СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Внеклассное мероприятие "Муса Җәлил безнең күңелләрдә"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Муса Джалил - великий татарский поэт-герой. Творчество Мусы Джалиля в школьной программе занимает большое место.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Муса Җәлил безнең күңелләрдә"»

Ситдикова Розалия Хадиулла кызы

I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы



Казан шәһәре Совет районы 111 нче

рус-татар урта гомуми белем мәктәбе



Муса Җәлил безнең күңелләрдә.

(Әдәби-музыкаль кичә, укучыларның шигырь бәйгесе).

Сыйныфтан тыш чараны үткәрүнең максаты һәм бурычлары:

-укучыларда Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә кызыксыну тудыру;

-укучыларга патриотик тәрбия бирү;

-әдәби иҗатка сәләтле балаларны барлау һәм ачыклау;

-укучыларның сәләтләрен үстерергә ярдәм итү.



Февраль аенда безнең мәктәбебездә халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйрәме була.

Бәйрәм мәктәпнең актлар залында уздырыла. Билгеләнгән сәгатьтә матур итеп киенгән укучылар залга җыйнала. Зал бәйрәмчә бизәлә. Сәхнәдә Муса Җәлил портреты. Талгын гына музыка уйный. Стеналарда язучының шигырьләренә караган балалар рәсемнәр күргәзмәсе, иллюстрацияләр, башваткычлар эленә. Аерым бер почмакта Муса Җәлилнең китапларыннын торган китаплар күргәзмәсе оештырыла. Укучылар алдан кереп, рәсемнәрне карыйлар, ребуслар чишәләр. Китаплар күргәзмәсе белән танышалар. Укучылар өчен ”Иң яхшы шигырь сөйләүче”, ”Иң актив катнашучы”, ”Матур җырчы”, ”Яшь рәссам”, ”Тапкыр укучы” номинацияләрендә мактау грамоталары әзерләнә. Жюри әгъзалары билгеләнә.

Тантаналы музыка яңгырый. Сәхнәдә интерактив тактада Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелә башлый.

Беренче алып баручы.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны.

( Муса Җәлил).

Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ата-аналар!

Бүген без бу залга халкыбызның атаклы шагыйре, Советлар Союзы герое, каһарман язучыбыз Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүгенге кичәдә укучылар без сезнең белән яраткан язучыбызның иҗаты һәм тормыш юлы буенча сәяхәт итәрбез. Муса Җәлилнең шигырьләренә язылган җырларын тыңларбыз. Балалар өчен язган шигырьләрен сөйләрбез. Шигырьләрне матур һәм сәнгатьле итеп сөйләүче укучыларга мактау грамоталары бирелер.

Икенче алып баручы.

Муса Җәлил... Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык сомволына әверелгән.

Батыр үлә, үлмәс ант булып,

Батырлыклар белән макталып,

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре, дистәләгән чит ил һәм Россиядә төрле милләт телләренә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды.

Икенче алып баручы. Муса Мостафа улы Җәлилов (Муса Җәлил)1906 нчы елда Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан соң Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый.

Яшьләй әдәбият дөньясына кереп китә. Беренче шигырен 13 яшендә яза. Ул шигырь “Бәхет” дип ала һәм “Кызыл йолдыз” газетасында басылып чыга. Имзасын “Кечкенә Җәлил” дип куя.

Беренче алып буручы. Муса Җәлил балачагыннан ук ул Габдулла Тукайның иҗаты белән кызыксына, шигырьләрен бик яратып укый. Тукайга ияреп беренче шигырьләрен яза башлый. Шагырь булып җитлеккәч, Габдулла Тукайга багышлап бик күп шигырьләр дә яза.

Тукайны сагыну

(Бала күңеленнән)

Арабызда безнең күптән түгел

Яшь агабыз – Тукай бар иде.

Безнең кебек ул да керсез күңел,

Һәр сабыйга якын дус иде.



Уйный иде бергә безнең белән,

Сөя иде безне җан атып,

Ерак иде күңеле тәкәббердән,

Үләр иде безне яратып.



Яза иде безгә җырлар, моңнар,

Әкиятләр, матур шигырьләр.

Өйрәтә иде төрле шәп уеннар,

Туймый иде уйнап күңелләр.

Икенче алып баручы.1922 елның көзендә Җәлил Казанга килә, “Татарстан” газетасында эшли, рабфакта укый. Яңадан Оренбурга кайтып яшьләр белән эшли.

1927 нче елда Муса Җәлил Мәскәү дәүләт университетының этнология(әдәбият) факультетына укырга керә. Шул вакытта Мәскәүдә татар телендә чыгарыла торган “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь балалары” исемле балалар журналларында җаваплы редакторы булып эшли, шигырьләр иҗат итә.(Презентация дәвам ителә)

Икенче алып баручы. Утызынчы елларда Муса Җәлил рус язучыларының балалар өчен язылган әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүдә актив катнаша. Агния Барто, Самуил Маршак, Нина Саконская әсәрләрен тәрҗемә итеп, Казанда бастырып чыгара.

Беренче алып буручы. Шагыйрь буларак Муса Җәлил балалар әдәбияты өлкәсендә зур мирас калдыра. Аның нәниләр өчен язылган парчалары, шигырьләре гаҗәеп төгәл формада эшләнгән. Язучы балалар психологиясен тирән аңлый һәм бөтен нечкәлекләрен белеп эш йөртә.

Әйдәгез, дуслар,

Барыйк өмәгә!

Сыналсын көчләр

Шушы өмәдә.

Алыйк көрәкләр,

Алыйк сәнәкләр.

Бездә бит дәрт бар,

Көч бар, сәләт бар.

Кечкенә кызы Әминәгә һәм нәни дусларына багышлап язган матур шигырьләрен хәзерге көндә дә балалар яратып укыйлар һәм сөйлиләр.

Сәхнәгә Муса Җәлилнең 3 нче сыйныф укучылары сәхнәләштерелгән “Бишек җыры “ шигырен сөйли.

(Шигырь бәйгесендә катнашучы 1-2 сыйныф укучыларының чыгышлары тыңланыла).

Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләренә атаклы композиторларыбыз көйләр дә язганнар. Хәзер без аларның кайберләрен тыңлап та үтәрбез.

“Карак песи”. Муса Җәлил сүзләре. Җәүдәт Фәйзи музыкасы. 4 нче сыйныфның рус группасы укучылары башкара.

Икенче алып баручы. 1940 нчы елда бу җырлар ноталары белән бергә “Балалар өчен беренче альбом” исемле китапта басылып чыга.

Муса Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре төрле жанрларда, төрле буяулар кулланып иҗат ителгән. Ул укучыларны туган илне сөяргә, хезмәтне яратырга, шат яшәргә чакыра.

Йомшак кына җылы җилләр исте,

Тирбәндереп инешне!..

Җыйналыгыз, дуслар, уйнап-көлеп,

Ямьләндерик эшле тормышны!..

Хәзер без сезнең белән Муса Җәлилнең нәни дуслары өчен язган шигырьләрен тыңлап үтәрбез.( Шигырь бәйгесендә катнашучы 3-5 сыйныф укучыларының чыгышлары тыңланыла).

Беренче алып баручы. Муса Җәлилнең балалар өчен язган әсәрләрендә балачакның бәхетле мизгелләрен күрми мөмкин түгел. Бу хисләр “Сәгать” җырында да ачык чагыла.

Сәгать” җыры. Муса Җәлил сүзләре, Җәүдәт Фәйзи музыкасы. 4 нче сыйныфның рус группасы укучылары башкара.

Икенче алып баручы. 1941 нче ел. Фашистлар Германиясе илебезнең чикләрен бәреп керә.(Дәһшәтле музыка яңгырый). Барча халык азатлык сагына күтәрелә.

Тик бер бурыч хәзер ил алдында:

Тар-мар итеп дошман көчләрен

Илдән куу...

Иптәш, ә син бүген

Фронт өчен нәрсә эшләдең?

Беренче алып баручы.

Муса Җәлил дә үзе теләп сугышка китә.

Каләмемне салдым юл сумкама,

Автоматым тактым аркама.

Фашистларга каршы пуля һәм җыр

Бил каешымда бергә саклана.

Беренче алып баручы. Ул барлык солдатлар белән беррәттән туган җирен, туган илен саклый һәм шул ук вакытта “Волхов” фронтында, “Отвага” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып та эшли. Сугыштан буш вакытларында каләмен кулыннан төшерми, үзенең шигъри иҗатын дәвам итә.

Өлкән сыйныф укучылары “Дулкыннар” җырын җырлыйлар.( Муса Җәлил сүзләре Рөстәм Яхин музыкасы)

Икенче алып баручы.

Белмим, тагын нинди упкыннарда

Мин чайкалып шулай йөзәрмен.

Тик һәркайчан сулган яңагымда

Соңгы яшен дусның сизәрмен.

Күп татыдым җирдә мин ачысын

Үзәк өзгеч авыр сагышның.

Елатып һәм кайнар үбештереп,

Дустым белән, язмыш, кавыштыр!

Сәхнәгә 4 сыйныф укучылары чакырыла.

Кызыл ромашкалар”Муса Җәлил. (Укучылар шигырьне сәхнәләштереп күрсәтәләр).

Талгын музыка яңгырый. Укучылар шагыйрьнең сугыш вакытында язган шигырьләрен сөйлиләр.(Презентация күрсәтү дәвам ителә. Шигырь бәйгесендә катнашучы 6-8 сыйныф укучыларының чыгышлары тыңланыла).

Беренче алып баручы.1942 нче елның азагында Волхоф фронтында каты сугышлар бара.Чолганышта калган шагыйрь каты яралана һәм дошман кулына эләгә.

Беренче алып баручы. Төрмә.

Чәнечкеле тимер чыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз.

Көне буе шунда казынабыз,

Әйтерсең лә тирес корты без.

Кояш чыга койма аръягында,

Күрше кырлар нурга коела.

Тик нигәдер аның нуры безгә

Тими үткән кебек тоела.

Әмма әсирлектә дә Җәлил иҗатын дәвам итә. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә шигырьләр яза. Муса Җәлил соңгы сулышына кадәр туган илгә биргән антына тугры кала.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исмең белән килеп сугышка

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне изге сугышта.

Язучының батырлыгы бик күп сәнгать әһелләренә иҗат итәргә көч бирә. Татар халкының атаклы рәссамы Харис Якупов Җәлилнең төрмәдәге батырлыгын “Хөкем алдыннан” картинасында чагылдыра.(Интерактив тактада рәссамның “Хөкем алдыннан” картинасы күрсәтелә).

Өлкән сыйныф укучылары “Сагыну” җырын җырлыйлар.( Муса Җәлил сүзләре З. Хәбибуллин музыкасы)

Икенче алып баручы. Хәзер без Муса Җәлилнең әсирлектә вакытта язган шигырьләрен тыңлап үтәрбез. ( Шигырь бәйгесендә катнашучы 9-11 сыйныф укучыларының чыгышлары тыңланыла).

Шагыйрь күңеле иреккә омтыла. Бу хисләр аның шигырьләрендә дә чагыла.

Син очарсың, бәлки, минем илгә,

Син ирекле, җитез канатлы.

Тик әйт, кошчык,

Синең минем янга

Бу килүең соңгы кабатмы?

Әсирлектә вакытта шагырь яшерен оешма төзи. Фашистларга каршы пропаганда алып бара.

Ләкин явыз хыянәтче доносы буенча бу оешманың эше фашистларга билгеле була. Фашистлар Мусаны һәм аның 11 көрәштәшен үлемгә хөкем итәләр. Җәлилнең соңгы шигырьләре “палач балтасы астында” языла.(Дәһшәтле музыка яңгырый)

Беренче алып баручы.

Мин, тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә!

Икенче алып баручы.1944 нче елның 25 нче августында Плецензее төрмәсендә 11 җәлилченең гомере өзелә. Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең исеме үлемсез.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем д яңгырар җыр булып.

Батыр язучыбызның шигырьләре буыннан буынга күчеп, һәрвакыт халкыбыз күңелендә яңгырар.

Әйдә, җырым,

Батыр җиңү дәртен

Алып керик ялкын эченә.

Мин калмасам җирдә,

Син калырсың

Һәйкәл булып үлмәс эшемә.

Жюри әгъзалары шигырь бәйгесендә катнашучы укучыларның чыгышларын, рәсемнәрен, җырларын, иҗади эшләрен бәяли. Тантаналы рәвештә төрле номинацияләрдә катнашкан укучыларга мактау грамоталары тапшырыла.



Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Муса Җәлил. Әсәрләр. “Мәгариф” нәшрияты 2004 нче ел.

2.Муса Җәлил “Парашютсыз курчак” Казан. Татарстан китап нәшрияты 2004 нче ел.

3.Зиннур Мансуров. Җырларыбыз. Казан. Татарстан китап нәшрияты 1989 нчы ел.

4.Муса Җәлил. Әсәрләр дүрт томда. Казан. Татарстан китап нәшрияты 1976 нчы ел.

































































Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!