерергә тырышалар.Бер кыз көлеп җибәрә.

Бану.Әнә-әнә авызын ачты.Нинди җәза бирәбез?

-Биесен!

-Әтәч булып кычкырсын!

-Юк,юк,яңа откан җырын җырласын!

Бибкәй җырлый.Җыр бетүгә кызлар казларны көянтәләргә элеп чишмәгә китәләр.Калган кызлар канат сыдыралар.

Бану.Апалар инештән казларны юып менгәнче,күңел ачып алыйк әле.

Гөлназ.Күңел ачарга өлгерербез,тизрәк канатларны сыдырыйк диген.

Бану.Канат та сыдырабыз,күңел дә ачабыз,әйе бит,кызлар.Ә син Сания җиңги ,каз юучылар кайтканчы,бәлешеңне өлгерт.

Хуҗабикә чыгып китә.

Кызлар.(барысы бергә)әйе шул.

Гөлназ.Казларны юып кайталар.Әйдә,каршы алабыз.

Кызлар чыгып китәләр.Лирик бию башкарыла.

Алып баручы.Кызлар төшә су буена,

Казлар кебек тезелеп.

Егетләр күзәтеп кала,

Үзәкләре өзелеп.

Лилия.Алсу, егетләрне кертәбезме?Әниең нәрсә диде?

Алсу.Күндердем мин аны.”Егетләр кертмәгәч,каз өмәсе буламыни?”-дидем.”Ата-баба йоласы инде,кертерсез”-диде.”Тик юньле утырыгыз!”-дип кисәтеп куйды.Кызлар,канат алыгыз,егетләргә сатарбыз.

Лилия.Үпкәләп кайтып китмәсләрме соң?

Алсу.Китмәсләр.

Егетләрнең гармун уйнап,җырлап килгәннәре ишетелә.

Тәрәзәдән карыйсыз ла,

Карап кемне таныйсыз?

Карап тилмереп торганчы,

Ник чакырып алмыйсыз?

Бергә.Керегез,керегез!

Егетләр керә.Кызлар тезелгәннәр,егетләр кызларның алларына басканнар.Кызлар ,икешәр канат тоткан килеш,такмак әйтеп,бииләр.

Кызлар. Канат сатабыз,канат,

Яхшысын сайлап,карап!

Егет булсаң,канат ал.

Бер алтын чыгарып сал!

Егетләр. Кыйммәт икән:бер алтын!

Канатлар сездә калсын!


Кызлар.Егет саран булмасын,

Акча җәлләп тормасын!


Бану.Кем чын егет, шул алсын!

1кыз.Канат сату-кызык уен,

Каз өмәсендә була.

1егет.Таныштыра,дуслаштыра

Яшьләрне иске йола.

2кыз.Саткан канаткаем ап-ак,

Тап кунмасын гомергә.

Гел ак булсын,гел пакъ булсын,

Сафлык бирсен күңелгә.

2егет.Синдә-канат,миндә-канат,

Ике канат пар булсын!

Канат саткан чибәркәем

Мәңгелеккә яр булсын!

Барысы бергә.Каз канаты каурыеннан

Ясарбыз каләм.

Ерак җирләргә очсак та,

Язарбыз әле сәлам.

1кыз.Канат сатам,кем ала?

1егет. Мин алам,бәясе күпме?

2кыз.Осталыгың ниндидер бит?

2егет.Татар халык биюе”Әпипә”,

Ризалашсаң,чык каршыма биергә.

“ Әпипә” биюе башкарыла.

3кыз.Дуслар,әйдәгез,су буена,каурый чәчәргә.

Бергә.Әйдәгез!

Талгын көй яңгырый.Каурый чәчәләр.

1кыз.Казларыгыз күп булсын!

2кыз.Канатлары ак булсын!

1егет. Казларыгыз күп булсын!

2егет.Өйдән күлгә кадәр алар тезелсен!

Алып баручы.

Авылларда бүген кызлар җыры,

Тальян моңы чыңлый өйләрдә.

Күңелләрдән күңелләргә күчеп,

Кабат яңгырый иске көйләр дә.

Мамык кына гүя очып куна,

Кызлар җыры,назы күңелдә,

Иске йолаларны изге итеп,

Муллык җыры җиргә түгелә.