СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җирле диалект шартларында укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү юллары. Доклад.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

   Әдәби тел нормалары гомумхалык өчен уртак һәм бердәм. Әйтелеш (орфоэпия), язылыш (орфография) һәм пунктуация нормалары татар халкының барлык диалект вәкилләре өчен дә тигез хезмәт итә.

Просмотр содержимого документа
«Җирле диалект шартларында укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү юллары. Доклад.»

Җирле диалект шартларында укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү юллары.



Күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм педагог Каюм Насыйри ана

телебезне олылап болай дигән: « Без – татарлар, телебез- татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул».

Әдәби тел нормалары гомумхалык өчен уртак һәм бердәм. Әйтелеш (орфоэпия), язылыш (орфография) һәм пунктуация нормалары татар халкының барлык диалект вәкилләре өчен дә тигез хезмәт итә.

Урта мәктәптә ана теле укытучыларының төп бурычларыннан берсе- укучыларның язма һәм сөйләмә әдәби тел культурасын үстерү, әдәби телнең бердәм номаларын тулысынча ия булуларына ирешү. Ә иң мөһиме- укытучы тел номаларына ят булган күренешләрне яхшы сиземләргә, укучы сөйләменә һәрвакыт игътибарлы булырга һәм хаталарны даими рәвештә төзәтеп торырга тиеш.

Сөйләмдә кимчелекләр:

  1. рус теле йогынтысында;

  2. орфоэпия һәм орфография өлкәсендә аерымлыкларга бәйле рәвештә;

  3. җирле сөйләм (диалект) тәэсирендә барлыкка килә.

Укучылар сөйләмендә ялгышларның беренче очрагын тукталыйк.

Стәрлетамак сөйләше татар әдәби теленең һәм сөйләшләренең ( беренче чиратта, минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчалыгының) шактый зур

йогынтысы да сиземләнә.Көнбатыш ( мишәр) диалекты буларак татар һәм рус телләренең катнаштыру- аеруча киң таралган күренеш. Укучылар сөйләмдә рус сүзләрен кулланырга ярата, чөнки русча фикерли; укучының

сүз байлыгы рус сүзләре исәбенә тулылана бара.

Бигрәк тә көнбагыш- чимечке, кар базы- пөгәрәп (погреб), көндәлек- дневник, чынаяк-чашка, тукталыш- остановка, чират- очередь, тәнәфес- перемена. Шулай ук рус сүзләрен бозып кулану да күзәтелә.Чиләк- бидыра

( ведро), проулка- переулок, ишу- ещё, вич- весь, әтү- а то.Әлеге кимчелекләрне төзәтү максатыннан татар теле дәресләрендә « Татар теленең синонимнар сүзлеге»ннән файдаланам. ( Авторы- Ш.Ханбикова.- Казан, 1962.) Мәсәлән, скромный- тыйнак, басынкы; справедливый- гадел, һ.б. сүзләрнең синонимнарын укучыларның үзләреннән таптырырга тырышам.Шул рәвешле укучылар сөйләмендә кулланылган рус сүзләре кими, яңа төшенчәләрне сүзлек дәфтәренә язып кую да үзен аклый.

Үз телебездә шул мәгънәне белдергән матур сүзләр барлыгын инандырырга тырышам.

Укучыларның сөйләмендәге хаталарның икенче сәбәбе- орфоэпия һәм орфография өлкәсендә аерымлыклар булуда.Әдәби телебезнең орфографиясе һәм орфоэпиясе башлыча фонетик принципка нигезләнгәнлектән, укучылар татар авазларын һәм сүзләрен әйтүдә артык кыенсынмый. Ләкин татар теле орфографиясендә кайбер авазларның (ирен-ирен w , увуляр к, һәм г къ һәм гъ авазларының шартлы билгеләре булмауда.

Татар язуының рус графикасына нигезләнүе дә ( рус телендәге кайбер авазларның татар авазларыннан байтак аерылуы) үзенең йогынтысын ясамыйча калмый. Мәсәлән: сыр (тат.)-сыр ( рус.), тот ( тат.)- тот ( рус.). Татар телендә о авазының – тар, ә рус телендә - киң әйтелешле булуын укучылар чагыштырмача тизрәк төшенә. « Фонетика», «Орфоэпия» бүлекләрен өйрәнгәндә, укучыларны аваз һәм хәрефләрне аера белергә өйрәтү зарур.Көнбатыш диалект вәкилләре тавык ( таwык), авыл (аwыл) кебек сүзләрдә дә ирен-теш в тартыгын әйтәләр. Моның өчен в-w авазлары кергән сүзлек диктантлары яздыру, фонетик күнегүләр үткәрү максатка ярашлы була. Көнбатыш диалект шартларында һ авазын х дип әйтү киң таралган. Галимнәр бу күренешне рус теле тәэсиреннән килеп чыккан дип аңлаталар. Хатаны дөресләү өчен, укучыга тәкъдим итәм. Исеңдә тот: х-

авазы- тамак төбендә, ә һ авазы аңкауда ясала. ( Эш төрләре шул ук: сөйләм аппаратының төзелешен күрсәткән рәсем буенча эшләү, авазларны кат-кат кабатлатып, үзеннән- үзе дөрес әйтелү дәрәҗәсенә җиткерү, телдән мисаллар әйттерү). Авазларны дөрес әйтү һәм хәрефләрне дөрес язу өчен безгә сүзлекләр ярдәмгә килә. «Орфографик сүзлек» ( авторы- А.Нуриева), «Татарча – русча сүзлек» ( авторы- Ф. Ганиева) һ.б. сүзлекләр белән эшләргә өйрәнгән укучы һәрвакыт дөрес язарга, авыр очракларда сүзлекләргә мөрәҗәгать итәргә өйрәнә.Һәр дәрес саен теге яки бу орфограммага караган сүзлек диктантлары яздыру җирле диалект тәэсирендә Туган хаталардан арындырырга ярдәм итә.Диктан өчен 10-15 сүз дә җитә. Мәсәлән: гәүдә, бавыр, һәйкәл, дәүләт, аулак, кавын, авыру, авылдаш, авздаш, халык, хөкем.

Сүлек диктанты язгач, һәр партага «Орфографик сүзлек» таратып чыгам. Әлбәттә, алфавитны белгән укучылар сүзлек белән тизрәк эшли, сүзләрне бик тиз тикшереп чыга. Берничә сүзгә транскрипция эшләнә.

Дәресләрдә грамматик уеннар куллану- укучының кызыксыну дәрәҗәсен арттыра. Мәсәлән, беренче иҗекләрдә о, ы, ө, е әйтелә һәм языла торган сүзләрнең диалект шартларында дөрес кулланылышына ирешү өчен, төрле мәгънә белдерә торган сүзләр ясау уеныннан файдаланырга мөмкин: бөрешү- бөреш- бөре-бәр, төзелү- төзел- төзе- тө.

Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, биремле карточкалар белән эш итү үзен аклый. Өлгеррәк укучылар- активрак, ә йомшаклары, уртача өлгерүчеләре әкренрәк эшли.Укучыларның белем дәрәҗәсен искә алып, төрле- төрле биремнәр сайлыйм.

Сүзләрне дөрес укыгыз, сүзлек диктанты язарга әзерләнегез.

Хәтер, һәм, шәһәр, рәхмәт, һөнәр, Харис, һава, Хадичә.

Таң, моң, маңгай, сеңел, диңгез.

Вакыт, тавыш, авыл, Вәсимә, гөрләвек.

Укучылар сөйләмендәге хаталарның өченче сәбәбе- җирле

сөйләмнең әдәби сөйләмгә тәэсир итүе.

Гаиләдә дә бала сөйләме диалекталь сөйләм йогынтысында формалаша. Халыкның җирле сөйләмендә генә кулланучы сүзләр укучыларның актив сүзлегенә үтеп керә. Диалекталь хаталарның берничә төрен аерып күрсәтергә мөмкин. Фонетика һәм орфоэпия өлкәсенә караган төгәлсезлекләр.1) Сузык авазларның тәңгәллекләре: Ә-и. Әпәй- ипи, песәй-песи; И-ә тәңгәллеге:

Җияү- җәяү, инәй- әни; у-ү-о, ө-ы тәңгәлекләре: бөген- бүген, мында-монда, пычмак-почмак. Укучы сөйләгәнчә язып та куя. Бу очракта һәрбер сүзнең лексик- граматик үзенчәлеген аңлату бик тә мөһим.Бу сүзләрне таблицага яздырту. Укучылар сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып куялар. Өйдә күңелдән өйрәнәләр, дәрестә сүзлек диктанты яздырыла һәм сүзлек- таблица ярдәмендә һәр укучының эше тикшерелә, бәяләнә.

Ай, эй, уй, үй, ой, өй, ый дифтонгларының монофтонглашуы.

Ү- өй, сүәк-сөяк, сүләшү- сөйләшү, уним- уйныйм, үрән- өйрән.

«Й» лаштыру күренеше

Йир- җир, йыр-җыр, йәннек- җәнлек.

Җирле сөйләшләрдә генә кулланыла һәм әдәби телдәге аерым аерым сүзләргә синоним булып йөргән сүзләр

карлугач-карлыгач, челәүчән- суалчан, куптарай- мактанчык, аяк савыты- аяк киеме, табакыскыч- табагач, почмак- мүеш, картый- дәү әни, бәлүдә- чынаяк асты, каймак кою- сөт аеру, мунча себеркесе- миннек, башалтай- бәйләнгән оекбаш.Укучылар белән шулай ук сүзлек төзелә. Шушы сүзләрне кертеп хикәя төзергә кушыла. Әдәби телдә генә кулланыла торган сүзләрнең мәгънә үзенчәлекләре аңлатыла.Фонетик анализ ясау- дөрес язу һәм сөйләү күнекмәләрен ныгыту өчен бик әһәмиятле алым. Фонетик анализ ясауда кыелыклар да очрап тора. Кайбер укучылар хәрефләрнең әйтелешендә кыенсыналар. Шуңа күрә алфавитны, фонетик анализ язган терәк схемаларны һәр өстәлгә таратып чыгу яхшы нәтиҗэләргә ирешергә ярдәм итә.Берничә дәрестән соң, терәк схемаларны бирмим, бары тик хаталарны тикшергәндә генә өләшәм.Дәрестә компьютер технологияләреннән файдалану өлкән сыйныф укучыларының белемнәрен тикшергәндә бик уңай.Мәсәлән, 9 нчы сыйныфта « Фонетика», «Орфография» темаларын өйрәнгәннән соң, укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан төрле тестлар тәкъдим итәм.

Җирле диалект шартларында укучылар сөйләмендә һәм язуындагы хаталарны төзәтү юллары шактый күп, тик максатка ярашлысын сайлап кулланырга кирәк. Дөрес сөйләү һәм матур итеп сөйләү- зыялылык билгесе.Ул укучыга җиңел генә бирелми, үзеннән- үзе формалашмый. Укучының фикерләү сәләте үскән, сүзлек запасы баеган саен, гомум культура дәрәҗәсе күтәрелә, ул үзенең сөйләменә таләпчәнрәк була. Моңа татар теле мөгаллименең укучы сөйләменә һәрдаим игътибар итеп торуы, туган телне үстекрүгә таләпчән булуы нәтиҗәсендә генә ирешеп була.










Җирле диалект шартларында укучыларның язу һәм сөйләм телен үстерү юллары.


Кулланылган әдәбият.

  1. Вәлиева Ф.С. Саттарова Г.Ф. « Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы».- Казан: «Раннур» нәшр.2000

  2. Галимуллин Ф.Г. «Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү».- Казан : ТКН, 1998

  3. Заһидуллина Д.Ф. «Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыту методикасы».- Казан: «Мәгариф» нәшр.2004

  4. Мифтахов Б.М. «Татар телен укыту методлары һәм алымнары».- Казан: ТКН, 1983

  5. Сафиуллина Ф.С. « Тел белеменә кереш»- Казан: «Хәтер» нәшр., 2001




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!