СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Журналистикада хәбәри формалар

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Новостные формы в журналистике

Просмотр содержимого документа
«Журналистикада хәбәри формалар»

2



ХӘБӘРИ ФОРМАЛАР


Хәзерге журналистикада төрләр һәм жанрлар үзенең күплеге белән аерылып тора. Моның сәбәбе – чынбарлык объектларының күптөрле булуы, журналистикада төрлечә яктыртылуы.

Фәндә төрләр яки формалар берничә принципка карап классификацияләнә. Иң элек бүленеш публицистның объектны чагылдыруына, аның танып белү предметына бәйле дип карала. Икенчедән, материалның конкрет рәвештә нәрсәгә юнәлгән булуы мөһим роль уйный. Өченчедән, чынбарлыкның яктыртылу киңлеген, хәбәрләр масштабын исәпкә алырга кирәк. Материаллар тел-стиль чараларының кулланылышы буенча да аерылып тора. Төрне башкалардан аеру өчен бу принципларның барысын да исәпкә алырга кирәк.

Әгәр барлык публицистик төрләрне югарыдагы принциплар буенча аерып куйсак, төп 3 группаны бүлеп чыгарырга мөмкин.

ХӘБӘРИ төр – гадәттә бу төргә кергән материалларны ниндидер вакыйгага багышланган булуы берләштерә. Кагыйдә буларак, мондый төрдә иҗат итүчеләр гади мәгълүмат белән эш итәләр, вакыйганы күзәтәләр. Төрнең максаты – факт турында бик тиз хәбәр итү. Төп сыйфаты – яңалык китерүе.

АНАЛИТИК төрне бөтен яктан да фактларны анализлау һәм тормышны тирәнтен тикшерү характерлый. Мондый материаллар өстендә эшләгәндә, журналист бер күренешне аерым кисәкләргә бүлеп, һәрберсен аерып тикшерә, мөһимрәк һәм өстәмә фактларны аера, иҗтимагый чынбарлыкны анализлый һәм синтезлый. Ахырдан йомгак, киңәшләр, гомумиләштерүләр бирелә.

ӘДӘБИ-ПУБЛИЦИСТИК төргә образлылык, типиклык, эмоциональ яктан бизәү хас. Мондый төр материалларда әдәби тел-стиль чараларының мул кулланылуы күзәтелә. Биредә конкрет документаль факт икенче планга күчә, атор өчен шул факттан күтәрелү, абстракцияләүгә омтылуы мөһимрәк.

Йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: хәбәри материаллар – фактларны күрсәтә, аналитик төр – төрле яклап тикшерә һәм гомумиләштерә, ә әдәби-публицистик төр – реаль чынбарлыкны әдәби планга күчереп бирә.

Формалар күп очракта бер-берсе эченә кереп китәләр, катнаш формалар да киң таралыш алган.