СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Зурлар катнаш төркемендә "Әниләр бәйрәме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бәйрәм балалар катнашында театр белән башланып китә. Керпе малае әнисен бәйрәм белән котлап чәчәкләр бәйләме бүләк итә.

Просмотр содержимого документа
«Зурлар катнаш төркемендә "Әниләр бәйрәме"»

Зурлар – катнаш төркемендә әниләр бәйрәме :

“Иң кадерлем – әнием!”




Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.

Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү.

Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту



Бәйрәм балалар башкаруында театр белән башланып китә.

Театры “Әнигә бүләк”

Катнашалар: алып баручы, куян, төлке, әни керпе,керпе малае, чәчәкләр.

А.б: Урманда, бик матур аланда керпе гаиләсе яши. Әнисе улының йокыдан торганын көтә.

А.к. Бигрәк озак йоклады бу малай бүген. Яңгырдан соң гөмбәләр үсеп чыккандыр. Ярар йокласын инде мин барып гөмбәләр җыеп кайтыйм эле.

А.б. кәрзинен алып, чыгып китә.

А.б. Әнисе чыгып китүгә керпе малае йокысыннан тора да урамга чыга.

Аның каршысына куян кызы йөгереп килә.

К.м: Исәнме, Йомшаккай! Каян кайтасың болай ашыгып, кулыңда нәрсә бар?

Куян кызы: Мин бүген бик иртә тордым, тиз генә бакчага барып кайттым. Әниемә бүләккә кишер җыйдым.

К.м. Ә, синең әниеңнең туган көнедер.

К.кызы: Юк, син белмисең мәллә бүген бит әниләр бәйрәме.

К.м. Нинди бәйрәм соң ул?

К.Кызы: Бу бөтен бөтен дөньяда яшәүче әниләрнең бәйрәме. Шушы бәйрәмгә мин әниемә кишер бүләк итәм. Ә син үзеңнең әниеңә нәрсә бүләк итәсең?

К.м Белмим, нәрсә бүләк итим икән, минем бүләгем дә юк.

К.кызы. Ой,ой, төлке килә ахрысы. Мин тизрәк качыйм, әле.

А.б: Куян кызы ашыга, ашыга йөгереп китә. Керпе малае аптырап кала.

К.м. Нәрсә бүләк итим икән әниемә?



Төлке: Йөгердем куян кызы артыннан, йөгердем,һич тота алмадым. Бигрәк кызу йөгерә. Тукта әле, монда нинди ис килә? Ә, керпе малае, менә мин сине ашыйм инде алайса. Хәзер туктап тор, тешләремне генә кайрап килим әле.

К.м. Нишлим икән, мин бит куян кебек тиз йөгерә алмыйм.

А.б. Керпе малае куркып кала. Кем булыша инде керпе малаена. Шул вакыт ул ниндидер тавыш ишетә.

Чәчәкләр: Кил монда, кил без сине үзебез яшерәбез.

К.м. Кем соң сез?

Ч. Без, чәчәкләр.

А.б: Керпе малае чәчәкләр арасына кереп кача. Бу вакытта төлке кире әйләнеп килә, ә керпе малаеннан җилләр искән.

Т: Кая соң керпе малае, әле генә монда иде. Качкандыр инде, керпене дә ашый алмадым, куянны да ашый алмадым. Ярар юлымны дәвам итим, тагын берәрсе очрар әле.

А.б. Төлке китеп бара. Төлке киткәч керпе малае чәчәкләр арасыннан чыга.

К.м. Рәхмәт, сезгә чәчәкләр. Мине төлкедән коткарып калдыгыз. Сез шундый матурлар,үтенеп сорыйм, әйдәгез безгә кайтыйк, әниемне әниләр көне котлыйбыз.

Ч. Без бик шатланып кайтыр идек, безнең аякларыбыз юк бит.

К.м. Кайгырмагыз, мин сезне үзем күтәреп алып кайтам.

А.б. Керпе малае чәчәкләрне кочагына ала да, өенә йөгерә. Бу вакытта әнисе гөмбәләр җыеп кайта һәм гөмбәләрне кибәргә элеп йөри икән.

К.м: Әнием, әнием чык әле бире.

А.б. Әнисе чыга, керпе малае чәчәкләр арасыннан күренми дә.

А.к. Абау нинди матур чәчәкләр үскән безнең өй түрендә, тик минем улым гына күренми. Сез аны күрмәдегезме?

К .м. Мин монда бит әнием, бу матур чәчәкләр сиңа әнием.

Әнием, кадерлем!

Син – эңҗе бөртегем!

Син – хөрмә җимешем,

Син – йөрәк тибешем,

Әниләр бәйрәме белән котлыйм сине әнием !!!

А.к. Рәхмәт, улым! Мин чәчәкләрне бик яратам, ә сине бар нәрсәдән дә катырак яратам!!!

Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле кунакларыбыз – әниләр! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.



Кадерле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә иң изге теләкләр телибез. Аллаһ Тәгалә сезгә бәхет бирсен, кайгылардан сакласын!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Бергә-бергә сөенешеп яшәргә насыйп итсен!

Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен бәйрәм бүләге булсын!

Җыр “Әниемә сөю бүләк итик” зурлар төркеме

Бүген бездә зур бәйрәм,

Һәр кеше дә сөенгән.

Чөнки безгә кунакка

Безнең әниләр килгән.

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты,

Матур бер бәйрәм килә.

Буген әниләр бәйрәме,

Зур бәйрәм бүген бездә.

Әниләрнең бәйрәменә

Җыелдык барыбыз да.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без, сабый нәниләргә.

Әниләрне барыбыз да

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Котлап бүген сезнең барчагызны

Әниләр көне белән

Бәйрәмебезне башлыйбыз

Иң матур бер җыр белән.

Җыр: _____________________

Тал бишекләрдә тирбәтеп

Кем ул көйләр көйләгән?

Әниләр бит, әниләр бит

Кызык әкият сөйләгән.

1 уен

А.Б. Әйдәгез, балалар әниләрегезне сынап карыйк әле, сезгә әкият укыйлар микән.? Мин әкияттән өзекләр укыйм, сез шул әкиятнең исемен әйтегез.



Менә шуңа иң матур сүз

Әни сүзе була ул.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни үзе була ул.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!





Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Бию: _____________________

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда күзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.



Һәркемгә әни кирәк,

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.

Тәрбияче:

Күмәкләшеп барыбыз бергә

Җырлап (биеп) алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

А.Б. Әйдәгез, балалар әниләрне дә биергә чакырыйк.

2нче уен:

2 түгәрәккә басабыз. Уртадагы түгәрәккә – балалар, ә тышкы түгәрәккә әниләр баса. Түгәрәктә биибез. Музыка туктауга, һәркем үз әнисен эзләп таба һәм парлашып бии.



Йоклап китсәм ялгыш кына

Телевизор каршында.

Кемдер назлап-сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм! Шулай назлый

Әнием генә бары.



Кичен бакчадан кайтканда

Кем ул яныма килеп

Кочагына ала сөеп:

Кайттыңмы, балам, – диеп?



А.б. Балалар әниләрне тагын бер кат сынап алыйк әле.

3 нче уен «Үз балаңны таны» уены.

Балалардан алдан ук сорауларга җавап алына һәм анкета тутырыла:

- баланың әнисе пешерә торган иң яраткан ризыгы?

- иң яраткан уенчыгы

- балага кыска гына характеристика бирелә. Шуларга таянып әни кеше үз баласын танырга тиеш.



Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры –

Әнием генә бары.

Якты йөзле, шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш.

Бакчабыздан җыеп ала

Ел саен бик күп уңыш.

-Кем турында сөйли бу?- дип

Аптырашта калдыңмы?

Әнием турында әйткәнне

Чыннан да аңладыңмы?

Өлгер дә ул, булдыклы да

Әнием, әнекәем.

Рәхмәт әйтәм сиңа бүген

Син – минем гүзәл гөлкәем!

Бик күңелле, бик рәхәт

Безнең әниләр булгач!

Әниләргә булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

А.б. Җырла, дисәләр, җырларбыз

Бер дә каршы килмибез.

Әй, әниләр, ишетегез!

Сезнең өчен җырлыйбыз.

Иң сөйкемле сүзләр – сезнеке!

Йомшак, җылы куллар – сезнеке!

Иң-иң татлы сүзләр – сезнеке!

Җан изрәткеч җырлар – сезнеке!

Сездән башка күпне белмәс идек,

Сездән башка берни кылмас идек,

Сездән башка кеше булмас идек!

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен әниләренә тапшыралар)

Тәрбияче:

Аллаһ Тәгалә сезгә җан тынычлыгы, тән сихәте, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!

Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Озак еллар сау-сәламәт, өегезнең нуры булып, тыныч тормышта бәхетле гомер кичерегез!








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!