СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Зурлар катнаш төркемендә "Аулак өй кичәсе"

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу шөгельдә балаларны татар халкының әби-бабайлардан калган гореф- гадәтләрен яңарту, татар халкы традицияләрендә тәрбияләү, әби-бабаларыбыз традицияләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту, татар халкының уеннарын , җырларын өйрәтү максат итеп куелды.

Просмотр содержимого документа
«Зурлар катнаш төркемендә "Аулак өй кичәсе"»


Зурлар катнаш төркемендә

Бүген бездә аулак өй” кичәсе»


Максат һәм бурычлар:

  1. Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

  2. Балаларны мили йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.

  3. Сөйләм телен үстерүгә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлык итү.

  4. Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф- гадәтләрен яңарту, балаларны татар халкы традицияләрендә тәрбияләү; гореф – гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар халкының уеннарын, җырларын өйрәтү; әдәплеккә; бер-береңә карата игътибарлы булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтү.

























Дәрес барышы:

Көй яңгырап тора, балалар чыгалар һәм ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Хәерле көн сезгә бу җирдә.

Барчабыз яраткан “Аулак өй” кичәсен карарга

Чакырдык без бүген сезне дә.

Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, алар бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

Татар хатын кызларының кулларыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен өрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар – ул, иң элек матур итеп үз-үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр- бию, такмаклар әйтешү. Менә без дә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, шушы “Аулак өй” күренешен уйнап күрсәтербез. Ул күңелле үтсен.

Җыр: “Әссәләмәгәләйкем”

Фирүзә: (уртага чыгып)И, дусларым, дусларым!

Мин бер нәрсә уйладым.

Барысы бергә: Нәрсә? Нәрсә? Әйт тизрәк.

Фирүзә: Ничек булыр апаларга,

Аулак өй бүләк итсәк.

Барысы бергә: Яхшы булыр, яхшы булыр.

Камиль, тәрбияче, Диләрә уртага чыгып басалар:

Камиль: Апа сез булырсыз аулак өйнең хуҗасы.

Диләрә: Димәк, аулак өй дә сезнең әйдә булачак.

А.Б. Ярый, дуслар мин риза, Аулак өй бездә була.

Разалия белән Зәринә уртага чыгып:

Разалия: Аулак өй әбисез булмый,

Аңа бабай да кирәк.

Аңа әби дә кирәк.

Зәринә: Әби, бабай үзебездә,

Ул яктан проблема юк безнең.

Разалия: Әйдәгез, дуслар башлыйбыз

Аулак өйне тизрәк.

Зәринә: Әби, бабай сез кайда

Аулак өй бүгән монда.

А.Б. Кайда икән соң безнең әби белән бабай. Әби, бабай сез кайда.

Әби белән бабай чыгалар.

А.б. Аулак өй ясарга булдык әле без.

Әби,бабай: Булсын булсын без риза. Аулак өй бүген монда.

Фирүзә: Бигрәк яхшы безнең әби,

Бигрәк шәп безнең бабай.

Аулак өй ясыйк диләр,

Аулак өй ясыйк өйдә.

Әби, бабай бергә: Әйдәгез аулак өйгә.

Җырлы- биюле уен:

Әйдә безгә килегез

Капкалардан керегез

Капкалардан керегез

Өебездән үтегез

Өебездән утегез

Җырлап бәйрәм итегез

Җырлап бәйрәм итегез

Кунак булып китегез.

Диләрә: Сез дә килгәнсез икән,

Без дә килгәнбез икән.

Аулак өйләр хөрмәтенә

Биеп җибәрик микән.

Барысы бергә: Биибез, әйдәгез биибез.

Парлашып бию

Әби: Менә бит аулак өй дигәч, никадәр кунак җыелды.

Бабай: Әле ярый сызгырып та җибәрмәгәнмен, бөтен авыл халкы җыелыр иде, карчыккаем.

Әби: Әйдә әле карткаем, үзебез яшь чакта яратып уйнаган уенны өйрәтик әле шушы балаларга.

Бабай: Ә, бияләй салыш уенын әйтәсеңме? Әйе, шул бияләй салыш уенын уйнаганда таныштык та инде без синең белән.

Әби: И, барысын да сөйләп бетермә инде.

Алып баручы: Әйдәгез, бияләй уенын уйныйбыз.

(Балалар идәнгә төзелеп утыралар, алып баручы 1 балага бияләй бирә. Шул бала уртага чыга да табышмак әйтә)

Аделина: Су түгел- сыек,

Кар түгел- ак.

Ул нәрсә? ( Сөт)

Ильяс: Авызы өстә,

Күзе төптә.

Ул нәрсә? (кое)

Разалия: Башы да тишек,

Төбе дә тишек

Уртасында ут

Читендә су.

Ул нәрсә? (Самовар)

Нияз: Колаклы ябалак

Кышта колакны саклый. (бүрек)

Айнур: Өй түбәсенә баскан,

Трубкасын капкан. (морҗа)

Алып баручы: Ярар, балалар бик күп табышмаклар беләсез икән.

Земфира: Мин беләмен шундый уен

Чүпләмле диеп атала.

Шул уенны уйнаганда

Зур игътибар сорала.

Уйныйбызмы?

Барысы бергә: Уйныйбыз! Уйныйбыз!

( Балалар түгәрәккә басып җырлап әйләнәләр.Алып баручы 1 баланы түгәрәктән ала да кирегә таба әйләнеп йөри. Теге бала башка бер баланы ала. Шулай беткәнче дәвам итә. Ахырда 1 генә бала кала.)

Алып баручы: Нишләтәбез Земфираны?

Барысы бергә: Җырлатабыз!

Җ

Җыр: “Гөлкәйләрем”

Әби: Менә мондый күңел ачулар файдалы эш белән бергә барса әйбәтрәк булыр иде ул. Менә минем кулымда нәрсә икән бу балалар?

Балалар: Орчыклар.

Әби: Әйе, балалар орчыклар. Ә орчыкта җепләр. Менә шушы җепләрне йомгакка чорнап бирсәгез бик әйбәт булыр иде. Моның өчен кунак апаларның ярдәме кирәк булыр.Эшләгәнегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр.

( 6 бала, 6 тәрбияче чыга. Балалар орчык тотып тора, тәрбиячеләр чорныйлар. Җиңүче билгеләнә.)

Әби: Менә шулай аулак өйләрдә күңел дә ачканнар, файдалы эш тә эшләгәннәр.

Бабай: Ә, егетләр ярыша- ярыша матур итеп җырлаганнар.

Алып баручы: Алай димә, бабакай. Бездә егетләр дә, кызлар да бик матур җырлыйлар. Әйдәгез әле егетләр, әйдәгез әле кызлар җырлап күрсәтик әле.

Райнур: Җырларга икән җырларга

Ялындырып тормыйбыз

Аулак өйләр гел булмый ул

Гел дә без җыелмыйбыз.

5 кыз, 5 малай кара-каршы алмагачлары җырын җырлыйлар.

Алып баручы: Үрешле биибез, балалар.

Бию үрешле.

Әби: И балакайларым, бигрәк уңган балалар да инде үзегез. Менә минем сезгә тагын бер уен уйнатасым килә әле. Бу уен базарлы дип атала.

  • Сез базарга йөрергә яратасызма?

  • Яратабыз.

  • Кемнәр белән йөрисез базарга?

  • Әни белән.

  • Әйдәгез әниләр белән уйныйбыз бу уенны.( Балалар түгәрәк ясап баса. Әби бер бала каршысына барып, чакырып ала. Һәм алар кире әйләнеп китәләр. Әби ул яктан да бер баланы чакырып ала. Шулай так санда кеше җыела 5,7. Уртада кулга кул тотынып бииләр һәм парлашалар бер кеше артык кала. Шул кеше яңадан уенны башлый. Уен ахырында калган кешегә җаза бирәләр.)

  • Фирүзә: Бигрәк матур уен, ошадымы?

Раилә: Ошады.

Фирүзә: Шуннан.

Раилә: Утырган да шуган.

Фирүзә: Кем?

Раилә: Кем дигәндә үзе, маңгаенда күзе.

Фирүзә: Белдеңме?

Раилә: Белдем. Колагыма элдем.Бер колагымнан керде, икенчесеннән чыгып китте.

Фирүзә: Күр.

Раилә: Сөйләгәндә мине дә күр.

Фирүзә: Ник?

Раилә: Син сорамас микән дип.

Фирүзә: Ишетмәдем ни дидең?

Раилә: Базарда колак саталар дим.

Фирүзә: Нәрсә?

Раилә: Рәхмәт.

Фирүзә: Киявең булсын Әхмәт

Раилә: Яхшы сүзең өчен рәхмәт.

(урталарына малай чыга)

Айнур: Сүз көрәштереп тормагыз әле. Менә минем кебек тизәйткеч әйтергә өйрәнегез:

Алма,алма,

Алма алмаланганда.

Алмалар да матур була,

Яңгыр тамгалаганда.

А.Б:Балалар тагын кайсыларыгыз тизәйткечләр әйтә.

Диләрә: Бие, бие, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Биегәнең булмаса да,

Бергә биерсең әле.

Земфира: Без, без, безелдек,

Без бер рәткә төзелдек.

Биибез дә уйныйбыз,

Бер дә оялып тормыйбыз.

Нияз:Җырла, җырла дип әйтәсез,

Минем җырым өч кенә

Өч булмыйча ничә булсын,

Мин үзем дә кечкенә.

Ильмир: Әйбереңне югалтсаң,

Кабат сатып аласың.

Намусыңны югалтсаң

Бернәрсәсез каласың.

Алып баручы: Күрдеңме әби, безнең балалар нинди уңган.

Бабай: белмәгән һөнәрләре дә юк бит аларның, хәзерге заман балаларының.

Әби: Хәзерге заман балалары бит алар компьтерны белеп туалар.

Бабай: Әйе шул белеп әйтәсең.

Әби: Өйдә кунакларны тикшереп карыйк әле. Алар да безгә тизәйткеч әйтеп карасыннар әле.

Бабай: Аулак өйгә килгән бар кешене тикшереп карарга кирәк.

(Кунакларга тизәйткечләр бирелә)

Кунаклар әзерләнгәнче

Г.Фирүзә башкаруында җыр: “Әнием”

Әби: Сезгә ошадымы, балалар.

Балалар: Әйе.

Әби: кунаклар ә сезгә ошадымы?

Кунаклар: Әйе.

Әби: Ул аулак өйләрдәге уеннарның кызыклыгы, карткаем, хәтерлисеңме?

Бабай: Хәтерлим.

Әби Нәрсәләрне хәтерлисең?

Бабай Күз кысышлы уйнаган вакытта эләктереп алдың да инде син мине.

Әби: Син шуңа гомерең буе сөенеп яшәдең дә инде.

Бабай: Ник яшәмәскә, мондый карчык, мондый хатын миндә генә бит.

А.б: (Әби яныны килеп ) Әби син бабайга 50 ел буе “карткаем” “җаныкаем” диеп кенә эндәшкәнсең.

Әби: И, балам, карткаем, җаныкаем дип эндәшеп йөреп, исемен дә онытканмын.

Бабай (читтәнрәк килеп) Нинди серләрегез бар анда, миңа да сөйләгез әле.

А.б.Шакир бабай сез Хәмдебану әби белән 50 ел бергә яшисез. Сез шундый матур, уңган гаилә. Ә ничек танышканыгызны сөйләмәдегез.

Барысы бергә: Сөйлә инде Шакир бабай,сөйлә.

Бабай: Сөйлимме Хәмдебану сиңа ничек әйләнгәнемне?

Әби: Сөйлә, сәйлә җаныкаем, тик арттырып кына җибәрмә.

Бабай: Ярар, мин сөйли торыйм , сез эшегезне эшли торыгыз.

Хәмдебану әбиегез белән аулак өйдә очраштык һәм бер күрүдә бер-беребезне яраттык. Шуннан соң мин аны үзебезгә урлап алып кайтырга булдым.Ә ул башта риза булмады. Кешеләрдән оят диде. Шул вакыт мин аңа өчкә кадәр саныйм риза буласыңмы диеп катырак эндәшкән идем, ризалашты. Шул вакыттан бирле мин икегә кадәр дә санап җиткезә алмыйм.Ул инде бөтен сүзне тыңлаган була. Аллага шөкер.

А.б. 50 ел буе бергә яшәгәч, без сезгә бер җыр бүләк итмичә булдыра алмабыз инде. Әйдәгез әле балалар җырлап күрсәтик әле.

Җыр “Әби белән бабай”

Фирүзә: Уйнадык та, җырладык та,

Бүген бездә аулак өй.

Аулак өйдә булмаганнар

Безнең күңелне аңламый.

Райнур: Татар халык иҗатын,

Милли гореф- гадәтен

Тугры халык антларга

Сүз бирәбез сакларга.

Әби: И, онытып торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идем. Әйдәгез, ак өйгә чыгып, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.

Диләрә: Дуслык җебе өзелмәс ул,

Халык моңы бер җирдә.

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.