СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Татар теле
1нче сыйныф
Тема: [ө] авазын ныгыту
Максат:
[ө] авазын ишетеп тану, аны сүзнең аваз моделендәге урынына карап дөрес әйтү күнекмәләрен ныгыту;
Шәхескә кагылышлы УУГ:
- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.
Регулятив УУГ:
- үзэшчәнлекне планлаштыру
Танып белү УУГ:
- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.
Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
- үз фикерләреңә ышандыра белү;
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, схемалар, яшелчә рәсемнәре, төрле рәсемнәр кисеп салынган конвертлар, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен дәреслек (татар телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012ел.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Туган телем – Тукай телен
Өйрәнергә дип килдек.
II. Уңай психологик халәт тудыру
Утырам мин дөрес итеп,
Тыңлыйм игътибар белән.
Җавап бирәм кул күтәреп,
Шуңа күрә күп беләм.
III. Белемнәрне актуальләштерү.
[ы]- тартык аваз
[и]-нечкә сузык аваз
[ә]-нечкә сузык аваз
[ү]-нечкә сузык аваз
[э]-калын сузык аваз
2) Әйдәгез, хәзер ө хәрефе кергән сүзләрне искә төшерәбез.
Төркемнәрдә эшлибез. Чират буенча һәр кеше ө хәрефе кергән сүзләр әйтә. 1 санлы укучы башлый.
Музыка дәвам итә.
1) - Укучылар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. (1слайд) Көн уртасында ни бар? (Ө хәрефе)
-Төн уртасында ни бар?(Ө хәрефе)
-Димәк, без бүген дә нинди хәреф өстендә эшләрбез?(Ө хәрефе өстендә) (2 слайд)
-Дәрес ахырында ө хәрефе турында һәр төркем проект эше ясаячак.
2) -Укучылар, бу нәрсә? (абрикос) (3 слайд)
- Ә татарча ничек була? (өрек)
- Өрек бездә үсәме? Ул кайда үсә?
- Укучылар, өрек бик әкрен үсә һәм 100 ел чамасы яши икән.
- Өрек яшелчәме?
- Ә бу нәрсә? (виноград) (4 слайд)
- Татарча кем белә?(йөзем)
- Йөзем нинди төсләрдә була? 3 санлы укучылар әйтә (МЭНЭДЖ МЭТ)
-Йөзем яшелчәме?
- Укучылар, мин ни өчен сезгә өрек белән йөзем турында сөйләргә уйладым икән?(чөнки ул сүзләрдә ө авазы бар)
Физкультминутка
3) Өрек сүзенең схемасын төзеп карыйк әле. Төркемнәрдә бергә эшлибез. (ТИМБИЛДИНГ)
-Укучылар, ө хәрефе беренче иҗектә генә языла, икенче иҗектә ө авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла.
Йөзем сүзенең дә схемасы төзетелә.
33 биттә Роберт Миңнуллинның “Өрек” шигыре өстендә эш.
5)Табышмакларга җаваплар табу.(5 слайд)
Үзе миңа көлә,
Үзе мине күрми (көзге) (6 слайд)
Дүрт агайга бер эшләпә (өстәл) (7 слайд)
6) Проект эше (РАФТ)
- Укучылар,сез [ө] авазы һәм Ө,ө хәрефләре турында проект эше әзерләргә тиеш. Бу эшләр икенче елга беренче сыйныф укучылары өчен кулланырлык булырга тиеш. Мин һәр төркемгә бер альбом бите, төрле рәсемнәр салынган бер конверт бирәм. Бу рәсемнәр арасыннан ө хәрефе кергән сүзләр ясалган рәсемнәрне генә сайлап аласыз һәм бергәләп альбом битенә ябыштырасыз. Чиста, пөхтә итеп эшләргә тырышыгыз.
(ТАЙМД РАУНД РОБИН)
- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек? Сез үзегезгә нинди яңалыклар ачтыгыз?
Һәр укучы 30 секунд эчендә дәрестә үзенә нинди яңалык ачканын сөйли. Яңадан Һәр өстәлдән 1-2 укучы җавап бирә.
- Сезгә дәрес ошадымы?
- Кем үзен дәрестә бик яхшы эшләде дип уйлый?
- Кемгә тырышырга кирәк?
Укучылар үзләренә бәя бирәләр.
© 2016, Абдуллина Ляйсан Шарифовна 983