Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? (түгәрәк, боҗра)
Өч кызның 8 китабы бар. Һәр кыздагы китаплар саны төрле. Өченче кыздагы китаплар саны калган ике кыздагы китаплар кадәр. Кызларның һәркайсында ничә китап (2, 2, 4)
“Гөлчәчәк” әкиятендә Гөлчәчәк сыерчыкка ничә чәч бөртеген алып бирә?(2)
Өчпочмакның яклар суммасы нәрсә дип атала? (периметр)
Өчнең кубы.( 27)
Әйләнәнең ике ноктасын тоташтыручы иң озын кисемтә ( диаметр)
Кайсы рим цифры Д хәрефе белән билгеләнә ?( 500саны)
Миллион тапкыр миллион нәрсә була?( биллион)
2961 санында ничә йөз бар? ( 9 )
Иң кечкенә гади сан ? (2 )
Квадратның мәйдан формуласы.( а²)
Иң гади элементар функция.( сызыкча )
“Пи “ санының кыйммәте .( 3,14)
Барлык реаль саннар суммасы (0 )
Санның 1/100 өлеше нәрсә дигән сүз? ( процент)
Исбатланмыйча кабул ителгән җөмләләр нәрсә ул? ( аксиома)
Ике генә бүлүчесе булган саннар нинди саннар дип атала? ( гади саннар)
Ике ягы параллель. ә ике ягы параллель булмаган дүртпочмак нинди фигура (трапеция)
Математиклар арасыннан кемне гади саннарны җиңүче дип атыйлар ? (П. Л Чебышев0
Борынгы Сиракуздан чыккан галим ( Архимед )
Ике чагыштырманың тигезлеге нәрсә дип атала? ( пропорция)
Координаталар системасын гамәлгә кертүче математик.( Рене Декарт)
Юнәлешле кисемтә нәрсә ул ? (вектор яки нур)
Математикада бер үзгәрешле белән икенче үзгәрешле арасындагы бәйләнеш нәрсә дип атала? ( функция )
“КОНУС “ сүзенең грекчадан тәрҗемәсе нәрсә дип атала ? ( нарат күркәсе)
Чиктәш почмакларның берсе 120º булса., икенчесе күпмегә тигез? ( 60º)
“Математика - фәннәр патшасы “дип кайсы галим әйткән? (К. Гаусс)
Яклары 3,4,5 кә тигез булган өчпочмак нәрсә өчпочмагы дип атала? (Мисыр )
Координаталар яссылыгындагы ноктаның беренче координатасы нәрсә дип атала?(абцисса)
Лобачевский кем ул?(математик, физик)
Беренче исәпләү машинасының авторы кем ?( Блез Паскаль)
Өчпочмакның почмаклар суммасы.(180º)
Барлык саннарны калдыксыз бүлә торган иң кечкенә бөтен сан.( 1)
Геометриядә “Башлангычлар” дигән китапның авторы кем?( Евклид)
Кышның беренче ае ( декабрь)
Дүртурынлы иң кечкенә сан (1000)
Грек алфавитының икенче хәрефе.(β)
Цифр белән сан арасында нинди аерма бар? ( сан цифрлар белән языла)
Рим цифрасы белән язылган L хәрефе безнеңчә ничәгә тигез? ( 50 )
Санның үз-үзенә өч мәртәбә тапкырчыгышы геометрик фигура да була ала.(куб)
1 кг суның күләме кпме? (1 литр)
Квартетта ничә кеше була? (4 кеше)
Яклар саны иң аз булган күппочмак нәрә дип атала ? ( өчпочмак)
“Чертово дюжина”ничәгә тигез? (13кә)
Икенче дәрәҗәдәге тигезләмә нинди тигезләмә дип атала?(квадрат)
Бербуыннар суммасы нәрсә ул?( күпбуын)
Нинди машина маркасында З Ромб сурәтләнгән?(митсубиси)
Олимпия уеннары символында ничә божра бар?(5)
Бер кулда 5 бармак, 2 кулда 10.бармак, 10 кулда ничә бармак? (50)
Ике чагыштырманың тигезлеге нәрсә дип атала?
Бер нокта аша ничә туры үткәреп була? (күп)
Турының ике нокта белән чикләнгән өлеше нәрсә дип атала? (кисемтә)
Ике санның суммасы кайчан 0 гә тигез була? (бер тапкырлаучы 0 булса)
Почмакларны үлчәү приборы.
Иң зур өчурынлы санны әйтегез.
Чиктәш почмакларның суммасы ничә градуска тигез? (180)
Параллелепипедның күләмен исәпләү кагыйдәсен әйтегез.
Җавап бирүчеләргә жетоннар бирелә. Табышмаклар чишелеп беткәч, 4 жетон җыйган укучылар билгеләнә.
Бу укучылар лоторея уенында катнаша. Лоторея алалар. Андагы сорауларга җавап бирәләр, шул җавап астындагы бүләк аларга тапшырыла.
7 дус фотолар алмаша. Ничә фотография таратылган? (42 фото.)
Өч электр лампочкасы яна иде. Икесен сүндерделәр. Ничә лампочка калды? (3 лампочка калды)
1 сәг. ничә секунд? (3600)
Бүлмәдә 4 шәм яна иде. Бер шәмне сүндерделәр. Бүлмәдә ничә шәм калды? (1)