СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
МБОУ"Алгаевская начальная школа-детский сад"
Җир шарында иң ягымлы, матур –чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле. Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Ә башлангыч сыйныф укытучысы – икеләтә мактаулы. Беренче укытучы укучы өчен кирәкле кеше, икенче “әни”. Бала иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр аның янәшәсендә Укытучысы атлый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачучы, күпкырлы, эзләнүчән, тәрбияче, могҗиза кылучы. Ул Укытучы –бәхетле кеше, чөнки аның кулында Кешелек бәхете. Укытучы булу өчен һөнәри белем, ә иң яхшы укытучы булыр өчен балаларны яратып, эшеңә күңел җылыңны салу кирәк!
Беренче укытучы балаларга белем иленә ишек ачучы. Аларда укуга кызыксыну уятучы, “тылсымчы” булырга тиеш. Минем уйлавымча, укытучы үз һөнәренең остасы, укучының ярдәмчесе, әти-әниләргә балаларның яхшы якларын күрсәтүче, яхшы кәеф тудыручы, уңышка ирешүдә булышучы, укучыга җиңү шатлыгын тоярга, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче бөек кеше ул.
Мин башлангыч сыйныф укытучысы булуым белән горурланам, чөнки әти-әниләр зур ышаныч белән балаларын безгә укытырга тапшыралар. Баласын укырга биргән һәрбер әти-әни “балам ничек укыр?” дип борчыла. Баланың мәктәп тормышына ничек җайлашуы, уку эшчәнлегенә кереп китүе, әти-әниләрнең мәктәпкә карашы бездән - беренче укытучылардан тора. Без аларның ышанычларын югалтмыйча, үзебезнең ягымлы сүзләребез белән балаларга белем, тәрбия бирергә тиеш. Укытучы һөнәрен сайлаган кешенең гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булуы зарури. Чөнки укытучы баланы белем белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакълеге белән тәрбия кыла. Һәр укучы аны үзенең остазы итеп хис итсен, аның янына һәр көнне теләп сагынып барсын.
Төп бурычым- укучыларга хәреф танып укырга-язарга өйрәтү, туган телне, туган илне ярату, китап укуга, белем алуга теләк, кызыксыну тудыру.
Минем максатым:
үз тормышын корып, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертеп, үз эшен оештыра белүче, авырлыклар алдында югалып калмыйча, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерүче сәләтле, толерант, сәламәт шәхес тәрбияләү
Минем методик табышым– таләпчәнлек. Башта үз – үзеңә таләпчән бул, аннан укучыларыңа. Минемчә, таләпчән укытучыны укучылар ничек хөрмәт итсәләр, ата – аналар да шулай ук хөрмәт итә. Укытучы өчен бу бик мөһим. Мин үз өстемдә даими эшлим. Яңалыктан калышмаска тырышам, китаптан беркайчан да аерылмыйм.
Әйе, укытучы заман белән бергә атларга – үз эшендә төрле чаралар, инновацияләр, алымнар кулланырга һәм үз материалын бик яхшы белергә тиеш. Ләкин барыннан да элек ул кеше булырга тиеш. Шулвакытта гына безнең йөрәкләребездә тынычлык, алдагы көнгә ышаныч һәм тормышка мәхәббәт уяныр.
Мин мәктәптә яңа стандартлар буенча эшли башлаган беренче укытучы. ФДБС буенча эшләү катлаулы, ләкин кызык. ФДБС таләпләренә туры килгән дәрескә әзерләнү күп вакытны ала. Миңа хәзер укытучы буларак дәрес материалын гына түгел, ә төп укучы эшчәнлеген оештыруны планлаштырырга кирәк. Дәресне планлаштырганда бу төп момент. Белемне үзләштергәндә нәтиҗә бирә торган эш формалары, инновацион алымнар куллану отышлы. Икенче буын стандартларын уңышлы тормышка ашыру укытучының укыту процессын дөрес оештыруына, аның иҗадилыгына, профессионализмына, УУГ дәрестә, дәрестән тыш чараларда дөрес куллана белүенә дә бәйле. Замана баласының күңеленә юл таба белү өчен, педагогик технологияләрне урынлы кулланып, ачкычны дөрес итеп бора белергә дә кирәк. Хәзерге укытучы традицион укыту-тәрбия бирү алымнарыннан ычкынырга, үзенең иҗади эшчәнлегенә юл ачып барырга тиеш. Һәр укытучыга үзендә ышаныч үстерергә, үзенең профессиональ эшендәге уңышларга шатланырга, уңышсызлыкларны бетерү өстендә эшләргә кирәк, дип саныйм мин.
Нигә мин бу һөнәрне сайладым соң?
Моннан 32ел элек мине Чистай районы Татар Ялтаны урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп эшкә җибәрделәр.Анда 3 ел эшләгәч Мамадыш районына кайттым. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дигән фикер дә туганы булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Балаларга шул ук вакытта аларның яшьтәше, дусты булырга тырыштым.
Иртән торып яраткан укучыларым янына мәктәпкә йөгерә-йөгерә бару – минем иң зур бәхетемдер бүген. Әлбәттә, хатын-кыз, беренче чиратта, һөнәре белән түгел, ә гаиләсе белән горурланырга, шатланырга тиеш. Ләкин Укытучылык дөньясы минем шәхси тормышыма берничек тә комачау итми. Профессиональ карьерамнан читкә китмичә, мин үземнең гаиләмә, яраткан балаларыма, мине аңлаучы тормыш иптәшемә дә һәрчак вакыт һәм игътибар табам. Алар да, үз чиратларында, минем төннәр буе “икенче балаларым” өчен эшләп утырганымны, тырышканымны, дәфтәр тикшереп, дәрескә әзерләнгәннәремне күреп, белеп яшиләр һәм аңлыйлар.
Мәктәп, дөресен генә әйткәндә, минем икенче өем ул. Бала чакта үзем белем алган булсам, бүген – ул минем яраткан һәм атлыгып бара торган кадерле эш урыным. Чыннан да, мәктәптә яшәп килгән мөхит, балаларның “Укытучы апа” дип май кояшыдай елмайган йөзләре, сиңа – укытучыга төбәлеп, бар игътибарларын юнәлтеп караган күзләр – болар барысы да минем тормышым, минем дөньям.
Минем укытучылык язмышымда, әлбәттә, үземнең остазларым да зур йогынты ясагандыр. Башта Балтач районы Түбән Кенә урта мәктәп бусагасыннан кулын биреп каршы алган беренче укытучым, Фәүзия апа булса, аннары инде көллияттә, олы тормышка чын-чынлап юл күрсәткән Римма Салиховна бөек остазларым иде. Нәкъ алар үрнәген күреп, аларга сокланып, күпме матурлык, сафлык, чисталык бөркелә бит бу якты, бөек затлардан, дигән уйларым укытучылыкка илткән сәбәпләрнең берсе булгандыр мөгаен.
Мин башлангычта укытып чыгарган укучыларымның берсе дә тормышта югалып калмадылар. Алар арасында төрле һөнәр ияләре: укытучы, кибетче, инженер, шофёр, шәхси эшмәкәрләр бар. Тормышта үз юлларын табучы укучылар тәрбияләп чыгаруым белән чиксез горурланам. Укыткан укучыларымның ягымлы, нечкә күңелле, кайгыртучан, кызыксынучан булып үсүләрен һәм киләчәктә дә яхшы эшләр генә башкаруларын телим.
Мин үземнең хезмәт юлымның соңгы баскычына җиттем. Быел миндә 9 нчы буын укучылары. Һич кенә дә укытучы булуыма үкенмим. Укучыларның кызыксынучан, ышанучан ягымлы күзләре бездән көн саен яңалык, ягымлы сүзләр көтә. Без аларның өметләрен акласак иде.
Укытучы сүзе –су ташкыны
Егәр бирә арган чагында.
Гөлләр чәчәк атар җир йөзендә
Укытучы сүзе барында,
Укытучы үзе барында.
Образование:
Среднее специальное
Арское педагогическое училище, специальность - учитель начальных классов, 1984г., Диплом ЗТ № 429651;
Высшее профессиональное
Набережночелнинский государственный педагогический институт, специальность- «Педагогика и методика начального обучения, квалификация-учитель начальных классов,1993г., Диплом ЦВ 366632