СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

ИГРА "Тамчы-шоу"

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Тамчы – шоу” уены

Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.

Алып баручы. 1 Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезнең хөрмәткә без “Тамчы – шоу” уенын күрсәтербез. Ике команда арасыннан зирәкләрен, булганнарын сайлап алырбыз. "Тамчы шоу" уены барыгызга да бик яхшы таныш, шуңа күрә иптәшләрегезне куллар чабып аларга көч бирерсез дип ышанып калабыз.

Уеныбызның барышына һәм укучыларның чыгышларына бәя бирүче жюри составы белән дә танышыйк. 1.

2.

Дуслар, сез миңа сүз бирегез,

Белгәннәр алга чыксын.

Һәрберегез тамчы шоуда

Осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.

Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.

1.Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез. Әйдәгез алар белән якыннанрак танышыйк.

Безнең исем. Дуслык

Безнең девиз. Дуслык - безнең бәйрәм бизәге

Дуслык – безнең җиңү теләге.

Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

Зирәкләр ярышка чыксын.

Акылын һәм тапкырлыгын

Эшкә җигәргә тырышсын

Татар телендә алган белемнәрне

Акларга без тырышырбыз

Тамчы-шоуда безнең белән

Якынрак танышырсыз.

2.Бик әйбәт, укучылар. Хәзер икенче команда белән дә танышыйк.

Безнең исем. ЯЛКЫН.

Безнең девиз. Ялкындай янып яшәргә,

Җиңәргә – бирешмәскә!

“Ялкын” командасыннан

Сәлам кабул итегез.

“Дуслык” ярышка чакыргач,

Көч сынарга булдык без.

Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер татар телендә

Кем иң зирәк һәм иң тапкыр

Барсын һәрвакыт алдан.

Булдырдыгыз укучылар. Шулай итеп, 1 беренче турга кереп китәбез

I тур. Батыр – берне, белемле – меңне егар.

Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм, ә сез икенче өлешен, мәкальне әйтеп бетерергә тиеш буласыз. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела.

Кем эшләми-.

. теле бар

Дөрес сүзгә-.

. кеше -эше белән

Иле барның-.

. аткан ук

Агач җимеше белән мактана-.

. шул ашамый

Әйткән сүз-.

. җавап юк

Бүгенге эшне

. адәм эштә сыналыр

Алтын утта сыналыр.

. кул мактаныр

Бетмәгән эш.

. таңга калдырма

Корал эшләр.

. хөрмәтнең төбе - хезмәт

Данның төбе - хөрмәт.

. пешми калган җимеш

II тур. Игътибарлылык бәйгесе.

Хәзер сезгә экранда рәсемнәр күрсәтелә. Бик яхшылап игътибар белән карагыз. Хәзер әйтегез инде:

Мәсәлән:

  • Өстәл өстендә ничә китап ята? (6 китап)
  • Йорт ничә катлы? (9 катлы)
  • Урманда ничә каен үсә? (2 каен)
  • Рәсемдә ничә сары үрдәк баласы бар? (6 сары үрдәк баласы)
  • Ничә укучы кул күтәргән? (2 укучы)
  • Класста ничә кыз, ничә малай? (3 кыз, 4 малай)

III тур. Язучыларны таны.

1.Герой – шагыйрь, “Җырларым”, “Кызыл ромашка” шигырьләре авторы.

2.Балачагы ятимлектә үткән бөек татар шагыйре. 1886-1913 елларда яшәгән.

3."Туган телем-татар теле" шигыренең авторы.Безнең якташ, Дүртөйле районы Миңеште аылында туган.

Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итүче, “Күчтәнәч”, “Алма бабай” җыентыклары авторы.

Мин сезгә язучылар,шагыйрьләр турында кыскача белешмә бирәм, ә сез язучының исем фамилиясен әйтәсез.

IV тур. Сүздән сүз ясау

дигән турга керәбез. Уенның бу турында сүзләр төзиячәкбез. Мин сезгә тәкъдим иткән хәрефләрдән иң беренче чиратта билгеле бер сүз төзергә кирәк, ә аннан соң шул сүздән ике минут эчендә яңа сүзләр төзәргә тиеш булачаксыз. Уенның төп шарты – сүзләр бары тик исем сүз төркеменә кергән сүзләр булырга тиеш.

котрбашстан сүзе

Килеп чыккан сүз-Башкортстан (Сүзләр төзү)

V тур. Сүзлек диктанты

Мә.абәт, төлк., тәкәб.ер, мә.әббәт,.әйкәл, коточк.ч, бол.т

Мәһабәт, төлке, тәкәббер, мәхәббәт, һәйкәл, коточкыч, болыт

VI тур. Капитаннар бәйгесе

Хәзер капитаннарга сораулар бирәбез, ә алар

Әйе, юк дип җавап бирергә тиеш булалар.

“Дуслык” командасына.

1.”И туган тел, и матур тел” шигырен Г.Тукай язган.(Әйе)

2.Матур,чибәр,гүзәл,ямьле – бу синоним сүзләр. (әйе)

3.Елның бишенче ае – август.(юк)

4.Татар телендә алты килеш бар.(әйе)

5.Дүшәмбе – русча среда.(юк)

6.Капма – каршы мәгънәле сүзләр – Антонимнар. (әйе)

7.Җөмләнең баш кисәкләре – ия белән хәбәр. (әйе)

8.Сентябрь,октябрь, ноябрь – кыш айлары. (юк)

9.Исемнең сораулары – нишли?нишләде? (юк)

10.Татарстанның башкаласы- Казан. (әйе)

“Ялкын” командасына.

1.”Туган авыл” шигырен Г.Тукай язган. (әйе)

2.Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль.(әйе)

3.Елның икенче ае -март. (юк)

4.Шимбә – русча суббота.(әйе)

5.Татар телендә сигез сүз төркеме бар.(юк)

6.Ак-кара, озын-кыска, зур-кечкенә – бу омоним сүзләр.(юк

7.Мин,син,ул,без,сез,алар – зат алмашлыклары.(Әйе)

8.Фигыльнең сораулары – кем?нәрсә?(юк)

9.Күз карасы кебек саклау – бу фразеологизм. (әйе)

10.Башкортстанның башкаласы-Уфа. (әйе)

Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!

Бүгенге “Тамчы – шоу “уеныбыз ахырына якынлашты. Татар телен яратыгыз, шул телдә аралашыгыз, бер-берегез белән дус яшәгез.

Җирне саклап кала алмабыз,

Дуслашмаган килеш без.

Шуңа күрә барыбыз да,

Дус булырга тиеш без.

Без яшибез бер үк җирдә,

Без-күршеләр.

Без,әйдәгез, дуслар булыйк,

Без – кешеләр.

Үскәчтен дә дошман булмыйк

Беребез дә. “Дуслык” сүзе булсын безнең – ТЕЛЕБЕЗДӘ!

05.04.2019 10:40


Рекомендуем курсы ПК и ПП