БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада уйга чумып, уфтанып Дию утыра, кошлар тавышы, салмак кына көй яңгырый.
Дию. Әй, уйлар басты башларымны. Кешеләрдән, заманадан артта калабыз...
Шүрәле белән Убырлы килеп керә
Шүрәле. Сәлам, Дию. Хәлләрең ничек?
Убырлы. Ник моңаеп утырасың? Әйдә, урман буена, анда балалар җыелган, аларны куркытабыз.
Дию. (ачуланып) Эх, Сезне?! Сезнең башта гел начарлык, уен гына. Ә кешеләр, балалар белем ала. Безгә дә ничек тә булса, белем алырга, акыллы булырга кирәк!
Убырлы. Дию, Син җүләрләндеңме әллә?
Шүрәле. Әйдә, кети-кети уйныйбыз...
Дию. (ачулана) Һаман уен гына башыгызда! Белем алырга кирәк, дим мин Сезгә! Язарга, укырга, әдәпле булырга өйрәнергә!!!
Убырлы белән Шүрәле үзара, тыныч кына сөйләшә
Убырлы. Дию авырый ахыры?
Шүрәле. Әйе, әйе бер дә кәефе юк.
Дию. Сез теләсә нишләгез. Ә мин оныгым – Кәрләне мәктәпкә – укырга илтәм. Аның белән үзем дә укырга, язарга өйрәнермен.
Убырлы белән Шүрәле көлешәләр
Дию. Барыгыз, күземнән юк булыгыз!
Убырлы белән Шүрәле чыгып китәләр
Кәрлә, Кәрлә!
Кәрлә. Ни булды, бабай?
Дию. Улым, әйдә, мәктәпкә җыен.
Кәрлә. Ә нәрсә ул – мәктәп!
Дию. Мәктәп - ул мәктәп! Анда белем бирәләр: укырга, язарга өйрәтәләр.
Кәрлә. Охо! (шатлана, сикергәли)
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырының музыкасы яңгырый. Дию белән Кәрлә сәхнәне уралып киләләр, кешеләрдән сорашалар
Дию. Урмышлы мәктәбе кайда ул?
Кәрлә. Мәктәп кайда, мәктәп?
Мәктәп директоры каршы ала
Мәктәп директоры. Рәхим итегез!
Дию. (оялып, уңайсызланып) Без, без дөрес килдекме икән? Мин оныгым Кәрлиулланы укырга бирергә идем...
Мәктәп директоры. Әйе, әйе, бик дөрес. Бик вакытлы килдегез. Бүген бездә – Белем бәйрәме. Мәктәбебезгә – белем алырга рәхим итегез! Безнең мәктәп ишекләре һәрвакыт ачык!
Дию белән Кәрлә шатланып түргә узалар
Мәктәп директорының сүзе
Мәктәп директоры. Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.
1 а.б. Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, ветеран укытучылар, әти-әниләр, мәктәп хезмәткәрләре һәм килгән барлык бәйрәмебез кунаклары! Кадерле дуслар! Бездә бүген зур бәйрәм. Белем бәйрәме!
Балалар кайта мәктәпкә
Хушлашып җәйләр белән.
Көзге чәчәкләр һәммәсен
Тәбрикли бәйрәм белән.
2 а.б. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы - һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар! Бәйрәм тантанасын башлыйбыз.
Бүгенге тантанада иң күп дулкынланучылар, мөгаен, 9 нчы сыйныфка килүчеләрдер, чөнки алар өчен бүген әлеге мәктәптә соңгы уку елы башланачак. Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.
Җыр “уйнап.очып”
Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,
“Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,
Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан
Яшь тәннәргә яңа куәт-көчләр җыеп.
Без атлаган юлларга
Алтын яфрак сибелә.
Чыңлый көмеш кыңгырау,
Дәшеп белем иленә.
Сентябрь һәр елгы сабыйга
Сөенеч-шатлыклар китерә .
Мәктәпнең ишеген ачканда
Ләззәтле хыяллар кичерә.
Беренче сентябрь – минем
Бәхет – шатлыклы көнем
Сагынып белем учагын
Соңгы кат сиңа килдем.
Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр кебек сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Олы юлга сукмак башы,
Зур тормыш баскычы син.
Серле белем дөньясының
Бердәнбер ачкычы син.
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
Җыр:__________________________________________________________
1 а.б. Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче кызлар һәм малайлар. Ягез әле, үзләрен тыңлап карыйк.
2 а.б. Әйдәгез, каршы алыйк.
1 сыйныф:
Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык олы юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә.
Укырга барасы конне
Мин бик зарыгып коттем.
Шуна курә мәктәпкә дә
Беренче килеп җиттем.
Әтием дә, әнием дә,
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып,
Мине озата килделәр.
Өлкән дуслар шаярталар,
Ә без ачуланмыйбыз.
- Чәчәкләр артыннан, - диләр,
Күренми бит буегыз.
Бүген йөзләр көләч безнең,
Күңел сөенә,
Атлыйбыз тәүге адымнар
Белем иленә.
Бакчаны сагынсак та
Юл юк кирегә
Без белем артыннан
Килдек бирегә.
Хуш, күңелле бакчабыз
Рәхмәт сезгә апалар
Без мәктәпкә барабыз
Безне көтә парталар.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
9 сыйныф:
Укытучым, безнең йөрәктә
Син тормышка сөю уяттың;
Күңелемдә тулы яктылык
Әйтерсең лә яңа таң атты.
Укытучым минем, сүнмәс назым,
Якты язым – балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.
Якты яздай матур бу бәйрәмдә,
Кабат Сезне күргән чагында,
Күңелемне сабый бала иткән
Хисләр кабатланды тагын да.
Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар
Ялкын алган Сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә...
Укытучым! Табибтагы салкын акыл,
Кайнар йөрәк – Ул синеке.
Галимдәге тирән белем –
Фәнгә нигез – Ул синеке.
Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.
Игелек бирәсез һәркемгә,
Ашыгасыз бәхет өләшергә,
Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.
Укытучыларга чәчәкләр тапшырыла.
Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”
Котлаулар өчен сүз бирелә: кунакларга, ата-аналарга һ.б.
Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем йорты” ачкычын тапшырабыз. Әлегә ачкыч сезгә Белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын.
Авыр вакытларыгызда
Ачкыч ярдәмгә килер,
Гаҗәеп Белем иленә
Ул сезне алып керер.
(Белем ачкычы бирелә)
1 сыйныф укучылары башкаруында “татар биюе”.
2 А.б. Ә хәзер көмеш кыңгырау чыңы астында нәниләребезне 1 нче дәрескә озатыйк.
Әлеге кыңгырау
Борынгы, күптәнге.
Ничәмә елларны
Мәктәптә үткәрде.
Ул бик күп дусларын
Дәрескә чакырды,
Аларны зур юлга
Озатты ахырдан.
1 А.б.
Чың итеп ала ул,
Кыңгырау – җиз батыр,
Ныграк кагылсаң,
Мәктәпне кузгалтыр.
Йә, дустым, чылтырат,
Бүгеннән – мәктәпкә,
Бүгеннән – зур юлга!
Хәерле сәгатьтә!
1 нче сыйныф укучылары кыңгырау шылтыратып сыйныфларына уза.
2 А.б. Кадерле кунаклар, шуның белән "Белем бәйрәме” тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!