СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«“Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...”»

“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!”

Темасына I муниципаль Форумда катнашу өчен





Татар халкының Бөек шагыре, журналист, хәрби корреспондент, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең бай мирасы.



Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә...”









Эшне башкарды: Ярмөхәмәтов Йосыф,

6 нче сыйныф укучыса

19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Җитәкчесе: Ибраһимова Алсу Рәмзил кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.




Түбән Кама, 2021


Эчтәлек

I Кереш.............................................................................................................3б.

II 1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаты................................................4-5б.

2. Муса Җәлил иҗатында җыр жанры..................................................6-19б.

III Йомгаклау................................................................................................ 10б.

IV Кулланылган әдәбият............................................................................11б.

Кереш.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, онытылмаслык бөек шагыйрь –Муса Җәлил. Аның исем генә тирән мәгънәле символ да.Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык, кебек сүзләр тора.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Менә шуның өчен дә без бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез.

Җәлил – сокланырлык шәхес. Аның шигърияте якты, матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге hәм тормыштагы гүзәллекне күрергә, шуның өчен көрәшергә чакыра. “Моабит дәфтәрләре” белән милли шигъриятьне дөнья киңлекләренә чыгарган, кыска гомерендә үзеннән соңгы буыннарга үлмәс җырларын калдырган, яшәү мәгънәсен туган халкына хезмәттә күргән , аны батыр йөрәкле, үлмәс җанлы итеп таныткан, язмыш сынауларына бирешмичә, үлемен батырларча кабул иткән көчле рухлы шәхес ул Муса Җәлил. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша.  

Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты:

- Муса Җәлилнең тормыш юлы, күпкырлы иҗаты белән якыннанрак танышу һәм иҗат үзенчәлеген өйрәнү.

- Җәлилнең татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән эшчәнлеген өйрәнү тора.

Максаттан чыгып мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым:

шагыйрьнең тормыш юлын, аның иҗатын, эшчәнлеген өйрәнүне, күренекле шәхесләрнең, музыка белгечләренең аңа атап язылган язмаларын, фәнни эшләрен укып өйрәнүне бурыч итеп алдым.

Фәнни-эзләнү эшенең объекты булып, татар халкының бөек шагыйре М.Җәлилнең иҗаты, күпкырлы эшчәнлеге тора, тикшерү предметы – шагырьнең татар музыка сәнгате өлкәсендәге эшчәнлеге. Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулландым:, эзләнү, өйрәнү, тикшерү, анализлау, күзәтү, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау.

   Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш кереш, төп өлеш,йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.

Төп өлеш.

I. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗаты.

Иксез-чиксез Оренбур кырларында бәләкәй генә Мостафа авылы урнашкан. Менә шул матур табигатьле Мостафа авылында, февральнең салкын бер көнендә, 1906 нчы елда, Муса дөньяга килә. Мусаның әтисе Мостафа исемле, әнисеРәхимә була. Муса абыйсы -Ибраһим, апасы –Хәдичә, сеңелесе Зәйнәп белән бик тату яшиләр. Муса акыллы, шаян, тәртипле бала булып үсә. Аның дуслары күп була. Җәй көннәрендә Муса дуслары белән елгада йөзеп, балык тотарга ярата, кышын чанада, тимераякта шуа. Муса мәктәпкә бик иртә, алты яшендә үк китә. Ул гел бишле билгеләренә генә укый, күп укырга, рәсем ясарга ярата. Каләм тотып язарга өйрәнүгә үк ул шигырьләр яза башлый. Үзенең иптәшләренә: ”Мин - Тукай кебек шагыйрь булам “,- дип әйтә торган була. Һәм шулай була да.

Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алып, Оренбургтагы атаклы Хөсәения мәдрәсәсен тәмамлап, Муса үз вакыты өчен тирән белем ала. Коръән тәгълимәтләре белән беррәттән дөньяви белемнәрне дә үзләштерә. Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендәге университетларда әдәбият факультетында белем ала.

Бик яшьтән шигырь-әдәбият белән кызыксынып, 1916 елда ук үзе шигырь яза башлый. 1919 елда, Кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Ләкин әтисе үлгәч, авылга кайтырга мәҗбүр була. Һәм укучы балалардан бер оешма төзи. Аңа башта “Кызыл йолдыз”, аннан “Кызыл чәчәк” дип исем биргәннәр. Оешманың рәисе М.Җәлил, 40 лап члены була. Бу оешма районда коммунистик балалар хәрәкәтенең үсешендә зур роль уйный.

- 1920 елда авылда комсомол оешмасы төзелә. М.Җәлил анда эшли һәм комсомол җитәкчелеге астында балалар оешмасындагы эшен дәвам иттерә.

- Кайбер иптәшләренең киңәше белән 1922 елның көзендә Казанга килә. Анда язучылар белән күрешә. Казанга килгәч тә, шигырьләре газеталарда еш күренә башлый.

1923 елны Татар рабфагына укырга керә, 1925 елда аны уңышлы тәмамлый. Рабфакта укуы аның иҗатына бик нык зур йогынты ясый. Революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод-фабрикалар, яңа авыл темалары аңарда реаль чагылалар.

1927-1933 елларда Мәскәүдә комсомол эшендә эшли. Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетын тәмамлый. “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор булып эшли.

- Ул чорларда язылган шигырьләре “Иптәшкә”(1929), “Орденлы миллионнар”(1933), “Шигырьләр һәм поэмалар”(1934), рус телендә “Стихи Мусы Джалиля”(1934) исемле җыентыкларда басыла.

- 1938 елның декабрендә Казанда беренче Татар опера театры төзелде. Бу театр 1939 елның июнендә беренче сезонны ачып эшли башлый. Татар опера театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый. Шул ук вакытта 1939 елның апрелендә Татарстан совет язучылары союзы идарәсе председателе булып сайлана һәм анда 1941 елга тикле эшли. Мәскәүдә уздырылачак сәнгать декадасы өчен зур язу максаты белән язучылар союзы эшеннән азат ителә.

- 1934 елдан Совет язучылары союзы члены. Үзе иҗат иткән әсәрләре 12 китап булып басылган.

- 1929 елдан ВКП(б) члены. 1939 елдан Казан шәһәр Советы депутаты.

- Өйләнгән, хатыны- электрозавод эшчесе, кызы бар.

- 1940 елда балалар өчен 1нче альбомы чыга.(М.Җәлил сүзләренә, Җ.Фәйзи көенә).

- Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның икенче көнендә үк, фронтка үзе теләп китә.Волховский фронтында сугыша. Авыр хәлдә пленга эләгә. Шулай да бирешми – көрәшне дәвам итә.

  • 1944 елның 25 августында Германиядә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә 12 сәгать 18 минутта гильотина пычагы астында башы өздерелә.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмелмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.

- 1956 елда сугыштагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

- 1957 елда “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы өчен Ленин премиясе белән бүләкләнелә.

Ил онытмас, бирсәң каныңны

Ватан өчен изге көрәшкә.

Халык каны тама чиләккә,

Батыр каны тама йөрәккә.

-1946 елны Нигмәт Тиригулов кечкенә генә блокнот белән М.Җәлилнең шигырьләрен язучылар Союзына алып килә. Аңа ул блокнотны лагерьда бирәләр.

Муса Җәлилнең әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Аның сүзләренә җырлар язылган. Скульпторлар һәм рәссамнар үзләренең әсәрләрендә Муса образы тудырганнар. Бакый Урманчы, Харис Якунов, Вәсил Маменов һ.б. язучыларның иң әйбәт әсәрләре М.Җәлил исемендәге премия белән бүләкләнәләр.

Аның исемен урамнар, шәһәрләр, теплоходлар, театарлар, музейлар, океан суднолары йөртәләр.

Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да, җәмәгать эшлеклесе дә.





II. Муса Җәлил иҗатында җыр жанры.

Муса Җәлил – күпкырлы сәләткә ия булган шәхес. Кечкенәдән үк җырга, музыкага һәм рәсем сәнгатенә сәләтлелеген күрсәтә, мондалинада уйный. Сигез яшендә солдат хатыннары өчен үз җырларын кушып фронтка хатлар яза, тугыз яшендә инде үзенең шигырьләрен дәфтәргә терки башлый, унөч яшендә беренче язмалары матбугат битләрендә басыла. Балалар өчен пьесалар язып, аларны мәктәп сәхнәләрендә куя. Ул үз авылында балалар белән “Кызыл чәчәк” дигән оешма төзи, аның кырыклап члены, клубы hәм журналы була. Атна саен бер спектакль куя. Оешманың җитәкчесе дә , спектакльләр өчен балалар пьесалары язучы кеше дә Кечкенә Җәлил була.

Муса Җәлилнең балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәте дә аерым рәвештә искә алынырга лаек. Балалар журналында эшләгән вакытта ук ул композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыкта балалар өчен дистәләрчә җырлар яза. Татар опера студиясе укучылары Мәскәүдә укыган вакытта композитор Җәүдәт Фәйзи белән шагыйрь балалар өчен  шаян җырлар сериясе яза һәм аны алар аерым китап итеп бастырып чыгаралар. Бу җырлардагы гадилек, шаянлык һәм шатлык күзгә ташлана. Шагыйрь балалар өчен кызыклы вакыйгалар уйлап таба һәм аны балаларга барып җитә торган тел белән яза.

   Мусаның балалар өчен язган шигырьләре, җырлары әнә шундый гади эчтәлекле, җиңел, аңлаешлы телле һәм балаларны мавыктырырлык кызык сюжетка корылган булулары белән аерылалар. Үзе дә озак еллар балалар арасында эшләгән шагыйрь аларның психологиясен яхшы белә, нәрсә белән һәм ничек мавыгуларын ачык итеп күз алдына китерә.

Әдипнең шигырьләре музыкаль аhәңлелек ягыннан отышлы. Шуңа күрә аларга композиторларыбыз да еш мөрәҗәгать итә. Балаларга багышланган шигырьләренең яртысыннан күбесе җыр тексты булуы әнә шуны күрсәтә. (“Әтәч”, “Сәгать”, «Бишек җыры», “Кызыл йолдыз” –Җ.Фәйзи көе, “Сәгать”- Ф.Әхмәтов көе, «Карак песи”- И.Якупов көе).

Муса Җәлил фикеренчә, эстетик тәрбия бирү яшьтән башланырга тиеш. Ул татар балаларына музыкаль тәрбия бирү турында да кайгырта. Җәлил балалар музыка грамотасын , музыкаль инструментта уйный белүләрен тиеш дип уйлый. Яшьләрне бигрәк тә мандолинада уйный белергә өнди. Чөнки ул вакытта татар яшьләре арасында иң киң таралган инструмент мандолина була.

Җыр аша ул татар халкының милли үзенчәлеген сурәтли, аның эшчәнлек, батырлык сыйфатларын, коллыкка һәм җәбер-золымга нәфрәт белән каравын, кунакчыллыгын һәм башка халыкларга карата аеруча ягымлы булуын, дуслык, туганлык, кардәшлек мөнәсәбәтләренә керергә хәзер торуын – татар халкының үзенә хас сагышлы, моңлы көйләре аша җанландыра. 

Җәлилнең бай иҗатына игътибар итсәк, аның күп кенә әсәрләрендә Җыр сүзенең еш кабатлануын күрәбез(“Безнең җыр”, “Җырларым”, “Соңгы җыр”, “Әйдә, җырым”, “Серле йомгак”, “Кошчык”). Җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.

Шагыйрь үзенең тормышын җырга тиңли, аның иҗатында җыр жанры көрәш символы булып тора. Ә нәрсә соң ул җыр? Җыры– ул, халык авазы, халык тойгысы һәм фикеренең турыдан-туры чагылышы, аның музыкаль теле.  Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза.

     Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы.

Җыр... Дәртле, моңлы җыр, күңелне күтәрә һәм уйландыра торган җыр, нәфрәтдәндерә һәм көлдерә  торган җыр, көрәшкә күтәрә  һәм дошманны көйдерә торган җыр, иркәли һәм сагышлы уйларга  чумдыра торган җыр, бала йоклата торган, савыктыра торган җыр... Чыннан да нинди генә җырлар юк Муса Җәлилнең арсеналында. Алар аның поэзиясен тагын да нурландырып, яктыртып җибәрәләр.

Җәлилне якыннан белгән кешеләр аның музыкага мәхәббәтен, яшьләр кичәләрендә үзенең яраткан музыка коралы –мандолинада оста уйнавын искә алалар. Татар халык җырларын шагыйрь кечкенә яшьтән тыңлап үсә. “Шахта”, “Уракчы кыз”, “Күбәләгем-түгәрәгем” , “Асиләсе-Вәсиләсе”, “Дисәнә” кебек халык җәүhәрләре –Җәлилнең яраткан җырлары. Җәлил татар җырларын гына түгел , үзенең балачагы hәм яшьлеге үткән Оренбург якларында яңгыраган башкорт hәм казах җырларын да яраткан hәм ул бу халык хәзинәләрен үзенең матур, күңелләргә үтеп керерлек тавышы белән җырлый белгән. Муса Җәлил hәрвакыт музыкага тартыла, аның бөтен нечкәлекләрен үзләштерә. Үзенең бу өлкәдә алган белемнәрен татар музыка сәнгатен үстерүгә юнәлтә.

М. Җәлил татар опера театрын булдыру өлкәсендә гаять зур көч куя. Ул үзенең “Татар опера театры” дигән мәкаләсендә Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган татар опера студиясе алдында торган проблемаларга туктала. “Әдәбият, җыр, музыка, шигырь – минем сөйгән эшем. Шулай булгач, мин рәхәтләнеп , җәелеп эшләячәкмен”, - дип яза.

1935 нче елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач , М. Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсендә дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша, беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә. Җәлил бу өлкәдә үзенең белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән Мәскәү консерваториясе профессорларының лекцияләренә, практик дәресләренә йөри, имтиханнарда, репетицияләрдә, концертларда катнаша. Бу турыда Мәскәү консерваториясе ректоры, профессор А.В.Свешников: “Безнең консерваториядә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил музыкаль белем алган”,-дип искә ала. Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчә , җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. Композиторлар Җ. Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ф.Яруллин, С.Сәйдәшевләр белән иҗади дуслыкта җырлар иҗат ителә.«Сагыну»,«Җир җиләгем»,«Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр .

Шагыйрь үзе дә либреттолар яза. “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары нигезендә композитор Нәҗип Җиһановның опералары майданга килә.

   Шагырьнең архивында “Алтынчәч” либреттосының уннан артык варианты саклана. Муса Җәлил бу әсәрне язар өчен татар халкының һәм башка тугандаш Көнчыгыш халыкларның тарихын, энтографиясен, материаль һәм рухи культура байлыклары тарихын, җыр-музыка казанышларын, легендаларын өйрәнә - гомумән, күп яклы гыйльми эзләнү, тикшеренү алып бара. Ул әсәр татар халкының рухын, коллык һәм җәберне җаны-тәне белән кире кагуын, ирек сөюен,гаделлек һәм хаклык өчен аяусыз көрәшкә әзер торуын тәэсирле итеп чагылдыра. Илбасарларга каршы изге көрәш рухы белән сугарылган, халыкларның үлем сынуларын узып, азатлыкны үз куллары белән даулап алуларын эмоциональ дәртлелек белән җырлаган бу әсәрнең сәхнәгә күтәрелүе гаять әһәмиятле булды. Ул Бөек Ватан сугышының беренче атналарында сәхнәгә куелды һәм фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән совет халыкларының көчле рухи коралына әверелде. Героик поэма-опера халыкның үлемсезлеген җырлады һәм фашизмны җиңүгә булган ышанычны ныгытты.

Моабит дәфтәрләрендәге  “Тик булса иде ирек”, “Хат”, “Җырларым”, “Яралар” һ.б. җырлар көрәшче шагыйрьнең кайнар каны белән язылганнар. Аларда халык күңелендә чәчәкләнгән сагыш, моң, сөю, ата һәм бала мәхәббәте, яшенле-давыллы хисләр өермәсе дәһшәт һәм нәфрәт ялкыннары...

Ул җырлар корыч ихтыярлы батырлыкның, илгә тугрылыкның, халыкчанлыкның соклангыч символы булып яңгырыйлар.

Җәлил үзенең иң көчле коралы – җыры белән фашистлар тоткынлыгында төшенкелеккә бирелгән әсирләргә ярдәмгә килә. Үзенең иске мандолинасында татар hәм рус җырларын уйнап җибәрә. Әкрен генә җыр башлый, әсирләр аның җырын күтәреп ала. Бу мизгелләр яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша. Яшерен оешманың музыкаль капелласы фашистларга каршы пропаганда эше җәелдереп җибәрә. Җәлилнең капелла репертуарына кертелгән патриотик җырлары әсирләрнең күңелләрендә иреккә омтылыш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.

Мин кабыздым җырда ялкын итеп,

Йөрәгем һәм халык кушканны.

Җырым белән дусны иркәләдем,

Җырым белән җиңдем дошманны,- ди шагыйрь.

   Фашизм тезләндерә алмаган, рухи ныклык саклап үлгән батырлар саны йөз меңнәр белән исәпләнә. Тик аларның күбесенә хәтта үзенең исемен язып калдыру да мөмкин булмаган. Алар таш стеналарны чукып, үлем камераларының тимер ишекләренә сызып, соңгы хушлашу һәм дошманнарга ләгънәт сүзләрен теркәп калдырырга тырышканнар. Тик фашистлар корбаннарының сүзләрен кырып ташлаганнар, шуның белән үзләренең канлы эзләрен яшерергә уйлаганнар.

   Муса Җәлил, шундый вәхшәт эчендә үлемсез җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның, миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте. Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы “Җырларым” шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела.




































Йомгаклау.

Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына, ниндидер, гадәттән тыш кеше килеп баса. Ул – үз заманының укымышлы һәм югары культуралы кешесе булган. Зур белем, көндәлек киеренке хезмәт аңа сәләтен ача, үстерә төшәргә, әдәбиятның төрле тармакларында иҗат уңышы казанырга мөмкинлек биргән. Җәлил – нечкә зәвыклы лирик һәм үткән каләмле публицист, танылган либреттист һәм драматург, күренекле балалар язучысы һәм тәнкыйтче, киң колачлы бик күп поэмалар авторы да. Аның “Алтынчәч” либреттосы, оптимистик рух белән белән сугарылган “Хат ташучы” поэмасы, балалар өчен язылган җырлары һәм үлемсез “Моабит дәфтәре” – бер татар халкының гына мәдәни казанышы түгел. Җәлилнең бу әсәрләре бөтен дөнья әдәбиятын баетуга җитди өлеш керттеләр дип уйлыйм.

Муса Җәлил - ялкынлы шигырьләр авторы, Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул. Патриот шагыйрь фашист тоткынлыгына эләгеп тә, рухи ныклыгын югалтмый, курку белмичә дошманга каршы көрәш алып баручы.

Минем эшемнең төп максаты : Муса Җәлилнең иҗаты белән танышу, аның иҗатында җырларның тоткан урынын билгеләү.

    Материаллардан чыгып ясалган нәтиҗәләрдән максатка ирештем дип саныйм.

     Шагыйрьне үтерсәләр дә,фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рхын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма.

Соңгы җырым палач балтасына

Башны тоткан килеш языла.

Муса Җәлилнең музыкага хезмәт итүе музыка сәнгатен яңа биеклекләргә күтәрде, иҗатының үсешенә этәргеч булды. Аның күпкырлы эшчәнлеге әдип hәм композиторларның, әдәбият hәм музыканың иҗади бәйләнеше тудырган нәтиҗәләрнең үрнәге булып тора. Үзенең иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Җәлил бүгенге көндә дә татар сәнгатен, мәдәниятен, әдәбиятын үстерүгә өлеш кертә, яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып тора.

Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.

    Җәлил исемен илебез горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.






Кулланылган әдәбият

  1. Җәлил М . Әсәрләр. I том.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1975.-1-26 битләр.

  2. Татар әдәбияты тарихы.V том.-Казан: Тат.кит.нәшр.,1989.-65-87 битләр.

  3. Сайланма әсәрләр. Муса Җәлил XXXI том.-Казан : ТР “Хәтер” нәшрияты., 5- 11 битләр.

  4. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбияты.Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек- хрестоматия ( татар балалары өчен).- Казан: Тат.кит.нәшр., 2012.-52-57 битләр.

  5. Мостафин Ф. И. Муса Җәлил – педагог. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1974, 113-115б.

  6. Мостафин Р. Җәлилчеләр. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1988, 263б.

  7. Мостафин Р. Муса Җәлил турында истәлекләр . Казан: Тат. кит. нәшр., 2006.-287-313 битләр.