СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие "Кышкы букет"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий внеклассного мероприятия на татарском языке "Кышкы букет" (новый год)

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Кышкы букет"»

Татарстан Республикасы Спас районы

Көек төп гомуми белем бирү мәктәбе



















Бәйрәмне биология укытучысы

Хуснутдинова Нурания Каримулловна үткәрде

















2014 ел

Кышкы букет.

(Әкиятче һәм фея керәләр)



Фея. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш киле.

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.


Әкиятче. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм?-диеп сорасагыз

Бүген бездә “Кышкы букет” бәйрәме.


Фея. Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмик ,дуслар,моңаеп.


Әкиятче. Яңа ел ул- үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш

Яңа абруй, дәрәҗә.

Исәнмесез, кадерле дусларым! Үзегезне мәктәп залында дип түгел, ә әкияти кышкы урманда дип күз алдына китерегез. Биредә әкият патшалык итә һәм монда теләсә нәрсә булырга мөмкин, хәтта безнең геройларыбыз белән Яңа ел кичендә булган хәлләр дә...

(балалар йөгереп керәләр)


Чулпан. Әйттем мин сиңа: “Әйдә,барыйк мәктәпкә Яңа ел дискотекасына!-диеп,ә син гел үзеңнекен сөйләдең- урманга чыршыга барыйк та, урманга чыршыга барыйк !”.

Гөлинә. Ой, үләм, ничек туйдырдың син мине! Бәйләнчек чебеннән дә болайрак! Барасың килмәсә барма, синнән башка да чыршы табармын һәм әниемә бүләк тә итәрмен: кечкенәне, яшелне, матурны. Машинадан сата торган- сары, ярымпеләшне түгел инде.

Чулпан. Әни орышачак бит. Хәтерлисеңме, узган ел да чәплектә чыршылар күп диеп әйткән иде? Өйдә чыршы ботакларыннан букет кына куячакбыз дип әйткән иде бит.

Гөлинә. Юк, куймаячак. Менә чыршының нинди купшы,нинди яшел булуын күрер дә, букет түгел, чыршы куяр.Ә без аны матур итеп бизәрбез.

Тирә-ягыңа кара инде ,хет.Бәлки, кызыклы берәр нәрсә күрерсең? (йөри,чыршылар карый.)

Чулпан. (як-ягына каранып) Ой,чыннан да,нинди гүзәллек! Русская литературада бер шагыйрь - исемдә юк инде кем, болай дип язган.

Под голубыми небесами,

Великолепными коврами,

Блестя на солнце ,снег лежит

Прозрачный лес один чернеет,

И ель сквозь иней зеленеет…

Гөлинә. Ну и ну, отличница! Пушкин бит бу, ә кайда күрәсең соң син боларның барысын да? Әнә кара,шәһәр өстендә төтен асылынып тора, бөтен җирдә томан...Ә кояшта мазут пычрагы, җыелган бензинлы сулар ялтырый. Ә чыршы?!!Саргылт ниндидер һәм ылыслары да коелган. Әнигә чыршы табу җиңел булмас ахры.

Балалар.(як-якларына караналар) Ә чүп-чар соң,чүпләр монда күпме!Ой,ужас! (пакетка чүпләрне җыя башлыйлар)

Чулпан. Ой,караңгы төшә!

(Музыка ишетелә, Кар бөртекләре бии.)


Балалар . Ой,кемнәр бу?

(Кыш бабай,Кар кызы һәм Фея керәләр.)

Кар кызы. Без-урманда яшәүчеләр.Безнең бәйрәмгә кемнәр килгән икән соң?Яхшылык беләнме,әллә начарлык беләнме? Чыршы алырга килмәгәнсездер бит?

Кыш бабай. Яхшылык белән килсәгез- бүләкләрмен,ә яманлык белән килсәгез-миннән яхшылык көтмәгез,кызганмам!

Балалар (бергә). Яхшылык белән, яхшылык белән,бабай!

Гөлинә.(Чулпанга) Кыш бабайлар булмый ул.

Чулпан. Була!

Кыш бабай. Цыц! Сорауга җавап бирегез.

Чулпан. Без,бабакай,чыршыга,юк,чыршы ботакларына килдек, кышкы букет ясамакчы идек.Менә мондагы чүп-чарны күрдек тә,җыештырырга булдык,шул арада караңгы да төшкән.Хәзер без ничек өйгә кайтыйк инде?(елыйлар)

Кар кызы. Еламагыз,дусларым,күренеп тора,сез яхшы балалар.Бернәрсә дә сындырмыйсыз,кисмисез.Сез урманның нәрсә икәнен яхшы беләсез ахры?!

Кыш бабай. Әйе,урман ул - планетабызның үпкәсе.Ул атмосфераны кислородка баета.суны да чистарта, климатны йомшарта. Ә күпме байлык анда,күпме тереклек анда?!

Кар кызы. Бигрәк тә чыршыкайлар һәм нараткайлар тырыша.Ягез әле,бабакайның сорауларына җавап бирегез.

Кыш бабай. - 1 га наратлык елга күпме углекислый газ йота? (13т)

  • 1 га чыршы урманы күпме тузанны тоткарлый? (30т )

- 1 га нарат урманы күпме кис­лород бүлеп чыгара? ( 500 кг)

Гөлинә. Әле тагын безгә мәктәптә урман гөмбәгә,чикләвеккә бай дип әйтәләр иде.1 гектардан 250 кг гөмбә җыярга була!

Кыш бабай. Менә ,молодцы,шатландырдыгыз.Бәлки хәтерлисездер, урманга нәрсә зыян китерә?

Чулпан.Беренче урында- агачларны дөрес кисмәү. Бигрәк тә чыршы һәм наратлар зыян күрә.Ә аннары янгыннар, химик препаратлар, зарарлы газлар.

Гөлинә. Чүп-чар зарарлы,чүп-чар! Әле тагын туристлар бик күп зыян китерә.

Чулпан. (еларга җитешеп) Һәм тагын барысыннан да күбрәк чыршылар һәм наратлар җафа чигә.(икесе дә елыйлар)

Балалар (икесе бергә).Бабакай! Без башка алай эшләмибез!

Кыш бабай һәм кар кызы :Ышанабыз, ышанабыз.Үзегезнең моны аңлавыгыз бик яхшы.Димәк,урман сезнең яклауга мохтаҗ икәнне сизгәнсез!

Кар кызы. Ә иелгән башны кылыч кисми!

Кыш бабай.Әйдәгез,йокларга ятыгыз,балалар!Иртән яхшырак уйларсыз ,зиһенегез тагын да ачылыр.Төшегезгә әкиятләр керсен.(йоклыйлар).

Җыр “Кыш бабай”.

Балалар (сузылып,киерелеп): Ой,ничек татлы йоклаганбыз!

Гөлинә.Ой,нинди матур төш күрдем мин!

Чулпан.Ә мин төшемдә бик матур кышкы букет ясадым.

(Кыш бабай һәм кызы керәләр)

Кыш бабай. Ярар ,балалар,кунак булдыгыз,ә хәзер өйләрегезгә кайтыгыз.Анда кайткач,барлык укучыларга да сөйләгез.Урман һәрвакыт яши, ләкин ул кешенең ярдәменә бик мохтаҗ.

Фея. Хәтта Кыш бабайның өендә дә ясалма чыршы торуын әйтегез.

Кыш бабай. Ә әниегезгә Яңа ел бүләген бирерсез.(бүләк бирә)

Балалар. Рәхмәт Кыш бабай!

Рәхмәт,Кар кызы! (китәләр)

Кар кызы. Җанга рәхәт бер монсулык

Йөрәктән җыр бөркелә.

Монлы кыңгыраулар элеп

Җиргә яңа ел килә! (кар бөртекләре сибә).


Фея. Бәйрәм үтте,сәгать сукты,

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Безнең хәрберебезгә.

Кыш бабай. Ташып торсын ак бәхетләр,

Шатлык керсен һәр өйгә.

Сафлык бөркеп, ак нур сибеп

Җиргә Яңа ел килә!

Бергә. Яңа ел белән сезне!!! Ә хәзер дискотека!