СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Җыю саны» темасы буенча план –конспект

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җыю санын таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллана белү.

Просмотр содержимого документа
««Җыю саны» темасы буенча план –конспект»

Тема: Җыю саны.

Максат:1 Җыю саны турында төшенчә бирү,соравы, кушымчалары белән таныштыру, җыю санарын сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2.Укучыларның логик фикерләү,чагыштыру, нәтиҗә чыгару сәләтләрен камилләштерү; игътибарлылыкны үстерү.

3. Бер-береңне тыңлый белү культурасы;ярдәмчеллек, пөхтәлек, төгәллек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: Уку материалын кую һәм чишү.

Җиһазлау:Н.В.Максимов, М.З.Хамидуллина: Татар теле дәреслеге. Методик кулланма:Р.Г.Хәсәншина Татар теле дәресләре ( Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма).

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы.

1.а)Уңай психологик халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү.

-Үткән дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Көт. җ,.:Чама саны турында өйрәндек.( Кагыйдә искә төшерелә)

2.Өй эшләренең ярым иҗади һәм иҗади төрләрен тикшерү:

а) Чама саны кергән мәкаль,табышмакларны уку;

б)166 нчы күнегү-“Сабан туенда” хикәясен тыңлау;

3.Уку мәсьәләсен кую .

Модельне тутырып бетерергә.

Сан төркемчәләре



Микъдар Тәртип саны Бүлем саны Чама саны ?

саны


Димәк,без бүген сан төркемчәләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.

II.УМ чишү этабы.

1. 1.Аргы яктан икәү килә.2.Рәшит абыйның кызлары өчәү иде.3 Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли.(М)Без анадан өчәү тудык: ике малай, бер кыз.(А.Ш.)

Түбәндәге җөмләләрне язып, саннарны аерып чыгарырга һәм сораулар ярдәмендә тикшерергә:а) төркемчәсе,ә) мәгънәсе,б) соравы,в) нинди сүз төркемен ачыклавы,г) җөмләдәге роле.

2. Модельләштерү.

Җыю саны

бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдерә.

ничәү?

фигыльне ачыклый

теләсә нинди җөмлә кисәге була

сан нигезенә –ау/-әү кушымчалары ялганып ясала.

3.Модельгә нигезләнеп, кагыйдә чыгару.( Кагыйдәне үз-үзләренә, бер-берсенә әйтеп карыйлар).

Көт.җ., Бер төрдәге предметларның бергә туплану исәбен белдереп, ничәү? соравына җавап бирә торган сан төркемчәсе җыю саны дип атала.

4.Ныгыту.305 нче күнегү.Җыю саннарын табып сорау куярга, ясалышын, җөмләдәге ролен ачыкларга.

1.Алар капкадан өчәү булып чыктылар.(Г.Бәширов)2.Ялган! Минем арттан берәү дә кумады.(Н.Гыйматдинова)3. Шунда синең күзеңә оста йөзүче берәү чалына, аны гына күзәтә башлыйсың.( М.Хәсәнов).Ул бу хакта тел күтәреп берәүгә дә әйтми, әйтә дә алмый. ( Б.Камалов)

Нәтиҗә. Димәк, җыю саны сан нигезенә –ау/-әү кушымчалары ялганып ясала һәм җөмләнең төрле кисәге булып килә.

5.Тест биремнәрен үтәү.

6. Тестларны тикшерү.Үзбәя.

III.Рефлексия.

1.Дәрестә нәрсәләр эшләдек?( Укучылар нәтиҗәгә килү юлында башкарган эш этапларын сөйләп чыгалар)

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3 Өй эше:

-177 нче күнегү-санннарны дөрес укырга әзерләнергә;

-әдәби әсәрләрдән җыю саны кергән 5 җөмлә язарга;

-“Безнең гаилә” темасына хикәя язарга, төрле сан төркемчәләрен кулланыга;