1класс
Логик фикерләүгә мәсьәләләр А-№1-50
1.Алсу әнисе белән мәктәпкә барганда Алия белән Азатны очраткан. Мәктәпкә барысы ничә бала бара икән?

2.Айдар белән Алмазга икесенә бергә 5 яшь.Әгәр Айдар Алмаздан 1 яшькә өлкәнрәк булса, аларның һәрберсенә ничә яшь?

3.12 катлы йортның беренче өч катында куяннар,соңгы 4 катында бүреләр яши.Алар арасында яшәүче чебурашкалар ничә катны биләп торалар?

4.Велосипед, урындык, өстәл, шкаф, диван, тумбочка сүзләре арасында “артыгын” атагыз.

5.Бергә җигелгән өч ат 5 км юл үткән. Һәр ат ничә км юл үткән?

6.Йорт куяны – 2, кыр куяны аннан 1 гә күбрәк кишер ашаган, ә бүрегә боларның икесеннән 2 кишергә артык туры килгән.Бүре ничә кишер ашаган?

7.Өстәлдә 4 өем чикләвек бар.Өемнәрдәге чикләвекләр саны тигез түгел. Иң зур өемдә 6 чикләвек, иң кечкенәсендә 3 чикләвек булса, калган 2 өемдә ничәшәр чикләвек бар?
8.Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек алдында ничә каз бар?
9.Белмәмеш китапның берничә битен укыды.Укылган битләрнең беренчесендә 3, ә соңгысында 8 саны булса,ул китапның ничә битен укыган?

10.Өч бертуган кызның 1 әр энесе бар.Гаиләдә барлыгы ничә бала?

11.Тасманы 3 кисәккә бүлү өчен ничә җирдән кисәргә кирәк?

12.Өч малай 5 гөмбә тапкан.Аларның берсе дә гөмбәне икедән артык тапмаган.Малайлар арасында бер генә гөмбә дә тапмаганы бармы?

13.Биш таякның ничә очы бар?

14.Өстәлнең 4 почмагы бар.Аның бер почмагын кистеләр. Ничә бочмагы калды?

15.Бер йомырка 4 минут пешә.Өч йомырка ничә минут пешә?

16. 6 санын гамәлләр кулланмыйча зурайтып буламы?

17.Өстәлдә 4 стакан җиләк тора иде.Фәрит 1 стаканнан җиләкне ашады.Өстәлдә ничә стакан калды?

18.Өч кеше 3 сәгать поезд көткән.Һәр кеше ничә сәгать поезд көткән?
19.Чыршы орлыгыннан ничә гөмбә үстерергә мөмкин?

20.Ярның бер ягында чебиләр, икенче ягында үрдәк бәбиләре.Кайсылары утрауга тизрәк йөзеп килер?

21.Алсу апаның “Йомгак” кушаматлы песие,”Сарбай” кушаматлы эте һәм Дилә исемле кызы бар.Алсу апаның ничә баласы бар?

22.Алсуның 2 курчагы, 3 алмасы, 1 шоколады, 2 апельсины, 5 персигы һәм 1 велосипеды бар.Алсуның ничә җиләк-җимеше бар?

23.Вәсим, Алмаз, Сәлим һәм Камил 4 катлы йортта яшиләр. Вәсим Алмазга караганда өстәрәк, әмма Сәлимгә караганда түбәнрәк тора. Ә Камил Алмазга караганда астарак яши. Малайларның кайсы ничәнче катта яши?

24.Әбинең 2 оныгы бар: Илназ һәм Гөлназ.Әби аларга 20 алма өзгән һәм Илназга Гөлназга карганда 2 алмага күбрәк биргән.Әби оныкларга ничәшәр алма биргән?

25.Фәрит һәм Маратның фамилияләре Абдуллин һәм Гатин.Әгәр Фәрит Абдуллиннан өлкәнрәк булса,һәр малайның фамилиясе ничек?
26. Хәзер Диләгә ничә яшь булса,5 елдан соң Алсуга да шулкадәр яшь була.Кызларның кайсы өлкәнрәк?

27. 6 метрлы агачны тигез өлешләргә бүлгәннәр һәм 5 урыннан кискәннәр.Һәр өлеш нинди озынлыкта булыр?

28.Ике кәрзиндә гөмбәләр саны тигез иде.Ашка бер кәрзиннән 7гөмбә, икенчесеннән 5 гөмбә алдылар.Кайсы кәрзиндә гөмбәләр күбрәк калды? Ничәгә?

29.8 помидор бар иде.Берничәсен салатка турадылар.Туралган помидорлар калганнарыннан артыграк. Салатка ничә помидор турадылар?

30.7 л һәм 3 л сыешлы ике бидон ярдәмендә ничек итеп 4 л су үлчәп алып була?

31. Бал салынган мичкәнең массасы 9 кг. Балның яртысын ашагач,бал белән мичкә массасы 5 кг калган.Буш мичкәнең массасы күпме?

32.Рәйсә авылда – май,июнь июль айларында, ә сеңлесе Лилия июль һәм август айларында кунак булдылар.Кызлар авылда барысы ничә ай кунак булдылар?

33.Камил Ринаттан озынрак, ә Наилдән кыскарак. Кайсы малай иң озын?
Кайсы малай иң кыска?
34.Әбинең ике банкасы бар: берсенең сыешлыгы 3 л, икенчесенең 5 л. Бу банкалар ярдәмендә кувшинга 4 л сөтне ничек салырга була?

35. 5 кг һәм 2 кг лы ике гер ярдәмендә 6 кг бәрәңгене ничек үлчәп була?

36.Мин ике сан уйладым.Ул саннарны кушкач, 6 була.Аларның берсеннән икенчесен алгач та 6 була.Болар нинди саннар?

37.Поезд ун вагоннан тора. Самат поезд башыннан исәпләгәндә –бишенче вагонга,ә Фәрит арттан бишенче вагонга утыра. Алар бер вагонда баралармы?

38.Нияз- Наилнең улы, Наил- Мәхмүтнең улы.Нияз Мәхмүтнең кеме була?

39.Шоколад плиткасы 6 квадрат өлештән тора. Аерым өлешләргә бүлү өчен бу плитканы ничә тапкыр сындырырга кирәк?

40. Мине Наил Вәлиевич дип, ә бабайны Закир Кәримович дип йөртсәләр, әтине кем дип атыйк?

41. Гаиләдә 4 бала.Кыз балалар ничә булса, ир балалар да шулкадәр.Кызлар ничә?
42.Коңгызның 3 пар аягы бар.Коңгызның аягы ничә?
43.Кәгазь битен урталай бөкләгәннәр.Шуннан соң тагын урталай бөкләгәннәр һәм бөкләү сызыкларыннан кискәннәр. Ничә кисәк барлыкка килгән?

44.Аждаһа тимерчегә үзенең сарае өчен 3 йозак, һәр йозакка 3 ачкыч ясарга куша: бакыр, көмеш һәм алтын. Тимерче ничә ачкыч ясарга тиеш булган?

45.Кушу нәтиҗәсендә 1 чыгарлык итеп ике сан уйлагыз.

46.Бауның очларын бәйләмичә калдырып, бауда 3 төен бәйләделәр.Бу төеннәр бауны ничә кисәккә бүлгән?

47.Тартмага 10 кызыл мәрҗән яки 6 яшел мәрҗән сыя. Кайсы мәрҗәннәр ваграк: кызылларымы яки яшелләреме?

48.Велосипед тәгәрмәченең 8 тырнагы бар. Тырнаклар арасындагы аралыклар ничә?

49.Миндә 3 фотография бар. Ике фотографиядә –минем әни, ике фотографиядә мин үзем төшкәнмен. Болай булуы мөмкинме
50.Алсуның 9 конфеты бар,ә Айсылуның 4 конфетка азрак. Ике кызның да конфетлары тигез булсын өчен Алсу Айсылуга ничә конфет бирергә тиеш?
Бер гамәлле мәсьәләләр Б-№1-100
1. Динә 5 кызыл һәм 2 гә кимрәк зәңгәр өчпочмак ясады.Ул ничә зәңгәр өчпочмак ясады?

2. Әни салатка 3 йомырка тотты, ә камырга 1 гә кимрәкне салды. Камырга ничә йомырка салынган?

3.Резидәгә 3 яшь, ә Булат 2 яшькә олырак. Булатка ничә яшь?

4. Маратка 7 яшь, ә абыйсы 3 яшькә олырак. Абыйсына ничә яшь?

5. Мусада 5 уенчык вагон, ә Камилдә 2 гә кимрәк уенчык вагон бар. Камилдә ничә вагон бар?

6. Галия 5 чәчәк, ә Алия 2 гә күбрәк чәчәк чиккән. Алия ничә чәчәк чиккән?
7. Алсу 4 әкият, ә Талия 3 кә күбрәк әкият белә. Талия ничә әкият белә?

8.Оекбаш бәйләүгә 2 йомгак җеп, ә кофта бәйләүгә 6 га артыграк җеп тотылган. Кофта бәйләүгә ничә җеп отылган?
9. Саниянең 8 сум акчасы бар иде.Ул 3 сумга дәфтәр сатып алды. Саниянең ничә сум акчасы калды?

10.Әминә 3 җыр, Айгөл 2 гә артыграк җыр белә. Айгөл ничә җыр белә?

11.Алиянең 7 әкият китабы бар. Әнисе аңа тагын 2 китап бүләк итте. Алиянең ничә китабы булды?

12.Циркка 6 билет, театрга 4 билет сатып алганнар. Барысы ничә билет сатып алганнар?

13.Алсуның 5 сум, ә Фәридәнең 3 сум акчасы бар. Кызларның барысы ничә сум акчалары бар?
14.Булатта 6 значок, ә Энҗедә 4 значок бар. Икесендә бергә ничә значок бар?
15.Нурия курчакка кәгазьдән 3 күлмәк, Зәйнәп 6 күлмәк текте. Кызлар икесе бергә ничә күлмәк текте?

16.Тәлинкәдә 6 кызыл 2 сары помидор бар.Тәлинкәдә барысы ничә помидор бар?
17. Букетта 8 күкчәчәк һәм 2 ромашка бар. Букетта барысы ничә чәчәк бар?

18. Ашханәдә 7 кг чөгендер һәм 3 кг кишер тотылган. Барлыгы ничә кг яшелчә тотылган?
19. Зиләнең 6 шакмаклы һәм 4 юллы дәфтәре бар. Зиләнең арысы ничә дәфтәре бар?

20.Песинең 2 җирән һәм 3 соры баласы бар. Песинең ничә баласы бар?

21.Чәй эчкәннән соң бер тартмада 6 конфет, икенчесендә 3 конфет калды. Ике тартмада барысы ничә конфет калган?

22.Сатучының 10 китабы бар иде. Ул 7 китапны сатты. Сатучының ничә китабы калган?
23.Зоопаркта 5 попугай бар. 2 погугайны алып киттеләр. Зоопаркта ничә попугай калган?

24. Гаражда 10 машина бар иде . 3 машина чыгып китте. Гаражда ничә машина калган?
25. Алиянең 9 дәфтәре бар. Ул 4 дәфтәрен язып тутырды. Алиянең ничә дәфтәре калды?
26.Алсу 8 табышмак укыды. Ул 5 есенең җавабын тапты. Тагын ничә табышмакның җавабын эзләргә кирәк?

27.Айнурның 7 машинасы бар иде. Әнис тагын 2 машина бүләк итте. Айнурның ничә машинасы булды?

28. Полкада 4 эшләпә һәм 2 башлык бар. Полкада барысы ничә баш киеме?
29. Су буенда 7 каен һәм 3 тал үсә. Барысы ничә агач үсә?

30.Балалар бакчасында 10 курчак бар иде. Тагын 8 курчак сатып алдылар. Барысы ничә булды?
31.Автобуста 8 урын буш иде.Тукталыштан соң тагын 3 урын бушады. Автобуста барысы ничә буш урын булды?
32.Гараждан башта 6 машина, аннан соң 4 машина чыгып китте. Гараждан барысы ничә машина чыгып китте?
33. Алсу белән Алия 9 гөмбә тапканнар. Алсу 5 гөмбә тапкан булса, Алия ничә гөмбә тапкан?

34. Маратның 14 дәфтәре бар. Шуларның 8 е шакмаклы булса, юллы дәфтәрләре ничә булган?
35.Тәрәзә төбендә 12 яшел помидор бар иде. Шуның 2се кызарды. Тәрәзә төбендә ничә яшел помидор калды?

36. Вазада 2 кызыл һәм шулкадәр үк ак роза бар. Вазада барысы ничә чәчәк бар?

37.Аквариумда 8 балык булган. 3 балыкны икенче аквариумга күчергәннәр. Аквариумда ничә балык калган?

38. Мичкәдә 9 чиләк су бар иде. Түтәлгә сибү өчен 6 чиләк суны алганнар. Мичкәдә ничә чиләк су калган?
39.Аш пешерү өчен 2 суган, бәрәңге кыздыру өчен 3 суган тотканнар. Барысы ничә суган тотканнар?

40. Урманда Марат 4, ә Наил 3 гөмбә таба. Малайлар ничә гөмбә тапканнар?

41.Тәлинкәдә 5 чәй кашыгы һәм 5 аш кашыгы ята. Тәлинкәдә барысы ничә кашык ята?
42.Безнең өй 5 катлы, ә күрше йорт 4 катка биегрәк. Күрше йорт ничә катлы?

43.Ювелир 10 балдак ясаган. Шуларның 7 се – көмеш, калганнары- алтын. Ювелир ничә алтын балдак ясаган?

44. Вагонда 10 офицер бара. Шуларның 4 се- майор, калганнары- капитан. Вагонда ничә капитан бара?

45. Вазада иртән 6 алма бар иде. Кичкә алар 4 кә кимегән. Кичкә вазада ничә алма калган?

46. Рәшитнең 9 фломастеры бар иде. Ул 2 сен иптәшенә бирде. Рәшитнең ничә фломастеры калды?

47. Вәсиләгә 7 яшь, ә абыйсы 3 яшькә олырак. Вәсиләнең абыйсына ничә яшь?

48. Барысы 8 кубик бар. Аларның 5 се өстәлдә. Тартмада ничә кубик бар?
49. Тартмада 7 конфет, ә вазада 3 конфет бар. Барысы ничә конфет?

50. Ручка 8 сум тора, ә карандаш 3 сумга арзанрак. Карандаш ничә сум тора?

51. Әтисе турникта 10 тапкыр, ә улы 6 тапкыр тартылды. Әтисе улыннан ничәгә артыграк тартылды
53. Галиянең ике эте бар: берсенә 10 яшь, икенчесенә 2 яшь. Берсе икенчесеннән ничә яшькә олырак?

54. Илүзәнең 4 чәч кыстыргычы бар, сеңлесенең 3 кә күбрәк. Сеңлесенең ничә чәч кыстыргычы бар?

55. Пристаньда 2 катер һәм 6 моторлы көймә тора. Моторлы көймәләр ничәгә күбрәк?

56. Равил 10 флаг, ә Марат 7 флаг ясады. Марат ничә флагка кимрәк ясаган?
57. Кәрим 8 борчак утыртты. 2 борчак тишелмәде. Ничә борчак тишелгән?

58. Кадрия җавабы 8 булган 6 мисал, ә Вәсилә 10 мисал төзеде. Вәсилә ничә мисалга артыграк төзеде?
59.Күргәзмәгә Асия 4 рәсем ясады,ә Динә 3 рәсем ясады.Динә ничә рәсемгә азрак ясаган?

60. Кыш башында безнең сыйныфта 6 укучы чаңгыда шуа белә иде,ә кыш ахырына 9 укучы шуа башлады. Бу кышны ничә укучы чаңгыда шуарга өйрәнде?

61. Беренче киштәдә 10 китап, ә икенче киштәдә 8 китап бар. Беренче киштәдә ничә китапка артыграк?

62. Илшат кышын 8 китап укып чыкты, ә Азат 2 гә артыгракны укыды. Азат ничә китап укыды?

63. Беренче поезда 10 вагон,ә икенчесендә 1 гә кимрәк. Икенче поезда ничә вагон бар?

64.Кавынның массасы 3 кг, ә карбызның массасы 7 кг. Кавын карбыздан ничә килограммга җиңелрәк?
65. Бидонда 7 л, ә банкада 2 л сөт бар.Бидонда банкага караганда ничә литрга артыграк сөт бар?

66. Камилнең 5 эш коралы , ә Наилнең 4 эш коралы бар . Илдарның эш кораллары икесенеке кадәр. Илдарның ничә эш коралы бар?

67. Сыйныф бүлмәсен 10 бала җыештырды. Аларның 7 се малайлар. Кызлар ничә булган?

68. Төргәктән күлмәк тегү өчен 4 м, алъяпкыч тегү өчен 1 м тукыма кисеп алганнар. Төргәктән ничә метр тукыма кисеп алганнар?

69. Балалар 10 кар бөртеге һәм 6 йолдызчык ясаганнар. Балалар барысы ничә яңа ел уенчыгы ясаганнар?
70. Паркта утыртылган 17 агачның 4 се кышын өшегән. Ничә агач исән калган?

71. Башта диңгезгә 9 балыкчы көймәсе, аннан соң тагын 4 көймә чыга. Диңгезгә барысы ничә көймә чыга?

72. Яр буенда 15 көймә булган. Берничә көймә диңгезгә чыккач, 9 көймә калган. Диңгезгә ничә көймә чыккан?
73. Кичә математика дәресендә укучылар 16 мисал, ә бүген 4 мисалга күбрәк чишкәннәр. Укучылар бүген ничә мисал чишкәннәр?

74. Автобуста 20 пассажир бара. Шуның 8 е хатын-кызлар. Автобуста ничә ир кеше бара?

75. Әни 11 пәрәмәч пешергән. Төшке аш вакытында 6 пәрәмәчне ашаганнар. Ничә пәрәмәч калган?
76. Кибеттә беренче көнне 12 урындык, икенче көнне 7 урындык сатканнар. Ике көндә ничә урындык сатканнар?

77. Балалар бакчасы төркемендә 13 малай булган, ә кызлар 3 кә кимрәк. Төркемдә ничә кыз булган?
78. Беренче йортта 14 тәрәзә, икенче йортта 4 тәрәзәгә күбрәк. Икенче йортта ничә тәрәзә бар?

79. Циркта 12 эт һәм 3 маймыл бар иде. Маймылларга караганда этләр ничәгә күбрәк?

80. Сатучыда 13 пакет апельсин согы һәм 6 пакет алма согы бар иде. Апельсин согына караганда алма согы ничәгә азрак?
81. Шахмат түгәрәгендә 14 малай, кызлар 3 кә кимрәк. Түгәрәктә ничә кыз?

82. Иртән тиен куышына 9 чикләвек, кичен 5 чикләвек алып кайткан. Тиен барысы ничә чикләвек алып кайткан?

83. Роза 17 мисал чиште. Шуның 8 е алуга, ә калганнары кушуга. Роза кушуга ничә мисал чиште?

84. Айгөл 6 бәрәңге, апасы 3 кә артыграк бәрәңге чистартты. Апасы ничә бәрәңге чистарткан?

85. Бер умарталыкта 8, ә икенчесендә 2 гә кимрәк умарта оясы бар. Икенче умарталыкта ничә оя бар?
86. Ял көне шугалакта 7 малай һәм 4 кыз бар иде. Шугалакта ничә бала булган?

87. Укучылар 16 агач утыртырга тиешләр иде. Шуның 7 сен утырттылар. Ничә агач утыртасылары калган?

88. Китапханәгә 17 кыз бала, аларга караганда 2 гә кимрәк ир бала йөри. Китапханәгә ничәир бала йөри?
89. Ремонт өчен 8 тартма ак буяу һәм 12 тартма яшел буяу китерделәр. Яшел буяуны ничә тартмага күбрәк китергәннәр?

90. Аэродромда 19 самолёт бар иде. Берничәсе очып киткәч,15 самолёт калды. Ничә самолёт очып киткән?

91. Тимер чыбык чорнамыннан башта 7 м , аннан соң тагын 6 м чыбык кисеп алдылар. Чорнамда башта ничә метр чыбык булган?
92. Кибеттә 12 тартма алма бар иде. Шуның 5 тартмасын саттылар. Ничә тартма алма сатасы калган?

93. Кызлар 4 түтәл суган һәм 6 түтәл кишер утырттылар. Кызлар ничә түтәл яшелчә утырттылар?
94. Авылда 8 яңа йорт салдылар. Шуның 3 се ике катлы. Ничә йорт бер катлы?

95. Төзелештә 2 зур кран һәм 5 кечкенә кран эшли. Төзелештә ничә кран эшли?

96. Бер алмагачтан 13 кәрзин, икенче алмагачтан 4 кәрзингә кимрәк алма җыйдылар. Икенче алмагачтан ничә кәрзин алма җыйдылар?
97. Бәрәңге алганда 6 трактор һәм 5 машина эшләде. Бәрәңге алганда ничә техника катнашкан?

98. Тавыкның 7 кара һәм 6 ак чебие бар. Тавыкның барысы ничә чебие бар?

99.Тәрәзә төбендә 8 яран гөл, аларга караганда 3 кә азрак кына гөл үсә. Тәрәзә төбендә ничә кына гөл үсә?

100. Басуда 5 комбайн һәм 6 машина эшли. Басуда ничә техника эшли?
Ике гамәлле мәсьәләләр В-№1-50
1. Банкада 3 л сөт , ә бидонда 4 л га күбрәк сөт бар. Бидонда ничә литр сөт бар? Икесендә бергә ничә литр сөт бар?

Галиянең 3 курчагы бар , ә Алсуның 2 гә күбрәк. Алсуның ничә курчагы
бар? Кызларның барысы ничә курчагы бар?

Илдус җимлек өчен 4 такта, ә Рамил 1 тактага күбрәк тотты. Рамил ничә такта тоткан? Малайлар барысы ничә такта тоткан?

Илнур нарат күркәләреннән 7 уенчык, ә Гөлнара 2 гә кимрәк уенчык ясады. Гөлнара ничә уенчык ясады ? Балалар барысы ничә уенчык ясады?

Зәйнәп курчакка кәгазьдән 3 күлмәк , ә Нурия 3 кә артыграк күлмәк кисте. Нурия ничә күлмәк кисте? Кызлар икесе бергә ничә күлмәк кисте?

Букетта 8 күкчәчәк , ә ромашкалар 2 гә артыграк. Букетта ничә ромашка? Букетта барысы ничә чәчәк ?

Мәктәп ишегалдында 7 малай һәм 3 кыз эшләгәннәр. 2 бала өйгә кайтып киткән. Ничә бала эшләп калган ?
7. Кассетада зурлар өчен 10 җыр, ә балалар өчен 4 кә кимрәк җыр язылган. Балалар өчен ничә җыр язылган? Кассетада барысы ничә җыр язылган ?

Гөлнурның 6 шигырь китабы бар, ә хикәяләр китабы 2 гә азрак. Гөлнурның барысы ничә китабы бар?

Бер әрҗәдә 8 кг алма бар, ә икенче әрҗәдә 2 кг га артыграк. Ике әрҗәдә барысы ничә кг алма бар?

11.Бер тартмада 6 төсле карандаш, ә икенчесендә 1 гә кимрәк. Ике тартмада барысы ничә карандаш?

12. Зилә 6 шакмаклы дәфтәр, ә юллы дәфтәрләрне 4 кә кимрәк сатып алды. Зилә барысы ничә дәфтәр сатып алды?

13. Зур чиләккә 10 л су, ә кечкенә чиләккә 4 л га кимрәк су сыя. Ике чиләккә барысы ничә литр су сыя?
14. Бакчада 8 алмагач үсә, ә груша агачлары 2 гә артыграк. Бакчада барысы ничә агач үсә?

15.Мәктәп тирәли 10 төп каен , ә юкәләрне 4 кә кимрәк утыртканнар. Мәктәп тирәли ничә агач утыртканнар?

16. Сумкага 3 кг кәбестә, 2 кг кишер, 4 кг бәрәңге салынган. Сумкада барысы ничә кг яшелчә бар?
17. Машинаның багында 9 л, ә канистрда 10 л бензин булган. Шәһәргә барып кайту өчен 8 л бензин киткән. Бакта ничә литр бензин калган?

18. Кабакның массасы 6 кг. Бер сатып алучы 2 кг лы кисәген, икенчесе 1 кг лы кисәген ала. Ничә килограмм кабак сатасы калган?

19. Гөлия конструктордан 3 , ә Ләйлә 2 гә артыграк йорт төзеде. Кызлар ничә йорт төзеде?

20. Сатучыда 12 китап бар иде. Иртән ул 2 китап, көндез тагын 7 китап сатты. Сатучыда ничә китап калды?
21. Балалар тәбрикләү открыткалары ясадылар. Әгәр малайлар 10, кызлар 3 кә кимрәк открытка ясаса, барысы ничә открытка ясалган?
22. Шахмат тактасында 5 ак фигура, ә кара фигуралар 4 кә артыграк калды.шахмат тактасында барысы ничә фигура калды?
23. Пластилиннан Равил 6 төрле фигура, ә Наил 2 гә кимрәк фигура әвәләде. Малайлар барысы ничә фигура әвәләде?
24. Рашат 6 зур һәм 4 кечкенә квадрат ясады. Ул аларның 7 сен буяды. Тагын ничә кадратны буйыйсы калган?
25. Самат 6 кишер, ә Зифа 4 кишер йолкып алды. Алар 8 кишерне куяннарга бирделәр. Ничә кишер калды?
26. Азатка ике кассета бүләк иттеләр. Бер кассетада 4 мультфильм, ә икенче кассетада 2 гә артыграк. Ике кассетада барысы ничә мультфильм?

27. Әти 6 кг кәбестә һәм 2 кг га күбрәк кишер сатып алды. Әти барысы ничә кг яшелчә сатып алган?

28. Зәкиянең 3 зур шары бар, ә кечкенә шарлары 4 кә артыграк. Зәкиянең барысы ничә шары бар?

29. Гаражда 15 машина тора иде. Иртән гараждан 5 машина китте, ә кичкә 3 машина кире кайтты.Гаражда ничә машина булды?

30.Беренче поезда 13 вагон , ә икенчесендә 3 вагонга кимрәк. Поезда барысы ничә вагон бар?

31. Булат 8 һәйкәлне һәм 3 кә кимрәк матур бинаны фоторәсемгә төшерде. Булат ничә фоторәсем төшергән?

32. Беренче киштәдә 10 китап, ә икенчесендә 4 китапка артыграк. Ике киштәдә барысы ничә китап бар?

33. Алиянең 4 сары, 3 кызыл, 1 яшел фломастеры бар. Алиянең барысы ничә фломастеры бар?

34. Марат 2 квадрат, 3 өчпочмак һәм 5 түгәрәк кисте. Марат барысы ничә фигура кисте?

35. Комлыкта 4 кыз һәм 3 малай уйный иде. Алар янына тагын 2 бала килде. Комлыкта ничә бала булды?

36. Бер ояда 5 ак һәм 3 соры куян, икенче ояда 4 ак куян бар. Ике ояда барысы ничә куян бар?

37. Азат 2 стакан кара карлыган һәм 3 стакан кызыл карлыган, ә Алия 4 стакан кара карлыган җыйды. Балалар барысы ничә стакан карлыган җыйды?

38. Вазада 4 кызыл, 2 яшел алма һәм 5 мандарин бар. Вазада ничә җиләк-җимеш бар?

39. Вазада 12 алма бар. 5 алманы ашаганнар. Аннан соң тагын 2 алма куйганнар. Вазада ничә алма булган?

40. Энҗенең 10 сумлык һәм 5 сумлык акчасы бар. Ул 7 сумга ручка сатып алды. Энҗенең ничә сум акчасы калды?
41. Бер урамда 12 фонарь, икенче урамда 8 фонарь бар. Аларның 5 се төзек түгел. Бу урамнарда ничә төзек фонарь бар?
42. Ательеда 16 күлмәк, күлмәкләргә караганда 4 кә күбрәк костюм һәм костюмнарга караганда 10 га кимрәк чалбар теккәннәр. Ательеда ничә чалбар теккәннәр?

43. Илгизнең 20 сум акчасы бар. Ул 12 сумга блокнот һәм 3 сумга дәфтәр сатып алды. Илгизнең ничә сум акчасы калды?

44. 12 бала качышлы уйнаган. Аларга тагын 3 кыз һәм 4 малай кушылган. Барлыгы ничә бала качышлы уйнаган?
45. Абыйсы 4 түтәлгә, ә сеңлесе 3 түтәлгә су сипкәч, аларның тагын 5 түтәлгә су сибәселәре калган. Балалар барлыгы ничә түтәлгә су сибәргә тиеш булган?
46. Киоскта 20 роза чәчәге булган. Төшке ашка 8 чәчәк, төшке аштан соң 11 чәчәк сатканнар. Киоскта ничә роза чәчәге калган?

47. Автобус паркында 17 автобус бар. Башта маршрутларга 5 автобус, аннан соң тагын 11 автобус чыгып китте. Паркта ничә автобус калды?
48. Азатның 5 сумлык, 10 сумлык һәм 2 сумлык акчалары бар. Азатның ничә сум акчасы бар?
49. Алсуның 14 маркасы бар.Ул Алисәгә 3 марка һәм Адиләгә 5 марка бүләк итеп бирде. Алсуның ничә маркасы калды?
50. Илнурның 3 уенчык аты, 2 тубы һәм 4 машинасы бар. Илнурның ничә уенчыгы бар?
2класс