СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие к Новому году

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий "Здравствуй, Новый год!"  ( на татарском языке)

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие к Новому году»

Чыршы янында зур тамаша


Зур бәйрәмчә бизәлә. Уртада – чыршы. Эчке яктан алып баручының тавышы ишетелә:

-Игътибар! Игътибар! Бәйрәмгә әзерлекне тикшереп карыйбыз. Балалар, барыгыз җыелып беттегезме?

-Әйе! (Бәйрәмчә киенгән балалар йөгерешеп чыгалар һәм чыршы тирәли басалар.)

-Бәйрәмгә сез әзерме?

-Әзер!

-Әйдәгез, алайса, Яңа ел бәйрәмен башлыйбыз.

1.Мал Елочке . Җыр

Алып баручы. Каршыбызга килеп җиткән яңа ел бар,

Чукларына энҗе сипкән чыршыбыз бар.

Бәйрәмебез якты булсын, котлы булсын,

Балалар. –Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!

Алып баручы. Гөрләп торсын кунак белән тулы заллар,

Җырлап алыйк яңа көйләр, яңа җырлар.

Бу бәйрәмне һәркайсыбыз сагынып сөйләр,

Балалар. –Ямьле булсын яңа еллар, яңа еллар!

2. Җыр башкарыла.Чыршы яшел тунын киеп


Чыршы.

  1. Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матуррак

Бизәлгәнсең бу юлы.

  1. Энҗе карлар явып үткән

Синең ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа.

  1. Без уйныйбыз, җырлыйбыз,

Шаярабыз, көләбез,

Безгә рәхәт тормыш биргән

Илебезне сөябез.



Алып баручы. Дусларым, карагыз әле, карагыз! Безнең яшел чыршыбыз моңаеп утыра түгелме соң?

-Әйе шул! Ул ерак урманын сагынгандыр.

-Ә минемчә, аның ботакларына төрле-төрле төсле утлар җитми.

Алып баручы. Әйе шул. Әйдәгез, бергәләшеп ул тылсымлы утларны кабызыйк.

Алып баручы. Чыршыны без күрмибез!

Балалар Күрмибез!

Алып баручы. Әйдәгезче эзлибез!

Балалар Эзлибез!

Алып баручы. Яшел чыршы, борыл син!

Балалар. Борыл син!

Алып баручы. Утларыңны кабыз син!

Балалар. Кабыз син!

Чыршыда утлар кабына. Чыршы тирәли җыр башкарыла. Чыршы янына чыгып, 1 нче сыйныф укучылары шигырь сөйли.

Без Яңа елга килдек,

Чыршыга шарлар элдек.

Айлар, йолдызлар тактык,

Көмеш тасмалар тарттык.


Чыршысы да өр-яңа,

Җырчысы да өр-яңа.

Өр-яңа чыршы янында

Яңа йолдызлар яна.


Менә килер Кыш бабай,

Безгә бүләкләр алып.

Сокланып торыр карап,

Чыршыбызга таң калып.


Күпме уен, күпме җыр

Алып килә Яңа ел.

Куанабыз һаман да:

Бигрәк матур ул быел.


Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без

Бүген иске ел белән.

Рәхмәт сиңа, и иске ел,

Матур ел булдың бит син.

Синнән алган бәхет-шатлык

Гомер буена җитсен.


Безнең җанда күпме истәлекләр

Яңа елга аяк басканда.

Азмы алар бөтен җир шарында,

Туган илдә, Башкортостанда.


Без теләкләр телибез

Бүген бер-беребезгзә.

Бәхет елы булып кил

Син туган җиребезгә.

Алып баручы.Әйдәгез, килегез тизрәк.

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

3.“В лесу родилась елочка” җыры.

  1. В лесу родилась ёлочка,

В лесу она росла.

Зимой и летом стройная,

Зелёная была.

  1. Метель ей пела песенку:

«Спи ёлочка, бай-бай».

Мороз снежком укутывал:

«Смотри, не замерзай!»

  1. Трусишка зайка серенький

Под ёлочкой скакал.

Порою волк, сердитый волк

Рыccою пробегал.

  1. Теперь она нарядная

На праздник к нам пришла.

И много-много радостей

Детишкам принесла.


Алып баручы.Җырлыйбыз да, уйныйбыз да,

Борчылырга урын юк.

Ә нишләптер, ни өчендер

Кар кызыбыз һаман юк.

Кирәк урманга барырга,

Кар кызын эзләп табарга.

Шаян белән Наян йөгерешеп чыгалар.

Шаян Мин көчле, мин кыю,

Бернидән дә курыкмыйм.

Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.

Наян. Миндә гайрәт, миндә көч,

Миннән курка үрмәкүч!

Урманга үзем барам,

Кар кызын эзләп табам.

4.Көй уйнатыла. Шаян һәм Наян чыршы тирәсендә биилар.

Шаян. Кышкы урман караңгы,

Кайда булыр Кар кызы?

Наян. Тукта,тукта, тынычлан,

Бер тавыш килә сыман.

Әнә аның боз өе,

Яңгырый моңлы көе.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым!

Мин Кар кызы буламын,

Өстем җылы, туңмадым,

Уйныйм, сикерәм, көләм,

Куян, төлкеләр белән.

Мине күрсә бүреләр,

Сәлам биреп узалар.

Адашсам, саесканнар

Ярдәм кулын сузалар.

Уйнап, җырлап йөрибез,

Кунак булыгыз сез дә

Әйдә, биибез бергә,

Бүген Яңа ел бездә!

Шаян. Рәхмәт, Кар кызы, тик уңайсыз,

Дуслар көтеп калдылар.

Наян. Кар кызы, сине эзләп килдек без,

Синсез бәйрәм күңелсез.

Шаян. Урман җанварлары белән

Бергә рәхим итегез.

Кар кызы. Барам, дуслар, берсүзсез.

Кыңгыравымны алам,

Урманга хәбәр салам.

Тыңлагыз, тыңлагыз,

Урмандагы бар җанвар,

Тиздән чыршы бәйрәме –

Балалардан хәбәр бар.

Шаян белән Наян. Килегез, кил бәйрәмгә,

Бәлки тияр бүләк тә.

Төлке. Зур бәйрәм! Нинди бәхет!

Уен, көлке, тамаша.

Ул күлмәгем, ул читегем!

Хәтта күзләр камаша. (Бүре килгәнен күреп ала.)

Әй син, бүре туганкай,

Соңгарак калдың бугай.

Кызык итәм мин сине. (Кача).

Тик сез сатмагыз мине.

Бүре. Ахрысы, мин соңга калдым,

Эшләпәмне көчкә таптым.

Ничек минем камзулым,

Дөресме галстугым?

Чыршы артыннан әтәч кычкырганы ишетелә.

Бүре. Бу нинди җыр? Кем көйли?

Мине сыйларга тели?

Әтәч ашыйсым килә

Үзе авызга керә.

Чыршының бер ягыннан барып карый, икенче яктан бәрән тавышы ишетелә.

Бүре. Чү, бу бит бәрән тавышы,

Әнә тояк кагышы.

Бәрән итен яратам,

Хәзер сикереп тотам. (Сикерә)

Төлке (чыршы артыннан чыга).

Ачуланма, туганкай,

Шаяртып алдым шулай.

Без хәзер тиз дуслашабыз

Тыпырдашып алабыз.

  1. Бүре-төлке биюе башкрыла. Татарча бииләр.


Куяннар чыга.

1нче куян. Без кыюлар, уңганнар,

Кыска койрык-куяннар.

2нче куян. Без күңелле җәнлекләр,

Җитезләр һәм өлгерләр.

3нче куян. Урман – безнең калабыз,

Без дә биеп алабыз.


Бергә җырлап әйтәләр.

Безгә барыбер,

Без бит куяннар,

Без бит бик шуклар.

Курыкмыйбыз без, Төлке-Бүредән,

Яшибез тыныч, тату һәм бердәм.

Һай!

  1. Куяннар бииләр.

Бүре чыршы янында йоклап ятучы Аю янына килә.


Ел да шулай, ачуың килер,

Йокы симертә йонлач.

Һич уянмый үзе тагын

Кыш буе, ди, мин ач.

Төлке. Ай, тәмле итеп

Йоклыйсың, аю әфәнде!

Ничек кенә уятыйк соң,

Ничек табыйк әмәлен?


Куяннар кышка кар йомарламнары ата.


Аю. Нинди шау-шу, нинди чыр-чу,

Ник мине уяттыгыз?!

Нигә минем куышыма

Кар йомгагы аттыгыз?!

Бүре. Аю дускай, җаныкаем,

Йоклап калма , алтынкаем,

Яңа елны каршы алырга

Кирәк бергәләп барырга

Аю. Нинди була Яңа ел?

Тәмлеме ул яңа ел?

1нче куян. Тәмлесен бик тәмле дә,

Бик тиз бетеп китә шул.

2нче куян. Ямьлесен бик ямьле дә,

Бик тиз үтеп китә шул.

3нче куян. Йоклаган – белми кала,

Белмәгән – йөрми кала.

Йөрмәгән – күрми кала,

Күрмәгән – көлми кала.

Кар кызы. Мин кар кызы, Кар кызы,

Кыш бабайның оныгы.

Күп минем сердәшләрем,

Ап-ак кар бөртекләрем.

Кар бөртекләре. Без – ак кар бөртеләре –

Карчәчәкнең дуслары.

Агачларны каплыйбыз

Һәм салкыннан саклыйбыз

Кышын җирне каплыйбыз,

Тыныч кына йоклыйбыз.

Кар кызы. Очыгыз, дусларым, дөньяны

Ап-акка маныгыз.

Һәркемнең күңеленә

Тик аклык салыгыз.

Очыгыз, кар бөртекләрем,

Минем газиз сеңелләрем,

Бергәләп күңел ачыйк,

Уйнап, әйләнеп очыйк.


7.Кар бөртекләре биюе.


Кар кызы. Безне балалар чакырды

Яңа ел бәйрәменә

Әйдәгез, киттек дусларым,

Чыршы әйләнәсенә.


8. Вальс.Музыка уйный. Барысы бии-бии чыршы артына чыгалар.

Чыршы артыннан Кар кызы, Шаян, Наян, урман җанварлары чыга.

Убырлы: Хәзер монда балалар бәйрәм үткәрәләр, кызык итим әле үзләрен. Әпчен- төпчен чыршының уты сунсен.( Чыгып китә)

Чыршыда ут сүнә.


Алып баручы. Балалар, чыршыбызның уты сүнде. Убырлының эшедер бу. Кыш бабай килсә безгә ярдәм итәр иде. Адашып йөрмәсен, чакырыйк әле Кыш бабайны.

Барысы бергә. Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә кунакка кил бабай.

Кар кызы. Белдем, белдем, Кыш бабайның ник килә алмаганын. Аңа шаян җил күренми торган бүрек кидергән һәм җибәрми тора.

Алып баручы. Ә без нишлик? Аңа ярдәм итеп буламы?

Кар кызы. Була. Балалар бик каты өрсә, көчле җил чыгар һәм ул бүрекне алып ташлар.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Кыш бабайга булышабыз. Нык итеп өрәбез (Өрәләр)

Дә Кыш бабай турында җыр җырлыйк, ишетеп килер ул безгә.

9. Жыр Хоровод

10.Җыр Оста икән Кыш бабай.

11. Музыка уйный, Кыш бабай керә.


Кыш бабай. Исәнмесез, кунаклар,

Исәнмесез, балаларым,

Зур улларым, зур кызларым,

Иң кадерле күз нурларым.

Яңа ел белән сезне,

Яңа ел белән сезне


Кыш бабай.

Таныш булыгыз менә

Бу сөйкемле кыз белән.

Минем кызым Карчәчәк

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудыра,

Ява-ява тау була.

Уйнап-көлеп шаулашып

Шуасыз сез шул тауда .

Кар кызы. Әйе шул, мин - Карчәчәк,

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

Яз җиткәч тә мин эрим,

Елгада агып йөрим.

Җиргә сеңеп югалам,

Чәчәк булам яңадан.

Кыш көне мин – Карчәчәк,

Язга чыккач – Алчәчәк,

Сезне чын-чын күңелдән

Котлыйм Яңа ел белән.

Укуда зур уңышлар

Телим мин сезгә, дуслар.

Бергә: Хуш, киләсең Кыш бабай!

12.Җыр: Кыш бабайны каршылау.

Кар кызы” җыры.

  1. Бәйрәм киче саф һава

Тәңкә-тәңкә кар ява

Мамыктай җиргә ята,

Кыш бабай кар ярата.

Бер күренә бер күмелә,

Күктә ай, күктә ай.

Шул саран ай яктысында

Җем-җем итә чыршыкай.

  1. Яшелдән күлмәк кигән,

Урманнан безгә килгән.

Таккан ул ак сәдәфләр,

Кадаган кар чәчәкләр.

Җәен җырчан, кышын уйчан

Чыршыкай, чыршыкай.

Чыршы янына чакыра

Кар кызы – ак сылукай.

  1. Уйныйбыз да көләбез,

Кыш бабайны көтәбез.

  • Кил, Кыш бабай, әйдә кил,

Яңа елны алып кил.

Сакалы ак, үзе бик шат

Кыш бабай, Кыш бабай.

Кыш бабайны каршы ала

Кар кызы ак сылукай.



Алып баручы. Кыш бабай, нишләптер безнең чыршыбызның утлары сүнде, һич яндыра алмыйбыз. Убырлы килгәндер монда.

Кыш бабай. Әй, хәзер яндырабыз аны. (чыршы тирәли йөри.) Ягез әле сез дә булышыгыз.

Ян, ян чыршыкай,

Бул син кояш, бул син ай, - дип әйтегез.

Балалар. Ян, ян, чыршыкай,

Бул син кояш, бул син ай. (утлар яна)

13.Җыр Төрле- төрле утлар яна


Алып баручы: Кыш бабайны биетмәйенчә җибәрмик, әйдәле Кыш бабай!!


14. Кыш бабай белән балалар җыры. (Ай, дубыр-дубая” көенә).


Кыш бабай. Ай-һай, шаян икәнсез,

Мине җиңәм дигәнсез.

Кыш бабагыз карт булса да,

Хәйләкәр ул, беләмсез.

Балалар. Ай, дубыр-дубая,

Кыш бабайның биегәндә

Бер аяк артка кала.

Кыш бабай. Капчыгымда күчтәнәчләр

Алып килдем мин сезгә.

Әгәр шулай шаяртсагыз

Бирмәм әле берсен дә.

Балалар. Ай, дубыр-дубая, (2)

Кыш бабайның биегәндә

Капчыгы төшеп кала.

Шаян: Сыйланырга исәп бар,

Тик балалар аптырашта.

Ник, Кыш бабай, бу юлы

Капчыгың юк аркаңда.

Наян: Я, күрсәт инде тизрәк,

Бабакай, без көтәбез.

Тәмле-тәмле күчтәнәчләр

Ашыйсы бик килә бит.

Кыш бабай. Ай хәтерем, хәтерем,

Әллә нәрсә эшләдем.

Ял итеп алган арада

Онытып калдырганмын.

Алып баручы. Хәзер нишлибез инде , бабакай?

Кыш бабай. Бүген Яңа ел, шулай булгач, бар да яхшы булачак.

Әфсен-төфсен,

Җилфер-җилфер,

Төшеп калган

Капчыгымны

Бирегә китер.


Таягы белән 3 тапкыр идәнгә бәрә. Сикереп “капчык” керә. Чишсәләр – куян.


Кыш бабай. Тукта әле, син каян монда килеп чыктың?

Куян. Тсс! Мин качтым.

Кыш бабай. Кемнән?

Куян. Кемнән булсын, бүредән.

Бүре. Ну, кылый, погоди! Хәзер мин сине!

Кыш бабай. Туктагыз әле, бәйрәм көнне дә болай ачуланышып йөрмәгез. Дуслашыгыз.


Бүре. Син кайларда йөрисең икән,

Куянкаем, җанкаем, иркәм

Көн саен, сәгать саен көтәм,

Мин сине сагынып көтәм, көтәм.

Куян. Оялтма син мине бу кадәр,

Кызартма син мине бу кадәр,

Нишлим, кибәм, сулам, ябыгам

Бүре бәгърем, мин синнән куркам.

Бүре. Менә сиңа, җаным, уң кулым,

Куян. Менә сиңа, җаным, сул кулым,

Бүре. Биик бергә чыршы янында.

Куян. Бөтен кеше монда чагында.


Убырлы керә.

Убырлы Кара әле, миннән башка бәйрәм ясап яталар.

Нигә мине чакырмыйсыз? Карагыз әле, мин нинди чибәр? Матур, сөйкемле.

Күчтәнәчләрегезне дә үзем ашап бетерәм, берегезгә дә бирмим.

Кыш бабай. Туктагыз әле, син генә ашагач, нинди бәйрәм була инде ул?

Убырлы Ә нигә миңа бәйрәм? Иң мөһиме – минем тамак тук булсын. Башкаларда

минем эшем юк.

Кыш бабай. Эх, сез, балалар шундый матур итеп Яңа ел үткәреп яталар. Әллә минем

балаларга дигән капчыгымны да син алдыңмы?

Убырлы. Син бит аларны төшереп калдыргансың. Капчык та минеке, күчтәнәчләр дә

минеке.

Кыш бабай. Ә бүген Яңа ел. Бүген бөтен нәрсә киресенчә булачак. Кая әле тылсымлы

таягым белән үзеңне бүкәннәргә әйләндереп, чыршы төбенә утыртып куям

хәзер.

Убырлы Кыш бабай! Мин бит Яңа ел картаймасын өчен шулай эшләдем. Күчтәнәчләр

булмагач, Яңа ел да булмас дип уйладым. Гафу ит инде мине.

Кыш бабай, Кыш бабай дим, ярар инде, мин бит инде яхшы бабушка да була

алам, гафу ит инде мине.

Кыш бабай. Ярар, күчтәнәчләрне бирсәң, гафу итәрмен.


Убырлы. Ярар, мин риза, тик балаларны сынап карыйсым килә.

Кар кызы белән Кыш бабайның

Бүләкләре минең кулда.

Әгәр бүләк аласыгыз

Килә икән Яңа елда,

Менә сезгә 3 табышмак

Чишә алсагыз, бүләк – сезгә,

Инде чишә алмасагыз,

Үпкәләгез үзегезгә.

Убырлы. Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмеш ак сакалы

Чәчләре, керфекләре?

Балалар. Бу - Кыш бабай,

Һай Кыш бабай

Һәркемгә таныш бабай.

Убырлы Чаңгы, чанада шуарга

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган,

Кем икән ул, табыгыз.

Балалар. Бу - Кыш бабай,

Һай Кыш бабай

Һәркемгә таныш бабай

Убырлы. Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә

Матур-матур пакетларга

Күчтәнәч салып килә

Балалар. Бу - Кыш бабай,

Һай Кыш бабай

Һәркемгә таныш бабай


Кыш бабай һәм балалар җыры.

  1. Ак мамык кебек кар ява

Урманнарга кырларга

Тынычлык алып Яңа ел.

Килсен безнең арага.

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безне бик ярата,

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

  1. Безнең чыршыбызны бизәп

Балкып кабына утлар.

Яңа елның башлануын

Хәбәр итә курантлар

  1. Чәчәктәй безнең балачак

Киң безнең юлларыбыз,

Туган илнең иң бәхетле

Кызлары, уллары без.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңда ниләр бар?

Кыш бабай. Капчыгымда карлы таулар,

Чыршылар, Шугалаклар.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Капчыгыңны чиш, давай!

Кыш бабай. Капчыгымда чикләвекләр,

Алмалар һәм конфетлар.

Балалар. Кыш бабай, Кыш бабай,

Ягымлы сөйләшәсең,

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә өләшәсең?

Кыш бабай. Бирермен биючеләргә,

Бирермен җырчыларга

Бирермен матур итеп

Шигырь сөйләүчеләргә


Балалар Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәтәләр.


1нче бала. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елда һәммәбезне

Сөендергәнең өчен.

2нче бала. Исәнме, Кыш бабай, исәнме,

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

3нче бала. Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә, түргә рәхим ит.

Яңа елда безнең белән

Бергә бәйрәм итеп кит.

4нче бала. Сагынып көттек без сине,

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

15.Шаян ,Наян җыр

Самир җыр

16 . Аю Руслан җыр


Кыш бабай буләкләр тарата


Кыш бабай. Чыршы янына чакырам,

Матур итеп басыгыз.

Яңа елда әйлән-бәйлән

Җырлап-биеп алыгыз.

17. Чыршы әйләнәсендә(җыр)

Кыш бабай : Яңа ел килергә дә күп калмагандыр.

Кар кызы: Кил, син безгә , кил син безгә Яңа ел!

18. Яңа ел керә.( Музыка уйный)

А. Б. Син , Яңа ел , безгә

Матурлык кына китер.

Ныгысын дуслык, татулык

Иман бир балаларга.

Саулык-сәламәтлек китер

Озак-озак елларга.

Кыш бабай: Исән- сау гына клеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төклө аягың белән! Түрдән уз!

Балалар бергә: Яңа ел түрдән уз!

Яңа ел: Исәнмесез,кадерле дуслар!

Мин Яңа ел, ике меңдә унсигез!

Сезгә ак теләкләр алып килдем.

Нигезләрем минем булыр ныклы.

Халкым булыр минем тату, көчле.

Беләм миннән һәркем нидер көтә

Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.

Сезнең алда бүген сүз бирәмен,

Җирдә шатлык, бәхет ныклы булыр

Табыннар сый хөрмәткә тулыр!

Кыш бабай: Һай, афарин Яңа ел!

Кар кызы: Яңа ел белән сезне!

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда уңышлар,

Телим мин сезгә, дуслар!

Кыш бабай: Яңа елда игеннәр мул булсын,

Илебезнең күге аяз булсын!

Яңа ел барыгызга да саулык-сәламәтлек

Ак бәхетләр китерсен!

19.Җыр : Җем- җем көмеш тун кигән

Кыш бабай:Күчтәнәчләрне биреп китик әле.

( Күчтәнәчләрне тараталар.)

20. Полька

Кыш бабай. Менә рәхмәт сезгә, дуслар,

Куандырдыгыз картны.

Тик китәргә вакыт җитте,

Башкалар көтә мине.

Матур, тыныч яшәгез,

Кайгы-хәсрәт күрмәгез.

Әти-әниегез сүзен

Һәрвакытта тыңлагыз.

Тагын бер елдан килермен,

Шунда барысын да белермен.

Кар кызы: Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк

Яхшы булсын , имин булсын

Матур булсын киләчәк!


Бала. Хуш, Кыш бабабыз,

Китәсең, бүген озатабыз.

Киләсе елга да кил,

Без сине яратабыз.

Барысы бергә. Кыш бабай, Кар кызы,

Сагынырбыз без сезне

Бер елдан соң тагын да килегез

Сау бул,Кыш бабай.

Сау бул Кыр кызы!


Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына килеп җитте,

Кыш бабай да инде бездән китте.

Зур бәхетләр, күп шатлыклар теләп,

Яңа ел да менә килеп җитте.


Теләгебез шул, игелекле булсын

Яңа аяк баскан Яңа ел.

Моң-зар түгел, шатлык белән килсен

Һәр яңа көн бирсен яңа җыр.


Кушылыгыз җырга! Әйлән-бәйлән

Әйләник бер чыршы тирәли.

Чордан-чорга очсын бу күмәк җыр,

Дуслар җыры, шатлык хисләре.

21.Җыр : Чыршы яшел тунын киеп

22. Җыр Шаян, Наян

Без тәмамладык бу бәйрәмне

Шат күңелләр белән.

Шушы бәйрәм истә калсын

Җырлар, биюләр белән.









Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!