СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие к Году Семьи (на татарском языке)

Нажмите, чтобы узнать подробности

  2018 год в Республике Башкортостан объявлен Годом Семьи.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие к Году Семьи (на татарском языке)»








Тату гаилә - ил терәге
















Ахметова Эльза Фидарисовна

башлангыч сыйныф укытучысы


2018 ел





Максат:

гаиләдә үз-ара мөнасәбәтләрен ныгыту; тату, җитез, уңган гаиләләрне билгеләү; бер-берсенә ихтирам , ярату,бердәмлелек уяту; гаиләдә ата-ана ролен ачыклау; телгә карата ихтирам тәрбияләү.







Җиһазлау: рәсемнәр, плакат, магнитофон, дипломнар, шарлар,бантиклар, йомгаклар, шкатулка.







1. Хәерле көн сезгә, хәерле көн,

Хәерле көн, дуслар, туганнар!

Хәерле көн сезгә, дөнья йөген

Йөкләп барган ирләр, оланнар!


  1. Хәерле көн сезгә, үткер хатыннар –

Дөнья күрке – изге әниләр!

Хәерле көн сезгә, эшчән кызлар,

Җир бизәге – алсу чәчәкләр.


  1. Хәерле көн! Күңел күзкәегез

Көн кояштай якты, саф булсын

Хәйлә, мәкер, яла-ялганнардан

Җаныгыз пакъ, азат, шат булсын!


  1. Хәерле көн сезгә, һәрвакытта.

Кеше булып калган кешеләр!

Сезнең кулда барлык ил язмышы,

Сезгә таянып тора кешелек!


Вильданова Гөлнара җырлый “Тылсымлы сүзләр”


Укытучы: Исәнмесез! Саумы әле?

Шундый җылы сүз икән.

Һәр күңелне эретерлек

Һәр кемгә дә үз икән.

Берәү әйтте танышына;

  • Туган, хәерле иртә!

Җылы сүздән туган шатлык

Көн буена җитә.


Саумысыз килгән тату гаиләләр, кунаклар, укытучылар, укучылар!

Гаилә бәхете – ил бәхете, ди халык. Бу исә, гаиләбезнең сәламәт ныклыгы, ыру – нәселебезнең абруе – ил абруе дигән сүз. Киләчәгебезне без бүгенге гаилә мөнәсәбәтләребез аша үзебез төзибез. Киләчәккә нигез бүген салына. Без балаларыбызга нинди үрнәк күрсәтәбез, нинди мирас калдырабыз? Шушы сорауларга җавап табар өчен, бүген без шушы күркәм залга гаиләләребез белән бергәләшеп җыелдык һәм кичәбезне “ Тату гаилә - ил терәге ” дип атадык.

Һәр ата-ана үз баласының тәүфикълы, әдәпле, сәламәт булып үсүен тели. Халкыбыз бу теләкне үзенең мәкаль - әйтемнәрендә чагылдыра килгән:

  • “ Ата-ана теләге – утта-суга батырмас”

  • “ Алтын канат – атаң бар, көмеш садан – анаң бар”

  • “ Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот ”, - дип балаларны ата-анасына мәрхамәтле, игелекле булырга өнди.

Киңәшерлек, гөрләшерлек

Синең кешең булсын ул.

Канатны канатка куеп,

Яшәр кешең булсын ул.

Бар яктан да килеп беткән

Булыр фәрештә генә

Бу тормышны аңлап яши,

Кем гафу итә белә.


Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы гаилә, ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.

Һәр җәмгыятынең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә ныкъ булыр.

Бүген бездә, бәйрәмдә пар канатлы бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта.

Әйдәгез әле, аларны алкышлар белән сәламлик. Барлык гаиләләрне бәйгегә чакырабыз. Менә алар: Гумеровлар, Вильдановлар һәм Галимяновлар гаиләләре. Бу бәйрәмдәге бәйге 3 номинацияда билгеләнәчәк : Иң тату гаилә,

Иң уңган гаилә,

Иң җитез гаилә.

Тамашачылар иң сөйкемле гаиләне билгеләячәк.

Беренче бәйгене башлыйбыз. Ул бәйге “ Танышу ” булыр. Бу бәйрәмнең төп сәбәпчеләре һәр гаиләнең шатлыклары, балаларга сүзне бирәбез.

Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм. Ә сез исә, барыгыз да җавабын уйлагыз.

Кайвакыт корыч кебек каты,

Кайчакта баллы, татлы,

Ә кайчакта әремнән дә әче,

Кайвакытта кылыч кебек үткен,

Нәрсә икән ул? ( тел )

  1. Үз ана телем – минем өчен

Матур, иң тәмле тел

Үз телем – үз әйберем булган өчен

Ярата күңел.


  1. Туган телем – минем өчен

Сандугачлар теле бит ул.

Үзе гади, үзе бөек,

Аһәңле һәм моңлы бер тел.


  1. И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгеңә саклый бу халык.

Таралган ул... Әгәр син булмасаң

Бетер иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне –

Халык исән калган син барга

Бу дөньяга күзебезне ачтың,

Вакытыбыз юк кабат йомарга.

“Туган телем” җыры

Укытучы: Яраткан шагыйребез Г. Тукай безгә зур бүләк калдырган. Минемчә

“ Туган тел ” җырын белмәгән җырламаган гаилә юктыр. Әйдәгез,

барыбызда бергә “ Туган тел ”не җырлыйбыз.


Тел турында, татар халык мәкальләрен искә тәшереп үтик әле. Икенче бәйгебез тел турында мәкальләр. Мәкальнең башын әйтәм, ә сез азагын:

  • Тел-күңел ( көзгесе)

  • Теле барның – ( иле бар)

  • Сөйдергән дә тел ( биздергән дә тел )

  • Тәмле тел – ( җан азыгы).


Өченче бәйге әниләргә булачак.

Укытучы: Кем куллары өйне,җирне ямьли

Изгелеге – үлчәү тапкысыз!

Ул - әлбәттә, яшәү чыганагы.

Тормыш коты – ана, хатын кыз.


  1. Ана күңеле кояш диләр,

Ул кояштай якты гел.

Кайгылар туңдырган чакта

Җылыта бит бу күңел.

  1. Ана күңеле иркен диләр,

Илем сыман иркен ул.

Шушы күңелдән башлана

Дөньяда бәхеткә юл!

Укытучы: Җир йөзендә иң ягымлы, иң газиз сүз ул - әни. Шул сүз белән баланың

теле ачыла. Һәм ул бөтен телләрдә дә бердәй назлы яңгырый.

Ә хәзер балалар әниләр турында ни әйтергә телиләр.

Менә өченче бәйгегә дә вакыт җитте. Ир кешеннең йөрәгенә юл аның аш казаны аша дигән әйтемгә таянып, хәзер аш-су серләрен тикшереп алабыз. Бер минут эчендә милли ашларыбызны искә төшерәчәкбез. Һәм гаиләбезнең иң яраткан ризыгының рецептын сөйләргә.


  1. Әтиләр сез, безнең газиз әтиләр сез –

Нәсел күрке, дәүләтебез таянычы.

Матур узган бәйрәмнәрнең түрендә сез, -

Именлеге илнең, гайлә куанычы.


  1. Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның –тынычлыгын әниләрнең

Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.


  • Ә хәзер балалар әтиләренә багышланган үзләренең шигырләрен сөйләрләр.

Галимянова Лена җырлый “Бәйрәм белән”.


  • Әйе, гаиләләребезнең именлеген яклаучы, саклаучы – алар әтиләр. Гаилә нигезен тергезүче, төзечүсе – алар. Улларына үрнәк булып, үскән кызларына терәк ул - әтиләр. Гаилә бюджетын да ныгытучы әтиләр – тик сездә өмет.

Һәм дүртенче бәйгебез әтиләргә: нәкъ бүген әти-әниләр кызлары белән килделәр. Акыллы, чибәр һәм дә озын толымлы кызлар. Әтиләрнең көчен, батырлыгын түгел, ә аларның матур итеп кызларының чәчен үреп бантик куя беләләр микән? Әниләр бит гел генә өйдә тормыйлар. Конкурс “ Кызларга тасма бәйләү.”

Һәр гаиләнең үз традицияларе, үз бәйрәмнәре бар, аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче мәртәбә “ әннә ”, “ әттә”- дип эндәшүе, тәпи басып китүе мәктәпкә йөри башлавы һәр гаиләгә бетмәс – төкәнмәс бәхет, шатлык, китерә.


  1. Бала – җаның,

Бала – уттан каның –

Буыннарың барыр киләчәк.

Бала – назың,

Бала – гүзәл язың,

Бала – ачылачак ут чәчәк.


  1. Бала – бәгырь,

Бала – татлы сөенеч,

Бала – күтәрүче күкләргә,

Кулдан китсә, кайчак – кайгы-хәсрәт

Күз яшьләре була күпләргә.


  1. Бала – җылың,

Бала – йөрәк җырың,

Гасырларга барыр тавышы

Бала, бала!

Барлык ата-аналарның

Бәхете һәм ... ачы язмышы.


- Әйе Ирина һәм Ильвина , Гөлнара, Лена үз ата-аналарың көтеп алган куанычлары. Аларның һәрберсе турында тик яхшы сүзләр генә әйтеп була: алар гел “4” , “5” билгеләренә генә укыйлар. Өйдә дә, мәктәптә дә тыңлаучан, әдәпле, тәртипле кызлар. Күрүегезчә җыр- биюгә дә бик осталар.

Бишенче бәйге балаларга: йомгакны сүтәргә, кәгазьне ачып мәкальләрне истә калдырырга һәм йомгакны кире урагач, мәкальне әйтергә.

- Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан.

- Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.

- Башлый белсәң – бетерә бел, эшеңне җиренә җиткерә бел.

- Карама кешенең сүзенә, кара эшенә.

Вальмиева Элина бии. Башкорт халык биюе “Бөрлегән”

  1. Ата-ана хакы дигән

Кануннар яшәп калсын.

Гаиләләр һичкайчан да

Кыйбласын югалтмасын.



2. Гаилә - бәхет ачкычы:

Ир – беләк, хатын – терәк

Тату гаиләдә һәрчак

Ачык йөз, тыны йөрәк


  1. Ата-анадан башка

Бар нәрсә дә табыла

Һәр бала ата-анага

Изге итеп табына.


Галимзянова Айгөл җырлый “ Минем кадерлеләрем”.


Алтынчы бәйгебез гаиләләргә. Әти- әниләрнең кулларын бәйлибез. Алар шарны кабарталар, бәйлиләр. Аннан соң кызлар шарга бантик куялар һәм йөзен эшләргә кирәк.


Гумерова Ильвина белән Ирина бии “Шәл бәйләдем”


Җиденче бәйге “Блиц- турнир”. Бер- берегезне беләсез микән әти- әниләр?

Сорауларга җавап язырга.

Ирләргә сораулар: (хатыннар җавап яза)

    • Хатыныгыз нинди төс ярата?

    • Хатыныгызның аяк киеме үлчәме нинди?

    • Хатыныгыз йолдызнамә буенча кайсы йолдызлык астында туган?

    • Хатыныгызның туган көне кайчан?

Хатыннарга сораулар: ( ирләр җавап яза)

  • Ирегезнең буе күпме?

  • Ирегез нәрсә елында туган?

  • Ирегезнең яраткан мизгеле?

  • Ирегезнең яраткан шөгеле?

Сигезенче бәйге “Серле шкатулка” дип атала. Аның эчендә сүзләр бар.

Шкатулкадан сүзне алып бер- берегезгә әйтергә: матурым, алтыным, бердән- берем, кояшым, күбәләгем, сандугачым, акыллым, пешкән алмам.


Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һөм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Укучылар: - Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, дускаем?

  • Иң назлы сүз, иң якын сүз

Ул матур сүз - әнкәем!

- Бар тагы бер иң матур сүз

Ул якын сүз - әтием!

  • Иң матур сүз – илкәем!

Анда – син, мин, һәммәбездә,

Анда бар әтием һәм әнием!

Җыр “Мин үземне яратам”

Сүзне йомгаклау өчен жюригә бирәбез.