© 2020, Хаева Фануза Завдатовна 132
СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Укытучы - үзе янып, башкаларны яктыртучы шәм ул.
(Джованни Руффини )
Дүрт шәм салмак кына янып, әкрен генә эрегәннәр. Шуның хәтле сихри тынлык, хәтта аларның сөйләшкәне ишетелгән. Беренчесе әйткән:
- Мин - сабырлык. Кызганычка каршы, кешеләр мине саклый алмыйлар. Минем уйлавымча, сүнүдән башка миңа берни дә калмый!
Бу шәмнең сихри уты сүнә. Икенчесе әйткән:
- Мин – ышаныч, кызганычка каршы, минем кешегә кирәгем юк. Кешеләрнең минем турыда ишетәселәре дә килми. Шуңа күрә алга таба янудан һич мәгънә юк.
Талгын искән тылсымлы җил бу шәмне дә сүндергән. Моңсу тавыш белән өченче шәм телгә килгән:
- Мин – мәхәббәт. Минем янар көчем бетте. Кешеләр мине берничектә аңламыйлар, хөрмәт тә итмиләр. Алар өчен җаннарын да бирергә әзер якыннарын алар “күрә алмыйлар”.
Бу шәм дә сүнгән. Көтмәгәндә бүлмәгә бер бала йөгереп кергән дә, сүнгән өч шәмне күреп, куркуыннан кычкырып җибәргән:
-Сез нишлисез? Сез янарга тиеш! Мин бит караңгылыктан куркам!
Бала елап җибәргәч, дүртенче шәм телгә килеп:
-Курыкма, елама, балам! Мин янганда, сүнгән шәмнәрне кабызырга була. Мин - өмет! – дигән.
Юкка гына сүземне әлеге гыйбрәтле хикәят белән башламадым. Тирәнрәк уйлап карасак, бу соңгы шәм балаларның самими күзләрендә өмет чаткысы уятучы Укытучыны гәүдәләндерә түгелме соң?!
Әйе, әйе. Еллар буе мәктәп ишек төбендә балаларны каршы алучы, нәни кулларыбыздан тотып матур хәрефләр язарга өйрәтүче, тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, туры юл күрсәтеп әйдәп баручы, шатлыклы вакытларда бездән дә ныграк сөенүче, авыр чакларда безнең өчен кайгыручы иң олы йөрәкле зат – Укытучы! Укытучы хезмәте – сабырлык, игелек, зур тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Аңа бит бурычларның да иң зурысы йөкләнгән. Укытучы кечкенә генә шәхестә зур сәләт иясен күрә белергә, балаларга иҗади якын килеп, тормышта үз юлын табарга ярдәм итәргә, киләчәктә җәмгыятькә кирәкле табиб, шофер, галим, төзүче һәм башка һөнәр ияләрен тәрбияләп үстерергә тиеш. Чынлап та, президентмы, галәмгә очучымы ул – барлык кешеләрне дә гыйлем дөньясына җитәкләп кергән, тел ачкычлары бүләк иткән кеше – Укытучы. Бары укытучы гына зур хәрефтән башланган Кешене тәрбияләр өчен йокысыз төннәрен генә түгел, күңелен, җанын да кызганмыйдыр.
Истә, барысы да истә. Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда ап-ак тасмалар, күңелдә ап-ак хыяллар.
Эх, язмыш! Әле кайчан гына,
Кайчан гына бала идек без.
Киләчәккә юрап ак бәхет,
Әйлән-бәйлән уйнап йөрдек без.
Мәктәпне тәмамлаганга да бик күп вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады. Хәзер инде үзем укытучы. Мин – укытучы! Мин һавадагы көмеш ай кебек якты булырга тиеш. Ә мине чолгап алган эреле-ваклы йолдызлар – минем укучыларым. Димәк, мин һәрбер йолдызчыгым өчен җавап бирәм. Мин аларны бергә туплап, саклап торырга бурычлы. Шуңа күрә, беренче очракта, мин күк йөзендә балкыган тулган ай кебек һәрчак сүнми балкырга, янәшәмдәгеләргә якты нурлар биреп торырга тиешле кеше. Нәкъ менә шул чакта гына минем һәр укучым – һәр йолдызым саф һәм чиста күңелле, миһербанлы, рәхмәтле булып балкыячак. Укытучы, мөгаллимә өчен моннан да зур бәхет, моннан да зур табыш дөньяда юктыр, мөгаен.
Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес-дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Шуңа күрә белем һәм тәрбия бирүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә күпкырлы эш алып барам һәм ул киләчәккә юнәлтелгән. Ә киләчәк һәрьяклап мәгълүматлы, эзләнүчән, хәбәрдар, эрудицияле булуны, балалар белән сак эш итә белүне һәм аларны хөрмәт итә белүне сорый. Тагын бер нәрсәне ассызыклап үтәсе килә: ярдәмчел, таләпчән һәм югары аралашу культурасы булуы да бик мөһим, чөнки яшь буынга тиешле гомуми белем бирү иҗтимагый байлык үзлекләренә дә ия. Ә югары дәрәҗәдә белем алган һәм чын мәгънәсендә акыллы, интеллигент булып үскән кешеләр җәмгыятебезгә һәм дәүләтебезгә зур файда китерә. Мин мәгариф эшендәге һәр яңалык, вакыйгаларның эчендә кайнарга тырышам. Соңгы елларда методик эш мәгариф системасын модернизацияләүнең төп юнәлешләре буенча оештырыла. Шуннан чыгып, мин үз алдыма шәхескә юнәлтелгән укыту тәҗрибәсен киң кулланып, белем-тәрбия системасы белән идарә итүне информатизацияләүгә һәм педагогик эштә нәтиҗәлелеккә ирешергә омтылам. Хәзерге заман укытучысы - аң-белемле, компьютер белән эшли белә торган кеше. Аны киң куллану, бер-берең белән интернет челтәрендә аралашу модага күптән кереп китте инде. Тик ышанасы килә, белем алуның автоматлашуы ничек кенә алга китмәсен, укучылар белән күзгә-күз карап аралашуга ни җитә. Техник җиһазлар укытучының белем бирү вакытында ярдәмчесе генә. Татар теле укытучысы буларак, мин укучыларымның киң күңелле булуларын телим. Ә моның өчен, иң элек, укытучы Кеше булырга тиеш. Шунда гына безнең йөрәкләрдә сабырлык та, өмет тә, мәхәббәт тә урнашыр. Без, кем генә булсак та, үзебезнең эшебез белән халыкка, җәмгыятькә файда китереп яши алуыбыз белән горурланып, изгелеккә, намуска, камиллеккә омтылып яшәсәк иде.
Без бар әле җирдә! Без яшибез,
Җуелмадык әле көн күрәбез
Иделдә дә, Себер, Уралда.
Чал тарихлы милләт юкка чыкмас,
Безнең кебек мөгаллимнәр барда.
© 2020, Хаева Фануза Завдатовна 132