СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Все профессии важны"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мероприятие посвещается профессиям. Проводиться в начальных классах.

Просмотр содержимого документа
«"Все профессии важны"»

Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.


  1. Барлык һөнәрләр дә яхшы,

Барлык һөнәрләрләр кирәк.

Нәрсә соң ул һөнәр?


  1. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс”


3. Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

4. Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

Һөнәрләр безнең бик күп. Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгеле.

- Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк.

5. Нинди һөнәр сайларга соң ....... ?Алтын куллы табип булыргамы, батыр йөрәкле космонавтмы, яңа ачышлар ясаучы профессор булыргадыр могаен!


6. Тукта әле ..............., без авылда яшибез. Авыл кырыенда дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, көтүлек җирләр җәелеп ята. Без бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” булу турында сөйләшик.


7. “Җир кешеләре” Хезмәтләре җир белән бәйләнгән һөнәрләр.  Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар, терлекчеләр - авыл хуҗалыгы эшчеләре.


8. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә табыннарыбыз мул. Иртәнге йокыдан тору белән һәр гаиләдә табын әзерләнә. Анда игенче,эшче, укытучы, галим, солдат, табип һәм башка һәнәр ияләре утыралар. Ә мул табынның түрендә һәр кеше өчен кирәкле ризык-хуш исле Икмәк куела.


Алдыбызда ята ап-ак икмәк,

Телем-телем итеп киселгән.

Өй эчләре шундый аңкып тора,

Яңа пешкән икмәк исеннән.

Мичтән чыккан җылы икмәк белән

Сыйлый әнкәй. Сыйлый барысын.

Аннан искә ала, басуларда

Үскән чагын бодай-арышнын.


Җыр: “Икмәк кадере” Кирам Әһлиуллин кое,Фәүзия Рәхимгулова сүзләре.


Әйе, ипекәй, ипекәй!

Шундый да тәмле булып,

Каян килдең син безгә?


Ипекәй: Ярый мин сөйлим сезгә

Үзем хезмәт җимеше

Үстерде мине Кеше

Исеме аның игенче.



Кама агрофирмасы кырлары меңләгән гектарны биләп ята. Анда бодай,арыш, рапс, арпа, шикәр чөгендере игелә. Шушы кырларда иртә яздан, кара көзгә кадәр техника гөрелтесе тынып тормый. Ә ул куәтле техникаларның ниндиләре генә юк.



Тракторчы

Рамил абый тракторчы.

Эшен ул ярата.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәр тарафта.

Орлык чәчә Камил абый

Йомшак туфракка.

-Күкрәп үссен кырларда, -ди,

Арыш, бодай, арпа.

Тракторчы һөнәре

Эшнең катлаулы төре.

Тырышлык, тәҗрибә сорый

Мул уңышның сере.

Җирне шәпләп эшкәртергә

Миндә тракторчы булам.

Туган авылым басуларын

Мамык кебек иттерәм.



Комбайнчы

Җый, комбайнер, җый
Иген уңышын!
Чәчәккә бизә
Илнең тормышын.
Арыш башлары
Түбән иелгән.
Дулкынлана ул
Җәйге җил белән


Мул уңышыбыз
Чиста җыйналсын!
Бер генә башак та
Җирдә калмасын!.
Җый, комбайнчы, җый
Иген уңышын!
Уңышлар бизи
Илнең тормышын.


Мин камбайнчы булам

Бөртекләрне түкми-чәчми,

Урып- җилгәреп бирәм.


Менә безнең Туган якның алдынгы комбайнерлары:Галиев Илгиз, Этекбаев Илдар белән Илнур… Алар комбайннарны биш бармаклары кебек беләләр һәм мул игеннәрне җыеп алуда үзләренең лаеклы олешләрен кертәләр.


Мул булып үскән игеннәрне кырдан ындыр табагына кемнәр ташый?

Машина йөртүчеләр, шоферлар. Менә безнең төбәкнең алдынгы шоферы................ Ул КАМаз машинасында игеннәрне кырдан ындыр табагына, элеваторга ташыды.



Малайларның иң зур хыялы шофер булудыр мөгаен. Бу хезмәтнең җаваплылыгын, авырлыгын, кирәклеген бер генә сүз белән әйтеп тә бетереп булмый.Бу хезмәттән башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әйдәгез, менә хәзер ............. тыңлап китик әле

Беләсезме? Мин бит шофер,

Әйбәт эшли минем мотор

Юл яраткан кеше өчен,

Һәр җир тигез, һәр җир такыр

Кәеф барда карап алга,

Кабинамда җыр сузамын

Машинама ашлык төяп,

Донья кадәр юл узамын.

Горурланып йөримен мин,

Армый-талмый ерак юлда.

Әйтерсең лә донья рулен

Тоттырганнар минем кулга.


Җыр “Шофер буласым килә” Луиза Батыр – Болгари көе, Эльмира Шәрифуллина сүз

Җыр вакытында трактористлар биюе.












  • Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк!

Икмәк.(сөлге белән ипи күтәреп сөйли)

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

                        Түгелгән тир бушка китмәде.

                        Игенченең батыр хезмәте бу-

                        Күпереп пешкән арыш икмәге.

 Икмәк – игенченең җан җылысы,

                         Җир анарга кадер-хөрмәте.

                         Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

                         Шуңа кадерлибез икмәкне.

Эш сөйсәгез, тырыш булсагыз, табыныгыз һәрчак мул булыр. Шушы түгәрәк ипидән дә килеп торыр бал тәме, килеп торыр май тәме.



  • Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башка­ларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

 

 Һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.


Илгә кирәкле булу,

 Яхшы теләкле булу,

 Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?



Җыр: Бәхет бит ул”