СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Зат алмашлыклары.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучылырны зат алмашлыклары һәм аларның төрләнеше белән    таныштыру.

Просмотр содержимого документа
«Зат алмашлыклары.»

Тема: Зат алмашлыклары.

Максат: Укучылырны зат алмашлыклары һәм аларның төрләнеше белән таныштыру.

Алмашлыкларны язма һәм сөйләм телендә дөрес куллану

күнекмәләрен булдыру

Матур язу күнекмәләрен ныгыту.

Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица “Зат алмашлыклары”, магнитофон, физкультминутка өчен плакат.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

II. Актуальләштерү.

1. Тест сорауларына җавап бирү.

2. Таблица буенча эш.

- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән алмашлык турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Таблица буенча алмашлык турында белгәнне искә төшерик.

- Нинди сүз төркеме алмашлык дип атала? ( Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтшә торган сүз төркеме алмашлык дип атала.)

- Кайсы сүз төркемен алыштыруларына карап, нинди алмашлыклар була?

( Исем, сыйфат, сан, рәвеш алмашлыклары)

- Мәгънәләре буенча алмашлык нинди төркемчәләргә бүленә?( 7 төркемчәгә бүленә: зат, тартым, сорау, юклык, билгеләү, билгесезлек, күрсәтү )

- Әйе, укучылар, алмашлык- татар теленең катлаулы һәм бай сүз төркеме. Аның төрләрен белү, ясалышын. Кулланылышын аңлау, өйрәнү безнең сөйләмне баета, матурлый, бертөрлелектән, кабатлаулардан котылырга ярдәм итә.

III. Яңа материалны аңлату.

  • Бу дәрестә без сезнең белән алмашлык төркемчәсенең беренчесе- зат алмашлыкларын өйрәнербез. Нинди сүзләр зат алмашлыгы төркемчәсенә керәләр? ( мин, син, ул, без, сез, алар)

  • Хәзер парлап эшләп алыйк әле.( таблицаны тутыру )

Берлек сан Күплек сан

I зат

II зат

III зат

  • Таблицага карап, бергәләп нәтиҗә чыгарыйк. ( 1 нче, 2 нче, 3 нче зат алмашлыклары була; берлек һәм күплек санда киләләр)

  • Сез алмашлыгын кайчан берлек санда кулланабыз? ( Кешене олылап, хөрмәт итеп әйткәндә...)

  • Мин алмашлыгы мактанырга, масаерга ярата. Бу алмашлыкны чаманы белеп кулланырга кирәк.

  • Беренче, икенче зат алмашлыклары сөйләү процессында катнашкан затларны белдерәләр. Хәзер сез үзегез дә әйтә аласыз:

- кайсы зат сөйләүче (1 нче зат)

- кайсы зат тыңлаучы (2 нче зат)

- 3 нче зат алмашлыклары ( ул, алар) үзләре сөйләм процессында катнашамы? ( Үзләре сөйләм процессында катнашмыйлар, бары тик алар турында сүз бара.)

- Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? ( 1 нче зат- сөйләүче, 2 нче зат- тыңлаучы, 3 нче зат- сөйләмдә катнашмый, аның турында сүз бара)

2. Зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерү.

Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)

  • Сөйләүче зат кайсысы? (мин )

  • Тыңлаучы затны әйтегез. ( сез )

  • Ул турында нәрсә әйтә аласыз? ( Ул сөйләмдә катнашмый, аның турында сүз бара)

  • Сез алмашлыгына игътибар итегез. Нәрсә әйтә аласыз? ( Килеш белән төрләнгән)

  • Зат алмашлыклары килеш белән төрләнә икән.

3. Дәреслек буенча эш. “Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше таблицасын тутыру”.

1 нче вариант – мин

2 нче вариант – син

  • Укучылар , игътибар итегез әле, мин. Син алмашлыкларының төрләнешендә нинди үзенчәлек бар? ( Иялек килешендә минем, юнәлеш килешендә миңа, сиңа)

  • Укучылар, еш кына сөйләмдә миңга, сиңга, миндән, синдән дип сөйләшүләр очрый. Бу хаталарны булдырмас өчен, безгә килеш белән төрләнешне яхшы белергә кирәк.

4. Ул алмашлыгын бергәләп төрләндерү.

- Ул алмашлыгының төрләнешендә нинди үзенчәлек бар? ( тамырдан үзгәрә) Аңга, андан, аңарга, аңардан, аңарда хаталарын кисәтү.

5. Күплек сандагы алмашлыкларны килеш белән төрләндерү.

1 вариант- без

2 вариант – сез

3 вариант – алар

  • Күплек сандагы алмашлыклар төрләнешендә үзенчәлекләр бармы?

6. Физкультминутка.

IV. Ныгыту өстендә эш.

1. Плакатта язылган текстны уку.

- Укучылар, сезгә текстның яңгырашы ошыймы? Ни өчен? Кабатлаулардан ничек котылып була?

2. Алмашлыкларны кулланып, текстны күчереп язу.

3. “Алмашлыктан исем яса”уены. ( төркемнәргә бүленеп, 1 минут эчендә алмашлык сүзендәге хәрефләрдән исемнәр ясыйлар)

4. Карточкалар буенча дифферециаль эш.

1 нче төркем – күчереп языгыз, зат алмашлыкларының килешләрен билгеләгез

2 нче төркем – тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп языгыз

3 нче төркем – 265 рче күнегү, күчереп языгыз. Алмашлыкларның зат-санын билгеләгез.

V. Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

2. Өй эше бирү.

1) барлык зат алмашлыкларын төрле килеш формаларында кулланып, “Табигатьне саклыйк!” дигән темага хикәя язарга;

2) Ф. Хөсни хикәяләреннән зат алмашлыклары кергән 5 җөмлә язып алырга, килешләрен билгеләргә;

3) 270 нче күнегү. Күп нокталар урынына зат алмашлыкларын тиешле килешкә куеп язарга.

3. Үзбәя.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!